Архивы сәләмәтлек - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ашказанның дошманнарын беләсезме?
Сәламәтлекнең төп законы нидә?

Кеше организмы шулай корылган: кайбер ризыклар сәламәтлеккә бик уңай йогынты ясый, ә кайсылары, киресенчә, аны какшата. Сәламәтлекнең төп законы – уңайлыклар булдырганда, зарарлы ризыклар кулланмаганда, ул үзе чирләр белән көрәшергә, ялкынсынуларны юк итәргә сәләтле.

Ашказанына нинди ризыклар дошман? Түбәндәге мәгълүмат шул хакта.

Газлы су (аеруча татлысы).
Мебельдәге полировканы да эретергә сәләтле мондый су ашказанының лайлалы тышчасын нишләтә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, юк итә. Бик зарарлы әйбер. Балаларга эчермәгез, зинһар!

Томат пастасы.
Ашказаны авырулары белән интегүче кешеләргә помидорны бөтенләй кулланмаска киңәш итә табиблар. Анда дубиль кислотасы күп, помидордан ясалган пастада ул чамадан тыш артык исәпләнә.

Алкоголь.
Ашказаны өчен бик зарарлы!

Маринадлар.
Алар уксус кислотасы кушылып ясалу сәбәпле, ашказаны эшчәнлегенә зур авырлык тудыра. Аеруча маринадланган гөмбә бик авыр үзләштерелә.

Артык тозлы, борычлы соуслар.
Барлык соуслар да ашказаны эшчәнлегенә начар тәэсир итә, ләкин горчица ашказаны өчен аеруча зур стресс бирә.

Трансмайлар.
Бу – майны алыштыручы әйбер. Трансмайлар кушылгын ризыкларның, гадәттә, хакы кыйммәт булмый. Күп илләрдә шушы майларга каршы хәрәкәтләр көрәшә хәтта. Трансмайлар колбаса, кондитер изделиеләрендә, кибеттә сатылган сөт продуктларында күп. Ә маргаринны бөтенләй кулланмаска тырышыгыз!

Фритюрда кыздырылган барлык ризыклар.
Ашказанында алар бик авыр таркала. Кыздырылган ризыкларны эшкәртер өчен бихисап көч сарыф ителә, күп күләмдә ашказаны суты бүленә.

Колбаса, сосиска һәм башкалар.
Болар – канцерогеннарның бер төркеме. Чамасыз кулланганда бик авыр чирләр барлыкка килүе ихтимал. Хәл күпчелектә онкологиягә барып җитә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-02-10/ashkazanny-8-doshmany-2687400

Запись Ашказанның дошманнарын беләсезме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кемнәргә прививканы мәҗбүри ясаячаклар?
18 ноябрьдән кайбер категория гражданнар өчен мәҗбүри вакциналану турында республиканың баш санитар табибы кул куйган документ гамәлгә керә.

Мәҗбүри вакциналанырга тиешле гражданнар категориясенә 60 яшьтән өлкәннәр, сәламәтлек саклау, хезмәтләндерү, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре, хәрбиләр, вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар, студентлар һәм тагын бик күпләр керә.

Билгеле булуынча, “Роспотребнадзор” карары нигезендә 18 декабрьдән соң эш бирүчеләр, медотвод булмаган очракта, хезмәт хакын сакламыйча, прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эшкә кертмәү хокукы алачак. Әгәр дә эшче прививка ясатса, аның эш хакын саклап, 2 көнгә ял бирелергә тиеш. Бу Россия Хезмәт кодексының 76 статьясында да язылган.

Октябрь азагыннан җитәкчеләр, прививка ясатмаган 60 яшьтән өлкән, хроник авырулары булган кешеләрне дистацион эшкә күчерергә тиеш.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-11-10/kemn-rg-privivkany-m-b-ri-yasayachaklar-2578349

Запись Кемнәргә прививканы мәҗбүри ясаячаклар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коронавирус кичергән кешеләр сукырая?
Табиблар ковид белән авырганнан соң күрү сәләте бозылу ихтималын әйтә. Шундый берничә пациент Республика офтальмология клиник хастаханәсендә дәваланган.

«Соңгы вакытта безнең клиникага күрү сәләте бозылган, хәтта тулысынча сукырайган пациентлар килә башлады. Бу бигрәк тә ковидны бик авыр кичергән кешеләргә кагыла. Операция ясадык. Без операция барышында пневмония вакытында була торган тайпылышларны күз эчендә дә булганын ачыкладык», — диде хастаханәнең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова.

Ул коронавирустан соң пациентларның күрү сәләте кимү мөмкинлеген, пациентның уңайсызлык сизүен, төс аеру сәләте үзгәргәнен, кешенең начар хәрәкәтләнә башлануын, күз алдындагы әйберләр икегә аерылып торуын, төнлә начар күрү мөмкинлеген әйтте.

«Увеитлар (күз алмасының тамырлы тышчасы ялкынсынуы) башка факторларга кагылмый, алар нәкъ менә ковид инфекциясенә хас», — диде офтальмохирург.

«Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк», — дип киңәш итте.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/koronavirus-kichergn-keshelr-sukyraya

Запись Коронавирус кичергән кешеләр сукырая? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сезгә, якынча, бер ай яшисе калган…”
Яман шеш белән авыручы 38 яшьлек ир-егет “ВКонтакте” социаль челтәрендә җан тетрәндергеч язма бастырган.

“Яман шеш белән авырганымны ярты ел элек белдем. Әлбәттә, курыктым. Әмма табиблар: “Бу авыруның башлангыч этабы гына, шуңа күрә дәваларга була”, дип белдерде. Бу яңалыктан соң җанга рәхәт булып киткән иде.

Шушы алты ай эчендә төрле дәвалау ысуллары уздым. Әлбәттә, алар җиңел үтмәде. Каты ябыктым, башымда чәчләрем коелып бетте. Савыгырмын, дип хыялланган идем.

Тик соңгы тапкыр табибка баргач, күңелсез яңалык ишеттем: “Кызганычка каршы, безнең дәвалау ысуллары сезгә ярдәм итмәгән, шешегез үскән. Сезгә якынча бер ай яшисе калган”, – диде.

Әлеге вакытта үземне яхшы гына хис итәм. Үләчәгемә бер дә ышанасы килми. Башка табибларга да язылып куйдым әле. Бәлки алар икенче фикер әйтер…” – дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-10-05/sezg-yakyncha-ber-ay-yashise-kalgan-2531081

Запись “Сезгә, якынча, бер ай яшисе калган…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лариса Гузееваның хәле көннән-көн начарлана
Бу хакта, актрисаның танышларына сылтанып хәбәр итә.

Соvid-19 госпиталендәге актриса һәм телетапшырулар алып баручы Лариса Гузееваның хәле көннән-көн начарлана.

«Аның хәле яхшы түгел. Ул кислород битлегендә ята”, – дип сөйләгән басманың әңгәмәдәше.

Ул, шулай ук, билгеләп үткәнчә, КТ күрсәткечләре буенча, Гузееваның 7 процент үпкәсе зарарланган, әмма бу күрсәткеч көн саен арта бара. Актрисаның танышлары, шулай ук, аның катгый диета аркасында сәламәтлеген какшата алуы ихтимал, дип фаразлаган.
Басма мәгълүматлары буенча, күптән түгел аны соңгы 11 елда беренче тапкыр тулы метражлы фильмда төшәргә чакырганнар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2021-10-04/larisa-guzeevany-h-le-k-nn-n-k-n-nacharlana-2529341

Запись Лариса Гузееваның хәле көннән-көн начарлана впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бу яшелчә яман шеш барлыкка килүдән саклый!
Табиблар аны көн дә ашарга киңәш итә.

Бакчада үскән гади генә кабакның бик файдалы яшелчә булуын күпләр белә. Табиблар да бу яшелчәнең организм өчен бик кирәкле ризык булуын искәртә.

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург, кабактагы матдәләр яман шеш барлыкка килүдән саклый, дип белдерә. “Кабак составында кан тамырларының шешкә кушылып үсүенә каршы торучы матдә бар”, — ди медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Гинзбург.

Табиб организмда яман шеш барлыкка килү процессын сурәтли. Аның сүзләренә караганда, моның өчен күзәнәкләрнең геномы үзгәрергә тиеш, нәтиҗәдә, алар үрчүгә стимул алачак, ә алар перифериясендә ялкынсыну башлана. “Организм анда кан тамырларын җибәрергә тиеш”, — дип аңлата белгеч.

Ул кабакның әлеге процесска комачаулаучы матдәләргә бай булуын гына түгел, бу яшелчәдә күп санда антиоксидантлар, А витамины, бета-каротин һәм кремний барлыгын да билгели.

