Өч кыз туган: «Милләтебез мәдәнияте чәчәк атуына үз өлешебезне кертәбез» [фотолар]

-- Лейла

Гөлнара Мәҗитова Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яши. Фотодагы татар милли орнаментлары белән ямьләндерелгән костюмлы бу ханым –  сәләтле рәссам да, оста биюче дә! Гөлнара ханым дистә елдан артык бию сәнгатенә гашыйк.

Аның фотосына күз төшерү белән комплиментлар саны артканнан-арта гына бара, шуларның берничәсен генә укып узыйк: “Менә шушындый матур кием безнең модада булырга тиеш тә инде!”, “Менә ичмасам бу татар киеме! Үзенә ничек килешеп тора!”, “Аклык, нәфислек иңгән бу татар гүзәленә!”, “Сөбханаллаһ! Сокландыргыч!”, “Чын татар кызы нәкъ шулай киенергә тиеш!”, “Әнием: “Яшь чагымда кыш көне дә өстемә җылы кием кимичә, матур күлмәк өстенә чигүле алъяпкыч ябып, ак яулык, ап-ак йон оекбашлар-бияләйләр киеп, көянтәләп су ташый идем!” – дип сөйли иде”, “Их, гүзәл, сылу татар кызларын бәйрәм көннәрендә булса да шушындый киемнәрдә күрсәк иде! Бигрәк күркәм, киеме дә, үзе дә!”, “Татар халкының тырышлыгы менә кайда күренеп тора! Шушы матурлыкта!”

Бу әңгәмәдәшем – уңган-булган ханым һәм шул ук вакытта үтә тыйнак та.

“Мин тулы гаиләдә туып-үстем. Әлхәмдүлилләһ, шундый булдыклы әти-әниебез хезмәтләрен күреп үсүебезгә без бик шат һәм аларга һәрчак рәхмәтлебез! Әтиебез Альберт гомер буе электрик хезмәтендә булды, әниебез Рәзинә озак еллар дәвамында сыер савучы булып эшләде. Гаиләдә без өч кыз үстек. Апам Венера – бүгенге көндә Казанның иң оста тегүчеләренең берсе,  сеңлем Альмира исә милли киемле курчаклар ясау белән шөгыльләнүче кул хезмәте остасы буларак мәгълүм.

Мин Тукай районының Биклән авылында дөньяга килгәнмен. Мәктәпнең җиде сыйныфын Биклән урта мәктәбендә укыдым, аннары гаиләбез Кама Аланына күченде. Урта мәктәпнең VIIIнче сыйныфын инде биредә укый башладым. Һәм шул вакыттан алып ук биюләр белән мәшгульмен. Бию түгәрәкләренә теләп йөрдем. Соңрак биредәге “Мәхәббәт” бию студиясендә шөгыльләнә башладым. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, Бөгелмә шәһәренең 48нче һөнәри училищесында ике ел буе гыйлем җыйдым һәм рәссам-бизәүче белгече дипломын алдым. Кама Аланы балалар бакчасында хезмәт куя башладым һәм бүгенге көндә дә балалар бакчасында эшлим. Гаиләм бар, ирем белән ике ул үстердек. Эшем күңелемә бик якын, чөнки кечкенәләрне тәрбияләүдә катнашу – күңелле хезмәт! Концерт залын бәйрәмчә бизәү, балалар биюләре өчен төрле артибутикаларны: зур каләмнәрне, төрледән-төрле чәчәкләрне күпләп ясау, бию киемнәрен әзерләшү… һәммәсенә дә җитешәм, – ди Гөлнара Альберт кызы. – Күпьеллык тәҗрибәм булгач, балаларга бию хәрәкәтләре төзүдә дә катнашам. Алар белән төрле бәйгеләргә дә барабыз. “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проектында безнең “Кояшкай” бакчасына йөрүче биючеләребезнең “Колибри” балалар ансамбле матур бию башкарып, җиңү яулап кайтты инде. Әлеге чыгышта балалар кулларына минем тарафтан  ясалган зур һәм җиңел күбәләкләрне тотып  биеп, жюри әгъзаларын таң калдырды. Моннан кала да Түбән Камада узучы “Музыкаль галактика” конкурсында ун ел рәттән катнашып, төрле урыннар яуладык!”

Гөлнара ханымның биюләргә күптән үк мөкиббән булуын искәрткән идек. Кама Аланында күп еллар элек оешкан “Мәхәббәт” бию студиясе җитәкчесе Галия Янборисова сәләтле хатын-кызларны студиягә әйдәп кенә торган шул, әлеге студия аның тырышлыгы белән зур уңышларга ирешкән. Әмма Галия Гали кызы инде башка калага күченгән.

