Архивы киңәштабыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр]
Кемдер иртән торып салкынга, яңгырга, буранга карамый ашыга-ашыга эшкә чаба, ә кемдер җылы фатирыннан чыкмый гына акча эшли. Андый эшне ничек табарга, ничек алданмаска һәм нәрсәдән башларга? Кызыкмы? Алайса бу язма синең өчен! //Tatar today//

Өй шартларында эшләү соңгы елларда аеруча киң таралды. Игъланнар арасында шундый эш тәкъдим итүчеләр бихисап. Кызганыч, шул игъланнарга алданып, акчасын югалтканнар да аз түгел. Шуңа да өйдә эшлисең килә икән, игътибарлы, сак бул, әмма үзгәрешләрдән курыкма һәм үз-үзеңә ышан.

Әлбәттә, заманасы белән яшәеш тә үзгәрә. Хәзер яшь әниләр балалары белән ялда булганда да акча эшләргә тели. Кемгәдер өйдә эшләү уңайлырак, икенчеләр үз төбәкләрендә эш таба алмау сәбәпле интернет челтәреннән эзләнә башлый. Шулай итеп, нәрсәдән башларга соң?

Беренчедән, тыныч вакытта шуны хәл итегез. Сезнең нинди эштә эшлисе килә, эш вакыты күпме булырга тиеш? Сез үзегезне нинди өлкәдә күрәсез? Бәлки сезнең берәр балачак хыяллыгыз бардыр? Әлеге уйларыгызны дәфтәр битенә төркәп куегыз. Икенче биткә түбәндәге сорауларга җавап бирегез: сез нинди эшне яхшы башкарасыз, сезнең берәр сәләтегез бармы? Кемдер кешеләр белән аралашырга ярата, кемдер язу, санау эшләрен яхшы эшли, э кемдер сату осталыгына ия. Сез үз мөмкинлекләрегезне яхшы аңларга тиеш.

Икенчедән, иң зур хата ясаудан сакланыгыз. Өйдән интернетта эшләп яхшы эш хакы аласыгыз килә икән, җиңел тәкъдимнәрдән ерак булыгыз. Бер кеше дә сезгә бушка акча бирмиячәк. Финанс пирамидаларга кереп, булган акчагызны югалтуыгыз бар.

Өченчедән, хезмәт базары белән танышыгыз. Хәзергә вакытта нәрсә актуаль, кешеләр нинди хезмәтләргә мохтаҗ?

Дүртенчедән, үз-үзегезгә ышаныгыз, ялгышырга, хаталанырга курыкмагыз. Беренче уңышсызлыктан соң максатыгызга кул селтәмәгез.

Бишенчедән, мөмкинлегез булса, эшләргә теләгән өлкәдә белемегезне арттырыргыз, махсус курслар үтегез.

Ә хәзер өйдә эшләүнең берничә вариантларын карап китик.

– Иҗади эш. Чигү, тегү, бәйләү, рәсем ясау һ.б. Кулдан ясалган эшләмәләр хәзер аеруча да кызыксыну уята. Туган көнгә, туйларга бүләкләр, открыткалар ясый белсәгез тагы да яхшы. Әмма, әлеге хезмәт күрсәтүдә конкурентлык зур. Шуңа да кул эшләре башкалардын аерылып торырга тиеш, үз товарыңны тәкъдим итә белү дә мөһим.

– Аш-су. Татлы ризыклар, камыр ашлары пешереп, токмач басып та азмы-күпме акча эшләп була. Бу очракта чыгымнарыңны санап, ризыкларыңа дөрес бәя куя белергә кирәк.

– Студентлар өчен рефератлар, курс, диплом эшләре эшләү. Белемегез бар икән, әлеге эш сезгә туры килергә мөмкин. Ләкин бу очракта интернет челтәрендә үз-үзегезгә реклама ясарга кирәк булачак. Заказлар тупланган аерым сайтларга төркәлсәгез дә ярый, әммә анда хезмәт хакы кимрәк.

