Миннән яхшыракны тапсаң әгәр…

Ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләр кайвакыт көтелмәгән хәлләр, искиткеч язмыш борылышлары белән шаккатыра. Йөрәгенә күп гүзәл затларга сөю сыйган бер ирнең язмасына игътибар итегез әле.

“Гадәттә, минем кебекләрне “бабник”, “Казанова” яисә тагын да катырак сүзләр белән атыйлар. Яшьтән гүзәл затларга битараф булмадым. Хәер, алар үзләре дә миңа “ябышырга” гына торды. Армиягә киткәнче инде ике-өч кыз белән йөреп өлгердем, ә инде диңгезче киемендә армиядән кайтып төшкәч… Буем озын, чем-кара чәчләрем дулкынланып тора, “шомырт” күзләремне очкын чәчә, диләр…

Яшем утызга якынлашканда өйләнергә уйладым. Заводта эшлим, кечкенә булса да фатирым бар. Бүгеннән миңа кияүгә чыгарга әзер гүзәлләргә кытлык кичермим. Шулай да… Берсе белән дә гаилә корырга күңел тартмады. Баксаң, минем йөрәк дәфтәрендәге исемлектәге берсеннән-берсе сөйкемле хатын-кызларның берсе дә идеалым түгел икән. Алар белән очрашу, аралашу күңелле, ә менә гомер юлдашы итеп башканы күрәсе килә… Акыллы да, чибәр дә, сабыр да, уңган да… Иң мөһиме — чиста, саф кыз булсын иде ул. Андый кызга үземнең лаек түгел икәнлегемне дә аңлыйм кебек…

Җәйге бер көнне авылга кайттым. Бакчада йөргәндә күрәм — тыкрыктан искиткеч чибәр яшь кенә кыз көянтә-чиләкләрен асып китеп бара. Мин, гадәттәгечә, алдына сикереп төшеп, тезелеп торган ап-ак тешләремне күрсәтеп, киң елмаеп җибәрдем һәм аның “йөрәген яулау” эшенә керештем. Ниятемә ирешү өчен миңа, гадәттә, биш-ун минут вакыт җитә иде. Ләкин бу кыз кашын да сикертмәде, горур гына китеп барды.

Шул көнне үк бу кыз хакында барысын да белештем. 19 яшьлек кенә, шушы көннәрдә педагогия колледжын тәмамлаган, мәктәпкә эшкә керергә җыена. “Сарафан радиосы” аның бик тыйнак, тәртипле булуын, хәтта клубка да чыкмавын, бер егет белән җитәкләшкәне дә булмавын хәбәр итте. “Синең кебекләргә карамый да ул, якын да барма!” — дип киңәш бирүчеләр дә булды.

Ә мин аңа өйләнүне максат итеп куйдым. Максатыма ирешүдәге юлымны, барлык тырышлыкларымны язу бер китапка да сыймас иде, мөгаен. Ләкин ничек итсәм иттем, төгәл бер елдан соң максатыма ирештем.

Мин синең тормыш рәвешеңне, нинди егет икәнеңне беләм. Анысы — синең миңа кадәр тормышың. Инде үзгәрерсеңме? Миңа беркайчан да хыянәт итмәссеңме? — диде ул тәкъдимемә ризалык бирер алдыннан.
— Минем йөрәктә син генә булачаксың! —дидем ике дә уйламыйча.

Беренче елны шулай булды да. Хатыныма карап та, сокланып та туймаслык иде. Ашлары — телеңне йотарлык, үзе ягымлы, сабыр, мине “үлеп ярата”. Бәхетнең җиңенче катында йөздем.

Ләкин бераздан миңа күңелсезрәк була башлады. Элекке таныш гүзәлләр искә төшкәли, яңалары да күзгә чалына… Акрынлап элекке тормышыма кайттым. Ләкин хатыныма сиздерми генә.

— Мин сине шулкадәр яратам! — диде беркөнне хатыным кичке аш ашап утырганда миңа озак кына карап торганнан соң. Ә карашы моңсу-моңсу…
— Мин дә бик яратам сине! — дидем ихластан.
— Беләм… Яратасың… Ләкин бу сиңа башка хатын-кызлар белән очрашырга комачауламый…
Ул кичне бик авыр сөйләшү булды. Баксаң, хатыным минем беренче хыянәтемне үк сизгән икән.

— Мин сине аңлыйм, — диде ул бераз тынычлангач. — Синең табигатең шундый. Озак уйладым. Синнән аерылу бик авыр булачак миңа. Мин сине хәтта… хыянәтләрең белән дә яратырга әзермен! Тик бер шартым бар.
— Нинди?! — гаҗәпләнүемнең чиге юк.
— Син миннән яхшыраклар белән генә очраш. Ул миннән матуррак та, акыллырак та, яхшырак та, уңганрак та булсын…
Шулай диде дә, моңсу елмаеп, бүлмәгә кереп китте хатыным. Мин һушымны җыеп озак утырдым әле..

Ә икенче көнне тормыш берни булмагандай дәвам итте. Иртән мине тәмле аш, ягымлы елмаеп торган хатыным көтә иде.

Бер кичтә, гадәттәгечә, “сулга” барырга уйладым. Очрашу урыны, сәгате билгеләнгән, минем бер карашымнан эри торган гүзәлкәй көтә. Ләкин шунда хатынымның сүзләре искә төште һәм мин аларны чагыштыра башладым. Юк, ул ханым ничек кенә гүзәл булса да, минем хатыныма җитми. Минем хәләлем чибәррәк тә, уңганрак та, сөйкемлерәк тә, ягымлырак та… Ничектер очрашу теләге сүрелде. Өйгә юлландым.

Мондый хәл берничә тапкыр кабатланды. Баксаң, минем хатыннан да яхшырак хатын-кыз дөньяда юк икән! Шулай мин читкә йөрүләрдән туктаганымны сизми дә калдым.

Инде икенче улыбыз мәктәпкә бара. Бик тату яшибез. Ә хатыным көннән-көн гүзәлләнгән кебек.”

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-08-24/minn-n-yahshyrakny-tapsa-g-r-3403047

Бәйле