Архивы Тукай премиясе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле
Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле. Бу хакта Татарстан Рәисе Указы чыкты.

2025 елгы Тукай премиясе лауреатлары:

«Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин

Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен

Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен

Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тукай премиясе быел кемнәргә бирелер: дәгъва кылучылар мәгълүм?
Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.

Әлеге премиягә түбәндәгеләр дәгъва итә:

«Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин;

“Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон;

«Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов;

Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев;

Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина;

«Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев;

Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов;

Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов;

Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.

фото: http://gabdullatukay.ru

Чыганак: "Татар-информ" МА

Запись Тукай премиясе быел кемнәргә бирелер: дәгъва кылучылар мәгълүм? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар билгеле. Исемлектә Элвин Грей бармы?
Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге мәгълүм, дип хәбәр итә Татар-информ. Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.

1. Алексеева Елена Петровна – «Казань. Кинематограф. Из века в век» (1897-2014 гг.) монографиясе өчен.

2. Әлмиев Надир Усман улы – график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

3. Әмирханов Марат Әмирхан улы – «Казан йорт» «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен.

4. Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы – Татарстан Республикасы рәсем сәнгатенә керткәне өлеше өчен. «Тарих һәм шәхес» сериясе, 1998-2019 еллар

5. Галиуллин Тәлгат Нәби улы – «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы.

6. Гаффаров Габдуләхәт Абдрахман улы (Әхәт Гаффар) – «Олы юлның тузаны» романы, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары.

7. Гыйльманов Галимҗан Хәмитьян улы – «Тәкъдиргә юл» хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен.

8. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы – татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

9. Фәттахов Рифат Әхмәт улы – Рәшит Ваһапов (2004-2017) исемендәге татар җыры халыкара фестивален тормышка ашыруы һәм татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен.

10. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы – «Татар хатыннары» сериясе өчен (25 эш).

11. Хәсәнов Нурислам Габдулла улы – «Күрәчәк» һәм «Җан авазы» романнар һәм повестьлар китаплары өчен.

12. Шәрәфиев Әнвәр Җәмил улы – «Сандугач» фортепиано пьесалары, «Чулпан Йолдыз», «Наз» җыентыклары өчен.

13. Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы – «Тамды яшем», «Бала күңеле – ак кәгазь» китаплары өчен.

14. Туманов Дмитрий Александрович, Гарипова Раилә Мөхәммәт кызы, Платонов Дмитрий Анатольевич, Смирнова Наталья Анатольевна, Гайнетдинов Айдар Рафаил улы, Мортазин Тимур Әнвәр улы, Сәфәрова Диана Әсгать кызы, Штыков Николай Александрович. «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестивале өчен.

15. «Әлиф» иҗат берләшмәсе: режиссер Имаметдинов Туфан Риф улы, хореограф Нуриев Марсель Җәүдәт улы, композитор Низамов Эльмир Җәүдәт улы, биюче Батуллин Нурбәк Роберт улы.

«Әлиф» хореографик спектаклен иҗат иткән өчен.

16. Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

Күргәнегезчә, исемлектә Элвин Грей юк. Хәтерләсәгез, популяр җырчыга дәрәҗәле премия бирү тәъдиме турында “Татар-информ”ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов язып чыккан иде. “Элвин Грей татар халкын оялмаска өйрәтә һәм татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды, дигән фикерен җиткерде журналист “Татнефть-Арена”да 9 меңнән артык тамашачыга куелган концерттан тәэсирләре белән уртаклашканда.

Рәмис Латыйповның “Элвин Грейга татар телен саклагандагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк” дип шаяртуын күпләр чын итеп кабул итте.

Элвин Грей үзе исә әлеге тәкъдимгә җавап итеп: “Бу сүзләрне ишеткәнем бар, хәбәр чыккач, интернетта нинди премия булуын ныклап карадым. Мондый премия бирсәләр, мин бик шат булыр идем” дигән иде.

Фото: соцсети

Запись Тукай премиясенә быелгы кандидатлар билгеле. Исемлектә Элвин Грей бармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде… Моны уйлап чыгарып та булмый”
Менә шуннан соң Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде. Бар ул, бар. Дөнья белән, бөтен гамәл белән һәм безнең һәрберебез белән, аерым-аерым да Ул идарә итә. Әйткән сүзләрем бөтен­ләй яңалык та, ачыш та түгел. Һәм исбатлап тору да таләп ителми, шулай да бу кызык хәлләр турында минем сезгә сөйләп бирәсем килә. Кызык бит һәм аны уйлап чыгарып та булмый.

“Казан утлары” журналының соңгы, 12 нче саны килде. Почта якларын урап, язылып кайтмасам, ул башка килмәячәк. Ансыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, шулай өй­рә­нел­гән инде. Үзе – иптәш, үзе – дус. Барлыгыбызны, укы­мыш­лы, әдәбияты­бызны, сән­гате­без­не, миллә­тебезне, тарихы­быз­­ны ярата торган, фидакарь җан булуыбызны дә­лилли торган фал да әле ул. Ник соң безнең шундый журналыбыз 4-5 мең тираж белән генә чыгарга тиеш? Чыксын ул 50-60 меңле булып. Миңа калса, татар матбугатына язы­лу, аны уку, кемнең нәрсә язасын белеп тору үзе үк телне, милләтне саклауга санлы бер эш булыр иде.

Тел бетә, мил­ләт бетә дип сөйләнергә яратучылар бар-барын. Ми­ңа калса, тел дә бетми, милләт тә бетми. Язучы Ибраһим абый Газинең: “Кеше ул, картайдым, дигән көннән картая башлый, шул сүзне әйтүдән сакланырга кирәк”, – дигәнен укыганым бар иде. Күңелгә кереп калган бит, әй, әйтәсе килми шул сүзне. Димәк, тел, милләт мәсьәләсендә дә шул ук инде. Бетәбез дибез икән, инде бетәбез. Ә бер дә бетәсе килми әле. Укылмаган, бер­сеннән-берсе кызыклырак әсәрләр көтеп тора. Алар турында “Казан утлары” журналы хәбәр итә. Акчаңны кызганмыйча, бер язылып кай­тасың да ай саен берсеннән-берсе кызыклырак әсәрләр – Чыңгыз Айтматов, Ринат Мө­хәммәдиев, Камил Кәримов, Ра­фис Корбан романнары, Нәбирә Гыйматдинова, Ай­гөл Әхмәтгалиева, Фоат Садриев, Тәлгать Галиуллин, Рамис Латыйпов, Айгиз Баймө­хәм­­мә­тов повестьларын өй­дә генә көтеп утырасың.

2019 елда журнал битләрендә дөнья күрәчәк табадан яңа төшкән кайбер әсәрләр исем­­леген барлап чыктым да әдәбиятны шигырь белән изгән, шигырь белән баскан заманда “Казан утлары” журналы әллә шигъ­рияттән баш тартамы дип куркып киттем. Аллаһы сакласын, шөкер, безнең халык шигъриятле, хисле, җырлы, моңлы. Тукайлы халык һәм Рәниф Шәри­повлы халык. Исемлектә бер поэзия әсәре һәм, ул да булса – аның “Җом­га” поэмасы. Сөбханалла. Журналга яңа язылган абу­нәчеләр аны укып ләззәт­ләнәчәк әле. Ул аны 2015 елда язган иде. Без аны шул ук елны диярлек (“Татар мөселман кален­да­ре”н бер ел алдан әзерлибез бит) 2016 елда календарь битлә­рендә, заманча булса да, тулысынча басып чыгардык. Бездән күреп дип әйтә алмыйм инде, бу бик шәп поэ­маны “Казан утлары” ­да басты.

Рәниф Шәриповның 2016 елда чыккан китабы да шул поэманың исеме белән “Җомга” дип атала иде. Бу гаҗәп тәэсирле, хисле әсәрне мин ятлап алдым. Халык бе­лән очрашуларда, сәх­нә­ләр­дә, мәчетләрдә, Коръән мәҗ­лесләрендә сөйләп йөр­дем. Ул утны-суны кич­кән, чолганышта калган, сугышын да, тоткынлыгын да, төр­мә­ләрен дә күргән Закир абый турында. Ул – гади­ләрдән-гади, чын, намуслы, иманлы, татар кешесе. Аның һәрвакыт ап-ак күлмәге бар, иртәгә җомга дигән көнне ул шуны юып кия. Иманлы, яхшы кү­ңелле бу татар кешесен фә­реш­тә­ләр озата йөри, Ал­лаһы сак­лый. Ул дога ятлый, ике гает­тән өс­тенрәк булган җомганы зурлый. Татарлыгын, иманын саклый, җан­нарны сихәтлән­де­рә торган дәва, якты, ягымлы нур бөр­келә. Нинди генә хәл­ләргә төшсә дә, кешеләр­нең хөр­мәтен казана. Әй, яраттым да инде бу поэманы. Кайдадыр мин аны, елның иң яхшы әсәре, дип тә язып та чыктым әле. Аның турында язучыларга, шагыйрьләргә сөй­ләдем. Марсель Галигә, Вахит Имамовка, Ркаил Зәй­дуллага, Газинур Моратка, Зин­нур Ман­­суровка, Фәүзия Бәй­рәмова, Нәбирә Гыйматдиновага, Нә­җибә Сафинага. Берсе дә каршы булмады. Соң сез бит инде – татар әдә­биятының тартып баручы бурлаклары, үз сүзегезне өз­дереп әйтә торган зур шә­хес­ләр. Бирегез әле шул Рә­ниф Шәриповка Тукай бү­лә­ген, дидем. Ал­лаһының рәх­мәте яусын, тырышып карадылар. Идарә әгъзалары барысы да “за” иде дә, тавыш биргәндә ни­чәдер шар җи­теп бетмәде, диделәр. Шә­риповтан шәб­рәкләр булгандыр, күрәсең.

Дөрес, буласы булса, була инде ул. Әнә Миргазиян абый Юныс Тукай бүләген алганын сизми дә калды. “Ватаным Татарстан” газетасының әдә­бият-сәнгать бүлеге мөдире Асия Юнысова өч көн буена язучының әсәрләрен укып, әсәрләнеп, Миргазиян абый­ның документларын җиренә җиткереп эшләп, комиссиягә тапшырды. Берүзе җыелыш та җыйды, фикерләр дә, тәкъ­димнәр дә туплады, радиога барып сөйләде, мәкаләләр язды. Хәтта, Тукай бүләген би­рә торган комиссия әгъза­ла­ры белән сөйләшеп, аның нин­дирәк язучы икәнен аң­латып чыкты. Үз вакытында котлаулар кабул иткәндә, Миргазиян абый бәхетле иде. Ә бер елдан үпкәсен сиздерде. Чөнки ул алганның икенче елында бүләкнең күләмен шактый арттырганнар иде. Ничек кенә арттырсалар да, татарның иң зур бүләгенә яхшы машина алып булмый. Кәҗәсе түгел, мәзәге ди­гән­дәй, дәрәҗәсе зур.

Яраткан җырчыбыз Фә­ридә апа Кудашева белән дә шулайрак булды. Мин Мин­шәех Харис улына (ирем) әйттем, ул җитәк­чесе – баш мөхәррире Зиннур Мансуровка әйтте. Ул исә документларны бик оста эшли белә, сөенә-сөенә башкарды. “Мә­дәни җомга” газетасы исе­меннән бөек җырчыны Тукай бүләгенә тәкъдим иттек. Бу изге эшне башкаруда Зиннур әфәнде бик тырышты һәм без җиңдек. Ул да Тукайлы булды, чын йөрәктән эш­ләгәндә җи­ңеп тә, уңышларга ирешеп тә була. Аллаһы Тә­галә, изге эшләрдә ярышыгыз, ди. Мондый ярышларда һәрвакыт гаделлек җиңәргә тиештер.

