Кирәк булачак: 1 банан, 250 г эремчек, 4 аш кашыгы он.
- Бананны чистатырга һәм чәнечке ярдәмендә изәргә. Банан яхшы пешкән булса әйбәтрәк булыр.
- Банан янына эрмчек кушарга.
- Барлыкка килгән массаны яхшылап болгатырга һәм әкренләп он салырга. Онны ашыкмыйча гына, чамалап салыгыз, чөнки камыр артык тыгыз булырга тиеш түгел.
- Табаны яхшылап майлыйбыз яисә пергамент кәгазен җәябез. Камырдан түгәрәкләр әвәлибез.
- еченьены панировкада әйләндереп алсагыз да була. Печеньены табага төзеп чыккач, 180 градуслы кызулыкта 12 минут пешереп алабыз.
- Печенье кызаргач, икенче ягына әйләндереп салабыз да, тагын бераз духовкада пешереп алабыз.
- Әлеге печеньега бал, джем, җиләк-җимешләр дә кушып була.
Чәйләрегез тәмле булсын!