Чаллы полициясенә шәхси предприятиедә эшләүче 44 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең мошенниклар корбанына әйләнүе турында сөйләгән.
Барысы да “кәрәзле элемтә салонында эшләүченең” хезмәт күрсәтү килешүен озайту тәкъдименнән башланган. Хатын-кыз, бернинди дә мәкерлекне сизмәстән, үз мәгъүматларын әйтеп биргән. Берникадәр вакыттан соң телефоннан шалтыратучы үзен инде банкның иминлек хезмәткәре буларак таныштырган һәм хәтта Whats App аша хезмәт таныклыгы күчермәсен җибәргән. Ул ханымны аның исеменнән кредит алуга гариза кергәнлеге турында кисәткән. Хатын-кыз, моңа нык ачуы чыгып, кредит кирәкмәгәнлеген әйткән. Шуннан соң телефон аша сөйләшүгә полиция тикшерүчесе кушылып, имештер, алдау очрагын тикшерә башлавы турында әйткән. Алдакчыны ачыклау өчен хатын-кыздан, “махсус операциягә” кушылып, кредит алуын сораган.
Аннары хатын-кыз җиде сәгать буе аның телефон аша җиткерелгән күрсәтмәләрен үтәгән. “Тикшерүче” яллаган таксига утырып банкка барган. Аннан 750 мең сумга кредит алып, үзенә әйтелгән ниндидер счетка күчергән. Шуннан тегенең соравы буенча кредит картасын рәсмиләштергән дә, икенче кредит алып, акчаны шул картага салган. Нәтиҗәдә 981 мең 300 сум күләмендә кредит җыйган. Тикшерүче тагын бер кредит картасын алу турында сүз каткач, телефонының зарядкасы утыру сәбәпле, өенә кайтып киткән. Өендә генә үзенең нинди хәлдә калганлыгын аңлаган.
Зыян күрүчеләр арасында тагын ике хатын-кыз бар. 72 яшьлек укытучыга Whats App аша “банк хезмәткәре” шалтыраткан. Янәсе, банкка салган акчасын мошенниклардан сакларга кирәклеге турында кисәтелгәч, мөгаллимә “запас” счетка 88 мең сумын күчереп куйган.
Чаллыда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, байлыгын ишәйтүгә өметләнеп, инвестицион платформага 275 сум күчергән. Шуннан соң мошенниклар телефоннарын сүндереп куйган.
Зыян күрүчеләрнең гаризалары буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
Шул ук вакытта өлкән яшьтәге ике кеше аферистлар ялганына бирешмәгән. 83 яшьлек бабайдан, имештер, авариягә эләккән кызын коткарып калу өчен, 800 мең сум сораганнар. Ә 81 яшьлек әбине 110 мең сумын “запас” счетка күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Әлеге очраклар буенча “Мошенниклык кылуга омтылыш” статьясы буенча җинаять эшләре кузгатканнар.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125644/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday