Илсөя Бәдретдинова роддомга нигә килгән?

«Хәзер Айгөлгә дүрт малай була инде», — дип пошаманга төшкән Илсөя.

 Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы егет Илнур Коләхмәтов өченче тапкыр әти булган.

Илсөя Бәдретдинова һәм аның администратора Гүзәл Карамиева яңа туган баланы каршы алырга балалар тудыру йортына барганнар.

«Бүген Илнур Коләхмәтовның өченче малае балалар тудыру йортыннан чыга», – ди Илсөя Бәдретдинова. «Хәзер Айгөлгә дүрт малай карарга була инде, Илнурны да санаганда», – ди Гүзәл Карамиева. «Юк, Илнур үзе ун малай ул», – ди Илсөя.

Сабыйга «Риназ» дигән исемне сайлаганнар. «Матур дөньяга рәхим ит, Коләхмәтов Риназ Илнур улы. Бәхетле әти-әни булыгыз! Өч бөркетегез горурлыкларыгыз булсын!», – дигән җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-15/matur-d-nyaga-r-him-it-rinaz-3388449

Бәйле