Агач ую сәнгате остасы Хәмит Латыйпов: «Тоттың да кистең түгел инде» [фотолар]

-- Лейла

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам, керамика, агач ую сәнгате остасы һәм талантлы шагыйрь Хәмит Латыйповның гаҗәеп иҗаты хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин!

– Хәмит абый, сезнең киңкырлы иҗатыгыздан агач ую сәнгатенә караучы әсәрләрегезгә генә тукталыйк әле! Ни өчен алардагы күп кенә сюжетлар табигать, урман күренешләре белән бәйле?

– Чөнки мин Башкортстанның матур табигатен күреп үстем һәм туган ягымны гомерем буе сагынып яшим! Ни кызганыч, ләкин мин үскән Башкортстандагы Илеш районы Бүләр авылы 1970 еллар азагында бетерелде. Ул чор хуҗалары кечкенә авылларны таркатып, андагы халыкны башка, зуррак авылларга, үзәкләргә күчерергә кирәк дигән фәрман чыгарганнардыр инде дип фикерлим. Әмма мондый тискәре вакыйгалар ул чакта күпләрне сантый итте, рухый фаҗигаларга китерде, чөнки күп кенә кешеләр күченеп киткән җирләргә һич тә күнегеп китә алмадылар. Безнең Бүләрдә ул чакта кырык бишләп йорт булгандыр әле, менә шуның һәр йорты, урамы хәзер дә төшләремә керә. Туган җир тартканга күрә һәр ел саен, җәй көне, авылдашларыбыз белән шунда җыелышабыз, догалар укыйбыз, зыярат кылабыз, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешәбез.

– Сез шагыйрь буларак берничә йөз шигырь иҗат иткән инсан, аларны бүген дә язасыз. Нечкә күңелле шагыйрь булып китү өчен нәрсәләр таләп ителә?

– Язуга тумыштан талант булу кирәктер дип саныйм, теләсә кем шигырь язып китә алмый. Әмма минем очракта язмыштагы вакыйгалар да шигырьләр иҗат итә башлауга китергәндер, чөнки мин җиде айлык чагымда – газиз әнисез, унике яшемнән газиз әтисез калып үстем. Шигырьләрем арасында көрсенү, моңсулыкка төренгәннәре дә шактый. Алары инде еллар уза барган саен күбәя генә бара кебек. Миңа инде 74 яшь тулды. Беренче шигырь китабым, “Җир һәм Күк”, 1997 елда басылды. Калган шигырьләрем “Галәми гамь”, “Сагышларым. Шигырь һәм графика” китапларымда урын алды. Аларда да философик уйлануларым чагылыш тапты.

– Хәмит абый, рәхим итеп, бер-ике шигырегезне дә укып китегез әле.

– Бик теләп!

«Тылсымлы моң, гүя, чыңлый кебек,

Язмыш безне тагын сыный кебек;

Балачагым, үткәннәрдән кайтып,

Тәрәзәмне кагып җылый кебек».

«Үзгәрүчән бу дөньяда яшим үзем,

Аңлый алмыйм һич кенә дә дөнья серен,

Гаҗәпләнеп гаҗиз калам һәр мизгелгә,

Шуңарданмы нурлана күк күңел күзем».

– Сокландыргыч талантыгыз агачтан уелган савыт-сабаларда, аеруча да агач декоратив тәлинкәләрдә ачык чагыла. Боларга күпме кул көче кергән! Мондый әсәрләр өчен мөһим булган төгәл сызым-рәсемнәрне озак иҗат итәсезме? Иҗатыгызда нинди эш коралларын кулланасыз?

– Агач эшләнмәләрем нибары ике гади эш коралы – үткен пычак һәм өтерге белән генә башкарылалар.

Түгәрәк декоратив тәлинкәләргә килгәндә, алар өчен күп очракта милли чигүләребезне, каюлы читекләребезне хәтерләткән, үз милләтебезгә генә хас бизәкләрне, сызымнарны уйлап табам.

– Сез һөнәри рәссамлыкка озак укыдыгызмы?

– Әүвәл балта эше курсын тәмамладым, төрле төзелешләрдә хезмәт куйдым. Аннары 1974 елда Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Аны рәссам, оста-кисүче белгечлеген алып тәмамладым. 1978-1983 елларда Яр Чаллыдагы Сынлы сәнгать фондында иҗат иттем. Совет чорында төрле оешмаларны, балалар бакчаларын бизәүдә катнаштым.

– Бизәмле, үзенчәлекле ишекләр дә ясагансыз икән…

– Аларны күптән, 1980 елларда ук иҗат иттем. Тоташ агачтан да, урталарына пыяла куеп та… Ишекләрне дә ую технологиясен, эш коралларын, чималны тоеп, илһамланып эшләдем. Аларга татар әкиятләреннән сюжетлар керттем. Ишекләрне, милли орнаментларыбызга таянып, үземчә күзаллап бизәкләдем. 1983 елны да Яр Чаллының бер балалар бакчасы өчен декоратив, уемлы ишекләр иҗат иттем, алары да шулкадәр уңышлы килеп чыккан иделәр. Ләкин, ни кызганыч, бу ишекләр хатирәләрдә, фотосурәтләрдә генә калды, чөнки үзгәртеп кору чорында күп балалар бакчалары ябылды, аларда башка төр оешмалар ачылды, шул чак мин ясаган ишекләр дә каядыр юкка чыкты…

– Ә менә сувенирлар ясау өлкәсе сезне шатландырдымы? Татарстанда бу өлкәне дә алга этәрүчеләрдән идегез. Казанның Үзәк универмагын ябып, бинаны Халык һөнәрчелеге үзәге итеп үзгәртәчәкләр дип хәбәр ителде. Сез моңа шатмы?

