«Мин ачуланмыйм сезгә….»

Зәйнәп Фәрхетдинованың иҗатына битараф түгел халык. Фикерләрен белдереп кенә торалар.

Җырчы үзе дә җавапсыз калмый.

«Такмаклар, тиз җырлар күп җырлый башлады» дип шелтә язган ханымга ачуланмыйм. Рәхмәт сезгә! Иҗатым белән кызыксынып, бәя биргәнегез өчен. Әйе, җырлыйм, күңел шулай тели. Миңа калса, алар бик позитив, тормышчан була ала.

Башкарганда кушылып җырларга, биергә теләүчеләр күп бит. Халык артисты булгач, мин бер урында басып, матур кием киеп, һәйкәл кебек кенә торырга тиеш түгел бит инде, җәмәгать. Үзегез беләсез, сәхнәдә тик кенә тора алмыйм, биеп җырларга яратам бит инде, гаеп итмәгез. Сәхнәгә аяк басканнан бирле биеп тә, моңсу җырлар белән тулы чыгышлар да күп булды. «Мин сине яратам», «Әннәги»… искә төшереп саный башласаң, бар ул биетә торган җырлар…

Без төрле-төрле. Карап торганда барыбыз да – кешеләр, хис бер булса да, тоемлау төрле, бертөрле була алмыйбыз, ризалашырсыз бит?! Ике бертөрле кеше табып буламы, эзләп кара! Егылып китеп эзләсәң дә, юк ул. Кеше уйлап тапкан закон, кагыйдәләр бар. Менә аларны үтәргә кирәк, шулай бит. Тыныч көндә дә көтмәгәндә үзгәрешләр булып куя», – дип язган Зәйнәп Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Җырчы белән килешүчеләр шактый күп булган.

 «Молодец, Зәйнәп ханым! Басып торып та, биеп тә җырлыйсыз» дигән комментарийлар калдыручылар да бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-07/min-achulanmyym-sezg-3422393

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле