Архивы аерылышу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ана улы белән килененә үзе бозым ясаганмы?
Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз. Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле кызы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри.

Әнә, нинди шук кызчыгы да үсеп килә. 22 яшендә кияүгә чыга Чулпан. Туйлар гөрләп-шаулап үтә. Күрше авыл егете Илдар белән алар бер елга якын йөриләр. “Икесе дә тыныч, тырыш, сабыр, бигерәк пар килгәннәр инде”,- дип сөйли ике авыл халкы. Чыннан да, тырышлыклары юк түгел, мәктәп бетереп, Казанга китүгә үз көннәрен үзләре күрәләр алар. Укыйлар да, эшлиләр дә. Үз тамакларын туйдыру гына түгел, әти-әниләренә булышырга да мөмкинлекләре була. Ата-анага күп кирәкме сон, ялларда кайтып киткәндә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтсалар күңел сөенеп куя. Әйе, бәхет өчен тагын ни кирәк?

Әллә кеше күзе тигән, әллә язмышлары шул булган, тик бу гаилә шатлыгы озакка бармый шул. Чулпанның күзләренә игътибар белән карасаң, сагыш-борчу барын күреп була. Нәни кызына елмаерга тырышса да, күзләре моңсу аның. “Хәлең ничек?” –  диеп сорагач та, Чулпан “әкренләп кенә”, – дип җавап бирә. Әллә күңел тулган чагы булды, әллә гыйбрат булсын дип, яшь әни җан борчулары белән бүлешергә уйлады:

“Әкрен генә инде, менә ялга авылга кайттым, кызымны бик сагындым – дип башыннан сыйпап куйды ул сабыен – әнигә дә бала белән авыр, бераз ял итсен, кечкенә балалар тик тормый бит, гел артларыннан чабасы.”

Чулпан инде берничә ай баласын әнисе янында калдырып, шәһәргә эшкә йөри. Балалар бакчасына чират җитмәгән, шәхси садикларга йөртү артык кыйммәт, әле бит фатир өчен дә түләп торасы бар.

“Илдарның елга якын рәтләп эшләгәне юк, – дип дәвам итте ул. –  Дөресен генә, бик сирәк күрешәбез, ә яшәргә кирәк,  менә әни булыша әле ярый, миңа да эше булып куйды. Зарплата белән пенсияне тартып-сузып барабыз….”

Ир вазыйфасын үз җилкәләренә алган Чулпан, битләрен сыпырып куйды. Арган, талчыккан икән шул. Борчусыз, шаян, шук, алсу битле кыз түгел инде ул.

“Әле бит кайчан гына бар да яхшы иде – янә елмаеп куйды ул, әйтерсең лә 2-3 ел артка чигенеп шатланып,сөенеп йөргән көннәренә кире кайтты – Илдар белән бик әйбәт тора идек, икебез дә эшләдек, тырыштык… Яшь гаиләгә ни кирәк инде, әйеме? Саулык-сәламәтлек, эш урының булса, калганы инде үзеңнән тора.. Әмма, бар да алай гади түгел икән ул тормышта. Хәер, алдан ук бар да дөрес китмәгәндер, ләкин мин игътибар бирмәскә тырыштым, ошанмадым… Никах туеннан соң сумкамда канлы кулъяулыгы таптым. Башта аңламадым: каян килгән, кем куйган? Югыйсә өйдә туганнар гына бит, иң якын кешеләр. Бозым турында ишеткән бар иде, ләкин минем белән бу хәл булмас дип уйладым. “Бисмилләмне” әйтеп күмдем дә, оныттым мин моны. Ә тормыш дәвам итте, ялларын әниләргә кунакка кайтабыз, башта Илдар ягына,аннан әнием янына кереп чыгабыз. Кайнанам яхшы каршы алды башта, үзем дә якын күрдем, күчтәнәчәрне ташып кына тордык, үзе сораган әйберләрне дә алып кайта идек. Озак үтмәде, кызыбыз да туды. Мин өйдә, баланы да ашатырга, киедерергә кирәк – акча  кимеде. Ә кредитны түләргә кирәк, фатир өчен дә ай саен биреп торасы. Әнием ярдәм итте, рәхмәт яусын аңа, элек тә ит, яшелчәләр белән булышып торды, инде бала тугач, пенсия яшенә карамастан эшкә дә чыкты. Ә менә кайнанам белән аралар салкынайды. Сораган әйберен алып кайта алмагач, ачулана иде, “буш кул белән кайтырга ничек оят түгел” дия иде. Әни кеше баласына бәхет кенә тели бит инде, акларга тырыштым бианаемны… Әмма машинада, киемнәр арасында вакыт-вакыт инәләр табыла торды. Илдар да соңгы арада бик үзгәрде, күзләре томаланды, югала башлады, эштән чыкты. Инде хәзер мин моны игътибарсыз калдыра алмадым, курка башладым. Ләкин кайнанам дип уйламый идем, моны берничек тә булуы мөмки түгел, ул бит әни кеше! Тик… соңгы булган хәл мине тагын да шикләндерде. Бер ялда кайтканда күчтәнәчкә дип кайнанам ит җибәрде, безгә генә түгел, минем әнигә дә элеш бар иде. Тик әнием бу хәлгә бик сәерсенде, чөнки элек күчтәнәчләр бер дә биргән булмады аның. Әнием итне башта этебезгә ашатып карады. Икенче көнне, ни гаҗәп, этебез аяксыз калган, аннан озак тормас үлеп тә киткән. Бу хәлдән соң мин безгә дигән элешне суыткычка эчкәрәк яшереп куйдым, кулланмандым. Илдар да бу вакытта эшкә урнашып, янә үз халәтенә кайткан иде, мин дә, нихаять, тынычланп куйдым. Бер көнне өйгә кайткач, ни күрим, Илдар теге итне алып аш пешергән. Ашама дисәм дә ашады, икенче көнне үк  өйдән чыгып югалды, эшендә дә күренмәде, дуслары белән салгалый башлады… Мәчетләргә дә барып карадык, үзе теләп йөри кебек башта, аннары әниләре янына кайтып килгәч, тагын эчә башлый, югала… Тормышны үземә алып барырга калды, дөресен генә әйткәндә, бик ардым, талдым… Үткәннәрне сагынып үтә буш вакытларым. Илдар үзе бик яхшы кеше, мин аның турына бер начар сүз дә әйтә алмыйм, тик бу сәерлеге белән яшәп булмый, ни дисән дә, бала бар….. Кем гаепледер, әйтәсе кыен. Барыбыз да ялгышлыклар кылгандыр, бәлки.  “Бар гаеп кайнанаңда!” диләр кешеләр, ләкин мин моңа бер ничек тә ошанып бетә алмыйм, ул бит әни, ана!!! “Миңа акча эшләүче, мине караучы малай кирәк!” – дип әйткән сүзләре искә төшә дә, тагын шикләнә башлыйм. Әллә шулай безне аерырга тели микән? Юкка кешене гаеп итәсе килми, тәгъдирем шулдыр, инде сабыр булырга гына кала.  Хәзер моның турында уйларга вакытым да юк, эш көтә, эш…” – дип тәмамлады сүзен Чулпан. Йөгереп килгән кызын итәгенә утыртты да, башларыннан сыйпады, маңгаеннан үпте. Әйе, бик сагынган әни баласын, аерылып торулар икесенә дә авыр бирелә.

Әни дигәч тә, күз алдына мөләем, үз баласы өчен җан атып торучы, хәтта гомерен дә бирергә әзер булган хатын кыз образы килә. Кем уйлаган, әни мәхәббәте дә төрле була икән…

Хәер, бу очракта кем гаепле икәнен беребез дә әйтә алмый, хакыбыз да юк. Бар нәрсәне белүче Аллахы тәгалә генә. Һәр кеше үзенә нәтиҗә чыгарып, матурлыкка, сафлыкка омтылып яшәсә иде. Чиста җанлы, иманлы булырга тырышыйк! Тормышта ни генә булмасын, кешелекле булып калыйк.  Ходай догаларны ишетүче, кабул итүче бит.

(язма бүгенге реаль хәлләрдән алынды, исемнәр үзгәртелде, ялгышлар китсә язма геройларын да, безне дә Ходай кичерсен, бары гыйбрәт алыр өчен бастырабыз)

Татар тудей

Запись Ана улы белән килененә үзе бозым ясаганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ришат Фазлыйәхмәтов: “Әнисе улым белән күрештерми, суд юлын таптыйм”
Талантлы җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов турында нинди генә имеш-мимешләр ишетелмәде. Ниһаять, Ришат гайбәтләргә нокта куярга булды. Аны хатыныннан аерылган, эчүгә сабышкан дип тә сөйләделәр. Артистның тормышында, чынлап та, зур үзгәрешләр булган.  //Интертат//

– Ришат, тормыш иптәшең белән аерылышуыгыз дөресме?

– Әйе. Бер ел элек аерылыштык.

– Сәбәбе нидә?

– Артист кеше булгач, гастрольләргә китәргә туры килә. Кайвакыт мәҗлесләрдә чыгыш ясап, соң гына өйгә кайтам. Хатыным соң кайтуымны яратмады.

– Белүемчә, улыгыз Искәндәр әнисе белән яши. Улыңны еш күрәсеңме?

– Кызганычка каршы, әнисе улым белән күрештерми. Суд юлын таптарга мәҗбүрмен. Улыма хәзер 2 яшь 3 ай. Бик сагынам үзен. Искәндәр миңа охшаган, кечкенә чагымдагы фотосурәтләр белән чагыштырсаң, нәкъ мин!

– Алимент түлисеңме?

– Әйе.

– Хатыныңның хәлле гаиләдән икәнен белә идек. Никахны да Төркиягә барып укыттыгыз, аннан соң Чаллыда зурлап никах туе үткәрдегез. Төрле социаль катламнан булу мөнәсәбәтләргә тәэсир итәме?

– Тәэсир итә. Мин моны хәзер аңладым. Парыңны үз тирәңнән эзләргә кирәк икән ул.

– Ришат, сине бик каты эчә, дип сөйләделәр.

– “Бик каты” дигәне дөреслеккә туры килми. Авыр чакларымда кабып карадым. Ләкин хәзер бу хакта уйлаганым да юк, теләмим дә.

– Сез бик матур пар идегез. Әллә күз тидеме икән?

– Кайвакыт үзем дә шикләнәм. Гаиләбез таркалганнан соң, үземдә үзгәрешләр сиздем. Кулымнан бер эш килмәде. Ләкин боларның барысы да артта калды. Мин хәзер яңа тормыш башлыйм, Алла теләсә!

– Димәк, син яңа мөнәсәбәтләргә әзер?

– Ир кешегә ялгыз булырга ярамый. Янәшәмдә мине аңлый торган, өйдә тәмле ризыклар пешереп көтеп торучы кеше булсын иде.

– Хәзер кайда яшисең?

– Әлегә Казанның бер бистәсендә туганнарда.

– Авылдагы (Мари Эл, Бәрәңге районы) өеңне дә тәрбияләп карап торасың дип беләм.

– Әйе, өебез ялт иткән, Аллага шөкер! Йорт тирәбез чиста, пөхтә. Кеше яшәмәсә дә, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Аларга авылда яшәүче җизни кереп су сибә. Бертуган абыйларым Мари Элда үз гаиләләре белән яши.

– Ришат, тамашачы синең яңа җырларыңа сусады. Синнән яңа хитлар, клиплар, концертлар көтә.

