Күптән түгел Норвегия галимнәре шундый шаккаттыргыч белдерү ясаган. Баксаң, даими рәвештә көнкүреш химиясе кулланып өй җыештыру көненә бер кап тәмәке тартып бетерүгә караганда да зыянлырак икән.
Берген университеты галимнәре 20 ел буе алты мең кешенең сәламәтлеген күзәткән. Аларның 80 проценты даими рәвештә төрле көнкүреш чистарту чараларын кулланган: бер ишләре өй җыештыру белән “җенләнсә”, калганнары клининг оешмаларда хезмәт куйган.
Ике дистә ел дәвам иткән тикшеренү шаккаттыргыч нәтиҗәләр биргән. Төрле химик чистарту чаралары белән өй жыештырырга яраткан гүзәл затларның 40 проценты бронхиаль астма белән ешрак авырган.
Чистарткыч чараларның вак кисәкчеләре хатын-кызның үпкәсендә җыелып, үпкәнең лайлалы тышчасын ялкынсындыра, сулыш алуны кыенлаштыра. Җыештыручы булып эшләүче гүзәл затлар 40 яшенә бөтенләй авырдан сулый башларга мөмкин, дип кисәтә белегечләр.
Шуңа күрә порошок, гель кебек җыештыру кирәк-яраклары алганда составына игьтибар итәргә кирәк.
Иң куркыныч химик матдәләр:
— хлор, хлорлы органик кушылмалар — чистарту, юу чараларында була;
— фосфат, фосфонат — кер юу порошогында очратырга мөмкин;
— ПАВ — юу һәм чистарту чараларында очрый;
— формальдегид — савыт-саба юу, келәм чистарту чараларына салына;
— тоз кислотасы — чистарту чараларында бар.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120038/