“Без башта шәрык биюләренә күбрәк игътибар иттек. Хәзер үзбәк һәм таҗик халык биюләрен яратып биибез. Биюләребез өчен кирәкле баш киемнәренең, түбәтәйләрнең, калфакларның һәммәсен дә кызларга үзем тегеп, бизим. Барсы да үз тырышлыгыбыз белән алга бара. Студиябезгә төрле һөнәр ияләре йөри, арабызда укытучылар, медицина хезмәткәрләре дә бар… Костюм-күлмәкләребезне үзебез үк тегәбез яки тектерәбез, бизәүләрен дә башлыча үзебез бизибез, – ди әңгәмәдәшем. – Мин күмәк биюләрдән тыш татар халык биюен һәм фарсы биюен дә башкарам. Безне яңа концертларга чакырып кына торалар, якын-тирәдәге авылларга да чыгабыз. Студиябез Түбән Камадагы Сабан туйларында, Нәүрүз бәйрәмнәрендә дә актив катнаша. Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан ел саен оештырылучы “Халыклар дуслыгы фестивале”ндә дә чыгышлар ясыйбыз. Безне  “Мәдәниятләр мозаикасы” фестиваленә дә теләп чакыралар. Әйе, җитәкчебез башка шәһәргә китте, ләкин без барыбер үз чыгышларыбызны дәвам итәбез. Шушы айда да өр-яңа бию өйрәндек”.

Гөлнара ханым күз явын алырлык, татар милли бию костюмының ничек тегелүе хакында да кыскача гына сөйләп үтте. “Әйе, мондый костюм бер күрүдә үк истә калырлык. Аны үзем дә бик ошатып киям!  Күлмәгем һәм түбәтәем өчен кирәкле, җете төсләрдәге бизәмле, ак җирлекле тукыманы интернет аша таптым, заказ биреп, Мәскәүдән кайтарттым һәм тектердем. Аңа туры китереп ак зонтик та сатып алдым”. Гөлнараның апасы Венера Морзаханова Казанда тегүче булып эшли. Ул инде утыз еллап шушы һөнәрдә икән. “Мин Казанның 36 нчы һөнәри училищесын тәмамладым, – диде тегүче ханым. – Үз һөнәремдә бер авырлык та күрмим. Үз эшен яхшы белүче һәр оста шулай дип әйтер… Әткәй-әнкәебез, кызым һәм улым өчен дә матур киемнәр тегәм. Казандагы күп кенә бию коллективлары өчен дә төрледән-төрле бию костюмнарын бик теләп тегәм, аларны киеп, чыгыш ясаучылар призлы урыннар ала, бу вакыйгалар минем өчен дә зур сөенеч! Гөлнарага да аның биюләре өчен кирәкле күлмәкләрне авырсынмыйча тегеп бирәм. Сеңлемнең яхшы биюче булуы шулай ук куандыра!”

Ә менә Гөлнараның сеңлесе Альмира Мәҗитовага килсәк, аңа да кайчандыр тегү фабрикасында эшләп алырга туры килгән.

Бүгенге көндә ул – үзмәшгуль эшмәкәр. 2020 елдан башлап милли киемле курчаклар иҗат итү белән шөгыльләнә, аларны төрле күргәзмәләрдә, Спасс ярминкәләрендә, Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрендә сата. Аның курчаклар коллекциясе Идел буе халыклары милли костюмнары, дөньяның башка милләтләре костюмнары кидерелгән курчаклардан гыйбәрәт. Курчаклар саны да инде йөздән арткан.

“Мин дә Кама Аланы бистәсендә яшим. 2020 елда, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар өчен шушындый үзенчәлекле курчаклар иҗат итә башладым. Тегелгән, чигелгән, сәйләннәр, тәңкәләр беркетелгән киемле курчакларымны ошаттылар. Милли костюмнарны тегә башлар  алдыннан алар хакындагы бар мәгълүматны интернет аша туплыйм. Бу эшкә кулым ятып торгач, кайбер кул эшләнмәләрем өч-дүрт көндә дә әзер була. Билгеле, әгәр дә костюм чигешле булса, мондый детальләр вакыт буенча озаграк ясала. Милли киемле курчаклар төре дә инде утыздан артты. Шулар арасыннан иң күбе татар милли киемлеләре. Сөембикә-ханбикәгә багышлап иҗат иткән курчагым да бар. Бу арада курчакларны полимер балчыктан да ясарга өйрәнеп киләм. Бу юнәлештәге хезмәтем күп мәгълүмат туплау белән бәйле булганга күрә шөгылем көннән-көн кызыклырак була бара. Миңа балаларым да, апам Гөлнара да бик булыша, аларга рәхмәт яусын! Хәзер мәдәни чаралар буенча республика осталары барлана, быел миңа “Татарстанның чигүле картасы” проектында чигүче буларак катнашырга тәкъдим иттеләр, каршы килмәдем. “Татарстанның чигүле картасы” пәйда булуына күпләр куанды. Йомгаклап әйткәндә, гаиләбездә без өчебез дә милләтебез мәдәнияте чәчәк атуына үз өлешебезне кертәбез.

Чигүләр чигәргә, кием-салым тегәргә, бәйләмнәр бәйләргә сөекле әниебездән өйрәнеп үстек. Әти-әниебезгә безгә яхшы тәрбия биргәннәре һәм тормышта безнең өчен һәрвакыт якты үрнәк булганнары өчен чиксез рәхмәтлебез!” – диде Альмира Мәҗитова.

Зилә Нигъмәтуллина

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday      

Бәйле