Журналистны Дубайга чакырган блогерлар аның белән очрашудан баш тарта

-- Лейла

Йөзләгән кешегә Дубайга юллама сатып, аларны ялсыз да, акчасыз да калдырган ирле-хатынлы блогерлар тирәсендәге шау-шу тынмый.

“Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Эльвира Вәлиева бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, язма әзерләде. Фикерләрен сорагач, блогер Илүсә Миңнегалиева журналист белән ул Дубайга килгән очракта гына сөйләшәсен әйтте.

«Интервьюны очрашкан очракта гына бирәбез. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килегез. Журналистның без әйткән сүзне үзгәртү теләге тумасын өчен, интервью безнең тарафтан видеога төшереләчәк», – дип язды ул социаль челтәрдә. Ә журналистының берничә көннән Дубайга юл тотсын белгәч, мондый хәбәр җибәрде: «Көтәбез, каршы алырга да әзер».

Эльвира Вәлиева очрашу ниятен белдереп, блогерлар белән кабат элемтәгә чыкты. Әмма каршы як бу юлы да сүзендә тормады. Илүсә Миңнегалиева гомумән җавап бирмәсә, аның ире Рушан журналистлар белән әңгәмә кормауларын әйтеп язды.

Ватаным Татарстан

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле