«Хатынының күзендә бер шатлык та юк»

Фирдүс Тямаевны тагын ниләрдә гаеплиләр?

Фирдүс Тямаев — махсус хәрби операциягә зур ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Ул Украинадагы хәрбиләр янына  барып та кайтты «Исән-сау йөреп кайттык. Быел ял бөтенләй эләкмәде дияргә була. Инде хәзер гаиләмә дә игътибар кирәк. Резидәнең дә ял итәсе килә — Төркиягә юллама алдык», — дигән иде җырчы «Интертат»ка интервью биргәндә.

Берничә көн узуга Фирдүс хатыны, ике улы белән ялда төшкән фотосын да урнаштырды. «Ниһаять, без дә ял итәбез», — дип сөенә ул.

 Бик матур гына фото булса да, монда гаеп эзләүчеләр табылган. Мәсәлән, берсе Резидәнең шактый арыган йөзенә игътибар юнәлтеп: «Хатыныңның күзендә бер шатлык та юк», — дип язган.

«Резеда кебек мөлаем, сабыр хатыннар сирәк. Бәлки кеше юлдан арып килгәндер, ни эшегез бар соң сезнең?! Дәшми генә көнләшегез. Уф, үтерә бу халык», — дип яклаган аны икенчесе.

Тагын бер «подписчигы»: «Берсенең дә елмаюы ихлас түгел», — дигән нәтиҗә чыгарган.

«Ихлас елмаю нинди була ул, өйрәтегез әле», — дип аптыраган Фирдүс.

Җырчыны ясалмалылыкта гаепләүче тагын берәү табылган. Сез дә шушы матур фотода ясалмалылык күрәсезме ул?   

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-13/hatynyny-k-zend-ber-shatlyk-ta-yuk-3337828

Бәйле