«Вакыт дәвалый, диләр, әмма…»

Алсу Фазлыева бик моңсу хатирәләргә бирелгән.

Ул моннан берничә ел элек мәрхүм булган әтисен искә алган.

Җырчы үзенә тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатларның әтисеннән күчүен әйткән.

«Минем холкым һәм күзләрем – әтинеке. Өч ел узса да, «мәрхүм әтиемнеке» дип әйтергә күңелем ятмый. Чөнки ул минем өчен әле дә исән-сау, авылда әни белән гөрләтеп яшиләр шикелле.

Әтине белгән кешеләр аны бары тик яхшы сүзләр белән генә, сагынып искә алалар. Безнең авылда һәм тирә-юньдә әтинең кулы тимәгән бер генә хуҗалык та юктыр. Әти бик тырыш, эшчән һәм эчкерсез иде. Кешегә «юк» дип әйтә белмәде.

Ул һәрвакыт эштә, хәрәкәттә булган кешене ярата иде Әти өйгә кайтканда, «КамАЗ» тавышын ишетсәк, берәр эш табып, эшләгән кыяфәт ясый идек. Үзе шундый булгач, янындагыларның да шундый булуын теләде. Хәзер мин үзем дә шундый: эшләгән кешеләрне яратам. Малайларга әле идән юарга, әле гөлгә су сибәргә – эш кушып кына торам.

Әти риза булып ятадыр, дип уйлыйм, чөнки төшкә бөтенләй керми. Кулдан килгәнчә әнинең ялгызын калдырмаска тырышабыз. Аңлыйбыз, ул бик юксына, үзенә генә авыр. Вакыт дәвалый, диләр, әмма ул ялган сүзләр икән. Бик сагынам әтиемне. Әтиегез исән-сау булса, шалтыратып котлагыз әле. Аларның бит юктан да күңеле була. Яныгызда булса, кич кафега алып барыгыз, ниндидер бүләк белән сөендерегез. Белегез әтиләрнең кадерен», – дип яза җырчы.

Алсуның әтисе, шактый вакыт үлем белән көрәшкәннән соң, реанимациядә вафат булды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-23/vakyt-d-valyy-dil-r-mma-3310778

Бәйле