Бүген иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында Татар Үтәше авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике яшүсмер үлгән, бер бала хастаханәгә озатылган.
Фаҗига бүген иртәнге сәгать биштә Р 239 «Казань-Оренбург» автоюлы чатында булган. Биш кеше, шул исәптә өч бала утырган Renault автомобиле MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә ике яшүсмер үлгән, бер баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.