Әнвәр Нургалиев һәлак балган туганы Диана Сәфәрованың балаларына кагылышлы белдерү ясаган.
«Балаларны сорашасыз, алар, Аллаһка шөкер, әйбәтләр. Апа белән жизни дә Аллаһка шөкер. Балалар әниләрен юксына, сүз дә юк…
Минем, апамның, барлык туганнарыбызның сезгә бер тәкъдиме бар, дуслар. Балаларны күрәсегез килгән очракта, Оксанадан (Диананың әтисе ягыннан туганы), яки миннән рөхсәт сорап кына килергә кирәк. Аның вакытын туры китерергә кирәк булыр. Теләсә кайсы вакытта килеп чыкмавыгызны сорар идек. Апа әле барыбер стресста.
Килгән очракта, балаларны фото-видеоларга төшерү тыела. Һәр теләгән кешенең килеп төшереп, аларны социаль челтәрләргә куюы килешеп бетми. Бу – бөтен нәселебезнең карары. Дөрес аңлагыз. Булышканыгыз, терәк булуыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Хейтерлар, негатив язып та тормагыз. Минем сезгә иммунитет бар инде», – дигән Әнвәр социаль челтәрләрдә.
Диана Сәфәрова, кечкенә өч баласын ятим итеп, 9 май төнендә Башкорстстанның Чишмә районында юл фаҗигасендә һәлак булды. Хәзер аларны Диананың әти-әнисе карый. Ә Әнвәр хатыны Ирина белән аларны «оныкларыбыз» ди. Нургалиевлар сабыйларның матди хәлен генә түгел, күңел халәтен дә кайгыртып дөрес эшли.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-05-24/zelpe-imeshen-t-ml-p-karadygyzmy-le-3270531