Украинадагы хәрби операция барышында бард, «Уральские пельмени» проекты сценаристы Игорь Истомин вафат булган. Бу хакта «РБК» хәбәр итә.
Ир-ат 2022 елның маенда махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән була. Бер елга якын аннан хәбәр килмәгән. Хәзер аның 2022 елның җәендә вафаты билгеле булды.
Екатеринбургта аны соңгы юлга озаттылар. Ир-ат махсус операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.