– Текстлар язу сезгә җиңел бирелә икән, үзегене копирайтер, рерайтер буларак сынап карый аласыз. Заказлар тупланган шулай ук аерым сайтлар бар, анда теркәлеп эшне башлап җибәрергә мөмкин.

– Матурлык. Махсус курслар үтеп маникюр, чәч кистерү, керфекләрне үстерү буенча хезмәт күрсәтә аласыз.

– Тәрбияче, укытучы. Белемегез бар икән, үз өегездә бер ничә сәгать тәрбияче булып та эшләргә мөмкин.

– Интернет. Интернет челтәрендә күп төрле эш табып була: сайтлар редакторы, сорау битләрен тутыру, форумнарда фикерләр калдыру, социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару.

– Оператор. Шәхси клиникалар, интернет-кибетләр операторларга өй шартларында эш урыны булдыра. Бу очракта, яхшы интернет булуы шарт.

– Бухгалтерия. Эш тәҗрибәгез бар икән, бухгалтер эшен шулай ук өйдән башкарып була. Күпчелек зур булмаган фирмалар мондый шартларга ризалаша.

Нинди эшкә тотынсаң да үз-үзеңә ошану, эзләнә белү, тырышлык күрсәтү мөһим! “Эзләгән – табар, такшка кадак кагар”, диелә бит халыкта.

Киләсе язмаларда әлеге теманы дәвам итәрбез, өйдә эшләүчеләр белән якынрак танышырбыз. Безнең белән булыгыз.

Ләйсән  МИНАЗОВА

Запись Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кулланылган чәйне ыргытмауның 5 сәбәбе [киңәшләр]
Кайнатылган сашены ыргытмау гадәте (чәй төргәкләре дөрес итеп шулай атала) яңа сакраль мәгънә белән тулылана. //Tatar today //

1. Аяк киеме, микродулкынлы мич һәм суыткычның исен бетерер өчен.

Сашены иң элек кайнатып алырга, аннары киптерергә кирәк. Бер төн эчендә ул начар иснең күп өлешен алып бетерә.

2. Күз кызарганлыгын бетерү өчен.

Салкын юешләтелгән төргәкләрне күзгә куярга һәм берничә минут шундый халәттә ятып торырга кирәк. Процедура кызарганлыкны бетерә, күз төбендәге “капчыклар” да әзәер.

3. Ит өчен маринад әзерләү.

Сашега кайнаган су салырга, суытырга һәм шуңа итне салырга, 4-5 сәгатькә салкынча бүлмәдә калдырырга. Чәйле маринад итне үтә дә йомшак һәм тәмле итә. Аны әзерләү өчен 1 литр су һәм 5-7 яңа (яисә 10-15 кулланылган) төргәкләрне 1 кг иткә тотарга була.

4. Көзге чистарту өчен.

Җылымса чәй төргәге белән көзге аша үтсәң – майлы бармак эзләре калмаячак!

Бер кире ягы бар: чәй эзләрен су белән сөртеп алу кирәк, эзләре калмасын дисәгез, коры чүпрәк белән сөртеп алу да җитә.

5. Кактуска ашлама кертү өчен.

Кактус кына түгел, башка төрле үсемлекләргә дә.

Кулланылган чәй төргәкләрен чүлмәкнең төбенә яисә кырыена катламлап салырга. Үсемлек өчен ул өчләтә файдалы: беренчедән, бик әйбәт эрен агызучы; икенчедән, суны үзенә сеңдерә һәм туфракны дымлы итеп озак саклый; өченчедән, табигый ашлама буларак әһәмияте бар.

Айгөл ЗАКИРҖАНОВА әзерләде

Запись Кулланылган чәйне ыргытмауның 5 сәбәбе [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәрәңге кортларын ашаучы күркәләр, агу кулланмау ысуллары [киңәш]
Колорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк. //Интертат//

Әмма әлеге “деликатес”ка ияләштерү өчен, тавыкларны бәрәңге бакчасына көтүе белән куып чыгарырга кирәкми. Иң элек аны кошларның  төп ризыгына кушып бирәләр. Шулай итеп аны көндәлек рационга кертәләр.  Порцияне арттыра барырга кирәк. Тәмен белсен өчен кортны аерым ризык итеп тә ашату мөһим.

Шуннан соң гына аны бәрәңге бакчасына чыгарырга ярый.  Коңгызның тәмен бер татыган кош аны үз итә.

“Безнекеләр ашамады”

Саба районының Миңгәр авылында яшәүче Шәйхиевлар цесарканы өч ел асраган.

–Бәрәңге кортын юк итә икән дип сөйләгәннәр иде, мин дә эшләр җиңеләер дип көттем, – ди гаилә башлыгы Наил әфәнде. –Әмма безнекеләр ашамады. Бакчада йөрделәр үзләре. Ялгыш кына бер тапкыр да корт чүпләгәннәрен күрмәдем. Хуҗалык өчен цесарканың файдасын тапмадым. Тавышы матур, ите тәмле – шул гына. Колорадо коңгызын күркә юк итә дигәнне дә ишеткәнем бар. Тик бу ысулны сынамадым. Күркә зур бит ул, бәрәңге арасына кертсәң, бөтен сабакны сындырып бетерер, – диде ул.

“Катысын ярата, йомшагын юк”

Апас районының Идрәз авылында яшәүче Алсу Гыйззәтуллина да берничә ел буе цесарка тавыклары асраган.

–Мин шулай төрле кош-кортлар үрчетеп карарга яратам. Мисыр тавыкларын да шул кызыксынуым белән алган идем. Әмма ошатмадым  аларны. Тавышлары каты, очып йөриләр, күршеләрдән дә уңайсызланып бетә идем. Колорадо коңгызын да ашаганын күрмәдем.

Ә менә күркәләр ул яктан маладис. Бәрәңге бакчабыз бик зур. Күркәләр, гадәттә, бакчаның аскы ягында йөриләр. Төшәбез дә карыйбыз, аскы яктан бакчаның уртасына кадәр бер корт та юк. “Нигә болай икән, әллә аста бәрәңге сабагы тәмсезме?” – дип гаҗәпләнә идек. Күркәләр кеше күрсә, арттан тагылып йөрергә ярата бит. Шулай бервакыт бакчага чүп утарга чыктым. Күркәләрем дә иярде. Башымны аска иеп, бакча эшлим. Арттан “шарт-шорт” иткән тавыш ишетелә. Баксаң, күркәләр зур, каты кортларны  ашый икән. Көнбагыш урынына, шартлатып ярып, рәттән ашап килә. Ә менә никтер кызыл личинкаларын яратмыйлар. Хәер, ана кортларны вакытында юк итеп торгач, йомырка салырга өлгермиләр дә, – ди ул.

Алсу ханым апрель башында өч көнлек 20 күркә чебеше алган. Ай ярымнан соң аларны иреккә, урамга чыгара. Күркәләргә хәзер өч ай. Инде алар чын бакча санитары булып җитешкән. Биш елдан бирле ул “бройлер күркә” ала. Болары терерәк икән.

–Узган ел гына алдап, гади күркә сатканнар иде. Күркә итен коры дип яратмаучылар бар. Мин аны иттарткычтан чыгартам, риызклар тәмле, сусыл килеп чыга. Ә менә цесарканың ите ошамады. Тиресе дә кызыл төстә, итен ашарга да күңелем тартмады. Иң яхшысы күркә. Бройлер төре очмый да аның, җирдә генә йөри. Хуҗалыкның башка эшләрендә дә ярдәмче менә. Бәрәңге кортына агу сипкәнебез юк. Чистарту эшен күркәләр башкара. Алардан калганын кул белән җыеп чыгабыз, – ди Алсу ханым.

Белгечләр колорадо кортына каршы көрәшү өчен өч-дүрт цесарка яки күркә җитә дигән фикердә. Әмма аларны башта коңгызга ияләштерергә кирәк.

P.S. Табигать – үзенчәлекле һәм бербөтен. Аллаһы Тәгалә һәр үсемлекне бер-берсенә ярдәм итәр өчен яраткан. Гади чәчәк, яшелчәләр дә авыру һәм корткычларга каршы тора ала. Мәсәлән:

Рәйхан (базилик) – черки һәм чебенне куркыта.

