- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Яңа мобилизация буенча планнар юк, махсус хәрби операция үткәрү өчен хәрбиләр саны – җитәрлек дәрәҗәдә.
Генераль штабның өстәмә мобилизация буенча планнары юк, чөнки хәзерге вакытта махсус хәрби операция үтәү өчен хәрбиләр саны – җитәрлек дәрәҗәдә. Россия оборона министры Сергей Шойгу шулай дип белдергән.
“Кораллы көчләрдә махсус хәрби операция үткәрү өчен хәрби хезмәткәрләр саны – җитәрлек дәрәҗәдә. Ватаныбызны саклаучылар сафларына актив кушылучыларның бик зур ватанпәрвәрлек хисенә ия булулары моңа нык ярдәм итә”, – дип билгеләп үткән министр.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 12 сентябрьдә Көнчыгыш икътисадый форумының пленар сессиясе барышында мобилизациянең таләп ителмәве турында сөйләп үткән иде.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124226/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday