Архивы яралыязмыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без…”
Мин балалы хатынга өйләндем. Бер тапкыр да өйләнеп караганым юк иде. Безнең туганнар арасында минем сыманнар юк. Бар егетләр дә кызларына өйләнделәр, кыз туганнар егетләренә кияүгә чыктылар.

Хәзер кеше кешегә бик кысылып бармый. Кем белән кем өйләнешкән икән – белмичә дә калалар. Чөнки артык зурга китеп туйлар оештырган юк бит.

Шулай да, миңа әйтүчеләр булды: җан төсле акыллы кызлар тулып яткан заманда, кияүдә булып кайткан, балалы хатын алмасаң инде ул кадәр диделәр.
Өйләнгәндә аны уйламыйсың бит. Балалымы, юкмы – миңа барыбер иде. Без өйләнешкәндә малай мәктәптә укый иде. Хатын уртак балага да каршы түгел иде. Үзе дә әйтә иде әле: малай үсеп чыгып китәчәк, икенчесе кирәк дип әйтә иде. Әмма яшибез-яшибез, бала юк әле һаман. Хатын теләми, кая инде, бу малайны үстереп аякка бастырсак әле, ди. Малай дигәнең дә зур егет инде хәзер.

Мәктәпне бетерде, институтка керде. Мәктәптә үк шәләй-вәләй йөрде ул. Аңа ул белеме белән училище-мазарга гына кереп эшлисе иде, анасы теләмәде бит. Армиягә алырлар, рәтләп эш тә булмас диде. Институтка кереп укыса, әйтерсең, эш китереп тоттыралар ди аңа. Малай 3нче курста укый. Ул укырга кергәннән бирле минем дә, анасының да ял күргәнебез юк, шул бугайны ашатырга, аның укуына түләргә кирәк дип, эшлибез дә эшлибез.
Хатын икенче эшкә урнашты хәтта, мин аны күрмим дә диярлек. Иртән китә, кич кайта. Әле кайткач та кереп кенә ята алмый бит ул хатын-кыз: керләрне юарга куя, көтеп тора, ул арада ашарга пешерә.
Миңа 44 яшь, хатын бер яшькә кечерәк. Малайга да әйтеп-әйтеп карыйм инде, анаңа җиңелрәк булыр, бераз үзең дә эшли аласың бит инде, укудан соң вакыт кала бит инде дим. Әмма малай теләми, уку калдырмыйм, ди. Соң, калдырмасын, кем аңа калдырып эшләргә куша.

Хатын да малаен якларга гына тора. “Һәр нәрсәнең үз вакыты: укыганда – укырга кирәк. Аннан гомер буена эшлисе була әле”, – ди. Миңа сүз дә әйттерми ул. Үпкәли әле, малай синеке түгел бит, шуңа бәреләсең син аңа, ди. Бәрелү алай булмый бит инде ул. Мин бит малайны мәктәптә укыган чакта эшкә кумадым. Училищеда гына укыган булса, күптән эшләп ашаган булыр иде инде. Ә болай тагын ике елы бар бит әле аның. Без аңа хәзер 120 мең сум түлибез. Ел саен арта ул бәя. Хатынга да әйтәм: укып бетергәнче генә эшлим дисең, аннан соң да туктамаячаксың син дим. Аннан соң машинасы, башкасы кирәк булачак. Ул арада өйләнеп куйса, нишләрсең.
Без бит башта уртак балабыз булыр дип яши башладык. Ике бала булса, бу кадәр кыланмаслар иде. Малае да артыгын кыланмас иде, хатын да бу кадәр өфләп тормас иде малаен. Хәзер утыра әнә: кырыктан соң бала тапмыйлар инде, ди. Ник, ни булган шулкадәр кырыктан соң? Мине, мәсәлән, әни кырык икедә тапкан. Әнигә күз тимәсен, пенсиядә булса да, эшләп йөри әле ул, өйдә утырырга яратмый. Әз булса да, тама, кеше арасында йөреп кайтам дип әйтә.
Мин институтларда укымадым, бәлки заманасы да башкачарак булгандыр. Без эшләп ашадык бит. Мин мәктәптән соң әнидән акча алырга ояла башладым. Техникумда укыдым, эшләми идем, әмма әнидән акча алырга оят иде. Тартып-сузып стипендияне җиткердем, аннан эшли башладым. Ну мин малайны күреп торам бит, берничә генә сәгать булса да эшли ала ул. Юлына булса да акча эшләмәслекме инде шәһәр егетләре? И-и, мин ул яшьтә булсаммы? Кайтып та кермичә эшләр идем. Эш – эш бит инде ул, яшь чагында рәттән барысына алынырга була.

Яши-яши башыма төрле уйлар килә хәзер. Мин сау-сәламәт ир бит инде, нишләп минем балам булмаска тиеш әле дип тә уйлыйм кайчак. Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без. Ничә ел буе ышанып яшәгән хатынга да ачу килә башлады әле. Минем менә рәтләп ял да иткәнем юк, малайны укытасы бар дип, акча җыябыз да акча җыябыз. Аның бит атасы да исән, болай гына уйлап карасаң. Әмма үзенең баласына беркайчан да булышканы булмады аның.
Өйләнешкән мәлне бер генә сөйләшеп алган идек ул турыда, бүтән кузгаткан юк. Ярдәме булса, хатын миңа әйтер иде инде, үзе икешәр эштә эшләп газапланмас иде. Бала, бала дигән булам да, тагын берәү булса, анысын да шулай ук укытасы, ашатасы булачак инде дип куям. Монда берсенә ничекләр итеп җиткерергә белмисең әле, тагын булса, анысының да ашыйсы киләчәк, укыйсы киләчәк бит инде. Әллә анысы һава белән торырмы? Юк бит инде. Ул яктан хатын дөрес тә уйлый сыман.
Ришат, Батыр районы.

"Язмыш кочагы"

Запись “Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың…
Хәзер ир-егетләр өйләнмиләр бит ул, кияүгә чыгалар. Олы кызның кияве дә яшәргә безгә килде. Тыныч кына яшәрлек булса, түзәргә дә риза идем. Безнең холыклар туры килмәде.

Тавышка киткәч, түзмәдем, күптәннән бер иргә димләп йөриләр иде, шул кешегә кияүгә киттем. Өйдә тыныч булса, кияүгә барырга исәбемдә дә юк иде, югыйсә. Яшьләр – үзләренчә, мин үземчә яшәрмен дигәнрәк уйлар белән киттем.

Иргә буш кул белән бармадым мин. Үрдәк, тавык итләре, фарш алып бардым. Ун күкәйгә камыр басып, токмач кисеп әзерләгән идем – аны да калдырмадым. Бал, варенье, 200 граммлы биш пачка чәй, печенье, конфет, вафли, дөге белән карабодай ярмасы, дүрт капчык бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер төядем. Кер юа торган порошогына кадәр тыктым. Уйласаң, тоз белән су гына алмадым инде, дөресен генә әйткәндә. Мине алырга килгәндә бу ир бер коробка конфет белән килгән иде. Киткәндә әйтә: “Конфетны монда калдырырга кирәкми инде. Миңа кайткач, чәй эчәрбез”, – дип, өстәлдән алып, сумкасына салып куйды. Шунда да бик гаҗәпсенгән идем. Өй буш калса, аңлар идең әле, искереп, бозылып ятмасын, дип әйтер идең. Ә монда өйдә балалар кала бит, алар монда яшиләр. Ярый инде, аны-моны эндәшмичә генә кузгалдык. Әмма ул конфетны кайткач та ашарга насыйп булмады. Икенче көнне кызы килгән иде дә, бу ир шул конфетны тартмасы белән аңа күчтәнәч итеп биреп җибәрде.