Бәрхет гөл (бархатцы) – нематода, роза, лалә һәм тюльпанны зарарлый торган авыруларга каршы тора.

Үлмәс гөл (бессмертник) – көягә каршы.

Аю баланы (бузина) – чебен, тычкан, күсе, алмагачтагы җимешашар кортына каршы.

Дәлия (георгин) сарутны юк итә. Аны 2-3 ел рәттән сарут баскан урынга утырталар.

Дельфиниум яшелчәне юк итүче  корткычлар, бакыр кәлтәне куркыта.

Бәрәңге фасольгә төшә торган корт, кәбестә күбәләге, гөблә, көя күбәләге, талпанны кисәтә.

Кишер, суган чебенен куркыта.

Настурция (латыйн чәчәге) кимерүчеләрне, нематода, вируслы һәм гөмбәчек авыруларына, фитофторозага каршы тора.

Тырнак гөл (календула, ноготки) үскән җирдә нематода, гөблә, кура җиләге чебене, яфрак ашаучы кортлар булмый. Роза арасында үскән тырнак гөл аларны авырулардан саклый. Бу чәчәк үскән туфрак микроблардан арына.

Помидор гөблә, яфрак кимерүче кортларны якын китерми.

Ачы торма кыяр һәм помидорны үрмәкүч бетеннән (паутинный клещ) саклый.

Укроп исен борча яратмый.

Ак фасольне колорадо коңгызы өнәми.

Шомырт үскән җирдә черки булмый.

Сарымсак үскән тирәлекне кырмыскалар урап уза.

Шпинатны җиләк, алмагач төпләренә, түтәл башларына чәчегез. Ул барлык корткыч һәм авырулардан да саклый.

Чулпан ШАКИРОВА

Запись Бәрәңге кортларын ашаучы күркәләр, агу кулланмау ысуллары [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Уразадан соң гадәти туклануга ничек дөрес итеп кире кайтырга? [табиб киңәше]
Рамазан ае ахырына якынлашып килә. Мөселманнар, төнге сәгать 1 тулганчы сәхәр ашап, кичке 20 сәгать 30 минутларга кадәр диярлек бер тәгам ризык, бер йотым су эчмичә, бер ай ураза тотты. Уразадан соң ашкайнату системасына зыян китермичә, гадәти туклануга ничек дөрес итеп күчәргә кирәклеге турында “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесенә Республика клиник хастаханәсе гастроэнтерологы Миләүшә Фәтхиева сөйләде.

Табиб өч кагыйдәне истә тотарга кирәклеген әйтә.

– Туклану еш (көнгә 4-5 тапкыр), әмма кечкенә порцияләр белән булырга тиеш.

–  Ризыкның “җиңел” булуы шарт.

– Гадәти ризыкка күчеш әкренләп кенә, 5-7 көн дәвамында булырга тиеш.

– Башта беренче 2-3 көндә суда пешкән боткалар, эремчек, майсыз ит һәм балык, парда пешкән яшелчәләр ашау кирәк. Тозны да әзрәк куллансаң яхшырак. Беренче 2-3 көндә баллы продуктларны да ашамый тору хәерлерәк. Татлы ризыкларны рационга әкренләп, кечерәк порцияләр белән кертергә кирәк. Беренче көннәрдә пичтә пешкән әйберләр ашау да киңәш ителми. Җиләк-җимештән башта бананга өстенлек бирергә кирәк. 3-4 көннән рационга яшелчә яки ит ашларын, каймак белән эремчек, атланмай өстәлгән боткалар кертергә була. Атна азагына гадәти туклану рационына кайтырга була, әмма ризык күләмен әкренләп арттырырга кирәк. Ашаганнан соң, ашказанында “авырлык”, эч тулу тойгысы булса, Юниэнзим ферментын кулланырга мөмкин. Ул үсемлекләрдән ясалган, мөселманнарга да ярый.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА әзерләде

Запись Уразадан соң гадәти туклануга ничек дөрес итеп кире кайтырга? [табиб киңәше] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..