– Шәхси тормышымны гына түгел, иҗатымны да яңа баскычтан башларга телим. Хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру белән шөгыльләнәм. Тиздән яраткан тамашачым яңа Ришат Фазлыйәхмәтовны күрәчәк!

Эльвира ШАКИРОВА

Запись Ришат Фазлыйәхмәтов: “Әнисе улым белән күрештерми, суд юлын таптыйм” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Кемнедер кайнана, сөяркәләр, акча җитмәү аера. Ә безне җеннәр аерды» [гыйбрәт өчен]
Күптән түгел генә эш буенча Казанга барырга туры килде. Казан белән безнең Азнакай арасы шактый ерак. Юлда вакытымны ничек үткәрермен дип бик кайгырган идем, әмма юлдашым Рәхилә ханым бик тә сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты. Ниләр генә сөйләшмәдек аның белән. Инде барысы да сөйләнеп бетте дип уйлаган идек. Иң кызыгы алда икән әле. Сүз артыннан сүз чыгып, сүзебез җен-пәриләргә барып тоташты. Чын күңеленнән сөйләде ул. Мин шуңа да тәмен бетерермен дип, аның сөйләвен бер дә үзгәртмичә җиткерәм. //Татарстан яшьләре//

“Мин килен булып төшкән йорт бер дә тыныч түгел иде. Бертөнне мине төрткәләп уятканнарына күземне ачсам каршымда ап-ак күлмәктән, чәчләрен икегә үреп салган ак чәчле карчык басып тора. Үзе кулындагы ак яулыгын селки-селки мине сүгә: “Тор! Нигә безне каршыламыйча йоклап ятасың”. Иремне уятыр идем, ул юк – төнлә каравылда тора, ә икенчедән, караватка кагып куйганнармыни, кымшана да алмыйм. Ничек курыкканымны белсәң! Керфек тә какмый башымны юрган эченнән чыгарырга куркып яттым.

Таң аткач бу хәлне кайнанама сөйләдем. Ул көлеп: “Бастырылгансың, яңа җирдә бит син, шулай булгалый”, – дип юатты. Шуннан башланды инде мәһшәрләр. Җәй көне. Кич. Иремне эшкә озаттым. Ул чыгып киткәч, тукта, мин әйтәм, бакчага чыгып яшелчәләргә су сибеп керим әле. Караңгы төшеп кенә маташа. Төн җылы, рәхәт бит. Суларны сибеп бетергәч, бакчадагы бүрәнәләр өстенә хәл алырга килеп утырдым. Каршымда – мал абзары. Уйланып утырам. Берзаман күзем ак атка төште. Ат ашыкмый гына килде дә, абзарга кереп китте. Абзарның хәтта ишеге дә ачылып ябылды. Ә бер җил әсәре юк! Башта моңа никтер бик игътибар итмәдем. Аннан дерт итеп киттем: кайнанамнарның атлары юк бит! Җитмәсә ак ат. Сулуым кабып өйгә атылып кердем. Тагын кайнанама ни күргәнемне бәйнә-бәйнә сөйләдем. Ул янә:

– Син артык хисле, шуңа күзеңә теләсә ни күренә”, – дип көлде. Югыйсә, ул бит барысын да белгән. Улымны, безне ташлап китәр дип курыккандыр инде.

Тормыш иптәшемә, апаларына бу хәлләрне сөйләдем. Алар да мине хисле бәндәгә чутладылар. Хәтта ирем үземне “Лунатик” дип йөртә башлады. Ләкин олы апасы гына:

– Әйе, безнең нигез тынгысыз шул. Әниләр без балачакта ялгызыбызны гына калдырып китәләр иде. Мин –Колы апа, шуңа да өч бала миңа кала. Төнлә үземнең янга гел бер бабай килә: “Әйдә, уйныйбыз”, – дип җәфалый иде, – дип серне ачты.

Мин эсселе-суыклы булып киттем. Иремә: “Әйдә, аерым яшик! Мин монда башка тора алмыйм”, – дип ялындым. Әмма ул өйдән китмәячәге турында әйтте. Мин бу хакта әти-әниемә, якыннарыма сөйләдем. Әти-әнием хәлгә керүчән, акыллы кешеләр, мине тиз арада килеп алдылар. Шунда калган булсам, бәлки акылдан шашкан булыр идем. Куркудан йоклый алмаска, уйланып йөри торганга әйләндем. Уколлар кадап, тынычландыручы дарулар эчкәч кенә үз хәлемә кайттым.

– Ирең белән ничек булып бетте? – дип сорадым.

– Аерылыштык. Ул мине тилегә санап, акылсызга чыгарды. Кемнедер усал кайнана, сөяркәләр, акча җитмәүчәнлек аера. Ә безне җеннәр аерды. Кешегә сөйләсәң кеше ышанмаслык! Хәзер, Аллага шөкер, яңа гаиләм, ике кызым үсеп килә, – дип төгәлләде ул сүзен.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.

Запись «Кемнедер кайнана, сөяркәләр, акча җитмәү аера. Ә безне җеннәр аерды» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмиләр…” [дингә тукталыйк]
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия төбәкләреннән вәкилләр белән берлектә, талак мәсьәләсендә сөйләшергә кирәк дигән фикердә. “Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән вәкилләрне, Голәмәләр шурасы әгъзаларын җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә килергә иде”, дип белдерде ул. //Татар-информ//

Аның әйтүенчә, талак буенча Татарстан өчен эшләнгән нигезләмәне бөтен Россия күләмендә кертү зарур. “Талакны ир кешегә бер әйтү җитә. Бер әйтә икән, өч ай эчендә хатыны белән килешмиләр икән, хатын-кыз ирекле була, әмма аннары никах укытып, кире үз иренә чыга ала. Өч күрем эчендә татулашсалар, иренә никахсыз да кире кайта ала. Ә менә өч талактан соң, хатын-кыз яңадан үз иренә чыга алмый, яңадан үз иренә чыгарга теләсә, башта башка иргә кияүгә барып, аннан аерылырга тиеш, аннан соң гына үз иренә кабаттан чыга ала. Бүген ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмичә йөриләр, чөнки ул инде азаккы карар. Шуңа күрә өч талак куркыныч әйбер, аерылыр өчен бер талак та җитә”, – дип ачыклык кертте Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый әйтүенчә, әгәр ир талак әйтмичә, аерам дигән ният белдереп, ЗАГСта аерылышу турында кул куя икән, ул барыбер талак санала. “Күрәсем килми дигәндә, анда ниятен тикшерергә кирәк”, – диде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренә караганда, хатын-кыз иреннән аерылырга теләсә, казыйга ни сәбәпле аерылырга теләгәнен аңлатырга тиеш. Казый аның сәбәбен дөрес дип тапса, ирен чакырып, аңа талак әйтергә киңәш бирә. “Бүген, кызганычка каршы, аерылышулар күбрәк хатын-кыз инициативасы белән була. Ә хатын кыз, шәригать буенча, казый белән киңәшмичә аерылып китә алмый. Аерылышу нияте турында мөрәҗәгатьләр көннән-көн арта”, – дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый бүген Россия төбәкләрендә казыят институты булмавын билгеләп үтте. “Оренбургтан да, Башкортстаннан да хатын-кызлар “бездә казыйлар юк бит, хәл итегез инде” дип шалтыраталар. Бер караганда, казыйлар булмагач, алар мөфтиләрне чыгарырга тиеш инде. Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән Голәмәләр шурасы вәкилләрен җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә киләсе иде”, – диде ул.

Запись Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмиләр…” [дингә тукталыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Китәр җирем булса, чыгып качар идем… [булган хәл]
Ирем белән яшәвебезгә 23 ел тулды инде. Әмма шуның кадәр гомер бергә яшәп тә, һаман рәхәткә тиенгәнем юк. Соңгы берничә елда бигрәк та авыр.

Яшьрәк чагында да ирем бу кадәр үк ярсымый, күзгә карап мыскыл итми, шыр аек килеш кул күтәрми торган иде. Ә хәзер бигрәк күзе тонды аның. Беркөнне, төшке ял вакытында ашарга кайтып киткән арада бер сәбәпсез нык кына итеп кыйнап атты ул мине. Аннан, берни булмагандай: “Сез миңа беркем түгел!” дип әйтеп, ишекне шапылдатып ябып, тагын эшенә чыгып китте. Ә мин шешеп кара янган күз төбе белән ике көн өйдән чыга алмый яттым.

Ярый эштә хәлемә керә торган хатыннар, минем эшне үзара бүлешәләр дә, сүзгә җибәрмичә юып та чыгалар. Ул яктан без бик дус инде. Авыр чакта гел шулай бер-беребезгә ярдәмгә киләбез, сүзләмибез дә. Шулай кыйналып, өйдә үзем генә калгач, утырган урынымда хәлдән таеп йокыга киткәнмен. Шунда төш күрәм: имеш, ирем бер хатын белән йөрешә икән. Култыклашып килгәннәрен дә, кочаклашып, үбешеп торганнарын да, теге хатынның йөзен дә ап-аермачык итеп күрәм. Хәтта урыны да таныш. Кичләрен халык күп йөри анда, әмма көндезләрен алай ук түгел. Имеш, болар шунда икән дә, ял итәргә чыкканнар икән. Каршыларына килеп карап торам үзләренә, мине күрерләр, оят булыр дим. Әмма сизмиләр дә!

Шуннан, минем тәмам ачуым чыгып, боларга акыра ук башладым. Шулай, акыра-акыра, уянып та киттем. Гадәттә, мин ни күргәнне шундук онытам. Ә бу төшне мин хәзер дә аермачык хәтерлим, теге хатынның йөзен дә. Төш кенә булмады ул, минемчә. Дөресе шулдыр, ирем аның белән йөридер.

Берничә ел элек бу авырлыкларга түзә алмыйча, китеп тә караган идем. Ул чагында әни дә исән иде. Ичмасам, аның янына кайтып торып була иде. Әмма берничә көннән соң, ике балабыз хакына дип, кабат ир янына киттем. Үзем юләр инде, кайт дип алырга да килмәде бит ул вакытта, гафу да үтенмәде. Өчәүләшеп килеп кергәч тә берни әйтмәде. Ә хәзер китеп, бүтән кайтмыйм дисәң, барыр урын да юк. Әни үлде, төп йортта гаиләсе белән энем яши. Үзләренең өч баласы өстенә мин кайтып керә алмыйм бит инде.

Хәзер яшәгән йортыбызны заманында иремә биргәннәр иде. Яңага күченсәк тә, бик сыйфатсыз салганнар иде аны. Беренче кышны ук өйдә нык салкын булды. Өстебездән пәлтә, аяктан итек төшмәде. Шуннан әллә ничә кат ремонт ясадык, үзебезчә торбалар суздык. Яңабаштан йорт салып чыккан кебек булды инде, үзгәртмәгән, төзәтмәгән бер тактасы да калмагандыр, Ходаем.

Янда гына бакчасы бар. Әмма иремнең менә ничә ел анда чыгып та караганы юк инде. Балалар белән казыйбыз, чәчәбез, алабыз, дигәндәй. Әтиебез ашаучы гына. Салып биргәнне ялтыратып куя белсә дә, өйгә ярты кисәк ипи алып кайтканы юк аның. Кеше ышанмас, валлаһи! Әмма дөресе шул. Менә быел да, гадәттәгечә, бакча тутырып бәрәңгесен, кишерен, суганын утырттым. Әмма шуның кадәр тырышып та иргә ярамагач, ник интегергә соң? Әллә барысын да йолкып кына атыйм микән соң, дип карап тордым әле беркөн. Юләр инде, бөтенләй утыртасым да калмаган аны!