Алдан озаклап аралашып, сөйләшеп тормаган кеше булгач, дуслаша алмыйча аптырап беттем мин ул ир белән. Безнең яшьтә бер-берсен хөрмәт итеп, сөйләшеп яшәр өчен кавыша бит инде кешеләр. Ә без икебез ике якта утырдык. “Сөйләш инде, нигә сөйләшмисең”, – дигәч, нәрсә сөйләшергә соң, дип әйтә иде.

Көзгә кергәч, сатарга дип, ир белән бер машина утын, бер машина тимер төядек. Берсен – бер көнне, берсен икенче көн башкардык. Утын саткан көнне, кайтышлый балык ала кайт әле, балык ашыйсы килә, дип озаттым. “Ярар” да димәде, “юк” та димәде – берни эндәшмәде. Берничә сәгать йөреп, тәки балыксыз кайтып керде. Юк икән юк инде, дип мин дә кабатлап тормадым инде аннан соң. Тимер тапшырган көнне “бавырсак алып кайтырсың” дидем. Анысында эндәшмичә калмады: пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың, диде. Килгәннән бирле болай да гел мин алып килгән ризыклар белән яшәдек бит инде, аның сыртыннан берни булмады, югыйсә. Кышка кергәнче кече кызының ирен чакыртып, коймаларны рәтләттек, баганаларын заливать иттердек. Ярый инде, мин үземчә пешерендем, төшерендем анда. Өстәл буш булмады. Ә ирем кияүне озатканда бер-ике пачка тәмәке дә бирә белмәде. Кая ди ул акчасын түләү!

Мин диабетик, авырып торам. Күпме генә узгандыр, авыруларым кабат кузгалды да, больницага кереп ятарга туры килде. Шунда да ир дигән кешем бер тапкыр да яныма килмәде. Ярар, пешеренә белми иде инде. Соң, ике алма, бер мандарин алып булса да хәлне белеп китәргә була бит инде. Болай да гел чит районда берүзем яттым бит. Кая ди ул килү. Шалтыратмады да. Ике көннән соң түзмәдем, үзем җыйдым моны. Больницада яткан килеш, аның хәлен сорап мин шалтыраттым. Үзем өчен барысын да аңлаган идем инде: исән-сау терелеп чыга алсам, туп-туры үземнең өйгә кайтып китәм, дип сүз бирдем.
Палатада үзем сыман гади, сөйләшә торган хатыннар ята инде. Берсенең ире шофер икән, такси сыман йөри дигәч, юлына түләрмен, мине илтеп кенә куйсын әле дип сорадым. Бушка йөрисе булмагач, ул ир дә каршы булмады. Шулай итеп, иргә дә кереп тормыйча, өемә кайтып киттем. Аңа шалтыратып кына әйттем. “Җаең чыккач, минем әйберләрне китереп кит әле”, – дидем. Ашау, ризыкларны калдыр, миннән яхшылык булсын, дидем.
Бер-ике генә кигән күлмәгем, ак яулыгым, аңа кияүгә дип барганда гына алып киелгән өр-яңа чалбарым, ике колготкием, ике халатым, шикәрдән эчә торган даруларым кирәк иде. Берничә атнадан соң, кеше аркылы гына, колготки белән халатымны гына тапшырдылар, ә калган берни дә кире кайтмады. Чыгарып ташлагандырмы, нишләткәндер инде – белмим. Хатын-кыз киемен, яңа булса да, ул киеп йөри алмый бит инде аны. Кешесен табып, халатларны бирергә уйлагач, калган киемнәрне дә төреп кенә тыгасы иде бит, юк инде, булмады. Тормыш иткән, кешеләр белән рәтләп кенә аралаша белә торган ир булмады. Шуңа да ялгыздыр инде ул. Рәтле булса, барыбер дә ир-атка хатын табыла ул.

Картаймыш көндә кияүгә барып кайттым шулай итеп. Башкача кызыкмыйм инде. Кайтуга ук балаларга да әйттем: өемнән бүтән кузгалмыйм, хәзер сезнең чират, дидем. Кызның кайнана белән яшисе килми, кияүнең минем белән яшисе килми. Акча түләп, кеше йортында яшәгән көннәре.

“Язмыш сынавы”

Запись Пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сихерче хатын сөйдергеч бозымы ясый, ләкин…
Аның авылга ничек килеп урнашуын да оныттылар иде. Авыл читендәге тузган йортны Настя исемле яшь кыз сатып алгач, башта кешеләр гаҗәпләнгән иде. Аннан аның экстрасенс булуы турында хәбәр таралды. Хәзер бит һәр авылда диярлек бар андыйлар. Шәһәрләрдә дә күп. Медицинага өмет өзүчеләр аларга көтүе белән йөриләр.

Настяны сихерче дисәң дә була, убыр дисәң дә бер дә артык түгел. Юк, ул төскә-биткә чибәр үзе. Әкияттәге убырларга бер дә охшамаган. Әмма халык аны читләтеп үтә иде. Артык явыз иде ул. Кешеләргә бер дә юньле сүз әйтмәс. Ләкин Настяның бер гаделлеге бар: дәвалыйм дип, чирдән коткарам дип алдап йөртмәс. Бозым салса — салыр, кемнедер кемгәдер гашыйк итү дә кулыннан килә, диләр… Тик өметсез авыруның башын катырып, савыктырам дип кесәсен саумас. Аннан Настя белә: иблис кавеме (ул шулар белән эш йөртә) беркайчан да кешегә яхшылык эшләми. Хәер, халык арасында үч алырга теләүчеләр дә җитәрлек. Менә шулар аның төп клиентлары иде. Әмма алар кача-поса гына киләләр. Анастасиянең ишеге төбендә башка экстрасенсларныкы кебек чират тезелми иде.
Яшь сихерче акчага мохтаҗ булмады. Көтмәгәндә килеп чыккан бер очраклылык аны алтынга күмде. Бервакыт авыл кибетендә бер яшь егет сүзгә килде аның белән. Кызып китеп убыр дип атады, аяк астында буталып йөрмәскә кушты. «Ашыкма, — диде аңа Настя. — Киләсе атнада син өйләнергә йөрисеңме әле? Белеп тор: хатының белән берни дә барып чыкмаячак синең».
Нәкъ бер атнадан соң тәкәббер егет, борын салындырып, аның ишеге төбендә пәйда булды. Менә шунда Анастасияның борыны сизеп алды да инде: бу эштән зур акчалар исе килә. Шул чактан соң эшләр җайга китте: тирә-юньдәге өйләнергә җыенган егетләр туй алдыннан Настяга килеп, бозым салмасын өчен, аны бәхилләтә торган булдылар. Шулай эшләмәсәң, туйдан соң кыйбаткарак төшәчәк. Бу кадәресе һәр егеткә мәгълүм иде. Акча шулкадәр күп керде: Настяның җеннәре эшсез кала яздылар.
Настя исә яшь һәм чибәр иде. Күзләре еланныкы кебек зәһәр булмаса, сөйкемле дип тә әйтерлек. Тик аның иблиснекедәй карашы теләсә кемне өркетә ала. Кызга инде утыз тулды, ләкин аңа өйләнергә теләүчеләр күренмәде. Аның үзенә дә ярату хисе ят иде. Авылда яшь агроном егет пәйда булганчы, Настя сөю хисенең тәмен татый алмады. Егет кара күзле, куе сакаллы, тыныч йөзле егет гаҗәп сөйкемле иде… һәм Настя аңа гашыйк булды. Әмма бу җавапсыз мәхәббәт иде. Гадәти хатын-кыз алымнары, күз уйнату, каш сикертүләр, ымсындыргыч карашлар Айдарбәккә (яшь агрономның исеме шундый иде) аз гына да тәэсир итмәделәр. Шунда убыр беренче тапкыр үзе өчен сөйдергеч бозымы ясады. Кызганыч, сихер бу юлы эшләмәде. Җеннәр ни өчендер егеткә якын килергә курыктылар. Айдарбәкнең игелекле йөзе тыныч калды, ул Настяга тагылырга уйламады да. Әйтерсең, егет Пушкинның: «Чем меньше женщину мы любим, Тем легче нравимся мы ей, И тем ее вернее губим Средь обольстительных сетей», — дигән русча юлларын үзләштереп алган да сихерче ягына борылып та карамыйча тыныч кына йөрүен белә.
Күңел газаплары сихерчене әйтеп бетергесез өметсезлек утына салды. Гашыйклык халәте аны ташламады. Ул сизде: егеткә дип аткан ук аның үзенә әйләнеп кайткан иде. Теләсә кайсы убыр кебек үк Настя бозымның аны салучыга әйләнеп кайту ихтималлыгын белә иде. Беркайчан да үзе белән шулай булыр дип уйламады.
Яшь агрономның өйләнергә йөрүе турында хәбәр аны тынсыз итте. Җиңелүе белән килешергә теләмичә, ул Айдәрбәк белән кешеләр алдында җәнҗал чыгарды. Аның белән конфликтка керүдән һәркем курка бит. Ләкин Айдәрбәк кыз белән талашмады. Йөзе мөлаем булып калды. Халык алдында ул аңа тыныч кына, тәэсирле генә итеп: «Дөньяның бөтен сихерчеләрен, җеннәрен үзеңә ярдәмгә чакыр, миңа зыян сала алмассыз», — диде дә, борылып китеп барды. Аның бу тынычлыгында сихерче кодрәте җитмәслек ниндидер бер көч бар иде. Җиңелү ачысы убырны үтергәндәй булды. Ул Айдәрбәкнең таңнарын бөтен җанын салып гыйбадәттә булуын, Аллаһтан үзенә иминлек соравын, иртәнге зикерләрне калдырмый укуын, дога кылуын белми иде. Болар егеткә һәртөрле золымнан калкан булып хезмәт итте. Шул калканны Айдарбәк кичен дә куллана. Болардан тыш көн дәвамында агрономның теле Аллаһы Тәгаләне искә төшерү белән мәшгуль иде.
Үзенең кара миссиясенең бөтен мәгънәсен югалтып, сихерче үлергә теләде. Ләкин ул үзен газаплы җан бирү көтүен аңлый иде. Сихерен кемгәдер тапшырмыйча, убыр бу дөньядан китә алмый.

Кайчандыр үлем түшәгендә газапта яткан әбисе аннан кара гыйлемен кабул итеп алуны сораган иде. Ул чакта Настя явыз көчкә кызыкты, авыр йөкне тартып барырга риза булды. Хәзер бу йөк аның иңбашларын баса иде, ләкин ул авырлыктан котылырга чара тапмады.

https://vk.com/club74185557

Запись Сихерче хатын  сөйдергеч бозымы ясый, ләкин… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мине терелми дигәннәр дә, ул шундук башка хатын эзли башлаган икән”
Мәктәпне тәмамлагач, алга таба укырга теләгем булса да, тормыш авырлыгы укырга ирек бирмәде. Шуңа күрә акча эшләргә дип, Казанга килеп заводка эшкә урнаштым. Менә шунда очраттым мин аны.

Ел ярым яратышып йөргәннән соң никахлашып өйләнештек. Ул вакытта бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Бер-беребездән башка яши алмабыз кебек иде. Озакламый мәхәббәтебезнең җимеше булып улыбыз Айдар туды. Улыма өч яшь чакта мин бик каты чирләп, больницага эләктем. Катлаулы операция кичерергә туры килде. Операциядән соң мине әнием саклап утырды.Үзем өчен түгел, улымны уйлап борчылдым. “Айдар кая, нишли икән?” – дип әнидән сорагач, әни аның апамнарда икәнен әйтте.
Ирем атна буена хәлемне белешерә килеп йөрде, аннан килүен сирәгәйтте һәм бөтенләй килмәс булды. Мине ике атнадан артык яткырдылар, алга китеш булмагач, кабат операция ясадылар. Анда да әни белән апам чиратлашып саклап, тәрбияләп тордылар. Тиз генә чыгармадылар, больницада озак ятарга туры килде. Ирем шул югалудан юк булды. Баксаң, аңа “хатыныңның хәле яхшы түгел, андый чирдән терелеп кеше булуына ышаныч бик аз” дигәннәр дә, ул башка хатын эзли башлаган икән. Иремнең чын йөзен шунда гына белдем. Өйгә чыккач та, бер ел сакланып, табиблар күзәтүе астында яшәдем. Газиз балам хакына терелеп, аны исән-сау үземә тәрбияләп үстерергә насыйп итсәң иде Ходаем дип, елый-елый ялварып сорый идем. Аллага шөкер, улым бәхетенә, әкренләп савыктым.

Мин больницадан кайтуыма иремнең әйберләреннән җилләр искән иде. Яныма хәл белергә килми башлагач ук күңелем нидер сизенгән иде инде. Ирләргә ышанма, Иделгә таянма дип белми әйтмиләр икән. Баксаң, ирем үзенең бер классташ кызына ияләшкән булып чыкты. Кияүгә чыкмаган, үзе генә яши торган кыз иде ул. Мин авырып ятканда шул классташы белән чит илгә ял итәргә барганнар хәтта! Минем кайгы булмаган шул аңарда, югыйсә, ни дисәң дә, яратып өйләнгән хатыны идем бит.

Улым да әтисен сагынып, көн саен көтте, аны кызганып йөрәгем өзгәләнде. Аңа ничек итеп тә аңлатып булмый бит. “Әтием кайчан кайта?” – дип, көн саен сорап кына тора. Нәрсә дип тә җавап бирергә юк. Шушы хәлләрдән соң нишләргә кала? Әлбәттә, аерылышырга. Аерылышкач улым белән миңа бер бүлмәле фатир, ә иргә машина калды. Ярый әле торырга урыныбыз бар дип сөенәм.

Күрәсең, ирнең яратуы чын күңелдән булмаган аның. Әгәр яратса, мондый адымга бармас иде. Тормыш корып яши башлагач, авырлыклар белән күзгә-күз очрашкач кына кешенең кемлеген аңлыйсың икән ул. Гомер буе бергә атларбыз дип, бер-беребезгә матур вәгъдәләр биргән идек. Авыр чакларда бер-беребезгә терәк булырга, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашырга сүз бирешкән идек. Беренче авырлык белән очрашач ук матур вәгъдәләре юкка чыкты…

Зилә, Чувашия.

https://vk.com/beznen_avil

Запись “Мине терелми дигәннәр дә, ул шундук башка хатын эзли башлаган икән” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Яндык» дип ярдәм сораучылар әллә кайчан үзләренә коттедж салып керде инде»
– Өебез янды, бер әйберебез калмады, зинһар, ярдәм итегез! – дип йөрүчеләрне жәллисезме? Хе, жәлләми ни! Үзләрен кызгандыра белә бит алар. Ә мин аларның чын йөзен күрдем, шуңа күрә жәлләмим дә. Сез уйлаганча «прастуй» халык түгел алар… //Безнең гәҗит//

Күпчелек таксистлар аралашучан була. Монысы бигрәк тә сөйләшергә ярата торган булып чыкты. Машинага кереп утырып, журналист икәнемне белүгә, үзенең хикәятен башлап та җибәрде. Бактың исә, әлеге таксист абзый аферистларны йөртә икән. Үзенең исемен һәм вакыйга барган район-авылларны газетада күрсәтмәү шарты белән, белгәннәрен бәян итте ул. Исемен үзгәртеп, Әнвәр дип бирик, ә менә сөйләгәннәрен бер тамчы да үзгәртмичә язабыз.

– Мин алар белән узган ел таныштым, – дип башлады ул сүзен. – Үзем пенсиядә инде. Шулай да эшсез утырасы килми бит. Әзме-күпме акчасы да булыр, вакыты да үтәр, дип, «таксовать» итеп йөри башладым. Кешеләрне район үзәгеннән авылларга йөртәм, авылдан районга алып барам. Шәһәр дә якын гына, ара-тирә анда бару өчен дә такси яллаучылар табыла. Акчасы әз инде, бензинга кереп китеп бара, дисәң дә була.

Бервакыт Әнвәр абзыйга шулай ук таксида эшләүче бер танышы шалтырата: «Берәүләргә такси кирәк, үзем чыга алмыйм, башка җиргә китәм. Бик яхшы түли торган клиентлар – фәлән авылга алып барсаң, 2 мең тәңкә бирәләр», – ди. Мондый тәкъдимнән баш тарталармыни? Бара, әлбәттә, Әнвәр абзый да. Клиент дигәннәре ике хатын-кыз икән. Берсе 40 яшьләр тирәсендә, икенчесе – олырак, тегесенә әни туры килердәй яшьләрдә. Сәләмә генә киенгәннәр. Әнвәр абзый башта хәтта: «Боларның түләргә акчасы бармы икән соң?» – дип тә уйлап куя.

Әйткән авылларына алып бара. Авылга кергәнче, зират янында ук туктарга куша хатыннар. Бер мең тәңкә чыгарып бирәләр дә: «Без монда озак булмыйбыз, күп булса, 30-40 минуттыр. Көтеп тор, калган мең тәңкәсен аннары бирәбез», – дип, авылга таба җәяүләп чыгып китәләр. Таксист көтеп кала. Аларны көткән ярты сәгать эчендә әллә заказ була аңа, әллә юк, ә монда көтеп утырган өчен мең тәңкә бирәчәкләр.

Әйтелгән вакыт үтүгә, теге хатыннар килеп тә җитә. Әнвәр абзый аларны алып киткән җиренә – район үзәгенә кайтарып куя. Калган мең тәңкәне биргәч, хатыннарның яшьрәге таксистка кулындагы төргәген дә суза: «Сез күп йөрисез, моны берәр җирдә ташлап калдырырсыз әле».

– Башта курыктым кәнишне. Атлаган саен: «Шикле пакетларны кабул итеп алмагыз», – дип кабатлап торалар бит. Шуннан теге хатын пакетны ачып күрсәтте: «Курыкма, кием-салым гына анда. Кешеләр акчалата гына түгел, шулай киемләтә дә бирә бит. Ул таушалган киемнәрнең безгә хаҗәте генә юк», – диде. Нәрсә әйткәнен аңламасам да, пакетны алып калдым. Һәм бер чүплектә ташлап та калдырдым, – ди Әнвәр абзый.

Күпмедер вакыт үткәч, теге хатыннар моңа тагын шалтырата. Тагын бер авылга илтеп куюын сорыйлар. Шулай итеп, Әнвәр абзый боларның шәхси таксистына әйләнә дисәң дә була. Шулай йөри торгач, әллә үзе аңлап ала, әллә ышанычны аклаган таксистка ханымнар үзләре серне чишә шунда: боларның кемлеген белә бит Әнвәр абзый. Бактың исә, болар өй борынча кереп: «Бөтен әйберебез янып бетте, зинһар, ярдәм итегез», – дип йөриләр икән. Кулларында сүзләрен раслый торган белешмәләре дә бар. Дөрестән дә, хуҗалыклары янган ди аларның. Тик… ун ел элек. Хатыннар әллә кайчан янган өйләрен яңа гына янды дип ялганлап, кеше саен акча җыеп йөриләр икән!

Соңрак тагын бер кызыклы нәрсә ачыклана. Болай итеп йөрүчеләр бу ике хатын гына түгел икән. Болар яшәгән җирдә ун ел элек, чыннан да, зур гына янгын чыккан һәм берничә хуҗалык янып көл булган. Хәзер исә шул ун ел элек янган кешеләрнең барысы да «бизнес» белән шөгыльләнә: хан заманында янган өйләренең белешмәсе ярдәмендә кеше саен акча җыеп йөриләр, ди.

– Берзаман өерләре белән безнең район үзәгенә килеп төште болар. Унлап кеше. Араларында ир-атлар да, бот буе гына балалар да бар. Син – фәлән авылга, мин фәләненә барам, дип график төзеп алдылар. Һәрберсенең билгеле бер маршруты бар, бутарга ярамый – тотылуың ихтимал. Һәрберсе барасы җирен билгеләде дә, такси яллап, «эш»кә чыгып китте. Мин «үземнекеләр»не алып барып куйдым, – дип сөйли Әнвәр абзый.

Шулай авыл борынча йөреп, үзләрен жәлләтеп акча җыючы аферистлар инде әллә кайчан ике катлы йортлар җиткереп кергәннәр, чит ил машиналары алганнар – монысы да Әнвәр абзый сүзе. Үзе сүз саен «аферистлар» дип кыстыра, үзе алар хакында шул кадәр тыныч итеп сөйли ул. Түзмәдем, намусын кузгатырга ниятләп, сорау бирдем:

– Соң, аферистларны йөрткәч, сез дә өлешчә аферист буласыз бит инде, урысчалап әйткәндә – «соучастник». Аларның гөнаһыннан сезгә дә өлеш чыга…

– Һи-и, сеңлем. Мин тамак ягын кайгыртам бит, нинди гөнаһ турында сөйлисең син? Мин аларны әйткән җирләренә илтәм дә куям – шул гына. Кайвакыт юлны да белмим әле, алар үзләре өйрәтеп бара. Ераккарак барасы булса, бигрәк тә шатланам: димәк, акчасы да күбрәк була бит. Аферист түгел мин, эшләгән эшем өчен акча гына алучы.

– Ә менә шунда үзегезнең авылыгызга да килеп чыксалар? Авылдашларыгызны, үзегезнең үк туганнарыгызны шулай алдап йөрсәләр?

– Килделәр, безнең авылга да килделәр. Үзем үк алып килдем, сеңлем. Акча кирәк бит – нишлисең инде. Туганнарны кисәтеп куйдым, билгеле, ышанмагыз, капкагызны ачмагыз, дидем. Хәер, дурак булмаган кеше соранып кергән ниндидер кешегә акча биреп чыгармый инде ул. Биргән икән – үзенә үпкәләсен, үзе дурак!..

Бу абзыйны да, ул сөйләгән аферистларны да, исемнәрен әйтеп язып, фаш итәргә булыр иде, әлбәттә. Тик ул очракта журналист этикасы дигән язылмаган кануннарны бозар идем. Намус кодексын. Шулай да бу язма кисәтү булсын иде. Берәрсе: «Яндык!» – дисә, йөрәк дертләп китә, янган кешеләрне кызгана башлыйсың бит. Аның кайчан, ничек януы да ул кадәр әһәмиятле түгел, кулдан килгәнчә булышырга гына тырышасың. Янганыңны дәлиллә әле, дип сорау кая инде ул?! Мондый нәрсә белән шаярырлар дип башыңа да килми. Ә шаяралар икән шул. Әнә бит, бу хатыннар да ун ел элек янган өйләренең белешмәсен тотып йөри, ди! Шуңа күрә сак булсак, бөтен кешегә дә ышанып бетмәсәк иде. «Ярдәм итегез» дип кергәннәрнең дә төрлесе булырга мөмкин.

Сөмбел СӘЙФИ

Запись «Яндык» дип ярдәм сораучылар әллә кайчан үзләренә коттедж салып керде инде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..