Коллегасының фикере белән табиб Сергей Агапкин да килешә. Ул антиоксидантлар күзәнәкләрне зыян килүдән саклый, бу организмдагы мутацияләр процессларын акрынайта, димәк, ракка каршы нәтиҗә бар, дип ачыклык кертә.

Элегрәк табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников ак шикәр, тоз, дөге, макарон һәм икмәктән баш тартырга киңәш иткән иде, чөнки аларны куллану онкологик авырулар үсешенә китерә.

Чыганак:  https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-10-02/bu-yashelch-yaman-shesh-barlykka-kil-d-n-saklyy-2528378                                                                                                                                                                                                                                 Фото: https://pixabay.com/ru/

Запись Бу яшелчә яман шеш барлыкка килүдән саклый! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табиблар чаң суга!
— Татарстанда коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыять бик катлаулы һәм шактый борчу тудыра, -дип белдерде журналистларга Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

– Без соңгы дүрт атна дәвамында авыручылар санының артуын теркәп барабыз. Уртача атна саен республикада авыручылар саны 10 процентка күбрәк теркәлә, – дип сөйләде ул.

Татарстанда узган тәүлектә ковид йоктыруның 63 очрагы ачыкланган, пандемия башыннан бирле 27 123 очрак.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков ковид буенча  вәзгыятьнең киеренке булуын, сәламәтлек саклау системасының гадәттән тыш югары йөкләнеш белән эшләвен раслады.

Сүз уңаеннан, пандемия игьлан ителгәннән бирле коронавирустан  23 280 кеше сәламәтләнгән.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-koronavirus-buencha-epidemiologik-vzgyyat-katlaulandy
Фото: https://pixabay.com/ru

Запись Табиблар чаң суга! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гузееваның хәле авыр
Бүген төнлә Лариса Гузееваны дәваханәгә салганнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек актриса һәм телевидениедә тапшырулар алып баручының коронавируска тесты тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Әмма хатынны клиникага коронавируска шикләнеп кенә түгел, бөерләренең башлангыч зарарлануы белән дә китергәннәр. Чыганак мәгълүматлары буенча, авыруның беренче билгеләрен Лариса Андреевна берничә көн элек үк тойган. Артистканың ютәле барлыкка килгән, температурасы 38 градуска кадәр күтәрелгән һәм аңа сулау авырлашкан. Шунысы игътибарга лаек, артист үзе COVID-19га экспресс-тест ясаган һәм менә ул уңай нәтиҗә күрсәткән.

Гузееваның дәваханәдә үк ялкынсыну үзгәрешләре һәм бөерләре зарарлануның башлангыч билгеләре ачыклана. Болар барысы да өзлегүләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Яңа мәгълүматлар буенча, табиблар актрисаның хәлен авыр дип бәяли. Гузеевада коронавируска яңа тестның тискәре нәтиҗә күрсәтүе турындагы башлангыч мәгълүматлар шулай ук ялгыш булырга мөмкин.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-09-27/guzeevany-h-le-avyr-dip-b-yal-n-2521941

Запись Гузееваның хәле авыр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дөрес ашый беләсезме?
Ашамыйча яшәү мөмкин түгел. Ашарга яратмаган кеше юктыр. Диеталарда утырмыйча, дөрес итеп туклану ярдәмендә сәламәт, матур булырга да мөмкин.

Ачыкканлык тойгысы кичергәндә генә ашагыз, эчәсегез килсә генә эчегез.
Йокларга өч сәгать кала ашаудан туктагыз.

Ашаган чакта һәм ашаганнан соң шунда ук нәрсәдер эчеп куярга ашыкмагыз. Югыйсә, азык эшкәртү тоткарлана. Иң яхшысы – ашаганчы 20 минут алдан яисә ашаганнан соң бер сәгать үткәч эчү яхшы.

Актив физик эштән соң бер сәгать үткәч кенә ашарга киңәш ителә. Ашаганнан соң бер сәгать ял итәргә, физик активлык белән шөгыльләнмәскә кирәк.

Стрессны ашау белән басарга тырышмагыз. Татлы нәрсәләр белән – бигрәк тә.
Һәр ашаганнан соң авызыгызны чайкатсагыз, теш авыруларын кисәтерсез.

Ашаганнан соң татлы ризыкларны, десертларны шунда ук кулланырга кирәкми, болай итү үзәк көюгә китерә. 20-30 минут көтегез.

Җәй көне кышка караганда 1/3 өлешкә азрак ашарга кирәк. Җәй – салкын, кыш кайнар азыклар кулланырга киңәш ителә.

