Архивы айгөл фазыйлова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айгөл Фазыйлованың улына әнисенең үлеме турында әйткәннәр
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улына, ниһаять, әнисенең вафаты турында әйткәннәр.

Малай Айгөлнең туганнан туган абыйсы һәм аның хатыны гаиләсендә яши. Яңа әти-әнисен ул бик ярата икән. Алар яши торган бистәдә Әмирнең дуслары күп. Карантин булу сәбәпле, ул мәктәпкә йөрми, шуңа күрә дәресләрне бик сагына. 1 сентябрьдән икенче сыйныфка барачак.

Күптән түгел Әмиргә әнисенең үлеме турында сөйләгәннәр, әлбәттә, ул бик елаган. Амир үзе аның юклыгын аңлагандыр да, бәлки, әмма аңа бу хакта сөйләмәгәннәр. Яңа ата-аналары белән ул әнисе каберенә барып кайткан.

Изоляция режимы тәмамланганнан соң, Әмир Казанга ике тапкыр театрга килә. Айгөлнең апасы сүзләренә караганда, ул һәрвакыт яңа өен һәм яңа әти-әнисен сагына башлаган.

«Тагын Казанга кайчан килә алачагын белмим дә, чөнки тиздән мәктәпкә барырга кирәк. Каникулларда булса гына инде… Мин көзен дәваханәгә ятам, шуңа күрә аны кунакка чакыра алмыйм. Әмирнең әти-әнисе журналистлардан аларны борчымауларын сорый, алар тыныч тормышта яшәргә тели», – дип билгеләп үтте Рәхилә Зәйнуллина.

Исегезгә төшерәбез: Әмирнең әнисе Айгөл Фазыйлова 2019 елның ноябрендә сөт бизе яман шешеннән вафат булды. Гомеренең соңгы елларында Андрей Малахов программасында ике тапкыр булды, анда ул үзенең авыруы һәм үлгәннән соң улының ялгыз калачагы турында сөйләде. Айгөл анда малаен тәрбиягә алырдай гаилә эзләгән иде.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Айгөл Фазыйлованың улына әнисенең үлеме турында әйткәннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айгөл Фазыйлованың улы Әмирне тәрбияләүче нинди төш күрә?
22 нче гыйнвар – Айгөл Фазыйлованың туган көне. Бу уңайдан, журналист Гөлгенә Шиһапова үзенең инстаграмында хәзерге вакытта Айгөлнең улы Әмирне тәрбияләүче кешенең нинди төш күрүен яза.

“Әле шушы көннәрдә Әмирне тәрбияләүче апа төш күрә. Айгөлнең янына килә. Ул авырый икән.  Кулыңны куй әле, ди Айгөл. Апасы ике кулын да куя. Ой, рәхәт, дип җавап бирә. Димәк, баласы өчен җаны тыныч”, – дип яза Гөлгенә Шиһапова һәм Әмирнең хәлен белеп торуын, аның белән барсы да яхшы булуын хәбәр итә.

Мәгълүмат: gulgenashigapova

Запись Айгөл Фазыйлованың улы Әмирне тәрбияләүче нинди төш күрә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Яшьли газап чигүләре эзсез югалмады” – Айгөл Фазыйлованың аянычлы тормыш юлы
Биш ел буе яман шешкә каршы көрәшкән Айгөл Фазыйлованың бакыйлыкка күчкәненә ике атна узды. Улы Әмир әлегә кадәр әнисенең үлгәнен белми. Ул аны нык авырып, тирән йокыга талган дип уйлый. Ничек кенә булмасын, туганнарына бу хәбәрне җиткерергә туры киләчәк.

Мәскәү каналлары күрсәткәнче, Айгөлне белүчеләр сирәк иде. Анда да 31 яшьлек авыру хатынның баласына гаилә эзләве турында сөйләштеләр. Айгөлнең ниләр кичерүе, ни өчен мондый адымга баруына артык игътибар бирмәделәр.

– Айгөл бик күпне күрде. Яшьли газап чигүләре эзсез югалмады. Сеңлем Гүзәлиянең кызы ул, – дип искә ала апасы Рәхилә. – Гүзәлия Әлмәт районына кияүгә чыкты. Тормышлары яхшы гына бара иде. Кияү белән икесенең араларында нидер булды. Алар аерылышты. Ул чакта Айгөл җиденче сыйныфта укый иде. Шуннан соң, Гүзәлияне Нурлат кешесенә кияүгә димләделәр. Алар шунда күченеп китте.

Айгөл Нурлатта үсә. Мәктәпне тәмамлап, укырга керә. Шунда бер егет белән дуслаша. Ул чакта кибеттә эшләп йөргән вакыты була. Күп тә үтми, Айгөл үзенең авырга узганын белә. Тик үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта ул эшләгән кибет ябыла. Ул эшсез ала. Туасы баланың атасы белән дә аралар өзелә. Кыз әнисе янына, үги ата йортына кайтып егыла. Үги ата аны колач җәеп каршы алмаса да, Гүзәлия апа авыр вакытта кызына ничек тә ярдәм итәргә тырыша. 2012 елның августында Әмир дөньяга килә.

– Бала тугач та, Айгөл эшсез тормады. Уңайсызлангандыр инде, бәбкәм. Җәйләрен пионер лагеренда, ашханәдә эшли иде. Баланы Гүзәлия карады. Тик Әмиргә әби назы озакка җитмәде. 2013 елда диспансеризация узганда, табиблар сеңлемнең күкрәгендә шеш күреп ала. Казанга җибәрделәр. Мин аны ияртеп таныш онкологыма киттем, – дип искә ала Рәхилә апа. – Ул вакытта күзе дә начар күрә башлаган иде. Табиблар операциягә кадәр химия терапиясе алырга кирәклеген әйтте. Без чиратка язылдык. 7 ноябрьгә килергә кушып кайтарып җибәрделәр. Авылга кайткач, башы авыртудан зарланды. Кабат Казанга алып килеп, башына МРТ уздырдылар. Табиблар өмет бирмәде: озак яшәмәс, диделәр. Сеңлем бер ай буе хастаханәдә ятты. Аннары аны өенә кайтарып җибәрделәр. Ул көнне бөтен туганнар җыелдык. Шуннан соң озак тормады инде ул.

Гүзәлия апаның бик авыр вакытларында янәшәсендә Айгөл була. Ул әнисен кадерләп карый. Тик ул чакта тагын бер елдан үзендә дә яман чир баш калкытасын белми әле ул. Әнисенең ашларын уздыргач, үги әтисе Айгөл белән Әмирне куып чыгара. Хәтта, бала әйберләрен дә бирми. Шуннан соң Айгөл Нурлатта фатир яллап тора башлый. Үзенә генә яшәү дә, фатирга түләү дә авырлаша. Күп тә үтми, аларны Гүзәлия апаның энесе килеп ала. Айгөл эшкә чыга, баланы бакчага урнаштыралар. Бар да яхшырган кебек була. Әмма көткән бәхет урынына кайгы килә: Айгөл авырып китә.

– Башта берни әйтмәде. Баласын бер ай карап торуымны сорады. Без каршы килмәдек. Әмиргә ул чакта 2 яшьтә ике ай иде. Үзем белән бергә йоклатып, яратып кына үстердем мин аны. Әнәй дип йөртә мине. Улым Илдар да ярдәм итте. Иртүк эшкә барып кайтканчы бала янында ул утырды. Бер генә ай түгел, күп вакыт узды. Берзаман Айгөл шалтыратып, күкрәгендә ямаш шеш тапканнарын җиткерде. Ул чакта егылып китәмме дип торам. Күз алларым томанланды. Әле бит Гүзәлияне югалту кайгысыннан айнып бетмәгән идек, – ди ул.

Айгөл табибларга күренергә Казанга килә. Тагын шул бер сукмак. Рәхилә апа туганын ияртеп онкология хастаханәсе юлын таптый. Таныш онкологына алып бара. Шулвакытта ук Айгөлгә дүртенче дәрәҗә яман шеш диагнозы куела. Башта химия терапиясе бирәләр, аннан күкрәкләрен алалар. Операция урыны да төзәлмичә тилмертә. Ул чакта гаилә бик авыр яши. Рәхилә апа Айгөлне дә, Әмирне дә бер үзе карый.

– Акчабыз җитми. Мин алган пенсия даруларга китеп бара. Аптырагач, Әмирне бакчага бирергә булдык. Шөкер, яхшы кешеләр күп очрады. Бакча мөдире, минем хәлне аңлап Әмирне кабул итте. Шуннан соң, Айгөл дә уңайланып киткәндәй булды. Эшкә урнашты. Башта кибеттә эшләде. Аркага җил өрә, салкын, дип аннан китте. Шуннан соң, аңа группа биреп, пенсия түли башладылар. Ул чакта 7 мең акча бирәләр иде. Тик дарулар алгач, балага тоткач, акча калмый да. Айгөл башка эш тапты. Сентябрь айлары иде бу. Бер бистәгә, кирпеч кырырга китте. Көненә 1 мең сум бирәләр, диде. Көнозын яңгыр астында эшләгән. Шуннан кайтты да, ютәлләргә тотынды. Берни булышмады. Тагын онкологлар янына киттек. Инде соң иде. Үпкәләрендә метастазы башланган, – дип сөйли Рәхилә апа.

Ярдәм сорамыйча булдыра алмый алар. Балалар бакчасыннан акча җыеп китерәләр, мәчетләр ярдәм итә башлый. Волонтерлар булыша. Алар Айгөлне Мәскәүгә телевидение тапшыруына барырга күндерә. Айгөлнең, торыр җирем юк, безнең кебекләргә дәүләттән ярдәм биреләме дигән сорауга җавап табасы килде.

– Беркайдан берни ярдәм таба алмаганына гаҗизләнгән иде инде ул. Шул тапшырудан соң, безгә игътибар артты. Ярты көндә опека бүлеге мине опекун итте. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Айгөл яллап торган фатирга акча түләп тора башладылар, – ди Рәхилә апа. – Хәтерләсәгез, бөтен ил белән Әмиргә яңа гаилә эзли башладылар. Энебез бу шау-шуга нокта куйды. “Ник ул баланы чит кешеләргә бирик. Үзем үстерәм”, – дип кырт кисте ул. Шуннан соң, Айгөлнең эченә җылы керде. Ул үз теләге белән баласын, шушы гаиләгә калдырам, дип документ тутырды. Сеңлемнең озак еллар исән-сау булуына табиблар да шаккатты. Быел сулыш алуы начарлангач, ул онкология диспансерына ятты. Мин аның янына Әмир белән бардым. Хәле начар икәне күренеп тора. Табиб инде озак калмаганын әйтте. Айгөлгә киресен әйтте. Ышанды шул сүзләргә, балам. Кабат аягына басты, өйгә чыкты. Баласын беренче сыйныфка озатырга өлгерде. Бик яратты ул аны. Хәле начар булуга карамастан, быел Сочига ял итәргә алып барды. Караңгы тормышы яктырып киткәндәй булды. Китәсен аңласа да, үзе дә өметләнде. Дәүләт ташламады, пенсия түлиләр, кешеләр ярдәм итә. Гаиләбезгә килгән хәсрәтне үзенеке итеп күтәргән, ярдәм кулы сузган барча кешеләр алдында баш иям.

Гөлгенә Шиһапова

Мәгълүмат: vatantat.ru

Запись “Яшьли газап чигүләре эзсез югалмады” – Айгөл Фазыйлованың аянычлы тормыш юлы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин үлмимме?” – Айгөл Фазыйлова соңгы көннәрендә шул сорауга җавап таптырган [видео]
Җомга иртәсендә, 15 ноябрь, яман шешнең соңгы стадиясе белән 5 ел буе көрәшүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова китеп барды… Соңгы арада Казан хосписы психологларыннан Айгөл гел бер сорауга җавап таптырган. “Мин үлмимме?” – дип сорый торган булган.

Без аның белән 2014 елдан бирле хәбәрләшеп тордык. Ул вакытта әле чиренең яңа гына башланган чагы иде. Быел Мәскәү телевидениесендә бер тапшыруда катнашкач, Айгөлне бөтен республика белде. Шуннан соң  үзенә генә авыр тоелган проблемалар хәл ителде, Татарстан җитәкчелеге вакытлыча яшәү урыны өчен акча түләп торды. Улы Әмирне мәктәпкә урнаштыруда ярдәм иттеләр.

Үлемнең киләсен белеп яшәде Айгөл. Әле соңгы күрешкәндә дә, аның нәрсәсе бар инде, күзне йомасың да үләсең, дип әйткән иде. Шуңа да һәркөнне  үзе теләгәнчә яшәргә тырышты. Соңгы көннәрдә хәле авыр булса да,  яшәү өметен югалтмаган  ул. Әле моннан биш көн элек интернетка туган көне уңаеннан әнисенең фотоларын да куйган иде.

Ике көн элек маникюр ясаткан. Интернет кибеттән ике матур костюм кайтарткан. Кызганыч,  пәнҗешәмбе көндез кинәт каты авырый башлаган.

– Без аның белән Малаховның “Пусть говорят” тапшыруыннан соң таныштык. Мин аны үзем эзләп таптым, – ди күрше йортта гына яшәүче Резеда Кәримова. – Бик тә ярдәм итәсем килде. Әти-әнисез, ярдәм итәрлек туганнары булмаган бичара кызны кызгандым. Дуслашып киттек. Бер-беребезгә кунакка йөри башладык. Мин аны бик яраттым. Үз баламдай күрдем. Әни назы бирергә тырыштым. Гел янында булдым. Айгөл бик тә туганнарын, дусларын көтте. Кызганыч, алар сирәк килделәр.  Рәхилә апасыннан башка туганнары никтер күренмәде. Чәчен алдыргач, дус кызлары да килми башлады. Пәнҗешәмбе көнне мин янында идем. Палатага  туганнан туган сеңлесе килеп керде. Ире белән иде. Без озакка түгел, өч кенә минутка дигән иде. Хәленең начар булганын күргәч, калды ул. Аннан соң  әнисен чакыртып китерде.

Ул көнне Айгөл бик нык авырый. Хоспис табиблары гомере озак калмаган ди. Шуннан соң улы Әмирне алып киләләр. Сабые  белән сөйләшә алмаса да, Айгөл барын да аңлап ята. Улының: “Әнием, мин килдем”, – диюенә, башын селкетә. Кечкенә булса да, урамга чыккач, сабый бик озак елый. Әлегә әнисенең вафат булганын әйтми торачаклар. Аңа опекун булган Рәхилә апа исә, аяклары авыртканга,  әлегә Чабаксарда  дәвалана. Әмирне тәрбияләргә теләүчеләр дә бар.

Туганнан туганы Фәридә Садретдинова, без баланы ташламаячакбыз, ди.

– Айгөлнең туганнары күп. Әнисе ягыннан сигезәү. Без – аларның балалары. Нигәдер, Айгөлнең безне борчыйсы килмәгәнме, якын кешеләрем юк, дигән. Әллә хосписта тотмаслар дип уйлады микән? – ди ул.

Хосписның баш табибы Галия Хисамова сүзләренә караганда, биредә яту өчен туганнарның барлыгы мөһим түгел.

– Айгөл безгә 2017 елның көзендә керде. Ике ел яшәр дигән идек. Шулай булды да. Айгөл бик сабыр, түзем булды. Авыртуын бераз булса да киметер өчен барысын да эшләргә тырыштык, – ди ул.

Айгөл белән соңгы очрашуны искә төшерәм. “Мин бик тазарып киттем әле. Никтер эчем кабара. Ашказаны асты бизем эшләми. Әйдә, фотога да төшми торыйк әле”, – дигән иде. Без ул чакта Әмир турында сөйләштек. “Декабрьдә Рәхилә апамның опекунлык вакыты чыга. Чаллыда әниемнең энесе Тәлгать абый яши. Алар Әмирне тәрбияләргә риза”, – дигән сүзләр дә әйтте.

Айгөлне соңгы юлга озатканда Тәлгать абый белән аның хатыны Раушания апа да бар иде.

– Туганнарыбыз күп. Әмирне үзебез үстерергә ниятлибез. Дүрт балабыз үсеп буй җитте инде. Әлегә ул монда калып тора. Соңрак алып  китәрбез, – диде Раушания апа.

Айгөл соңгы көнгә әзерләнгән.  “Үзен җирләгәндә кирәк булыр дип 100 мең сум акчасын җыеп,  паспортына тыгып куйган.  Җомга үлгән кешедән фәрештәләр сорау да алмас, ди. Урыны оҗмахта булсын. Ә мин исә бу баланы гомерем буе онытмам, үзем исән чакта әтисе Тәлгатьне дә, әнисе Гүзәлияне дә, үзен дә догадан калдырмам”, – ди Резеда апа.

Айгөлне әнисе кабере янәшәсендә, Әлки районы Иске Камка авыл зиратында җирләделәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Мәгълүмат: vatantat.ru

Запись “Мин үлмимме?” – Айгөл Фазыйлова соңгы көннәрендә шул сорауга җавап таптырган [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын!” – Айгөл Фазыйлованы соң юлга озаттылар [фото-видео]
15 ноябрь Айгөл Фазыйлованы соң юлга озаткан “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова уй-кичерешләре белән уртаклаша. Айгөл ханымны Әлки районы Иске Камка авылы зиратына җирлиләр.

– Минем өчен бүген авыр көн булды. Айгөл китеп барды. Соңгы юлга озата алмам инде, белми калырмын дип уйлый идем. Айгөлнең үзеннән апасының номерын сорарга уңайсызландым. Насыйп булгач, саубуллаша алдым. Чит кешеләрдән мин һәм Малахов тапшыруыннан соң танышкан Резеда апасы иде. Калганы туганнары. Хосписка килгән мулла болай ди,җомга үлгән кешедән фәрештәләр сорау алмый икән.

Айгөл җаныкаем, анда җиңел булсын сиңа! Ничек кенә авыр булса да, түзә белдең. Җор күңелле идең. Бервакыт өенә килдем. Аны онкологиягә анализлар бирер өчен машинада илтмәкче булам. Айгөл, шалт итем паригын киеп куйды да, елмаеп чыгып та утырды. Үләм димәде, яшим дип торды. Әле Әмиргә киемнәр илткәч тә, балаң өчен борчылма мин бар бит дигән булам. Ә ул и Гөлгенә апай, әле үземнең үстерәсе килә, ди. Мин аны бик үз итә идем. Хосписка кирәкле әйбере булып чакырса, шундук йөгерәм.

Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын! Миңа бик күп язучылар бар. Әмирне Айгөлнең әнисенең энесе гаиләсе тәрбиягә алачак. Әлегә Әмир Рәхилә апасы белән яшәп тора. Аның декабрьдә опекунлык вакыты чыга. Шуннан соң Әмирне Тәлгать абый гаиләсе тәрбиялиячәк. Айгөлгә оҗмах,Әмиргә исәнлек-саулык телик!

Кемнәрнең Айгөлнең ашларына үз өлешен кертәсе яки улы Әмирне сөендерәсе килә, миңа языгыз! Мин тапшырырмын! ди Гөлгенә Шиһапова [@gulgenashigapova] ⠀

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)

«Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын!» — Айгөл Фазыйлованы соң юлга озату [фото-видео]

Запись “Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын!” – Айгөл Фазыйлованы соң юлга озаттылар [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәле турында сөйли
Айгөл Фазыйлова инстаграмда хәле авыраюн, чәчен тулысынча кисәргә туры килүен сөйли. Бу турыда Айгөл үз сәхифәсенә пост язып калдырган.

“Минем кадерлеләрем. Мин тагын озакка югалып тордым. Көн саен язарга хәлем булмады, һәркөнне авырдым. Туры эфирга чыгарга да хәлем юк. Сулыш алуым авырайды, тыным кысыла. Аякларым шеште. Кичә минем өчен бик авыр көн булды. Беренчедән, минем чәчемне кырып алдылар. Икенчедән, чираттагы абсцессны ачтылар. Бу – минем чираттагы сынауларым. Хәзер көн саен бәйлиләр, яңа уколлар, антибиотиклар кадыйлар. Сезгз барысы өчен дә рәхмәт. Сез һәрвакытта да минем белән”, – дип яза Айгөл.

Айгөл инстаграмда туры эфирга чыккан булган. Ул үзенең улы 8 яшьлек Әмир дәресләрдән соң килеп йөрүен, ял көннәрен бергә үткәрүләрен сөйләгән. Бу турыда “КП” сайты хәбәр итте.

“Мин коляскада утырып кына йөрим. Башта бик еладым, хәзер үземне кулга алдым, улым хакына тырышам. Ул минем өчен борчыла, ул зур инде”, – дигән Айгөл.

Айгөл ашказаны белән дә проблемалары булуын әйткән. “Дәваланганда аксымнар күп югалттым. Шуннан соң шешенә башладым, эчем авырта, эчәклектә проблема бар, ашказанымда ризык эшкәртелеп бетми, шуңа күрә көзән җыера, авырта”, – дигән ул.

“Минем апай монда килгән иде. Табиблар белән сөйләшкән. Миңа чынын әйтәдерме, юкмы – тик табиблар минем йөрәгем бик көчле һәм сәламәт дип әйткәннәр. Минем яшь булуым, үземә ярдәм итүем дә яхшы”, – дип сөйләгән ул.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәле турында сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айгөл Фазыйлова операциядән соң үзен ничек хис итүе билгеле
Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова Инстаграмда хосписка күченүе турында хәбәр иткән иде.  Ул Сочидан кайтканнан соң авырып китә: үзенә-үзе аяк ботына уколлар кадый, әмма аягы шешеп, үлек җыя башлый.

Табиблар абсцесс барлыкка килүдән куркып, операция ярдәмендә шешне алган.

Айгөл Фазыйлова Казан хосписында үзенең хәле турында сөйләгән, дип яза “Казанский репортер”.

«Озак кына яңалыклар язмадым, чөнки үземне бик начар хис иттем һәм беркем белән дә аралашырга теләмәдем. Мине гафу итәрләр дип өметләнәм, – ди Айгөл. – Хәзерге вакытта хәлем бераз яхшырды. Бу өч көн бик авыр иде.

Бу көннәрдә үлекне чыгару өчен дренаж куялар. Антибиотиклар кадап, авыртуны баса торган уколлар ясыйлар, гел йоклыйсы килә», – дип уртаклаша Айгөл Фазыйлова.

Запись Айгөл Фазыйлова операциядән соң үзен ничек хис итүе билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованың хәле начарайган
Айгөл Фазыйлова соңгы тикшеренү нәтиҗәләре хакында хәбәр итте. Аның хәле начараеп киткән, шунлыктан озак вакыт бу хакта белдерәсе килмәгән, дип яза ШК.

Аның метастазлары үскән. Ләкин ул төшенкелеккә бирелергә җыенмый, яман шеш белән көрәшүен дәвам итә. Айгөлнең химиотерапевты чираттагы ялына китү сәбәпле, әлегә дәвалау курсы билгеләнмәгән. Табиб эшенә чыгуга алга таба дәвалану буенча карар кабул итәчәкләр.

Фото: скриншот Вести.ру

Запись Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованың хәле начарайган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызганыч…»: Табиблар Айгөл Фазыйлованың хәле турында аңлата [видео]
4нче стадиядәге яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова, кабат Андрей Малахов тапшыруында катнашып, 6 яшьлек Әмирне уллыкка алырга әзер булган берничә хатын-кыз белән танышты. Ул баласы ятим калыр дип курка һәм аңа яңа гаилә табарга өметләнә.

Тапшыруда Айгөл берничә атна дәваланган хоспис директоры Владимир Вавилов катнашкан. Ул пациентының сәламәтлеге турында сөйләде һәм «Ни кызганыч, кире кайтарып булмый» дип белдерде.

“Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләде, әмма дәвалап булмый торган авырулар бар. Айгөл моны үзе дә аңлый. Миңа бу хакта еш сөйләргә туры килә…” ди Вавилов.

Ике ел элек үк үләсе булган Айгөл исә: “Табиблар «бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйбыз»диделәр. Ә мин әле яшим, йөрим. Минемчә, болар барысы да Раббым һәм улым ярдәмендә” дип уртаклаша.

Фото: скриншот

Запись “Кызганыч…»: Табиблар Айгөл Фазыйлованың хәле турында аңлата [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәлләрен сөйли
Казанда яшәүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова яман шешнең 4нче стадиясе белән авырый. Соңгы арада аңа матди ярдәм итүче кешеләр бик күп булган. Аның банк картасына бөтен Россиядән 500, 1000, 1500 сумлап акча күчергәннәр. Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә бөтен кешегә рәхмәт әйтте.

“Ярдәмегез өчен, игътибарыгыз өчен рәхмәт”, – дип язган ул.

Март азагында Айгөлгә Казанда тагын бер операция ясадылар. Ул уңышлы узган. 27 мартта Айгөл операциянең яхшы узуын хәбәр итте. Ул үзен яхшы хис итә. Айгөл сүзләренчә, матди ярдәм җыю оештырылмаган.

“Матди ярдәм җыю юк. Мин кешеләргә рәхмәт әйтеп яздым. Операциядән соң, алар үзләре миңа акча салды. Бу Татарстан кешеләре генә түгел, монда Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибриск кешеләре дә бар. Мин бушлай дәваланам. Кайсыбер даруларны һәм уколларны гына ай саен сатып алам. Үзем нормада хис итәм, сулыш алуы гына кыенрак”, – дип сөйләде Айгөл “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айгөлдә яман шешне 2014 елда Нурлатта яшәгәндә табалар. Ул алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алырдай гаилә эзләп Андрей Малахов тапшыруына барган иде. Айгөл Фазыйлованың улын тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр табылган, дип хәбәр иткән идек.

Запись Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәлләрен сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..