Татарстанның танылган журналисты вафат

-- Лейла

Казанда «Республика Татарстан» газетасының хәбәрчесе, танылган журналист Ирина Мушкина вафат булды. Аңа бары тик 61 яшь иде. Күңелсез яңалыкны Татарстан Дәүләт советының матбугат хезмәте җиткерде.

Ирина Мушкина төрле елларда «Восточный экспресс», «Казанские ведомости» басмаларында, шулай ук «КоммерсантЪ» газетасының Казандагы редакциясендә хезмәт куйды.

Журналистны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.

ТНВ

Бәйле