Архивы ипи - Tatar Today - татар яңалыклары.

Нигә табынга барып та җитмәгән ипи чүплеккә ташлана?..
Кибет челтәрләрендә сатылмый калган ипине чүплеккә ыргытканнарын интернеттан укып шаккатып утырган идем. Тик анда бездән еракта, башка шәһәрләр турында сүз бара. Шуңа күрә әлеге оятсызлык та безгә кагылмый төсле тоелды. Әмма беркөн килеп улым белән шундый ук сатылмый калган камырларның чүплектә өелеп ятуына шаһит булырга туры килде. Камыр эченә төрелгән сосискалар, йөземле ватрушкалар, вак-бәлешләр, булкалар…

– Нигә аларны ташлаганнар? – дип сорады улым.

– Сатылмый калганнар да бозылганнар, – дип аңлатырга тырыштым мин.

– Ә ник сатылмаганнар?

– Күп булган.

– Ә ник күп пешергәннәр?

– Сатар өчен…

Әлеге әңгәмә озак дәвам итте. Ипинең валчыгы төшсә дә, идәннән алып куярга кирәк дигәнне күп тапкырлар ишетеп үсеп килгән бала бүген килеп олыларның бер генә тапкыр да тешнәлмәгән йөземле камырларны чүп савытына салганын аңлый алмады. Ә мин аңлата алмадым… Кайдадыр диңгез артында бодай басуын төшендә дә күрмәгән Америка кешесе түгел, ә картәтисе, бәлки хәтта үз әтисе комбайнда иген иккән кичәге авыл баласы чыгарып ташлаган бит аны. Ни өчен?

Дәүләт депутатлары былтыр өченче укудан “Сәүдә хакында”гы законга үзгәрешләр кертте. Аларны Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ирина Яровая җитәкчелегендәге бер төркем депутат тәкъдим иткән иде. Төзәтмәләргә ярашлы, сәүдә челтәрләре яраклыгык срогы 30 көнгә кадәр булган товарны җитештерүчеләргә кире кайтара алмый. Бу исемлектә балык, ит, сөттән тыш кондитер изделияләре, камыр ризыклары, шул исәптән ипи дә керә.

Яровая сүзләренә караганда, ел саен сатылмый срогы чыккан ипи аркасында ил 3 миллионга якын тонна сыйфатлы бодай һәм арыш югалта. Русия ипи пешерүчеләре гильдиясе хәбәр итүенчә, Мәскәү янында 518 мең тонна ипи сатуга озатылган. Әмма шуларның 15 процентка якыны кире кайтарылган. Бу ипи белән шыплап тутырылган 1,9 мең тимер юл вагоны дигән сүз. Бер рәткә тезсәң, 50 км.га сузылачак эшелон бу.

Әлбәттә, ипи – тиз бозыла торган товар. Бер-ике көндә сатылмый икән, аны алучы булмаячак. Кибетләр төягән дә җитештерүчегә кире кайтарган. Ә алар үз чиратында искергән ипине эшкәртеп, аз булса да чыгымын каплатырга тырышкан. Тик сохари сатудан кергән акча ипи пешерер өчен сатып алынган он хакының яртысын да каплата алмаган. Шулай да ипи бөтенләй бушка китмәгән. Әйтик, өстенә ни дә булса сибелгән, повидло ягылган булочкалар бөтенләй эшкәртүгә бармаган. Рентабельлекне исә нәкъ алар тәэмин иткән. Шуңа күрә ипи пешерүчеләр шундый әйберләрне җитештерүне арттырырга тырышкан. Һәм шулар ук сатылып бетми әйләнеп кайтып аларны бөлгенлеккә төшергән. Парадокс!

Законга үзгәрешләр җитештерүчеләрне коткарырга теләп кертелгән. Ипине һәм камыр азыкларын кире кайтара алмау ритейлерларны, ягъни кибет челтәрләрен ипи сатып алуга игътибарлырак булырга өйрәтергә тиеш иде. Тик һәрвакыттагыча ният изге, әмма чынбарлык башка төрле…

Интернет киңлекләрендә бер-бер артлы төрле шәһәрләрдәге чүп савытларында ипиләрнең өелеп торуы хакында мәгълүматлар пәйдә була башлады. Иң күп шау-шу тудырган очрак Санкт-Петербургта булды. Апрель ахырында әлеге дә баягы супермаркетларның берсеннән арбаларга төяп ипи чыгарып ташлаганнар. Җиңү көне алдыннан, үткән гасырда гына 900 көнлек блокада кичергән Ленинградта бит бу! Шул мәхшәрнең тере шаһитлары яшәгән шәһәрдә…

Фургон белән юл читенә бушатып кителгән ипиләр турында да язалар.

Кечерәк кибет хуҗалары көн саен сатылган ипи санын якынча белә. Ял көнендә кешеләрнең өйдә пешеренгәнен, шуңа күрә ипине азрак алачагын, ә эш көнендә якындагы офис хезмәткәрләренең дә керәчәген исәпкә алып эш итә. Шуңа күрә андый кибетләрдә ипи артык искереп калмый. Тик супермаркетларда башка сәясәт. Хәер, анда да товарның яраклылык вакытын карап торалар бит. Вакыты чыгуга якынлашкан икән, очсызлатып сатып булмыймы ни? Европа илләрендә андый әйбер гадәти күренеш. Волонтерлар белән бәйләнешкә кереп, ипине мохтаҗларга, хәерчеләргә таратырга булыр иде. Әмма чыгарып ташлау күпкә мәшәкатьсезрәк һәм очсызрак. Җаваплылыкка тарттыручы закон юк бит. Хәер, срогы чыккан товарны кибетләр үзләре юк итәргә я булмаса моның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар белән килешү төзергә тиеш дигәне бар. Һәрхәлдә срогы чыккан продукция кеше кулына килеп керергә тиеш түгел. Бозылган әйбер ашап агулану очракларын кисәтү максатыннан чыгып эшләнә бу. Әмма кайбер кибетләр бу яклап та очсызрак юлларын сайлый. Мәсәлән, искергән продукцияне, шул исәптән ипиләрне дә, төнлә, артык күзләр булмаганда чыгарып ташлыйлар. Ә кешеләр алып ашамасын өчен өстенә белизна яки башка шундый сыекча сибәләр…

Армиядә хезмәт иткәндә “дед”ларның “салага”лар ашамасын өчен ипи кисәге белән өстәл сөрткәнен ишеткән бар иде. Инде килеп, белизна сибәләр… Тагын ниләр көтә икән изгедән изге икмәкне?

…Моңарчы чүп контейнерлары тирәсендә халык чыгарып ташлаган ипи кисәкләре ауный иде. Арткан, каткан, имеш… Бервакыт шуларны җыеп йөрүче әби башын күтәрде дә, татарчалап: “Ипи ташламыйсыңмы, балам?” – диде. Юк дигәнне аңлатып, баш чайкадым. Ә ул дәвам итте: “Шушыннан ипи җыям мин. Балконымда киптереп куям. Аннан авылдан килеп алалар. Бигрәк күп ташлыйлар бит… Балалар күреп үсә, шунысы бигрәк начар. Ипинең кадере юклыгын күреп үсәләр…”

Капчык-капчык ипи чүплек савытында ятканда икмәк кадерен белергә ничек өйрәтергә соң? Интернетта ипи ташлаучы кибетләрне тәнкыйтьләгәндә “Бүгенге ипи белән блокада ипиен бутамагыз. Монысы “коммерческий ипи” дип язучы яшьләргә ни дип җавап кайтарырга?

Фото: соцсети

Чыганак: Өмет газетасы

Запись Нигә табынга барып та җитмәгән ипи чүплеккә ташлана?.. впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мартта ипигә бәя артачакмы? – Шәһри Казан
Бәяләр арту, энергия, башка кирәк-яраклар өчен тотылган чыгымнар кыйммәтләнү, он – 35 процентка, чүпрә – 5 процентка, мәк – 38 процентка, май 18 процентка күтәрелү сәбәпле, 18 марттан ипи бәясен 10 процентка күтәрергә җыеналар. Социаль челтәрдә таралган Казанның 3нче икмәк заводы генераль директорының әлеге хаты халыкта борчу тудырды. Яңа елдан соң азык-төлек бәяләре болай да күтәрелгән иде югыйсә.

Дөрес, бу үзгәрешләр «Сельский» белән «Пшеничный» ипиләренә кагылмаячак, ди. Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, бу хатны кешенең фикерен белү өчен дә социаль челтәрдә таратырга мөмкиннәр. «2017 ел белән чагыштырганда, быел икмәк азрак булды. Бөртекле культурага бәя күтәрелү күзәтелде. Хәер, икмәккә хәзер дә бәяләр төрле: 19 сумлыгын, 140 сумлыгын да табарга була, һәркем үзе теләгәнен сайлый», – ди ул.

ИП «Голстян» җитештергән икмәк эшләнмәләре Казанның зур сәүдә үзәкләренә тарала. Икмәк пешерү оешмасының җитәкчесе Илсияр Йосыпова әйтүенчә, алар хәзер икмәкнең үз бәясе ничә сумга төшкәнен исәпләү белән мәшгуль. Нәтиҗәгә карап, марттан ипигә бәяне арттырыргамы-юкмы икәнен хәл итәчәкләр.

– Яңа елдан НДС артты. Нәтиҗәдә чүпрә, май, он, шикәр комы кыйммәтләнде, бензинга бәяләр артканга бер ел була, ә безнең бәяләрне үзгәрткәнебез юк иде әле. Уртача икмәк бездә – 19 сум. Дөрес, кибет киштәсенә килеп җиткәнче, 32 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кыскасы, икмәк җитештерүчеләр бәяне чарасызлыктан күтәрергә мәҗбүр булуы да бар, – ди Илсияр Йосыпова.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында исә бәяләр артмаячак дип ышандырдылар.

– Икмәкнең социаль төрләренә: «Сельский», Дарницкий», 1 сортлы ак ипигә бәяләр күтәрелмәчәк. Бу максатларда былтыр икмәк пешерү предприятиеләренә 38, 4 миллион сум субсидия бүленгән иде, быел да 41,1 миллион сум субсидия бирергә җыеналар, – дип аңлатты «ШК»га министрлыкның матбугат үзәге белгечләре.

Чыганак һәм фото: Шәһри Казан

Запись Мартта ипигә бәя артачакмы? – Шәһри Казан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты
Соңгы атналарда Россия халкына “бәяләр һөҗүме” оештырдылар. Тик җирле хакимият тә, үзәктәгесе дә моны гүя күрмәмешкә салышты, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы.

Адәм баласы өчен көн саен кирәкле ризыклар – сөт, эремчек, сөт өсте, кефир, икмәк, токмач бәя­ләре 3-5-7 сумга “сикерде”. Моңа кадәр 40-42 сум торган шикәр комы 49 сумга җитте. Бер дистә йомырка хакы әле ноябрь аенда гына 45-50 сум чикләрендә тирбәлсә, Яңа ел алдыннан 70-80 сум булды. Карабодай бәясе, гомумән, ике тапкыр диярлек артып, 80 сумга менде. Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең әнә шул кара­бодайның гына кыйммәтләнүен игъ­­­ти­барга алып, моны “корпоратив сүз куешу” дип бәяләвен әйтеп үтим.

Хәтта Чаллыда җитештерелә торган 5 сум 50 тиенлек бәдрәф кәгазе дә кинәт кенә бер сумга өскә “атлады”. Кибеттә бәя язылган кәгазь­ләрне алыштыру белән мәш килгән сатучы кыз: “Ә нигә соң әле кәгазь­нең дә бәясен күтәрәсез?” – дигән соравыма каршы: “Безгә һәр көн саен һәрбер әйбернең бәясен күтәреп торырга куштылар”, – дип, ничек бар, шулай җавап бирде. Бер­очтан икенче кибеткә кереп, электр кырынгыч бәяләре белән танышмакчы булдым. Монысында – “моңарчы күрелмәгән” ташламалар: 30-35 мең сумлык телевизор һәм суыткычлар бәһасен, Яңа ел бүләге, дигән булып, берәр мең сумга киметкәннәр… Азык-төлек кибетләрендә дә, башкаларында да кирәкмәсрәк товарларның гына бәяләре элеккечә калган. Соң, әйтик, 20 меңлек кырынгычны кем алсын! Хәтта ул өч кырынгычлы “Филипс” булса да. Шуңа күрә аның хакын җиде мең сумга ук төшереп куйганнар. Гәрчә әлеге электр могҗизасының бәясе дөньяның теләсә кайсы почмагында безнең акчага күчереп исәпләгәндә 6-7 меңнән артмаса да.

