Әнвәр Нургалиев: «Диананың юклыгына ышанмыйм» [видео]

-- Лейла

Башкортстан блогеры Диана Сәфәрованың фаҗигале үлеме барча кешене тетрәндерде. Блогерның туганы, җырчы Әнвәр Нургалиев балалар белән барысы да тәртиптә, алар белән вакыт уздырабыз, Аишә дә еламаска тырыша, дип белдерә. Әнисез калган сабыйлар янына әтиләре дә килгән. Соңгы вакытта алар аралаша башлаганнар.

– Әти белән әнинең сөйләшә алмавында балалар гаепле түгел. Ничек кенә булса да, ул әти кеше. Аңа хәзер күп язарлар, бу көтелгән хәл… Балаларны ташламыйбыз! Аларны караучылар бар! Диананың юклыгына ышана алмыйм! Һәлакәтта гаепле кешеләр безнең белән элемтәгә чыкмадылар… Кирәк тә түгелдер! Бүгенге көндә тикшерү бара. Зинһар, юлларда сак йөрегез! – дип яза җырчы Әнвәр Нургалиев.

Бәйле