Итле ризыкларны еш куллану зарарлы, итне атнасына өч тапкыр гына ашарга кирәк. Ә менә балыкны еш ашау яхшы. Атнасына кимендә өч тапкыр ашарга кирәк, ди белгечләр.

Көн дәвамында биш тырнак сарымсак ашау яхшы.
Шикәрне бал белән алыштырыгыз.
Утырып ашагыз. Басып, ашыгып, аягүрә ашарга ярамый.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-09-27/d-res-ashyy-bel-sezme-2521452                                                                                                                     Фото: https://pixabay.com/ru/

Запись Дөрес ашый беләсезме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

COVID-19 һәм грипп: аермаcы нинди?
Инде ике ел коронавирус дигән зәхмәт белән көрәшәбез. Язын, көзен күнеккән ОРВИ белән билгеләре дә охшаш, җитмәсә.

Салкын чор башланды. Эссе җәйдән соң һава торышының кисәк кенә үзгәрүе кеше сәламәтлегендә дә чагылмый калмый. Борын “мышкылдатып”, төчкереп яисә йөткереп йөрүчеләр күзгә күренеп арта.

Гади салкын тию белән коронавирусны ничек аерырга? Бу сорауга Роспотребнадзор белгечләре җавап бирде. “Коронавирус башка инфекцияләрне бетереп бара”, – дигән фикер бер дә дөрес түгел, ди алар.

Уртак яклары нинди?

Бу ике инфекция дә бер үк төрле юл белән күчә. Авырудан сәламәт кешегә һава аша иярә. Ягъни, яныгызда йөткерә торган кеше басып тора икән, яисә төчкерә икән, авыру ияртү берни дә тормый. Шулай ук инфекция яткан өслекләргә тотынсагыз да, грипп кебек авырулар ияртүегез бар.

Авырган кешенең дә билгеләре бер-берсенә бик нык охшаган була. Җиңел форма булганда, гриппның да, коронавирусның да авырган очракта да билгеләре күренмәскә мөмкин. Шулай ук бик авыр формада үтеп, үлем белән тәмамлануы да ихтимал.

Аерма нидә?

Билгеләре бик охшаш булса да, бу инфекцияләр икесе ике төрле. Гәрчә икесе дә вирус булса да.

Грипп вирусын иярткән очракта, ул бик тиз үрчи һәм аның билгеләре дә тиз күренә. Гриппның инкубация вакыты берничә сәгатьтән алып, 1-2 көнгә кадәр булырга мөмкин. Бу вирусны ияртүче тирә-юньдәгеләр өчен беренче 3-5 көндә куркыныч тудыра.

COVID-19ның инкубацион периоды күпкә озынрак: 4 көннән – 6 көнгә кадәр. Дөрес, кыскарак та, озынрак та булуы ихтимал. Коронавирусны ачыклау авыррак. Чөнки аны ияртүче авыру билгеләре барлыкка килгәнче, 1-4 көн алдан ук вирус тарала башлый. Эпидемиологлар шуңа авыручыларга да, сәламәт кешеләргә дә битлек киеп йөрергә таләп итә дә инде. SARS-CoV-2 белән икенче тапкыр чирләү мөмкинлеге күпкә зуррак. Ковид эләктерүче кимендә 2-3 кешене зарарларга мөмкин.

Әмма гриппка да җиңел карарга кирәкми. Ел саен бу вирустан Җир шарында 650 мең кеше вафат була. Шулай да бу яктан ковид алда бара. Статистик мәгълүматлар буенча, коронавирус белән авырганнарның 15 процентында авыруның авыр формасы ачыклана. Ә 5 процент очракта үпкәләрне ясалма “сулатырга” мәҗбүрләр.

Вирус кемнәргә яный?

COVID-19ны өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар ияртү куркынычы күбрәк. Грипп вакытында бу категориягә балалар да керә. Соңгы вакытта ачыкланганча, грипп кебек үк, коронавирус та йөкле хатын-кызларга да куркыныч тудыра.

Профилактика буенча нинди яңалыклар бар?

Респираторлы инфекцияләр иярмәсен өчен битлек киеп йөрү сорала. Шулай ук кулларны тиешенчә сабын белән юып, кеше күп йөри торган урыннардан тыелып тору да уңай нәтиҗә бирәчәк, ди Роспотребнадзор белгечләре.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sәlamәtlek/covid-19-m-gripp-aerylamy-yukmy-tabiblar-ni-di

Запись COVID-19 һәм грипп: аермаcы нинди? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..