Декабрь аенда ел саен шулай: кибетләрдә халык, дөнья бетереп, әйбер җыя. Сәүдәгәрләргә шул гына кирәк: еллык планны бер ай эчендә 20 процентка диярлек үти ич алар! Берочтан халык хисабына баеп та калалар. Бу урында кысмыррак Дания кылт итеп искә төште әле. Кайчандыр шунда булганда, халкының акчаны саный белүенә исем-акылым иткән иде. Нәкъ менә шул декабрь аендагы “распродажа”лардан бер елга җитәрлек дип әйтерлек (80 процентлык запас дип укы) оекбаш, күлмәк-ыштан, аяк киеме, сөлге, савыт-саба һәм башка товарларны алып куя икән алар! Сатылмыйча яткан әйбер бәясе Яңа ел алдыннан биш тапкыр диярлек төшә анда чөнки. Ел башлангач, киштәләр яңа фасонлы, яңа модельле товарлар белән тула. Ә инде аларның бәясе, әлбәттә, күпләрне “тешли”.

Кызганыч, безнең сәүдә өл­кәсендә, кем әйтмешли, “ниппель” системасы шул – бәя төшми, ә һаман саен үсә генә. Җәен бензин хакы биш сумга күтәрелгәч, бер танышым, ачы елмаеп: “Нефть бушлайга калгач, бензин бәясе күпмегә үсәр икән?” – дип куйган иде. Чыннан да шулай бит бездәге хәлләр! Көлсәң көл, еласаң ела…

Фото: pixabay.com

Запись Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре]
Чүпрә булмаган заманнарда әбиләребез икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя торган булган. Бүген кибеттә чүпрәнең нинди генә төре юк! Ә Зәйдә ипине һаман да колмак белән пешерәләр. Колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар. Анысының да үз хикмәте бар.

Зәй районы, Имәнлебаш авылында яшәүче Бибисәйдә апа Хөснетдинова пешергән колмак ипиеннән авыз итү насыйп булды. Әчкелтем тәмле ипи авызда эреп китә, валчыгы да коелмый, уалмый. Бу сиңа әллә нәрсәләр кушылган кибет ипие түгел инде!

Имәнлебаш халкы колмакны август ахыры-сентябрьдә җыя икән. «Безнең авылда колмак бик күп үсә – әрәмәдә дә, инеш буенда да, каенлыкта да, урманда да. Каенлык кул сузымында гына, шуңа күрә колмакны күбрәк шуннан җыябыз», – дип сөйләде Бибисәйдә апа. Ләкин быел һава торышы әйбәт тора, колмаклар әле дә бар. Аларны җыеп киптерә һәм файдалы ипи пешереп карый аласыз. Анысына Бибисәйдә апа өйрәтә.

– Иң элек ачыткы ясарга кирәк. Бер литр суга бер уч кипкән колмак салам да кайнатырга куям. Су сары төскә кергәнче кайнатам. Аннары бер касә коры онга шул шаулап торган суны салып (башка якларда яшәүчеләр аңламаска да мөмкин: Зәйдә дөбердәп кайнап чыккан суны әнә шулай «шаулап торган» су дип әйтәләр. – Авт.), боламык ясыйм. Аннары җылы урынга куеп, 24 сәгать буе ачытам. Менә шул чүпрә урынына куллана торган ачыткы була да инде.

Әзер ачыткыны суыткычта саклыйм, берничә тапкыр ипи пешерергә җитә ул. Әйтик, миңа өч ипи пешерергә кирәк икән, бер аш кашыгы колмак ачыткысы белән камыр изеп куям. Кичтән изәм – иртән камырны басам. Камырны гадәттә ничек ясыйсыз – шулай ясагыз. Чүпрә урынына колмак ачыткысы гына салына инде. Камыр кабаргач, калай табага салам. Җитлеккән камыр, табага салгач, яргаланып китәргә тиеш – кабарып җиткәнен шуннан беләсең.

Духовкада да пешергәнем бар, ләкин мичтә пешкәнгә җитми инде! Аллаһка шөкер, мичебез исән, ипине шунда пешерергә тырышам. Ипи пешеп чыккач, тастымалга төрәм дә мендәргә каплап салам. Беренчедән, бу – ипине хөрмәтләү. Икенчедән, кызу утта пешкәч, ипи катып китә, ә тастымал белән төреп, мендәргә каплап салсаң, йомшый, тәм керә. Әнкәйләр «ипине салкын тешләмәсен» дип сөйләшә торган иде. Колмак ипие җылы ярата. Әнкәйләр әйтмешли «салкын тешләсә» – уңмый.

Менә шулай дип сөйли-сөйли икмәк пешерде Бибисәйдә апа. Аннары шуны күкрәгенә куеп кисте – анысы да борынгыдан калган гадәт буенча. Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин икән. 76 яшьлек Бибисәйдә апа шулай пешерә дә.

«Ни өчен камырны чүпрәгә генә измисез? Болай мәшәкатьле бит», – дим. Чүпрәне саттың да алдың, ә колмакны башта җыярга, аннары киптерергә, аннары ачыткы ясарга, аннары 24 сәгать буе аның әзер булганын көтәргә, аннары да «салкын тешләмәсен» дип карап торырга кирәк бит. Бибисәйдә апа үзе дә: «Мондый ипине пешерү өчен бик зур сабырлык кирәк», – ди. Һәм өстәп куя: «Гаиләмнең файдалы ипи ашавын телим, шуңа күрә колмаклыны пешерәм. Яратып пешерәм. Аннары яратып ашыйм».

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Зәй – Казан

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит

Запись Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Көненә 150 тонна ипи пешерүче эшмәкәр: “Сабалар кертмиләр, конкуренция” [видео]
Эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов Кукмара районының берничә авылында ипи һәм кондитерлык продукциясе җитештерә башлаган. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул арендага алынган сарайдан һәм гаражга урнаштырылган җиһазлардагы пекарнядан башланган эшнең ни рәвешчә көненә 150 тонна продукция җитештерә торган зур бизнеска әйләнүе турында сөйләде.

“Авылдан китәсе килмәде”

XX гасыр башында Адай авылы шактый зур авыл булган, анда мең ярымнан артык кеше яшәгән. XX гасыр азагына биредә 500ләп кеше кала, күпләр авылдан күченә. 1999 елда колхоз таралгач, Фәнис Хәмәтдиновның авылдан китәсе килмәгән. “Авылда 450 кеше калды, хуҗалык саны 160 берәмлек. Яшьләргә эш юк – шәһәргә китә,” – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Игенче үз һөнәрен якларга тиеш”

– Төп эшчәнлегем – галим-агроном. Профсоюз рәисе, соңыннан колхоз рәисе булып эшләргә дә туры килде. 1999 елда колхоздан китеп баргач, шушы эшемне башлап җибәрдем, –дип искә ала Фәнис.

Игенче үз һөнәрен яклап торырга тиеш. Без кечкенәдән монда яшәгән авыл малайлары. Без дә авылны якламасак, кем яклар, – дип аңлатты ул ипи пешерергә алынуын.

– Сез ни өчен шәһәргә китмәдегез? – дип сорыйм.

– Шәһәрдә аренда хакы югары бит. Авылда тынычрак, – дип җавап бирде эшмәкәр.

Фәнис эшне колхоз пекарнясын арендага алып, көненә 200 ипи пешерүдән башлаган. Колхоз аренда хакын 100 мең сумга күтәргәч, бу эш табышсызга әйләнә. Аннары Фәнис бизнесны гаражына күчерә. Дәүләт грантын отып, җиһазлар сатып ала һәм гаражында ипи пешерә башлый.

Эш көне егерме сәгать дәвам итә

Җитештерү эше бик чыгымлы, аны башлап җибәрү кыен дип сөйләде эшмәкәр.

– Үз эшеңне ачкач, йоклап ятып булмый. Бер пекарняда ипинең биш төрен, сохари эшләп чыгаралар, икенчесендә – 54 төр кондитерлык продукциясе. Бездә җитмешкә якын кеше эшли. Иртәнге дүртенче яртыда торып, машиналарны озатып җибәрәсең дә төнге унике, кайвакыт бергә хәтле – заявка-гаризаларны җыеп бетергәнчегә кадәр эш дәвам итә, – дип сөйләде Фәнис.

Кайбер районда ипине үзләренеке генә китерә

Ипине җитештерү генә түгел, сатуны да көйләү бик мөһим. Фәнис әйтүенчә, продукцияне сату буенча хәзер бернинди проблема юк. Аның үзенең биш кибете бар. Ипине кибетләргә илтү мәсьәләсе хәл ителгән: “Бүгенге көндә ипи йөртүче 10 машинабыз бар – барысы үзебезнеке. Якындагы районнарның 280 кибетенә ипи илтәбез”, – ди Фәнис.

Конкуренция көчле – “Сабалар кертмиләр!”

Эшмәкәр әйтүенчә, ипи пешерүчеләр арасында конкуренция бик көчле. Сабага кертмиләр – үзләренеке генә ипи китерә.

– Үз районыбызда гына унлап пешерү йорты-пекарня бар. Югалып калмас өчен, сыйфатын тотарга тырышабыз. Ипи сыйфаты буенча вак күзәнәкле, ипине кысканда, кире урынына кайта торган булырга тиеш. Бер генә көн ипиең начар чыкса, икенчесендә сөйләргә тотыналар. Технологлар белән ипинең сыйфатын яхшырту өчен гел элемтәдә торабыз.

Атлап түгел, чабып барырга кирәк

Эшмәкәр җитештерү урыннарына даими рәвештә санитар табиблар килеп чисталыкны тикшереп торуын сөйләде. Түләүләр турында сүз йөрткәндә: “Эш хакын да, салымын да, пенсионныйга түләр өчен атлап кына түгел, чабып йөреп тир түгәргә кирәк. Заманалары авыррак китте, кайвакыт китергән продукциягә акча бирә алмыйлар. Без вакытында эш хакын да, салымын да түләп барабыз”, – диде ул.

Коллегаларын үз тирәсендә туплый

Фәнис эшчеләрен элек бергә эшләгән кешеләр арасыннан сайлап алган:

– Үзебезнең авыл советы рәисе булып эшләгән күрше авыл егете Илһан экспедитор булып эшли. Бик яхшы эшли – ипиебезне Киров өлкәсенә кертә алды, – ди ул.

Эшмәкәрнең үз кибетендә саткан Рәшидә апа да коллегасы икән: “Яхшы эшче кая да кирәк. Колхоз булган чакта бухгалтер булып эшләде Рәшидә, хәзер кибеттә сата”.

Кибете әтисе исемен йөртә

Сүз уңаеннан, эшмәкәрнең бер кибете бик борынгы. Элек аның әтисе белән әнисе шул кибеттә 40 ел буе хезмәт куйган. Соңрак Фәнис абый, бинасын сатып алып, яңадан кибет булдырган. Кибетне ул әтисе Фәләхетдин исеме белән атаган.

“Авылда кешегә эш юк”

Ипи пешерүче Сәрия апа биредә ике ел эшли. Ул авыл халкы өчен бу пекарняның зур сөенеч булуын әйтте:

– Авыл җирендә шушындый эш ачып җибәрүләре генә ни тора. Әллә кая барып эшләп йөри алмыйбыз. Эш хакын вакытында алган урын сирәк, ә безгә, теләсәң, аена икегә бүлеп бирә алалар. Хәзер миңа 51нче яшь китте. Кукмарага йөреп эшләп булмый, машина да йөртә белмибез. Яшьләр машина йөртеп барып эшли алса да, безгә ул яктан кыен. Эшли күрсен, безгә эш бетмәсен, – дип тора ул.

Сәрия апа авыл халкының ипине яратып алуын искәртте.

– Элек авылга Китәктән, Кукмарадан ипи килсә, без аны капчыклап ала торган идек. Ипие, билгеле, күгәрә, без аның күгәргәнен кисеп ашадык, – дип искә ала.

Үзең пешергәне кыйбатка төшә

Сәрия апа әйтүенчә, хәзер авылда өйдә ипи пешерүчеләр сирәк очрый.

– Үзе өйдә пешергән кеше юк диярлек. Көн дә кибеткә җылы килеш килгән ипи-бәлешләрен алып торалар. Үзең пешерсәң, кибет ипиенә караганда кыйбатрак булып чыга ул, – ди.

Уллары үз янында

Фәнис Хәмәтдиновның ике улы да әтисе белән эшли: “Олы улым Илгиз Казан дәүләт технология университетын тәмамлап, үзебезнең биш кибетебезне тота. Кечесе Фәнүс тә шунда укып чыкты, хәзер биредә директор булып бишенче елын эшли,” – дип сөенә эшмәкәр.

Табадан төшкәне сатыла

– Ипине бары тик заявка белән пешерәбез. Сохари-клиндерләр иртәдән алып кичке җидегә хәтле әзерләнә дә, кич икенче смена ипи пешерә башлый. Кайвакыт, иртән шоферлар килгәндә “ипине тизрәк алыгыз, куярга урын калмады” дип аларны каршы алалар, – диде эшмәкәр.

Бухгалтерлар үз өйләрендә эшли, хисапны Интернеттан җибәрәләр

Интернет мөмкинлекләре киң булганга, аерым бүлмәдә кәгазь эше белән утыручылар юк.

– Бүлмәдә утырып эшләүнең кирәге калмады. Үз өеннән дүрт кеше заявка кабул итеп утыра, алар компьютердан эшли. Бухгалтерияне мин дә, малай алып барабыз. Хисапны ике егет бухгалтер Кукмарада эшли, – диде.

Продукцияләре көннән-көн артканга, хәзерге биналары кысан була башлаган. Эшмәкәр үз авылында 850 кв.м. пешерү йортын төзи, җәйгә ачылуын һәм анда тагын да күбрәк эшчеләр булачагын әйтте.

Ипи генә түгел, сөт тә була!

Язын эшмәкәр сөт эшкәртү заводын ачмакчы була. Сөт эшкәртү кирәк-яракларын алуда дәүләт тарафыннан оештырылган грант ярдәм иткән.

– Грантларны алуда өч тапкыр катнаштык – пекарня ачканда 850 меңгә мичләр, башка оборудование алган идек. Машиналар алганда, 450 мең оттык. Сөт эшкәртү заводын көйләп җибәрү өчен дә грантта катнашкан идек – бу юлысы 1млн. 500мең акча алдык, – дип сөйләде ул.

Уңыш сере нәрсәдә?

Үзенең уңышын эшмәкәр үз эшенә бирелеп эшләве, продукциянең сыйфатлы булуы, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән зур ярдәм һәм дисциплина белән аңлата.

Эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов кешегә эшләргә җайлы булган шартлар, эш урыннарын булдыруны өстен күрә:

– Эшчеләр өчен чәй эчү, юыну бүлмәләре дә каралган. Ерактан чакырылган технологлар кунып китә торган аерым бина да салынды.

Фәнис Хәмәтдиновтан рецепт: тәмле каймаклы пирог

Бер пирог камыры өчен:

1) Су – 108 мл.

2) Шикәр комы – 6 гр.

3) Тоз – 4 гр.

4) Сыек май – 35 гр.

5) Он – 190 гр.

6) Чупрә – 5 гр.

1. Барлык ингредиендтларны кушып камыр басабыз да ярты сәгатькә җылы урында калдырабыз.

2. Камыр күтәрелгәнче каймаклы “эчен” ясыйбыз:

1) Каймак – 3 аш кашыгы;

2) Шикәр комы – 3 аш кашыгы;

3) Йомырка – 3 данә;

4) Ванилин – 1 пачка.

Каймакка бер-бер артлы йомырка ярып болгатабыз. Ванилинны шикәр комына кушып каймак-йомыркалы сыекчага өстибез дә ашыкмыйча куыкланмаслык итеп кашык белән болгатабыз.

3. Күтәрелгән камырны уклау белән җәеп табаның кырыйларына күтәртеп калдырабыз.

4. Камырның уртасына әзерләгән эчен салабыз.

5. 180 градуска көйләнгән духовкага 35-40 минутка тыгып җибәрәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Динә ШӘМСЕТДИНОВА

Запись Көненә 150 тонна ипи пешерүче эшмәкәр: “Сабалар кертмиләр, конкуренция” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..