Менә тагын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бү­ләге өчен ярышлар башланып китәр. Кемгә булыр, кем­гә бирерләр? Миңа калса, “Җомга” поэмасын язган, шул исемдәге китап чыгарган Рәниф Шәриповка тиеш. Шулай булмаса, “Казан утлары” журналы аны иң-иң яңа әсәр дип тәкъдим итәр идеме икән? Әле 2020 елга “Татар мөселман календаре”н туп­лап, язып, төзеп утырам. Бу Рәниф Шәрипов туган, дө­рес­рәге, 70 яшькә җиткән ел икән. Ул 1950 елның 5 маенда Кукмара районының Чокырчы авылында туган. Аны әни­се Ямьбикә (мондый матур исемне беренче ише­тәм) апа берүзе үстерә. Бәхетле балачак бик кыска була шул. Улына 11 яшь булганда, тома ятим калдырып, үзе дә вафат була. Рәнифне Арча районы балалар йортына җибә­рәләр, ул шунда үсә, чыныгу ала, сау-сәламәт матур егет булып, урта мәктәпне тә­мам­лый. Казан химия-техно­логия институтына укырга керә. Бәхет­сезгә җил каршы, диләр бит, ул елларда институтлардан армиягә алалар иде. Шул армия Рәнифне харап итә, җил­кәннәрен җил каера, канатлары очканда янып төшә. Хәрби корабтагы хезмәте вакытында ул, бозлы суда калып, каты, гомерлек салкын тидерә.

Аны Казанга озатучылар кайтара. Ниләр күргән, ниләр кичергәндер? Шул урында Фәнис абый Яруллин искә төшә. Ул көрәшче булган икән, аның Нурсөясе дә кө­рәшче булгандыр. Рәниф тә, хатыны Дамирә дә көрәш­че­ләр түгел. Чү, туктыйм инде. Шундый хәлдә, урын өстендә “Тәрәзәдә ут”, “Ян, учагым”, “Күк һәм күңел йолдызлары”, “Йорт иясе”, “Җомга” кебек китаплар, проза әсәрләрен дә санарга җыенмыйм. Шагыйрь Фәнис абыйдан бераз гына калышса да, иҗаты зур, бәрәкәтле аның. Тукай бүлә­ген күп язган өчен түгел, гүзәл әсәр иҗат иткән өчен бирергә кирәктер. Шул бердәнбер “Җомга” поэмасын гына язса да, ул Тукай бүләгенә лаек. Аңа бирми кемгә бирерләр икән?

Мин әйтәсемне әйттем дип уйлаган идем. Юк икән, инде менә Рәнифнең “Җом­га”дан да күркәмрәк поэмалар язганын ишеттем. Бездән теләк һәм дога.

(Фәния Хуҗахмәт/“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2019/)

Запись “Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде… Моны уйлап чыгарып та булмый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәрләргә карата фикерен әйтә
Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының “Йолдызлы такси” тапшыруына интервьюсында үзен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җавап бирде, дип яза Татар-информ.

“Радик, чын хәбәрме бу, юкмы, әллә безнең кебек кешеләр кабартып җибәргәнме, Тукай премиясен бирәләрме сиңа, юкмы?” – дип сорый алып баручы. “Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр “Татнефть- Арена” сараенда булып узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт”, – ди Элвин Грей.

Элвин Грей 1 декабрьдә “Татнефть-Арена” боз сараенда 9 меңнән артык тамашачы җыеп, концерт күрсәтте. Шуннан соң кайбер мәгълүмат чараларында җырчыга “Тукай премиясен бирергә кирәк” дигән хәбәрләр чыкты.

“Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде. Шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда”, – дип ачыклык кертте җырчы.

Фото: Барс медиа

Запись Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәрләргә карата фикерен әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..