“Арча” тимер юл станциясендә 52 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Тикшерү идарәсе телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 24 сентябрьдә көндез “Арча” тимер юл станциясендә тиешсез урыннан тимер юл аша чыгып килүче 52 яшьлек хатын-кызны пассажир поезды бәрдергән. Поезд машинисты бу хәлне берничек тә булдырмыйча кала алмаган.
Тикшерү комитетының транспорттагы хәлләрне тикшерүче белгечләре, төрле чаралар уздырып, фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123581/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday