Архивы Төп яңалык - Tatar Today - татар яңалыклары.

Лилия Муллагалиева операция ясата
Җырчы яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр итте. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербург шәһәрендә, операция көне дә билгеле икән.

Белгән догаларымны укып, Аллаһка тапшырып керәм. Сезнең хәер-догада барысы да уңышлы булыр дип ышанам! 3-4 сәгатькә сузылыр дип фаразлады табиблар, аннары реанимациягә алып керәбез диделәр. Шуңа мине югалтмагыз, барыгыз белән хәбәрдә торам, мең рәхмәтлемен изге теләкләрегез өчен! Бу явыз чирдән котылып, яңа сулыш белән күрешү насыйп булсын, Я Раббым, ярдәменнән ташлама,

дип яза Лилия Муллагалиева.

ЧЫГАНАК: https://t.me/tatartoday/83612

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Лилия Муллагалиева операция ясата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен һәм аларны ничек куллануын сөйли
Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) “Туган тел” телеканалына зур интервью биргән. Артист алып баручының акчага кагылышлы сорауларына да җавап бирә.

“Айлык зарплатаң күпме?” дигәнгә Элвин Грей башта “Белмим, акча минем кулда түгел, администратор саный” дип, сораудан качып калырга тырыша, аннан соң да бик авырдан гына җавап бирә.

“Бик күп эшләгән айларда керемебез 5 млн сум була” ди җырчы. Ләкин шунда ук үзен төзәтеп: “Тамашачы ах итмәсен, бу сумма минем кесәгә генә керми, ә гел әйләнештә йөри. Яңа җырлар яздыру, клиплар төшерү, музыкаль аппаратураны көйләү, яңасын сатып алу, гастрольләрдә бензин һәм транспорт чыгымнарын каплау – барысы да шушы миллионнардан каплана. Акча бүген бар, иртәгә юк ул, алдагысын карап, уйлап эшләргә кирәк. Мәсәлән мин бүген кафе-ресторанда ашасам, иртәгә рәхәтләнеп “доширак” та пешереп ашый алам һәм моннан оялмыйм. Мин иҗат кешесе һәм төп максатым алга таба да яраткан тамашачыма үз иҗатымны бүләк итү. Яраткан эшең өчен берни кызгынмыйсың һәм аны берниниди акча белән дә чагыштырып булмый” ди Элвин Грей.

сайт архивыннан 2018 ел

Запись Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен һәм аларны ничек куллануын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде” [язмыш]
Әниебез сеңлекәшләрдә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. “Сез мине үтерергә телисез!” – дип, теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә сеңлекәшләргә кайтуы була, бөтенләй елый башлый. Туксан белән баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс!

Ләкин әни үтә камил акыллы кеше бит безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтмәс.

Берүзе алты бала үстергән ул, әнинең мин-минлеге дә көчле – шунысы да бар. Сеңлекәшләр аның дөньясына, нигезенә кайтып, өй салганнар иде. Минем дөнья дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы да килә, сеңлекәшләргә дә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр адымына бәйләнә. Моңарчы әйбәт иде әле ул, азакы елларда шулай була башлады.

Сеңлекәшләрне чыгарып җибәрмәкче буламы, киявен яратмый инде. Киявен чыгарып җибәрсен дип әйтә. Шуңа күрә әнине өшкертеп караргамы дип торам әле. Мине кияү сихерләде дип бара әни. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән дим. Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде ди.

Әни бик ныклы әле безнең, бар җирен дә тикшерттек, Аллага шөкер, күз тимәсен! Анализлары да яхшы. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый ул. Шул күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде. Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә-өшкерә укый. Үзебездә дә Төркиядән килгән мулланы әйбәт өшкерә дип мактыйлар иде. Ул кайтып киткән икән хәзер.

Әтиебез үлгәч, әни алты бала белән ялгызы калып, безне үзе генә үстергән. Утыз өч яшендә тол калган. Әле бик әйбә иде әниебез. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыкты менә. Авылда сеңлекәшләр дә яхшы карыйлар аны. Бөтен баласына да кунак булып йөри, шатланып кына торырлык. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, әни үзен-үзе кимерә. Без аның кырыенда биеп кенә торабыз.

Сеңлекәшләр дә шулай. Кайчан кирәк, больницасына алып баралар. Ләкин әни үз киресенә каткан. “Кияү минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк”, – дип, тәк киреләнеп тора. Мин әйтәм, сеңлекәшнең берүзен калдырасың килә мени дим. “Мин берүзем генә алты баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!” – ди. Менә шундый кешене нишләтәсең инде?

Менә хәзер кыш чыктык, әни авылга кайтам ди.

Сеңлекәшләрнең коты очып тора инде, бу юлы нишләр инде дип борчылалар. Әни берничә көн түзә дә, аннары нервылана башлый, нервыланып тәне кычытырга тотына. Аннары акырына башлый, өйдә тормалы түгел була башлый. Колагы да ишетә, күзе дә күрә, юынуын да үзе юына, ашый. Югыйсә, сеңлекәшләр авылда зур өй салдылар, әнинең аерым иркен тыныч бүлмәсе дә бар. Мин үзем әнинең эченә җеннәр кермәде микән дим, элек андый түгел иде бит ул. “Кияү мине агулады!” – дип әйтүе бер вакыйгадан соң киткән аның. Бер елны авылда кизү чыккан. Бөтен кеше дә эче китеп, косып чирләгәннәр. Бер әби, күтәрелә алмыйча, үлеп тә киткән. Безнең әни дә шулай чирләгән, ләкин моны үзенчә борып: “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде”, – дигән тамга салган.

Шул көннән башлап сеңлекәшләргә җүнле сүз юк.

Сеңлекәш өчен борчылам – аны бетерә инде дим. Яше барганын да аңлыйбыз да соң, ләкин Ходай биргән гомерне тынычлап яшәсен иде дигән теләктә идек. Берәр оста мулла өшкереп, әниебезнең күңеленә тынычлык иңдерер дигән өметтә мин үзем.

Әни ышана безнең аның ишегә.

Исемем редакция өчен генә.

“Безнең авыл гыйбрәте”

Фото: pixabay.com

Запись “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова: Илфак үлгәч, “чукучылар” күп булды
Җырчы үзенең иҗат төркеме белән “Кызыл таң” редакциясендә кунакта булды. Илсөянең “усал” дигән даны бар. Чыннан да, җебек түгел ул. Әмма акыллы, матур, җор сүзле, ихлас усал ул, дип яза аның турында газета.

Төркемендә 7 милләт кешесе эшли, төрле диндә дә алар. Әмма рухи якынлык белән бер гаилә булып берләшкән булулары күренеп тора. Үзебезнең Учалы районында туып-үскән Илнур Коләхмәтов Казаннан күчтәнәчкә… курай моңнары алып кайткан. Татарстанда бердәнбер өзләүче дә түгелме икән әле үзе?! Якут кызы Аисхана, хомуста уйнап, төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруы белән таң калдырды.

Илсөя белән озак сөйләштек, күңелендәгесен ачып салды ул безгә. Әмма аның яшерен сандыкларында да күп калды кебек әле.

Илфак үлгәч, “чукучылар” күп булды, – диде ул. – Әмма мин аларга нидер аңлатырга, Аллам сакласын, акланырга уйламадым да. Ул исән чакта да аның турында дәшмәдем, үлгәч, бигрәк тә инде…

Чыннан да, журналист коллегаларыбыз аны азга гына да тынычлыкта калдырмый, әле ул теге болында чәчәк җыйган, әле бу кибеттә күлмәк алган – барысын да халыкка җиткереп тора. Үзенә дә язучылар күп икән. Әмма барысы да начар уй белән дип булмый, алай гына түгел, күбрәге яратып, рәхмәт әйтеп яза.

“Кешенең күзенә туры карап әйтмәсәм, үземнең күз тирәсе җыерчыклана”, ди иде минем әби. Үзем дә яратмыйм шул җыерчыкларны, – ди Илсөя.

Динар Кәлимуллни фотолары.

сайт архивыннан 2018 ел

Запись Илсөя Бәдретдинова: Илфак үлгәч, “чукучылар” күп булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сиринә Зәйнетдинова кызының ни өчен әби-бабай янында үсүен аңлата
Ул сәхнәгә әкрен генә, тыйнак адымнар белән килеп керде. Аның җырлары тамашачыны елата да, җырлата да. Нурлат ягы гүзәле Сиринә Зәйнетдинова башка җырчылардан шул татар кызларына хас тыйнаклыгы, моңлы халык җырларын башкаруы белән аерылып тора.

– Моң әти-әниемнән килгән, – дип башлады сүзен Сиринә. – Алар зур җырчылар булмаса да, бик моңлылар. Төп чыгышлары белән Нурлат районы Үрнәк авылыннан. Хәзерге вакыта Нурлатта яшиләр. Әтием Фәнис гомер буе полициядә эшләде, инде лаеклы ялда, майор. Әнием Фатыйма балалар бакчасында пешекче булып эшли. Без гаиләдә өч бертуган кыз: мин – олысы.

Гаиләдә әнә шул өч кызның берсе генә сәнгать юнәлешен сайлый. 2007 елда институтны тәмамлагач, Сиринәне Казан шәһәр филармониясенә эшкә чакыралар. Моңа кадәр аның сәләтен “Татар моңы” халыкара конкурсында күреп алалар.

– Сиринә, ни өчен күбрәк халык җырларына өстенлек бирәсең?

– Әйе, ретро җырларны бик яратам. Баянга җырлавым да – күңел халәте. Мине кечкенәдән “моңлы бала”, диләр.

– Җырларны сатып аласыңмы?

– Юк дияр идем, бер-ике тапкыр сатып алганым бар икән. Җыр сайлаганда эчтәлекле, мәгънәлеләренә тукталам. Интернеттан күп җибәрәләр. Җырның җитешсез ягы булса, авторлар белән киңәшләшеп, аларны үпкәләтми генә, бергәләп иҗат итәбез.

Кызы белән

– Гаиләң, иреңнең фотоларын социаль челтәрләргә куймыйсың, бу турыда сөйлисең дә килми. Ни өчен?

– Күз тиюдән куркам.

– Шулай да кызың турында берничә сүз? Бик яшь булуына карамастан, уртак дуэтыгыз да бар. Ул да сәхнәгә тартыламы?

– Эльвинага 13 яшь. Җәйге каникулга чыккач, ел да Нурлаттагы дәү әнисе белән дәү әтисе янына кайтып китә иде. Менә быел “Сәләт” лагерена язылдык әле. Эльвина җырга, биюгә гашыйк, чит телләр белән кызыксына. Әтисе дә гитарада уйный, җырлый. Мәҗлесләргә җыелышкач та, табын артында качып утыра торганнардан түгел ирем. Эльвина да ул яктан бик әрсез, актив.

– “7 яшькә кадәр әбисе-бабасы янында үсте”, дидең. Ни сәбәпле?

– Укуымны тәмамладым. Аннан Казанда эшкә урнашып, бераз эшләгәч кенә кызымны алып килдем.

Әти-әнисе һәм бертуган сеңелләре янәшәсендә

– Син нинди хуҗабикә?

– Мактанырга яратмыйм. Үземне “бар яктан да килгән”, диләр инде. Пешергән ризыкларымны телне йотарлык, дип ашыйлар. Бакча эшләрен дә умырып эшлим. Сыер да сава беләм, тавык та йолкыйм, бәлешен дә пешерәм.

– Күп тамашачы сине сәхнәдәге тыйнаклыгың өчен ярата…

– Мин халык алдына чыккач, шау-гөр килеп биеп, күп сөйләп йөрмим. Сәхнәдә тик басып торып кына җырымны тавышым, күзләрем аша тамашачыга җиткерергә тырышам. Аннан, сәхнәдә кемдер күлмәк белән алдыра, кемдер тембры белән. Ә минем амплуа – моңлы җырларга өстенлек бирүем. Халыкчан тембрлы тавыш мине башкалардан аерып тора.

– Продюсерың бармы?

– Продюсер – үзем. Сәхнә киемнәрен дә үзем тектерәм. Җырчы булу җиңел түгел. Үз өстеңдә эшләп, яңа җырлар тупласаң, радио-телевидениядә күренеп торсаң гына иҗат итеп була. Дөрес, бүген продюсерсыз авыр. Дөньясы шундый. Ләкин бу юлга баскансың икән, барырга кирәк. Җир сөреп булса да барырга…

– Шуңа да сәхнәгә институтны тәмамлауга чыкмадыңмы?

