- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
11 май көнне Юлиус Фучик урамында пневматик пистолет тоткан ир-атны күргәннәр. Бу очракны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы үз күзәтүенә алды.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлаган. Аңа 46 яшь, ул урамга исерек килеш чыккан була. Аның исеменә 20.21 КоАП РФ “Җәмәгать урыннарында исерек килеш булу” маддәсе буенча административ протокол төзиләр.
Пневматик пистолетын экспертизага җибәрәләр. Экспертиза нәтиҗәсе буенча, тиешле карар чыгарылачак.
–
–