Германиядә яшәүче Гөлназ Вәлиева: «Дус кызларым балам татарча сөйләшми дип елап шалтырата»

Германиядә яшәүче татар яшьләренең “Аргамак” берләшмәсе VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында “Көзге очрашу” дип исемләнгән проект тәкъдим итте. Бу проект белән әлеге берләшмә вәкиле Гөлназ Вәлиева таныштырды.

Ул “Аргамак” оешмасының чагыштырмача күптән түгел – 2015 елның язында барлыкка килүен билгеләп, оешманың яшьләр өчен генә түгел, ә балалары булган урта яшьтәге кешеләргә дә кызыклы булуын әйтте. Ник дигәндә, оешманың төп максатларыннан берсе – балаларга татар телен өйрәтүгә шартлар булдыру. Чит илдә туган сабыйларга бу аеруча кирәк. “Аргамакка” йөрүчеләр арасында Германиягә күптән күчкәннәр дә, студентлар да бар, дип сөйләде Гөлназ Вәлиева.

Проектның төп максатлары – милли үзаңны үстерү һәм саклау максатыннан, Германиядә, гомумән, Европада яшәүче татарларны берләштерү, аларны милли рухлы чаралар үткәрүгә өндәү, Татарстанны, татар халкын, аның мәдәниятен башка милләтләр арасында таныту, чит илләрдә популярлаштыру. “Көзге очрашу”га, гадәттә, Европаның төрле илләреннән 150ләп кеше килә, диде ул.

“Очрашу гаилә белән кич утыру форматында үтә. Профессиональ башкаручылардан кала, һәркемгә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Шул рәвешле, кунаклар да бәйрәмнең режиссеры була ала. Теләгән кеше татарча шигырь сөйли, җыр җырлый. Балалар өчен аерым бүлмә эшли. Анда татар мультфильмнары күрсәтелә. Кунаклар өчен сабыйлар катнашында татарча спектакльләр дә куела”, дип сөйләде “Аргамак” вәкиле. Ул Германиядә “Көзге очрашу”дан тыш та, мәдәни чаралар, татар милли тәм-томнары кичәләре, балалар өчен очрашулар уздырылуын әйтте.

Гөлназ Вәлиева тумышы белән Казаннан. Германиядә 10 ел чамасы яши. Хәзерге вакытта интерьер өлкәсендә эшли торган алман фирмасында тәрҗемәче вазифасын башкара. Бүген яшь әни декрет ялында.

“Казанга елга 1-2 тапкыр кайтып килергә тырышабыз. Интернет аркылы Татарстандагы, Казандагы вакыйгаларны, шулай ук милли дизайн өлкәсендәге яңалыкларны күзәтеп барабыз”, – диде ул.

Гөлназ Вәлиева Татарстаннан читтә яшәүче татарларны борчыган проблемалар турында да сөйләде.

“Минем ике балам бар. Олысына беренче тел итеп татар телен өйрәттек. Аңа хәзер 5 яшь. Ул саф татар телендә сөйләшә. Әмма балага кимендә тагын 3 тел өйрәнергә кирәк: Германиядә яшәгәнгә күрә – немец телен, Россиягә кунакка кайтканда аралашыр өчен – рус телен, шулай ук халыкара саналган инглиз телен. Әлбәттә, бу җиңелләрдән түгел. Шундый очраклар да була: әтисе яки әнисе татар булган катнаш гаиләдә туган бала көннәрдән бер көнне татар телендә сөйләшүдән бөтенләй баш тарта. Әнисе татар телендә эндәшсә дә, ул аңа алман телендә җавап бирә. Башка милләт вәкилләрендә кияүдә булган татар дус кызларым еш кына балам татарча сөйләшми дип елап шалтырата”,  дип, Гөлназ чит илдә туган тел мәсьәләсенең кискен торуын ассызыклады. Аның фикеренчә, татар телле мохит, ана телендә башка балалар белән аралашу мөмкинлеге булмагач, сабыйларның телне өйрәнәселәре килми. Гөлназ Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең гаилә кору өчен пар таба алмавын да билгеләп үтте.

“Чит илдә үз милләтеңнән булган күңелгә ошаган парны табу да җиңел түгел. “Көзге очрашу” һәм башка чаралар исә әлеге проблеманы хәл итүгә, татар гаиләләре коруга мөмкинлек булдыра”, дип саный ул.

Татар информ

Бәйле