– Сәләтле кеше сәхнәгә әкрен генә чыга ул. Һәрбер менгән баскычым үз көчем белән.

– Җырчы булмасаң, кем булыр идең?

– Һөнәрләр күп бит: йә юрист, йә пешекче, йә укытучы. Миннән машина йөртүче генә чыкмый. Транспорттан куркам. Дүрт ел элек машина йөртү таныклыгы алдым, ләкин рульгә утырмадым. Күңелем тартмый. Барасы җиргә таксига утырам да чыгып китәм. Җаным тыныч.

[архив материалы]

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Сиринә Зәйнетдинова кызының ни өчен әби-бабай янында үсүен аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дилә Нигъмәтуллина: «Икенче иремнең гаиләсе мине кабул итмәде»
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдә «Нигъмәтуллина тарихы» хэштегы белән үз тормышын бәян иткән иде. Әле дә шул тарихның дәвамын көтүчеләр бар икән. Җырчы язылучыларына кабат күңелен ачарга булган һәм әлеге тарихка нокта куйган.

«Мин үземнең тарихымны яза башлаганда, яңа мөнәсәбәтләр башланган гына иде. Чыннан да, безнең – матур, гадәти булмаган тарих. Әле дә аннан «каз тәне» чыга. Минем аның белән бик тә уртаклашасым килгән иде. Яңа тормышта мине ни көткәнен белмәдем. Нинди авырлыклар көткәнен дә… Ул вакытта мин моның язмыш булуын һәм барысын да үз көенә калдырырга кирәклеген аңлый идем. Хәзер бар нечкәлекләре турында да әйтеп тормыйм. Әмма минем иремнең гаиләсе мине кабул итмәде. Алар мине һәм минем эшемнең кыйммәтен төшерә иде. Кайнана гастрольләргә йөрүне «бу – эш түгел, улыма моны теләмәдем» дип әйтеп килде. Мин – туганнарым минем белән горурлануына һәм мактавына гына ияләшкән кеше, бу мин-минлегенә тиде. Ирем игътибар итмәскә, «вакыт узгач ияләшерләр» дип әйтеп килде. Ә минем өчен бу – бик мөһим иде. Моның белән нидер эшләргә кирәк иде…

Кайнананы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә алып киттем. Ничектер якынаерга кирәк иде. Бу – шәп идея иде (теркәп куегыз). Без икебез дә актив ял яратабыз икән. Көн саен эскурсияләргә йөрдек, күп аралаштык, бераз булса да якынайдык.

Үз сорауларыма җавапны төрлечә эзләдем. Кайнана ярдәме белән, мин мәчеттә укып алдым, бу – шәп тәҗрибә иде. Аңа моның өчен рәхмәтлемен. Аннары пандемия килде. 1 елга якын гастрольләргә йөрмәдем. Без күп вакытны шәһәр янында кайнана-кайната йортында үткәрдек. Чыннан да, алар вакыт узу белән миңа ияләште. Аларны да аңларга була. Ирем беренче хатыны белән 12 ел аларда яшәгән. Беренче вакытта кайнана миңа еш кына беренче килененең исеме белән дәшә иде.

Кайнана белән ничек тә элемтәләр җайланса да, кайната белән бөтенләй берничек килеп чыкмады. Мин аның белән ничек аралашырга белмәдем, аның шаяртуларын аңламый идем, ничек сүз башларга да белмәдем. Юбилеен оештырганчы…

Мин аның юбилее хөрмәтенә фильм төшерергә үгетләдем. Аның турында төшерерлек әйберләр бар. Интервью алганда, кайбер урыннарында аздан гына еламадым. Тормышы һәм хатынына мәхәббәт тарихы шулкадәр күңелгә үтеп керерлек иде. Банкет программасын әзерләгәндә биографиясен өйрәндем. Һәм мин хыялланган элемтә барлыкка килде.

Мин үз гаиләм һәм яңа туганнарым белән мөнәсәбәтләрне бөртекләп җыйдым. Иң катлаулысы – ул иремнең балалары иде. Мин алар белән ничек аралашырга икәнен бөтенләй белми идем. Аларның миңа ияләшкәнен тыныч кына көттем. Алар мине яратырга тиеш түгел, әмма хөрмәт итә башларга тиеш. Чөнки мине аларның әтисе сайлаган. Әмма аңлатып кара син аларга моны! Бу – бик җиңел түгел.

Әгәр дә минем зирәк, акыллы, яраткан ирем булмаса, мин боларга түзә алмас идем. Монда ярдәм һәм үзара аңлашу кирәк. Ул кайдадыр барысын да юморга күчерә иде, кайдадыр башка хәл итү юлларын таба, кайвакыт мине берничә көнгә диңгезгә алып китә яки дус кызларым янына җибәрә иде.

Хәзер минем өчен уңайлы, рәхәт һәм мин бәхетле булган системаны төзер өчен, миңа 5 елга якын вакыт кирәк булды.

Шуңа күрә дуслар мин «Нигъмәтуллина тарихы»н дәвам итмим. Әле барысы да башлана гына…

Тормыш дәресләренә рәхмәтле булып, алга – хыялымдагы тормышка атлап барам. Яраткан кешеләрем белән! Сезгә дә шуны телим.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullina-iremnen-gailase-mine-kabul-itmade-5864383

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Дилә Нигъмәтуллина: «Икенче иремнең гаиләсе мине кабул итмәде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Исерек әти янында калдырырга курыккан әни мине үзе белән ала иде»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә балачак хатирәсе белән уртаклашты.

— Күңелле дә , күңелсез дә хәтирә искә төште. Исерек әти янында калдырырга курыккач, әни мине иртән, сәгать 5.00, эшенә алып китә иде. Кышның бер көнендә, суыктан яшеренеп ияреп барганда: «Әни, синең башыңда бер кат яулык бит, сиңа суык тугелме? Кулың да өшемиме?» дип юл буе сорап, аның мине җылытып баруына аптырап, кат-кат сорап бардым. Ул миңа көлеп, шаярту хисе белән: «Әниләр өшемиләр алар», дип җавап биргәне, ул көннәр , әле дә исемдә. Кулы һәрвакыт җылы, хәтта кайнар иде. Кайвакыт әнинең кулына бияләй дә кияргә оныткан вакытларын хәтерлим. Авыр булса да әни турында сөйләгәч, йөрәктә шундый рәхәт», — дигән ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135168/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Зәйнәб Фәрхетдинова: «Исерек әти янында калдырырга курыккан әни мине үзе белән ала иде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышуларының сәбәбен әйтте
Ришат Фазлыйәхмәтов ТНВның YouTube каналында чыга торган “Ә син…? тапшыруында кунакта булган. Ул анда тамашачыларына хатыны Тәтишка белән аерылышып торуларының сәбәбен әйтте.

Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев: «Пиар булмаган очракта, аерылышуның сәбәбе нидә иде?» – дигән сорауга ул:

– Сәбәбе – миңа кирәк балалар!  Ә Тәтишкага әле кирәкми, әле ныгы, ди. Ныгыганда үсә бит инде алар! — ди җырчы.

Хатынының бәби табарга теләмәвен белгәч Ришат өенннән чыгып китеп, 4 ай чамасы авылда яшәгән.

– Гаиләне ишәйтәсем килә, яшь тә бара бит инде, — ди ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134582/

Запись Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышуларының сәбәбен әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сабада Рәис Миңнехановтан башлап ярты халык башкорт”, диме?! Татарстан башкортлары шаккаттыра [видео]
ВИДЕОСЫ https://t.me/tatartoday/44867

Казанда Татар дәүләт филармониясе янында узган Саба районы мәдәнияте көнендә әлеге районда яшәүче диаспораларның аерым почмаклары бар иде. Шунда башкорт өстәленә тап булдым.

— Сезнең районда башкортлар барысы ничәү? – дигән соравыма, алар “ярты район башкорт” дип белдерде. Аның башлыгы Рәис Миңнехановны да әнисе ягыннан башкорт диделәр.

Чын булса – сенсация, ә ялган булса, моны һичшиксез фаш итәргә кирәк дип уйладым. Чөнки бу яңалыкны ишетүчеләр шактый булды һәм кемдер аңа ачыклык кертергә тиеш.

Башкорт хатыны Рәхимә Вәлиуллина татарга кияүгә чыгып, Саба районына күчеп килгәч, район администрациясенә кереп, биредә күпме башкорт булуы белән кызыксынган.

Аңа: “Бер башкорт та юк”, дип җавап биргәннәр. Ул килеп актив төстә эшли башлагач, хәзер 200ләп башкорт барлыкка килгән имеш.

“Бу сез әйткәнчә ярты район түгел бит”, дигәнгә, ул: ” Барыбер күп инде”, дип кенә җаваплады. Тик аның ярты районы гына түгел, 200 башкорт дигәне дә дөреслектән бик ерак булып чыкты.

Рәхимә Вәлиуллина Сабаның “Дулкын” радиосында һәр сишәмбе “Морадым” дип аталган башкортча тапшыру да алып бара икән.

Һәр атна бер сәгать буе район радиосында башкортча тапшыру алып барам, дип сөйләде Рәхимә апа. Тик бу сүзе дә бик дөрес булып чыкмады. Хәзер бу сүзләрне дөреслик, чөнки минем сыман сафсатага сатылучылар калмасын.

Саба районы Мәдәният бүлегеннән шалтыратып сорадык: районда 29636 татар, 225 удмурт, 208 керәшен, 43 башкорт яши икән. Сабада хәтта 200 башкорт та түгел, ә 43 кенә! Монысы – беренчедән.

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова, чынлап та, Дулкын радиосында “Морадым” дигән тапшыру булуын һәм аның атнасына ярты сәгать кенә чыгуын әйтте.

— Ул безнең төп хәбәрчебез түгел, атнага бер килеп, ярты сәгать кенә сөйләп китүче кунагыбыз, дип сөйләде Әлфия ханым.

“Сабадан килгән башкортлар Рәис Миңнехановны да башкорт дип әйтеләр, әнисе башкортмыни?” дигәнгә, ул Вәсига Миңнеханованың тамырлары Кукмарадан, татар булуы турында сөйләде. Кыскасы, башкорт кардәшләребезнең бу сүзләре дә чираттагы саташу булып чыкты…

Эльвира Фатыйхова,

TATAR TODAY / ТАТАР ТУДЕЙ

Запись “Сабада Рәис Миңнехановтан башлап ярты халык башкорт”, диме?! Татарстан башкортлары шаккаттыра [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Һиндстан күрәзәчесе яңа фаразларын белдерде
Украинадагы конфликтның кайчан тәмамланачагы — бүген иң еш телгә алынган тема. Хәрбиләр дә, төрле сәләтләргә ия булучылар да фикерләрен әйтүне дәвам итә.

Һиндстан күрәзәчесе һәм блогер Арчена Нагабушанам, «Туры эфир» телетапшыруында булып, анда махсус хәрби операциянең тәмамланачагы вакыты турында үз фикерләре белән уртаклашты. Арчена сүзләренчә, алдагы 3, иң күбе 4 елда хәл тотрыклыланырга тиеш.

“Бүген булган һәрнәрсә булырга тиеш иде. Бу – котылгысыз. Русия Федерациясенә төшкән барлык кыенлыклар илне тагын да көчлерәк итәчәк. Русия үз бәйсезлеге өчен көрәшүен дәвам итәчәк!» — ди Арчена Нагабушанам.

Күрәзәче Русия Федерациясен планета өчен мөһим, изге мәгълүматка ия булган изге ил дип атый. “Русия үз юлында күп халыкларны азат итәчәк һәм, нәтиҗәдә, җиңәчәк”, — ди ул.

Аның сүзләренчә, тиздән Җирдә яңа цивилизация барлыкка киләчәк. Ул алга киткән булачак, аеруча медицина өлкәсендә. Шулай итеп, традицион дәвалау яңа технологияләргә алмаштырылачак.

Юк, дөньяда чит планеталылар яшәмәячәк, әмма Җирдә яшәүчеләр рухи яктан үсәчәк. Матди байлык, вакыт узу белән, алар өчен беренчел нәрсә булудан туктаячак. Кешеләр кабат бер-берсенә теләктәшлек күрсәтәчәк, ярдәм итәчәк һәм тынычлыкка омтылачак. Амин!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-04-05/indstan-k-r-z-chese-ya-a-farazlaryn-belderde-3205491

Запись Һиндстан күрәзәчесе яңа фаразларын белдерде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..