Татарстанда 100 000 кешедән 175е онкологиядән вафат була. Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдергән.
Министр әйтүенчә, Биектау, Ютазы, Лаеш, Балтач, Теләче, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында яман шеш очраклары ешрак билгеләнә. Лениногорск, Чаллы, Спас, Аксубай, Азнакай, Актаныш, Чистай, Зәй, Кама-Тамагы һәм Баулы районнарда рактан чирләүчеләр азрак.
Шул ук вакытта узган елда республикада сигез медицина учреждениесе яман шештән дәвалау өчен яңадан җиһазландырылган, онкология буенча тугыз амбулатория ярдәме үзәге булдырылган. Аларның максаты – чирне тиз һәм сыйфатлы итеп ачыклау. Моның өчен федераль бюджеттан 71,6 миллион сум бирелгән. 2024 елда финанслау күләмен 97,45 сумга җиткерү күздә тотыла.
Чыганак: https://www.business-gazeta.ru/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday