Архивы йомырка - Tatar Today - татар яңалыклары.

Лаешта Зәйтүнә апаның тавыгы иң файдалы йомырка сала. Чөнки ул… яшел!
Лаеш районының Татар Сараланы авылында яшәүче 56 яшьлек Зәйтүнә ханым Гатауллинаның тавыклары шактый. Ләкин бер тавыгы хуҗабикәне нык гаҗәпләндергән. Ул тик торганнан яшел йомырка сала башлаган.

Узган елның җәендә бер туганы инкубаторда ун чеби чыгарып биргән булган Зәйтүнә апага. Шул чебиләрнең берсе менә шушылай «сәер» булып чыккан.

– Инкубатор өчен йомыркаларны авылдашыбыз Нурсәлим Исхаков алып кайткан иде. Арасына токымлы тавыкның йомыркасы да эләккән булгандыр, күрәсең. Карап торышка гади генә булып күренгән ап-ак тавык менә шушындый яшел йомыркалар сала торган булып чыкты. Беренче мәртәбә күргәч, берәр нәрсәгә буялгандыр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады.

– Бу йомыркаларны ашыйсызмы соң?

– Ашыйбыз, әлбәттә! Тәме буенча гадәти йомыркадан берни белән дә аерылмый. Агы да, сарысы да үз урынында аның. Ләкин менә кабыгы гына – яшел. Шулай да, 22 яшьлек кызым шикләнә, ашамый.

Зәйтүнә ханым нинди токымнан булуын белмәсә дә, бу тавыкны үрчетергә уйлап тора. Яшел йомыркаларны җыеп барып, шулардан язга чеби чыгарттырырга җыена. Ак тавыкның яшел йомырка салуы белән күрше-күлән дә кызыксына башлаган, ди. Татар Сарланы авылында берничә елдан халык гомумән, яшел йомырка гына ашауга күчмәгәе әле.

Табигатьтә яшелсу йомырканы күп кошлар сала. Әйтик, чыпчыклар, үрдәкләрнекенә игътибар итегез. Ә менә гадәти тавыкның зәңгәрсу-яшел йомыркалары барлыкка килү – сирәк очрый торган күренеш. Мондый кабыклыны салган икән инде, димәк тавыкның генетикасы бозылган булырга мөмкин, дип саный белгечләр.

Төсле йомырка салучы бердәнбер махсус токымлы тавыклар бар. Алар Көньяк Америкада яшәүче арауканнар. Күрәсең, Зәйтүнә ханымның тавыгының әби-бабалары бәлки, шушы токымлы тавык булгандыр. Бу тавыклар үзләре зәңгәр йомырка сала, ләкин башка бер токымнан булган әтәч аталандырганда – нәкъ Зәйтүнә ханымнарныкы кебек – зәйтүн төсендәге яшелне. Яшел кабыклы йомыркалар – иң файдалылары булып санала. Чөнки аларда холестерин юк.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: Пиксабай

Запись Лаешта Зәйтүнә апаның тавыгы иң файдалы йомырка сала. Чөнки ул… яшел! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лаеш районында бер тавык серле йомырка сала. Фотосы бар
Лаеш районы Татар Сараланы авылында яшәүче Гатауллиннар хуҗалыгында бер тавык яшел төстә йомырка салган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хуҗабикә Зәйтүнә Гатауллина үзе сөйләде.

“Быел бертуганымның улы инкубаторда ун чеби бастырып биргән иде, шулар үсеп җитте дә берсе яшел йомырка сала башлады. Башта мин аны берәр нәрсәгә буялгандыр дип кенә уйладым. Көн дә күренә башлагач, тавыкның физиологиясе белән килештек”, – ди Зәйтүнә апа.

Гатауллиннар хуҗалыгында төсле йомырка сала торган тавык – бердәнбер күренеш түгел. Моңа кадәр аларның ачык зәңгәр төсле йомырка белән куандырган тавыклары да булган.

