Адыгеядә тикшерүчеләр өч яшьлек кызның машинада тереләй янып үлүен тикшерә башлаганнар.
Фаҗига республиканың Красногвардейский районы Бжедугхабль авылындагы кырларның берсендә була. Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әти-әнисе кырда җиләк җыйганнар. Кыз машинада ялгызы гына булган. Бервакыт машина янып киткән. Баланы коткарып кала алмаганнар — ул үлгән.
Баланың үлеме факты буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Чыганак: https://iz.ru/1703081/2024-05-27/v-adygee-rebenok-pogib-v-zagorevshemsia-avtomobile ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday