Театр һәм кино актерлары, ТНВ каналы тамашачыларына “Бер-бер хәл”, “Алмаш” сериаллары аша таныш булган Фәрхәд Мөхәммәтҗанов һәм Энҗе Сәйфетдинова алдагы тормышларын бергә бәйләргә булганнар.
Фәрхәд тәкъдимне Санкт-Петербург шәһәрендә ясаган. Энҗе тәкъдимне көтмәгән булса кирәк, социаль челтәрләрнең берсендәге аккаунтында ул: “Көтмәгәндә, Питерда яңа статуста уяндым”, – дип яза.
–
–