Аны чүплеккә ташлап киткәннәр

Табиблар да яшәренә ышанмаган.

Төмән шәһәрендә чүплектә табылган баланы кара пакетка салып дәваханәгә китергәннәр. Аның тын алышын сизеп калган табиблар шунда ук эшкә керешкән. Үзләренә ышанмыйча гына башлаган реанимация эшләреннән соң бала күзләрен ачкан.

Хәзер ул менә шундый матур булып үсеп килә. Яшьтәшләреннән калышмый, кайбер һөнәрләре белән аларны уздыра да әле, әйбәт ашый, хәрәкәтләнә, көлә, уйный.

Хәзер аны теге дөньядан алып чыгучы ак халатлы фәрештәләр әти-әнисе кулына тапшырырга хыяллана. Әлбәттә инде, баланы тудыручыларга түгел.

Ә шулай да күрсәтергә иде бу сөрмәле матур күзләрнең мәхәббәтле карашын шул таш йөрәкле ахмакларга…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-05-23/any-ch-plekk-tashlap-kitk-nn-r-3268298

Бәйле