Мамадышта иң тиз өчпочмак ашаучыны билгеләгәннәр

-- Лейла

10 июньдә Мамадыш районында да Сабан туе гөрләде. Быелгы үзәнчелеге шунда булды: мәйданда беренче тапкыр иң күп өчпочмак ашаучыларны билгеләгәннәр. Авыздан сулар агызырлык фотоларны сезгә дә күрсәтәбез.

Былтыр Яшьләр көнендә иң күп хот-дог ашаучылар арасында җиңүчеләрне билгеләгән булсалар, Сабан туенда исә милли ризык — өчпочмак ашауда җиңүче ачыкланган.

Үзләрен тизлектә, тәмле ризык ашауда 10 кеше сынаган. Иң көчле «аппетит» Казан егете Рөстәм Гайнуллинда була. Ул 3 минутта 10 өчпочмак ашап бетерергә өлгерә! Хәзер ул — өчпочмак ашау буенча Чемпион һәм акчалата бүләк иясе! Җиңүчегә өч мең сум бирелде.

ТНВ

Бәйле