Лаеш районында бер тавык серле йомырка сала. Фотосы бар

-- Лэйсирэ

Лаеш районы Татар Сараланы авылында яшәүче Гатауллиннар хуҗалыгында бер тавык яшел төстә йомырка салган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хуҗабикә Зәйтүнә Гатауллина үзе сөйләде.

“Быел бертуганымның улы инкубаторда ун чеби бастырып биргән иде, шулар үсеп җитте дә берсе яшел йомырка сала башлады. Башта мин аны берәр нәрсәгә буялгандыр дип кенә уйладым. Көн дә күренә башлагач, тавыкның физиологиясе белән килештек», — ди Зәйтүнә апа.

Гатауллиннар хуҗалыгында төсле йомырка сала торган тавык – бердәнбер күренеш түгел. Моңа кадәр аларның ачык зәңгәр төсле йомырка белән куандырган тавыклары да булган.

Фото: Наилә Җиһаншина

Төп фото: https://pixabay.com

Бәйле