– Мин бу өлкәдә, нәкъ менә агач уемлы сувенирлар ясау буенча, нибары берничә ел гына рәссам-проектлаучы булып эшләдем. Башкаланың олуг юбилеена багышланган бихисап сувенирларымны тиражлы итеп ясап булмады, моның өчен зур остаханә дә, күп чимал юнәтерлек матди мөмкинчелекләр дә табылмады. Әмма аларның эскизлары әле дә бар.

Халык һөнәрчелеге үзәге ачыла ала ул, ләкин әгәр дә һөнәрчеләр өчен кирәкле матди база булдыруда дәүләт булышлыгы булмаса, сувенир сәнгате үсмәячәк, алга таба бармаячак, сувенирлар шушы, бүгенге дәрәҗәдә булып калачаклар. Югары сыйфатлы, үзенчәлекле сувенирлар ясау өчен осталарга бәләкәй генә булса да бер фабрика оештырырга кирәк шул ул, анда кемдер аларны уйлап таба, кемдер тиражлап ясый һәм кемдер, алыпсатарлардан башка гына, сата дигәндәй… Бүгенге көн сувенирлары, минемчә, бер-берсеннән әллә ни аерылып тормый.

– Сезнең әсәрләрегезгә күз төшерсәк, аларның һәрберсендә диярлек ат сурәте уелган…

– Беренчедән, атларны бар рәссамнар да ясап карый. Аларның анатомик матурлыгы һәр иҗатчыны да сокландыра! Икенчедән, минем сюжетлы хезмәтләремдә атлар да, кешеләр дә, кошлар да күп. Аларның һәммәсе дә бу дөньяда бик матурлар бит! Мәсәлән, шул ук кош сурәтләренә килгәндә, урман күренешен уйганда, стильләштерәсең, әйтик, чынлыкта бит урман кошларының сайравын ишетәбез, әмма без аларны күрмибез, ә әсәргә аларны барыбер, бер якты образ итеп, уеп кертәсең инде.

– Хәмит абый, керамика сәнгате белән дә җитди шөгыльләнгәнсез. Керамика остасы булу өчен дә махсус белем алдыгызмы?

– Сәләтләрем булгач, ансына болай гына, практикада төшендем. Вазалар, сервизлар, биниһая кечкенә сынчыклар, шамоттан, фарфор, бисквит, үзле балчыктан ясалган әсәрләремне ошатучылар күп булды. Алар дәүләт музейларында да саклана. 1983-1990 елларда “Туймазы фарфоры” заводында рәссам-бизәүче булып эшләгәндә сувенир әйберләрнең калыпларын ясарга туры килде. Аннары Туймазының “Медицина пыяласы” заводында шулай ук сувенирлар, төрле вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгару белән шөгыльләндем. Каланың 49 нчы училищесында “Агачтан уеп эшләү” бүлегендә укыттым.

– “Уелган бизәкләр” альбом-китабыгыз – берсеннән-берсе матур эшләнмәләрегезнең фотолары, киңәшләрегез белән баетылган уку әсбабына тиң! Үз тәҗрибәгездән чыгып, агач ую остасы булып китер өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз?

– Минемчә, мондый эшкә тырыш һәм сабыр холыклылар гына алына ала. Кешедә фантазия көче, күләмле фикер йөртү сәләте булырга тиеш, ул табигать камиллеген үзе аша үткәрә белергә дә тиеш, шулчакта гына, мәсәлән, дастан-әкиятләребез буенча да төрле интерпретацияләр туа ала. Моннан кала агачтан уюның үз кагыйдәләре булуын да истә тотарга туры киләчәк, әйтик, төрле тәҗрибәләр ясыйм дип, эшләнмә композициясендә билгеләнгән чикләрне бозу уңышка китермәскә дә мөмкин. Агач ул остадан үз эшләнешенең вариантларын да таләп итә һәм оста шуларны эзли. Тоттың да кистең түгел инде. Никадәр тәҗрибәң булса да, агач өслеккә эскиз сызасың, мәсәлән, бал савытын уя башлыйсың икән, аны әйләнә буенча уярга кирәк, димәк, башта әйләнә буенча рәсем сызыла. Кайбер савытларны ясау өчен махсус станокларда да эшли белү сорала.

Аннары агач кисәген, озын такталарны, пүләнне гел кискәләп, чокып, чиксез чапкалап тормасаң да була. Кайбер эшләнмә лаконизмга да лаек.

Моннан кала, минемчә, һәрбер агачның җаны бар… Шуңа күрә, аның белән сак мөгалләмәдә, ихлас әңгәмәдә булу мөһим. Мин инде үз иҗат елларымда бихисап тәҗрибәләр үткәрдем һәм барыбер һәр агачка җанлы әйбергә караган кебек карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Бу хакта сезгә һәр талантлы агач ую остасы да әйтер.

– Сез әле танылган рәссам, көчле график та! Шушы жанрларда  меңләгән әсәрләрегез бар, аларның берникадәре дәүләт музейларында, шәхси тупланмаларда саклана. Ә менә бу айларда сез нинди темаларны барлыйсыз?

– Шушы көздә бер төркем рәссамнар белән Болгарда узган арт-симпозиумда катнаштым һәм киләчәктә “Болгар” сериясенә алыначакмын. Бу тулысынча ачылган тема түгел әле. Аннары Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчелеге 2024 елның язында шәхси күргәзмәмне ачырга ният кылды. Шул күргәзмәмә дә әзерләнәм. Хезмәтләрем бик күп, аларның эскизларда булганнары да хәйран. Әйе, язмышымны мин иҗатчы буларак үтәм һәм бар әсәрләремнең дә тормышны данлаучы чиксез гимн буларак кабул ителүләрен телим.

Зилә Нигъмәтуллина

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday

Бәйле