Фото: Наилә Җиһаншина

Төп фото: https://pixabay.com

Запись Лаеш районында бер тавык серле йомырка сала. Фотосы бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Могҗиза: Лаештан Гөлфирә апаның тавыклары “Аллаһ” сүзе язылган йомыркалар сала, карбызлары да бизәкле
Лаеш районының Кече Елга авылындагы һава могҗизалымы, аккан суы хикмәтлеме – быел көзге уңышлары бик үзенчәлекле булган авыл халкының. Мәсәлән, 63 яшьлек Гөлфирә апа Кадыйрова, тапталып беткән, кадерсез генә бер җиргә: «Барыбер бу салкыннарда үсеп китә алмас болар», – дип, ун төп карбыз утырткан булган. «Үләргә киткән түтекәй баеп кайта түгелме?», дигәндәй, моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыеп алган, утыздан артык карбызы арасында бер могҗизалысы да бар – ул карбызның кабыгында ниндидер сәер бизәкләр пәйда булган.

«ҮСМӘС ИНДЕ БОЛАР, ДИСӘМ ДӘ…»

Гөлфирә апа 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән, ире белән бергәләшеп чөкердәшеп яшәгән көннәре. Аларның кавышуы да үзенчәлекле булган – армиядән көтеп алган, ун ел очрашканнан соң гына өйләнешкәннәр. Гөлләр, чәчәкләр ярата, тәрәзә төпләрен тутырып яран гөлләр үстерә. Авылдашларыннан күреп кызыккан да, дүрт ел элек беренче мәртәбә карбыз утыртып караган. Бездә карбыз уңышы бәрәңгенеке кадәр үк булмый инде – үзләренә татып карау өчен генә җитәрлек үскән моңа кадәр. Ә менә быелгы уңышы шаккаттырган – ун төптән утыз данә карбыз алган. Әле җитмәсә берсе үскән вакытта ук бизәкләнә башлаган.

– Мин аларның астына, черемәсен дип, ком салып чыгам. Карбызның бер асты сарырак була бит. Шуңа саргая гынадыр дип белгән идем башта. Олы кешенең күзләре бер хәлчә – үзегез беләсез. Җыеп алыр вакыт җиткәч игътибар белән карадым, ул сары өлешләре бизәк икән. Күршегә Казаннан Мөхәммәдиядә эшләгән ханым кайтты, аңа да, үземнең өлкән апама да бу бизәкләрне күрсәттем, «Болар борынгы дини бизәкләрне хәтерләтә», – диделәр. Моңа кадәр дә мондый могҗизалы хәл булган иде – тавыкларым берничә мәртәбә «Аллаһ» сүзе язылган йомыркалар салды, – дип сөйли Гөлфирә Кадыйрова.

Сәер карбызның рәсемен «Инстаграм» социаль челтәренә урнаштырган булган әңгәмәдәшем. Ләкин күпләр моның үзеннән-үзе пәйда булган бизәкләр булуына ышанмаган.

– Кайсы: «Үзең ясагансың», – ди, икенче берсе әкәм-төкәмгә сылтый, берәүләр: «Бизәкле чүпрәк өстендә үскәндер бу карбызың, шуннан йоккандыр», – диләр. Чүпрәкләр өстендә үстермәдем инде, суыклар булгач берничә виноград яфрагы каплап торган идем, аны да берничә көннән алып аттым, үзем шушылай бизәк ясап утыраммы, йә? Кешеләр ышанмыйлар үзе шушылай булганга. Үзем дә кайдан килеп чыкканын белмим, Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы дип уйлыйм. Бу бизәкләр бөтен карбызда да юк, бары тик берсендә генә, иң олысында – 5 килограммлысында. Әле аның да биш килограмм булуы могҗиза, бу сорты буенча зур була торган карбыз да түгел иде.

Кадыйровлар гаиләсе

– Карбызның уңышы яхшы булды дидегез, аерым бер шартларда үстермәгән идегезме аларны?

– Бернинди тәрбия дә булмады, карбыз җылы яратканга, аны кояшлырак урынга утырттым да, вакытында су сиптем. Бөтен булган шартлары шул. Җирләрне ашламалап тормадым. Ризык булса, тешеңне сындырып керә икән, мин ул салкыннардан соң карбыз булыр дип, бөтенләй дә уйламаган идем, – ди әңгәмәдәшем.

Уңышы күп булгач, үзе әйтмешли, инде гаиләләре белән карбыз ашап туйгач, күршеләре белән дә бүлешкәннәр. Бизәкле карбызны исә ашап кына калмаганнар, Гөлфирә апа төшләрен дә алып калган – аны туганнары белән дә бүлешеп, алдагы елларда утыртачакбыз, дип сөйли. Тәме буенча бу бизәкле карбыз калганнарына караганда да татлырак булган. Башкаларыннан аермалы буларак, артык төшле дә түгел, ди.

– Эчен ашасак та, кабыгын суыткычта саклап торам әле, соңыннан да ташламам инде, берәр ничек киптереп сакларга кирәк булыр. «Аллаһ» дип язылган йомыркаларның да эчен агызып, кабыкларын саклап куйдым. Өч тапкыр салдылар инде андый йомырканы. Бу дини могҗизаларны – безгә Аллаһның бер билгесе дип саныйм,

Алалһы Тәгалә саулык, тигезлек бирсен, бала хәсрәте бирмәсен дип телим.

Бизәкле карбызларга бөтен авыл халкы шаккаткан

ГИГАНТ КАБАКЛАР ҮСКӘН

Гөлфирә апа Кадыйрова белән сөйләшкән вакытта, кисәк кенә сорап куйды: «Ә сез безнең авылдагы Фәридә белән Илдар Шәвәлиевларның кабакларын күрдегезме соң әле?!».

Бактың исә, Шәвәлиевлар бакчасында гигант кабаклар үскән икән. Берсенең мәсәлән, озынлыгы 60 сантиметр булган, авырлыгы 12 килограммга якын. Тышкы кыяфәте буенча кабак түгел, ташкабакны хәтерләтә алар. Эче исә пешергән вакытта кызыл төскә керә ди.

Фәридә һәм Илдар Шәвәлиевлар гигант кабаклар үстергән

– Сортының исемен белмим, кешедән алган орлыклар гына бу. Ләкин шунысы бар – Таҗикстан, Үзбәкстан якларыннан килгән кабаклар түгелме икән бу, дип шикләнәм. Ник дигәндә, күптән түгел берничә үзбәк килгән иде, аларга шушы кабакны ашатып карагач, «Безнең якта гел мондый кабак кына ашыйлар ул», – дип сөйләделәр. Бу кабакның орлыклары башында гына була, калган җирләре – йомшагы, – дип сөйли Фәридә ханым.

Кабакларын авыл клубындагы уңыш бәйрәменә күргәзмәгә куйган булган, хәзер инде төсләре үзгәргән, саргайганнар, аларны бәлешкә, кабартмаларга тотарга уйлый хуҗабикә. Шулай ук, ит белән бәрәңгеле ризыкларга да кабак кушып җибәрә икән.

– Аеруча тары белән кабак кабартмаларын яратам. Ул кабартмаларны майда йөздереп пешермисең – духовка мичендә пешәләр. Камырын басу өчен бер стакан сөт, бер стакан көнбагыш мае, бер стакан су һәм бер аш кашыгы майонез алам, камыр басам, эченә эчлек: бүрттерелгән тары ярмасы яки дөге, кыргычтан уылган кабак, бераз шикәр комы, бераз тоз, әзрәк сыер мае кушып ясыйм анысын. Бик тәмле була, – дип сөйли Фәридә ханым.

Дөресен әйткәндә, әле кабакларын нәрсә эшләтеп, ничек кулланып бетерәчәге турында уйларга бик вакыты да юк икән. Быел мең баш бройлер чебие алып үстергәннәр. Хәзер өмәләре башланган – бер тотынганда сиксәнешәр чеби суеп, шуны чистартып, мәш киләләр икән.

– Тагын 800 чеби калды әле, теләсәгез сез дә килегез өмәгә, дип чакырып калды Фәридә апа.

Кече Елгада яшәүчеләр менә шулай көзге уңышка хәйран калган. Гигант кабаклар да, серле карбызлар да – барысы да бәрәкәтле ризык булсын, дип телиләр. Шунысы да кызык – киләсе елга Гөлфирә ханым бизәкле карбызларның орлыгын утыртачак бит. Алардан үстергән карбызлар да шундый ук бизәкле булыр микән?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Лаеш – Казан

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись Могҗиза: Лаештан Гөлфирә апаның тавыклары “Аллаһ” сүзе язылган йомыркалар сала, карбызлары да бизәкле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кунакка баргач, тамагым туеп кайтырмын хет дигән идем, ач кайттым!” [кызык-мызык]
Беркөнне шәһәргә туганнарга кунак барып кайттым. Үземнең тавыклар салган йөз йомырканы берәмтекләп төреп салдым, аннары кибеткә кереп торт, шампан шәрабе дә алдым. Килеп керүгә шампанны ачып эчтек, миңа бер-ике рюмка эләкте. Сәгать тугызга-унга кадәр сөйләшеп утырдык. Кич белән дә ашарга әллә ниләре юк иде.

//Безнең авыл гыйбрәте//

Иртән торып барысы да эшкә җыена башладылар. Мин анда фатирда утырып кала алмыйм бит инде. Алар белән торып, тиз-тиз җыенып чыгып китәргә туры килде. Шәһәр халкының иртән ашау гадәте дә юк икән. Үзем алып килгән күкәйне булса да кыздырып ашарга микән дип уйлаганчы, тегеләр берешәр йомры кофе йоттылар да, ишек буена барып бастылар. Янәсе, әйдә кыймшан тизрәк, сине генә көтәбез дигән кебек.

Нинди йомырка кыздыру кайгысы калсын инде, кеше өендә читен дә бит. Шулай итеп, тамагым туймыйча кайттым. Йөз күкәй алып барып, күпме расхутланып әйләнеп кайтып, җүнләп ашатучы да булмады үземне. Хатын белән яшәсәм – бер хәл, ялгыз ир мин, ә ялгызыма гына пешеренеп утырасым килми. Кунакка баргач, тамагым туеп кайтырмын хет дигән идем, анысы да барып чыкмады. Саранланмадым да югыйсә, ә ач кайттым! Кайтып ныгытып аш салып, пешереп ашадым. Хәзер кунакларга да бүтән әлләни чыгып йөрисем килми.

Исемемне язмагыз инде, читен бит.

Запись “Кунакка баргач, тамагым туеп кайтырмын хет дигән идем, ач кайттым!” [кызык-мызык] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Итле рулет рецепты
Кирәк булачак:

0,5-0,6кг фарш (тәмләткечләр кушылган), 3-4 пешкән йомырка, 2-3 чи йомырка, әзер катламлы камыр (слоенное тесто)

Пешерү тәртибе:

Фаршка теләгәнчә тоз, борыч, тәмләткечләр салып бутыйбыз. Камырны җәябез. Камыр өстенә фаршның яртысын җәябез дә, урталайга киселгән пешкән йомыркаларны тезәбез. 3нче кат итеп калган фаршны җәйбез. Камырны фарш өстеннән “үреп чыгабыз”.

Әзер рулетны йомырка белән майлыйбыз. Теләгән кеше кунжут та сибә ала. Рулет 40-45 минут 200-220 градус кызулыкта пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Запись Итле рулет рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..