Хәзерге яшьләрне соң өйләнешүдә гаеплиләр. “Эшлиләр, машина, фатир алып бераз аякка баскач кына тормыш итә алырдай кеше эзли башлыйлар”, диләр. Янәсе, барысын да бергәләшеп тапканда гына кадерле була. Ә мин андый сүз сөйләүчеләр белән килешмим, киресенчә, гаилә тормышы корып җибәргәнче аякка баса алганнарга “молодцы!” гына дим. Ир дип, гаилә дип укымыйча калдык, тавык ашатасы, су сибәсе бар дип беркая йөрмәдек. Хәзер дә шулай дәвам итә. Гомер буе яшәлгән ихата булса да, ул кадәр кадерле дип әйтә алмыйм. Чөнки ир һаман аны үзенә биргәннәрен кабатлап тора. “Чыгып китәр җирең дә юк бит синең”,  дип тутырып әйтә. Бик авыр булса да, дөрес сүзгә җавап юк. Шуңа күрә кызыма да гел әйтә киләм: ашыкма дим, җитешерсең. Хатыннарның чыгып китәр җире булса, ирләр бу кадәр азмас иде.

Безнең авыл

Фото: www.ves.lv

Запись Китәр җирем булса, чыгып качар идем… [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дилә Нигъмәтуллинаның ире бергә тору-тормауларын әйтте
Дилә Нигъмәтуллинаның социаль челтәрдәге битләрен күзәтеп барсаң, шуңа игътибар итәсең: җырчының ире белән төшкән фотолары бик аз.

Әллә шуңа, халык арасында “Дилә Нигъмәтуллина Марат  Мухин белән аерылышкан икән” дигән сүзләр йөри.

Әлеге сорауга Марат Мухин үзе ачыклык кертте:

– Дилә белән без бергә торабыз.

– Ник бу Диләгә өйләндем икән дип үкенгән чакларың булмадымы?

– Юк. Бөтенесе нормально! – дип җавап бирде Марат.

Мәгълүмат http://akcharlak.com/ сайтыннан алынды

Фото: Вконтакте

Запись Дилә Нигъмәтуллинаның ире бергә тору-тормауларын әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балалы хатыннар ире булган килеш башкага кияүгә чыгып бәхет таба аламы? [психолог киңәшләре]
“Аерылышканнар икән…” Танышларыгыз турында шундый хәбәр ишетсәгез гаҗәпләнер идегезме? Аерылышулар хәзер киң таралды, без аларга ияләшеп тә беттек бугай. “Таркалучы гаиләләр елдан-ел арта!”,  дип чаң суксалар да, күңел түрендә бу хәл белән килешеп барабыз кебек…

Илдар белән Алинә 4 ел очрашып йөргәннән соң никах укыта. Дөресен генә әйткәндә, очрашып йөрүләре озакка сузылгач, аларны  күптәннән ирле-хатынлы дип кабул итәләр. Туйлары да шаулап-гөрләп, зур әзерлекләр белән үтә. 3 ай дигәндә, яшьләр аерылышуга гариза яза. Сәбәбен дә бик җиңел аңлата: “Ул минем кеше түгел…”

Ралия белән Тимур, киресенчә, 8 ай аралашып йөргәннән соң туйлый. Ә 4 ел була дигәндә,  аларның да гаиләләре таркала. Тормыш юлларында башка кеше очратып, янә гашыйк була алар.

Ә менә Гөлия белән Айрат, дини кешеләр булса да, гаиләсен саклап кала алмыйлар. Ярты ел бергә гомер иткәч, аларның юллары аерыла. Гөлия янә, үзеннән күпкә олырак мөселман ир-атына кияүгә чыга, күп тә үтми балага уза. Әмма сабый дөньяга аваз салганчы, булачак әни иреннән китеп бара.

Баланы ялгыз үстерү  авыр, Гөлия кабат кияүгә чыгып, бәхетле гаилә кору теләге белән яши башлый. Догалар кабул була дигәндәй,  ул Фаилне очрата. Тик бу юлы да  1 елдан артык яшәми яшьләр…

Мондый мисалларны бик күп китереп була. Яшьләр дә, инде дистәләгән еллар бергә гомер иткән парлар да аерылышудан куркмый.

“Элек гаиләләр таркалмаган, нык булган” дип әйтергә яратабыз. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм, гомумән, олы буын әлеге проблема турында ниләр уйлый?

“Хәзер яшьләргә тормыш итүләре авыр. Заманасы үзгәрде, финанс ягын да онытырга ярамый. Өйләнгәч фатир аласы бар, балаларны да аякка бастырырга кирәк.  Элек бит яшьләр әти-әниләре белән бергә торган, дәүләт тә фатирлы иткән…”, дигән фикердә 60 яшьлек Рәйхана Хәлиуллина.

Ә менә 70 яшен тутырган Сәвия Хәбибуллина үз тарихын сөйләп китте: “Мине булачак ирем урлап кайтты. Урланган кыз янә өенә кайтса, гаиләсе өчен дә, үзе өчен дә бик оят гамәл иде. Шуңа да, телисеңме, теләмисеңме кияүгә чыгарга туры килде. Ирем белән без 4 бала тәрбияләп үстердек. Тормыш иткәч, барысы да булды, җиңел генә бармады. Әмма ул авырлыклар бер миндә генә түгел иде. Авылыбызда йорт аралаш  шул ук проблемалар: ирләр салырга ярата, кул күтәрә. Балаларыңны да күтәреп чыгып китеп булмый бит. Сабыр итеп түзәсе генә кала. Сабыр булдык. Алай да, тормышыма үкенмим, бар нәрсәнең уңай якларын күреп яшәргә кирәк. Хәзерге яшьләргә түземлек, сабырлык җитми дип уйлыйм”.

Чыннан да, кешеләр хәзер ирекле,  башкаларның фикереннән оялып, куркып тормыйлар. Бәлки элек  хатын-кызлар түзеп яшәгәнгә күрә гаиләләр таркалмагандыр?

Бар да шулай җиңел генә түгел икән, һәрнәрсәнең ике ягы бар. Мәсәлән, Фәридә тарихы.

Бер егет белән озак кына очрашып йөргәч, алар никахлашырга уйлый. Бар йолаларны туры китереп, кызны  сорыйлар, никах, туй көннәрен билгелиләр, кунаклар да чакырыла башлый. Егет белән кыз – замана яшьләре, никах укылмаса да бергә яши. Шулчак Фәридә егетнең тискәре якларын  күреп ала: Камил салгаларга ярата икән, эшен дә гел алмаштырып тора, кул да күтәрергә мөмкин. Фәридә соң булганчы дип, кияүгә чыгудан баш тартырга уйлый. Тик әнисе кырт кисә: “Син нәрсә, сорарга килгәнеңне бар авыл күрде! Кунаклар да чакырылган. Оятка каласың киләме?” дип, ризалыгын бирми. Яшьләр никахлаша, балалары да дөньяга килә. Фәридәгә ничек кенә авыр булмасын, түзә, сабыр итә. Вакыт узгач, барыбер ялгыз булып кала ул. Камил, кызны гаепле итеп калдырып, бу бала минеке түгел дип, чыгып китә. Бу очракта кеше сүзеннән куркып, өйләнешкән гаилә дә бәхет таба алмый. Нәтиҗәдә, тагын бер таркалган гаилә, тагын бер бәхетсез бала…

Әлеге очраклар башкаларга гыйбрәт булсын иде дә бит, тик кеше үзе абынып, хаталар ясамыйча  тормышын яхшы якка үзгәртә алмый. Кемгәдер, ялгыз калып, уйларын тәртипкә салырга кирәк, кемдер якыннары белән киңәшләшә. Ә менә кайбер очракларда психолог белән берлектә генә үз-үзеңне аңлап, тормышыңа дөрес юнәлеш биреп була.

Гаилә психологы Энҗе Низамиева (фото Энҗе Низамиеваның шәхси архивыннан алынды)

Гаилә психологы Энҗе Низамиевага эшләү дәверендә бик күп хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән. Энҗе шулай ук Вконтакте челтәрендә төркем булдырып , консультацияләр алып бара. Ул метафорик карталар кулланып, арттерапия, әкият терапия, коучинг терапиясе ярдәмендә эшли.

– Энҗе, яшьләрнең гаиләне саклап кала алмау проблемасы бармы, сезгә хатын-кызлар күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

-Чыннанда, аерылышучылар саны елдан ел арта. Әгәр 100 ел элек бер-ике гаилә генә аерылышса, бүгенге көндә һәр икенче гаилә генә сакланып кала. Татар, мөселман гаиләләре арасында  да аерылышучылар күп. Сәбәпләре, әлбәттә, төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әти-әнинең яшьләрнең арасына керүе. Шуңа да, халыкта “арагызга өченче кешене көртмәгез” дигән гыйбарә яши. Балага уза алмау, алкоголизм, торак проблемасы, ир белән хатынның эгоизмы, гаилә тормышына әзер булмау, көнкүреш проблемалар – болар да аерылушыга китереп чыгара торган сәбәпләр. Кияүгә чыгарга җиңел, ә менә гаиләне саклап кала алу күпкә авыррак.

Хатын-кызлар, яшь кызлар миңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Кемгәдер ирнең эш хакы аз булуы борчый, тормыш иптәшенең холкы да ошап бетмәскә мөмкин. Ата-ананың иргә булган йогынтысы да күп кызларны борчуга сала. Шулай ук хатын-кызлар  декрет чорында көн-күреш эшләрдән арый. Андый хатыннар хәлсезлеккә, ялгызлыкка  зарлана. Тагын бер борчыган сорау – хатын белән ирнең уртак хыяллары, максатлары булмау.

– Күпчелек очракта аерылышуга кем беренче адым ясый?

– Бу сорауга мин болай җавап бирер идем. Әгәр ир-ат аерылышырга теләсә, хатын -кыз аның фикерен әле үзгәртә ала. Чөнки ул – гаиләнең җаны, йөрәге. Әлбәттә, хатын – кыз бу очракта зур  тырышлык күрсәтергә тиеш. Ә менә хатын-кыз иреннән китергә уйласа, бу очракта ир-атка аның фикерен үзгәртү кыен булачак. Чөнки хатын-кызлар, гадәттә, озак сабыр итеп яши дә, түземлеге бетеп китергә уйлый.

– Аерылышу турында фикер йөртә башлаган яшьләргә нишләргә соң?

– Әгәр дә гаиләдә берәр конфликт туа икән, бу ситуацияне файдага кулланырга мөмкин. Бу ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен менә дигән сәбәп була ала. Һәм бу очракта иң яхшы дару – сөйләшү, аралашу. Тәмле итеп чәй пешереп, кара-каршы утырып, тыныч кына, бер-береңне гаепләмичә сөйләшү, гаилә тормышыннан кем нәрсә алырга теләгәнен аңларга тырышу .

– Син хатын-кызларга нинди китаплар укырга киңәш итәсең?

– Иң беренче чиратта, Коръән китабына һәм Пәйгамберебез сөннәтенә таянып яшәргә кирәк. Китапларга килгәндә, Хелен Анделинның “Очарование женственности”, шулай ук Стивен Кови язган “7 навыков высокоэффективных семей” дигәннәрне киңәш итәр идем.

– Гаилә тормышына әзер булырга кирәк дидең, бу әзерлекне кайчан һәм ничек башларга?

– Һәр ата-ана кече яшьтән үк баласын гаилә тормышына әзерләргә тиеш. Иң беренче чиратта, ул , әлбәттә, шәхси үрнәк. Әгәр дә кыз бала әнисенең әтисен хөрмәт итмәвен, яки киресенчә, барсын да гафу итеп, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә тартып баруын күреп үссә, ул да соңыннан шуны кабатлыячак.

Малайларны – гаилә башлыгы, кызларны – хатын кыз булырга өйрәтергә кирәк. Кызганыч, әти-әниләр әлеге сорауга җиңел карый, үскәч үзләре өйрәнер әле дип уйлый. Балалар бакчасында, мәктәптә конкуренция булганлыктан, балаларын лидер булып, алдынгылар рәтендә күрәсе килә. Мондый балаларда эгоизм барлыкка килергә мөмкин.  Шулай ук, ата-аналар тәрбиягә игътибар итмичә, күбрәк матди якны кайгырта.

– Әти-әнинең аерылшуы бала өчен дә авыр биреләдер…

– Әлбәттә, әти белән әнинең аерылышуын балалар бик авыр кичерә, алар өчен бу ваҗига. Гаилә бала өчен иң мөһим әйбер. Гаиләдә ул үзен кирәкле итеп хис итә, монда аны яраталар, аңлыйлар, аның белән аралашалар. Гаиләнең таркалуы аның психологиясенә зур йогынты ясый. Нинди яштә булуыннан һәм аерылышуының сәбәбеннән (ир хатынга кул күтәрә, яисә уртак тел таба алмыйлар) баланың әлеге ситуацияне никадәр авыр кичерүе тора. Мондый балаларда төрле комплекслар барлыкка килә. Алар үзләрен начар, гаепле дип хис итә башлый.

– Кызганыч, мөселманнар арасында да аерылышучылар күп, син моның турында үзең дә әйтеп үттең. Әлеге күренешнең сәбәбе нидә икән?

– Күпчелек очракта мөселман гаиләләрнең таркалуы сәбәбе шунда – яшьләр гаилә корыр алдыннан бер-берсен белми. Өйләнәләр: чөнки кыз намаз укый һәм яулык кия, ә кияүгә чыгалар: чөнки егетнең иманы нык һәм сакалы бар.

Никах – Аллаһы Тәгаләнең олуг бүләге. Һәм әлеге җитди адымга алай җиңел карау бер дә дөрес түгел. “Бер киселгән икмәкне кире ябыштырып булмый”, диләр. Булачак тормыш иптәшенең әти-әниләре, туганнары, дуслары белән танышырга, аның теләкләре, ниятләре,тормышка карашлары белән  кызыксынырга кирәк.

– Ахырдан, укучыларыбзга киңәшләреңне бирсәң иде.

– Күпме генә гаилә тормышына әзерләнсәң дә, бергә тора башлагач аңлашылмаучылыклар килеп чыгачак, конфликтлар да булачак. Әгәр дә аларны ир белән хатын дөрес итеп кабул итеп, нәтиҗәләр ясап, үткәреп җибәрә алса, аларның мөнәсәбәтләре тагын да ныгыячак, мәхәббәтләре дә артачак.

Бер-берегез белән аралашырга, сөйләшергә өйрәнегез, бер-берегез өчен кызыклы булыгыз, уртак хыяллар, максатлар белән яшәгез. Шуны да истә тотыгыз, әгәр дә тишек барлыкка килгән икән, зурга киткәнче аны тегеп кую кирәк.  Гаилә тормышында да шулай. Мөнәсәбәтләрегез начарайды икән – аларны үзгәртергә тырышыгыз, чөнки вакыт үтү белән соң  булырга мөмкин. Мин барлык гаиләләргә  тынычлык, мәхәббәт, тигезлек теләп калам.

Ахырдан тагын бер тормыш тарихы белән таныштырп китәсем килә. Хәлил абый белән Сәймә апа 9 бала үстергән ир белән хатын. Кызганыч, хәзер инде Хәлил абый арабызда юк. Сәймә апа әлеге югалтуны бик авыр кичерә. Берничә ел элек ул үзенең уй-фикерләре белән бүлешкән иде:

“Гаиләне салкап калу бик авыр. Без тугыз бала үстердек. Анысы да аз булган икән, 19 табасы калган – дип шаян гына сүзен башлады карчык. – Бала бит –ул гаиләнең бәхете, шатлыгы, яшәүнең яме. Балаларны тәрбияләү, үстерү җиңел булмады, әлбәттә. Арабызда да гел мәхәббәт, сөю ташып тормады. Китәсе, аерылышасы килгән чаклар да булды. Арабызга керергә дә теләделәр, хыянәте дә бәлки булгандыр. Әмма бу авырлыклар безне якынайтты, араларыбызны ныгытты гына. Ләкин без моны еллар узгач кына аңладык.” Чыннан да, Хәлил абый белән Сәймә апа гел бергә булдылар, бар эшне бергә эшләп, бер-берсеннән аерылмадылар.  Кышкы көннәрнең берсендә Хәлил абый, торт күтәреп кибеттән кайтып килә иде. “Әллә берәр бәйрәм мәллә?” дип сорагач: “Бүген гашыйклар көне диләр, менә Сәйма апаңа күчтәнәч алып кайтам, чәй эчәрбез”, дип өенә ашыккан иде карт. Ул көнне тәрәзәләрендә әле озак утлары сүнмичә, карт белән карчыкның кара-каршы утырып, чәй эчкән шәүләләре күренде.

Мәхәббәт, мәхәббәт дибез… Бәлки чын мәхәббәт, менә шулай дистәләгән еллар узып, авырлыклар кичкәч кенә кешелеккә олы бүләк итеп биреләдер…  Ә без, беренче авырлыклардан куркып, җиңеллерәк юл эзләп, чын сөюгә илтүче сукмактан тагын да ераккарак тайпылмыйбыз микән?

Ләйсән Миназова

Фото helprazvod.ru сайтыннан алынды

Запись Балалы хатыннар ире булган килеш башкага кияүгә чыгып бәхет таба аламы? [психолог киңәшләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хатыны белән аерылышыр алдыннан, ир-ат үз-үзенә кул салган
Түбән Камада 40 яшьлек ир-ат, хатыны белән аерылышыр алдыннан, үз-үзенә кул салган.

5 июль көнне ир-ат кызын әнисенә илтә һәм хушлашып, үз өенә кайтып китә. Хатын-кыз, ирнең сәер булуын сизеп,  шалтырата башлый, әмма ир-ат телефон трубкасын алмый. Озак вакыт шалтырата алмагач, хатын борчыла  һәм ир торган фатирга барырга уйлый. Сөембика урамының 72 йортта торган ир-ат инде үлгән була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Шунысы да билгеле, аерылышудан кала, әлеге гаиләнең ипотека түләү буенча да авырлыклары булган.

Запись Хатыны белән аерылышыр алдыннан, ир-ат үз-үзенә кул салган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Аерылышулар процедурасын катгыйлату тәкъдиме нәтиҗәләрен биргән – таркалучы гаиләләр арткан
8 июль – Россиядә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтеләчәк. Яшь парлар бу көнне гаилә җепләре белән бәйләп калырга тырыша, дистә еллар бергә тату гомер иткән юбилярлар исә яңа гына гаилә коручыларга үрнәк итеп куела. Шулай ук быел 8 июльне “Аерылышуларсыз көн” дип үткәрергә ниятлиләр. Таркалучы гаиләләр бер дә булмаячак дип вәгъдә итмиләр үзе, әмма ЗАГСларда психологлар ир белән хатынны дуслаштыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиячәк.

Бу истәлекле дата уңаеннан республиканың барлык районнарында да масштаблы чаралар уздыру күздә тотыла. Тантаналы рәвештә бу көнне Татарстанда 300 пар кавышачак. Дөрес, бу ниндидер рекорд түгел. Җәйнең җомга, шимбә көннәре өчен әлеге сан, нигездә, гадәти күренеш.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, шулай ук бу көнне  көмеш һәм алтын юбилярлар котлаулар кабул итәчәк, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылачак, Россиянең яшь гражданнары паспорт алачак, туу турындагы таныклыклар биреләчәк. Моннан тыш күптөрле гаиләне берләштерә торган спорт-күңел ачу һәм мәдәни чаралар да уздыру ниятләнә.

– Безнең бурыч – гаиләне саклап калырга тырышу, кешеләргә уртак тел табарга ярдәм итү. Бу көнне аерылышырга теләк белдергән һәр пар белән психологлар һәм медиаторлар эшлиячәк. 70 процент очракта гаилә аерылышудан  баш тарта, – дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Мәгълүм булганча, соңгы вакытта аерылышулар процедурасын катгыйлату турында күп сөйлиләр. Татарстан башлангычы белән бу юнәлештәге тәкъдимнәр Дәүләт Думасына да кертелде. Әмма әлегә проект карала гына һәм аның кайчан кабул ителәчәге билгесез. Әмма әлеге үзгәрешләр гамәлгә кермәсә дә, алар билгеле бер йогынты ясаган инде. Аерылышулар саны кимү урынына, әлегә арта гына бара.

– Агымдагы елның 6 аенда 6 710 пар аерылышты. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Әмма таркалучы гаиләләрнең артуы, нигездә, кабул ителергә тиешле үзгәрешләр белән бәйле. Без аерылырга килгән парлардан анкеталар тутыртабыз. Аларның җавапларыннан күренгәнчә, хәзер аерылышу процедурасы катгыйланганчы дип, озак вакыт бергә яшәмәгән, әмма кәгазьдә гаилә булып исәпләнгән парлар мөрәҗәгать итә, – дип аңлатты ЗАГС идарәсе башлыгы.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләр исә быел гомер сукмагыннан иң киме  25 ел бергә кулга-кул тотынышып барган  70 гаиләгә тапшырылачак. Бүләкләнүчеләр арасында авыл хезмәтчәннәре, сәнәгатьнең төрле тармакларында хезмәт куючылар, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре. Әйтик, Нурлат районыннан Федоровлар гаиләсе – «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре 9 үз баласын тәрбияләп үстергән, өстәвенә үзләре янына тагын 6 баланы сыендырган. Әлмәт районыннан ветеран Васыйл Хуҗәхмәтов гаиләсе быел бриллиант юбилеен бәйрәм итә. Казаннан Шәфиевлар гаиләсе – чын спорт династиясе.  Аларның хәтта 9 яшьлек оныклары да нәфис гимнастика буенча Россия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе. Алабуга районыннан Нуриевлар гаиләсе 10 бала тәрбияләп аякка бастырган. Бүген алар 22 онык һәм, оныкларының 14 баласын караша.

Татарстанның һәр муниципаль районында һәм шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүнең оригиналь программалары булдырылган. Мисал өчен, Балтачта «Коляскалар парады» узачак, Мамадышта волонтерлар  бәйрәм символы — ромашкалар төшкән лотерея билетлары өләшәчәк, Түбән Камада “Нефтехимиклар” паркында ЗАГС идарәсе тарафыннан “Мәхәббәтнең кадерен белегез” дигән чара узачак. Казанда исә Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык көнен өч көнлек фестиваль рәвешендә уздырачаклар.

Интертат

Запись Аерылышулар процедурасын  катгыйлату тәкъдиме нәтиҗәләрен биргән – таркалучы гаиләләр арткан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..