Эстраданың популяр артисты Алия Төхвәтуллина (Карачурина) ире Ришат Төхвәтуллин белән булган шатлыклы вакыйгасы турында хәбәр итте. Алар гаилә яңа фатирга күченгән.
«Соңгы арада гел чабабыз, аяк өстендә, ардыра да. Каядыр ашыгырга да кирәкми кебек, әмма барыбер бернәрсәгә дә өлгереп булмый. Бу көннәрдә генә күчендек, бу шуның белән бәйле. Йорт җиһазларын китергәнче, пәрдәләр элгәнче фатирны күрсәтмим әле», — дип хәбәр итә Алия үзенең социаль челтәрләрендә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127428/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday