Архивы ахырзаман - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар, ди»
Бер мәҗлестә шактый олы яшьтәге бер мөслимә апа сорау бирде: «Хәзрәт, сорарга кыен тема булса да сорыйм инде, менә шундыйрак эчтәлектәге хәдис укыдым: «Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар». Ышанасы килми, ничек итеп кешеләр шундый адымга барырлар икән?» //Безнең гәҗит//

Әйе, чыннан да сорау катлаулы һәм бер сүз белән генә җавап бирерлек түгел. Мин инде мөмкин кадәр яхшылап аңлатырга тырыштым. Сорау бирелгән икән, бөтен белгәнеңне туплап, җавап бирергә кирәк. Чыннан да мондый хәдис бар. Бу хәдис Әбу Хөрәйрәдән хәбәр ителә, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Җаным Кем кулында булса, Аның белән ант итәм, ир кеше хатын-кызны юл өстендә җиргә яткыра башламый торып, бу өммәт юкка чыкмый, шул вакыттагы иң яхшы кешеләр әйтерләр: «Әнә теге дивар артына керсәгез, яхшырак булган булыр иде!» – дип».

Чыннан да, Аллаһы Тәгалә, хайваннардан аермалы буларак, кешеләргә биргән акыл белән уйлап карасак, мондый хәлнең булырына һич ышанасы килми, чөнки бу гамәл хайваннардан берничек тә аерылмый. Әмма инде, әгәр үзебезнең милләтнең бары 50-60 ел гына элек булган тормышын бүгенгесе белән чагыштырып карасак, әллә ни гаҗәпләнерлек урын да калмый кебек. Әле без үскәндә дә хатын-кызлар авылларда озын итәкле күлмәк киеп, башларына яулык бәйләп йөри иделәр. Инде мәктәптә укыганда кызлар өчен махсус мәктәп формасы булдырып, кызларның итәкләрен акыртын гына кыскарта башлаган иделәр. Ә инде шәһәрдән берәрсе чалбар киеп кайтса, аңа маймылга караган кебек карап: «Әй оятсыз нәмәрсә», – дип әйтеп кала иделәр. Инде кызларыбызның итәкләрен соңгы чиккә чаклы кыскартып бетергәч, аларга сыланып торган джинс чалбарлар кидереп, өске яктан чишендереп куйдылар. Менә шуларның киемнәрен тәнкыйтьли башласаң, иң беренче әле олы апалардан: «Нигә яшьләрнең ничек киенгәненә эчең поша, ошамый икән – карама!» – дигән җавап ишетәсең.

Бүген шәһәр урамнарында һәм ял паркларында йөргән кешеләр ярымшәрә кызларның егетләрнең муеннарына асылынып үбешеп торганнарын күрә торганнардыр. Яисә бер кулына тәмәке, икенче кулына сыра тоткан кызның егет җилкәсенә менеп атланганын. Менә шуларга: «Оятыгызны югалттыгызмы? Сез нәрсә кыланасыз?» – дип әйтүче бармы? Минем шулай утырган яшьләрнең татар икәнлекләрен белеп, әйтеп караганым бар. «Эй абзый, топай отсюда, пока я добрый», – дип, русча гына җавап кайтаралар. Китми торсаң, тотып кыйнарга да күп сорамыйлар.

Яшьләрнең болай бозылуларына кем гаепле соң? Әлбәттә, бу иң беренче чиратта Иблиснең Аллаһыга биргән вәгъдәсен үтәү нәтиҗәсе, әмма Раббыбыз безгә бит: «Иблискә иярмәгез һәм аны тыңламагыз, ул сезнең каты дошманыгыз!» – дип, безне кисәтеп тора. Димәк, ата-аналар балаларын Аллаһы кушканча тәрбияләргә бурычлылар. Әмма… Әмма ни кызганыч, инде хәзер ата-аналар (бабай-әбиләр дә) үзләре тәрбиясезләр шул. Яшьләргә бераз әхлак турында вәгазь сөйли башласаң, әти-әниләре: «Яшьләргә бәйләнмә, заманы шул хәзер», – дип, синең авызыңны томаларга ашыгалар.

Инде хәзер үк, «Табигый нәрсәнең ояты юк» шигаре астында яшәүче нудистлар (анадан тума шәрә йөрүчеләр) диңгез-елга буйларында үзләренең пляжларын булдырып, хайвани тормышларын алып баралар, аларның балалары да үзләре белән бергә шәрә йөри. Бөтен дөньясы шул нудистлар пляжына әйләнмәс, дип әйтеп булмый. Чөнки әшәкелек шул чаклы тиз тамыр җәеп тарала. Әнә бер җенестән булганнарны хәзер күп илләрдә инде ир белән хатын итеп терки башладылар. Шул кабахәтләр хәзер шәһәр урамнарында гей-парадлар уздыралар.

Бүген урамда чалбар киеп, яланбаш, иреннәренә кызыл помада сылаган (сөрткән түгел) 60-80 яшьлек татар әбиләрен күреп, йөрәк әрни, җан сыкрый. Кызганычка, хәтта Коръән мәҗлесләренә шулай килүчеләр дә очрый, килгәч, сумкаларыннан бөгәрләнгән яулыкларын чыгарып бәйләгән булалар.

Инде мәҗлестә бирелгән сорауга әйләнеп кайтсак, үзебезнең бүген нинди хәлдә яшәвебездән чыгып, хәдистә әйтелгән сүзләрнең чынга ашасын күп көтәргә калмаганын аңларга була. «Яшьләргә бәйләнмә, заманы шул хәзер», – дип әйтүче «акыллы» ата-аналар бу көнне бик тиз якынайтырлар һәм урамда якынлык кылып ятучылар пәйда булгач та шулай әйтүче ата-аналар җитәрлек булачак.

Әмма үзләрен мөселман итеп санаган һәрбер милләттәшемә әйтәсем килә, Аллаһы каршына баргач: «Заманы шул иде бит, Раббым», – дип котыла алмаячакбыз, сорау алу каты булачак. Аллаһ Тәгалә безне Үзенең җәннәтенә чакырып, Ул кушканча яшәргә боера. Иблиснең матур сүзләренә ышанмаска һәм аңа иярмәскә куша.

Аллаһы кушканча яшәргә тырышыйк әле мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Запись «Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар, ди» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аеның башы: Казан мәчетеннән сәдака тартмасы урланган, авыз ачтыру ризыклары югалган
Изге Рамазан ае башлануга, республиканың төрле мәчетләрендә авыз ачтыру кебек саваплы һәм изге чаралар үткәрелә башлады. Чын күңелдән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, дип көн дәвамында ураза тотучылар өчен табын әзерләнә, һәм ул табынга дигән ризыкның да күпчелек өлешен мәчетләргә мөселманнар үзләре китерә. Казанның Горький Шоссесында урнашкан «Рамазан» мәчетендә, әйтик, узган ел көненә 158әр кешене авыз ачтырганнар. Мәчеттә урын җитмәгәндә, хәтта идәнгә җәеп тә урыннар әзерләгәннәр, изге йортның имам-хатыйбы Солтан хәзрәт әйтмешли, күңелең киң булса, һәр кешегә дә урын табыла ул. //Безнең гәҗит//

БАШТА ИТ УРЛАГАННАР, СОҢЫННАН СӘДАКА ТАРТМАСЫН

Быел да шушы матур чараны дәвам итәргә планлаштырганнар. Мәхәлләдәгеләр генә түгел, шәһәр мөселманнары да үзләреннән өлеш кертергә ашыккан: кемдер аш пешерү, чәй кайнату өчен чиста су алып килсә, кемнәрдер шикәр яки он биргән, икенче берәүләр йөзем, финики кебек җимешләр китергән. Ризык белән генә түгел, акча белән булышучылар да шактый булган. 100 сумнан башлап, 1000 сумга кадәр сәдака китергәннәр. Бу акчаларга мәчеттә ризыклар сатып алганнар, аларны авыз ачтырганда табынга куярга дип саклаганнар.

– Халкыбыз рамазан аена бик игътибарлы, ул игелек кылырга, авыз ачтыру кебек саваплы эштә үз өлешләрен кертергә ашкына. Шактый ризык тупланган иде. Хәтта татлы, баллы ризыклар, мәсәлән чәк-чәкләр пешереп китерүчеләр дә булды. «Сезгә әбиләр, бабайлар, мохтаҗлар киләләр бит, бездән дә өлешебез керсен, шул очракта, Аллаһы Тәгалә безне дә җәннәткә иңдереп, шатландырыр», – дигән изге нияттә аларның күңелләре. Халык арасында итләр алып килүчеләр дә шактый иде. Мәчетебездә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, без бина эчендәге суыткычларны сүндереп торган идек. Итләр бозылмасын дип, аларны мәчет территориясендә урнашкан бер «будка»га чыгардык. Берничә көннән «будка»га кереп карасам, итләр, пилмәннәр, авылдан килгән каймаклар юкка чыккан. Тукта, үзебезнекеләр арасында берәрсе алып, башка урынга куйды микән әллә, дип уйлап, сораштыра башладым. «Юк, хәзрәт, – диләр. – Кичә шунда торалар иде бит әле!» Аптыраштык. Барлыгы бергә, өстән-өстән генә санаганда, 10 мең сумлык продукцияне алып чыгып киткәннәр. Ярар, хәере белән булсын инде, дип уйладык та, мәчеттәге төзекләндерү эшләрен тиз арада төгәлләп, продукцияләрне мәчеткә кертеп куйдык. Тик безгә булган һөҗүмнәр бетмәгән икән әле: икенче көнне үк сәдака тартмасын урларга маташтылар, – дип аңлата Солтан хәзрәт.

Тартманы тимергә «ябыштырып» торган йозакта кискән һәм чүкеч белән сугылган урыннар әле дә бар

Ә вакыйга болай булган: 26нчы май көнне, төнге 12ләр тирәсендә мәчеттә сакчы булып эшләүче кеше намазын укып бетергән дә, тәрәзә янына килеп караган. Күрә, берәү сакта тора, тагын ике егет, перчаткалар киеп, мәчет капкасына беркетелгән сәдака тартмасын ачып маташа. Пычкы сыман әйбер белән чиратлашып кискәләп тә караганнар, йозакны чүкеч белән дә ватканнар, тик алып китәргә генә өлгермәгәннәр: мәчет хезмәткәрләре полиция чакырткан.

– Ярый әле алар тиз килеп җитте, Аллага шөкер. Полиция килгәнен күрүгә, берсе – бер якка, калган икесе урман эченә торып чаптылар. Әгәр тагын ярты сәгатькә генә булса да полиция соңга калса, алар пычкы белән йозакны кисеп, тартманы урлап китәчәкләр иде. Бу егетләрнең сәдака тартмасын урларга тырышуларын үз күзләребез белән карап тордык, тик берни эшли алмадык. Хезмәткәрләремә: «Урамга чыгып йөрмисез», – дип, алдан ук кисәттем. Чөнки мондый эшкә барган кеше, ул җинаять кылудан да куркып тормый, иманы зәгыйфь була аның. Безнең ул тартмада әллә ни күп акча да җыелмаган иде, тик алар барыбер акчага алданып, шундый гөнаһ гамәл кылдылар. Һәм шунысы да кызганыч: егетләр бик яшь иде, күп дигәндә, 20 яшьләр генә биреп буладыр аларга. Бу хәлләр барысы да видеокамерага төшерелгән, ләкин әлегә җинаятьчеләрне тапмадылар.

Солтан хәзрәт мондый һөҗүмнәрнең элегрәк тә булуы хакында сөйли.

БУ – БЕРЕНЧЕ ОЧРАК ТҮГЕЛ

Шунысы да бар, «Рамазан» мәчетенең караклар белән очрашуы беренче мәртәбә генә түгел. Узган ел да сәдака тартмасына кул сузу очраклары күп булган. Берсендә хәтта, тартманы кисеп, урлап ук киткәннәр, соңрак аны зират эченнән буш килеш табып алганнар.

Инде менә быел кешеләрне авыз ачтыру өчен дип җыелган ризыклар да югалгач, Солтан хәзрәт әйтүенчә, мәчеттәгеләр пошаманга төшкән. Авыз ачтыруны ничек башкарып чыгарбыз инде, дип борчылганнар. Тик якын-тирәдә яшәүче халык, бу хакта белеп алгач, мәчеткә дөге, карабодай, май кебек продукцияләр алып килә башлаган. Үзләренчә ярдәм кулын сузарга тырышканнар.

– Бу – авыз ачарга килгән мөселманнар өчен генә түгел, мохтаҗ кешеләрне дә ашатырга, дип исәпләнгән продукция иде. Чөнки без гади эш көннәрендә дә, көн саен диярлек, ялгыз калган, мохтаҗ булган, авыр хәлгә эләккән бабайларны ашатырга тырыша идек. Чөнки хатын-кыз ирсез калса да, барыбер югалмый. Ә ир кеше, хатыны үлгәч, бөтенләй югалып кала. Безнең берничә бабай бар: хатыннары үлгәч, ашарга пешерүче дә юк, алар шулай ачыгып йөриләр. Аларны чакырабыз, ашатабыз. Аннан соң мәчеткә мохтаҗларга дип китергән ризыкларның бер өлешен, өйләргә чыгып, мохтаҗларга таратып та чыгабыз. Район буенча күп балалы авыр хәлдәге гаиләләр, инвалидларның исемлеге бар бездә. Урысмы ул, татармы, бернигә карамастан, шул ризыкларны өләшәбез. «И хәзрәт, ничә ай кызыл ит ашаган юк иде, тавык итен алабыз үзе, тик сарык, сыер итенә акча җитми бит. Рәхмәт сезгә», – дип сөенеп калучылар күп була иде. Ә хәзер шул ризыклар урланды. Бу – урлашу гына түгел, башка кешенең хакына керү. Алар мәчеттән урламыйлар, халыктан, мохтаҗлардан, ураза тотучылардан урлый. Кеше хакына кергәч, кешене рәнҗеткәч, мохтаҗлар ризыгын алгач, алар шушы мохтаҗларның авырлыкларын үзләренә алалар. Әле рәнҗешләрен дә алырга мөмкиннәр. Ул Аллаһ алдында тыелган зур гөнаһлардан санала. Кешегә яманлык эшләсәң, көт: иртәме-соңмы шушы начарлыкның нәтиҗәсе киләчәк, аны күрәчәксең дип, Аллаһ та бит Коръән аятьләрендә пәйгамбәребезгә иңдергән. Аллаһы Тәгаләнең җәзасы иртәме-соңмы, бер булачак бит. Алар урланган ризыкларның рәхәтен күрә алмаслардыр. Кайвакыт кеше, урлап-талап, байлыкка да ия булырга мөмкин, тик андый мал ничек җиңел керсә, шулай җиңел китеп тә бара. Бер генә мисал. Бер егет сөйли: «Хәзрәт, хатын кайдандыр укыган, су счетчигына магнит куйсаң, ул акчаны кимрәк чутлый икән, ди. Бу, миңа әйтмичә, куйды моны. Шул көннән алып, машинам белән камерага эләгеп, безгә килгән штрафларның саны күзгә күренеп артты бит – 15 мең сумлык булды хәтта, – ди. – Шушы штрафларны җыеп, хатынга күрсәттем: «Менә синең экономияң. 500 сум саклап калдың, 15 мең сум булып чыкты», – дидем», – ди. Иң кызыгы – магнитны алып куйгач, штрафлар да кимегән. Югыйсә, элек ничек йөргән, магнит куйгач та шулай ук хәрәкәт иткән ул машинасында – дип сөйли Солтан хәзрәт.

Шунысы да бар: видеокамерадагы язмалардан күренгәнчә, егетләр сәдака тартмасын кисеп ятканда, урамнан машиналар да узып йөргән. Һәм аларның бу эшне күрми калулары бик икеле булыр иде. Тик берәү дә егетләрне туктарга кушып кисәтмәгән һәм полиция чакыртучы да булмаган. Монысы инде, күрәсең, битарафлыктыр.

Иң куркынычы шул: бу – Казандагы мәчетләрне баскан беренче очрак кына түгел. Узган ел да Рамазан ае башлангач, Васильево бистәсендәге «Ихлас» мәчетенең сәдака тартмасын ватканнар иде. Аннан 2 мең сумлап акча алганнар. «Әниләр» мәчетендә дә шул ук хәл булды. Бу вакыйгаларның нәкъ менә мөселманнар өчен изге ай алдыннан гына эшләнүе дә шик тудыра. Әллә җинаятьчеләр халыкның нәкъ менә ураза аена кергәч игелекле гамәлләр кылырга һәм сәдака салырга ашыгуын күз уңында тотып эш итә – белмәссең.

Инде киләчәктә дә мондый хәл кабатланмасын өчен, «Рамазан» мәчете территориясенә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырырга җыеналар.

– Сакланганны Аллаһ саклар, диләр бит. Башка әйбер эшләп булмый инде монда. Чөнки һөҗүм итәргә теләгән кеше юлын барыбер таба ул. Инде хәзер камера куйдырырга булдык. Ичмасам, урласалар, бәлки табылырлар. Кешеләрнең күңелендә хәзер Алла да юк, мулла да юк. Үткән ел корбан гаетеннән соң көпә-көндез сәгать биштә килеп, каерып бер алып киткәннәр иде безнең сәдака тартмасын, – дип сөйли «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы.

Шушындый кыенлыкларга да карамастан, ураза башланганнан бирле мәчеттә авыз ачтырулар үткәрелеп тора. Иң беренче көнне 120 кеше җыелган булган. Тик мәчет мөселманнарның ярдәменә барыбер дә мохтаҗ. Шуңа күрә, әгәр продукция белән, яки акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр булса, +79510673370 номеры аша Солтан хәзрәтнең ярдәмчесе Закир хәзрәткә яки редакциягә шалтыратырга мөмкин.

Бу вакыйганы коточкыч дип атау гына да аздыр. Дин йортларын басарга һәм урлашырга кешеләрне нәрсә мәҗбүр итә? Акчасызлыкмы, әллә җиңел акча эшлисе килүме? Эшсезлекме, әллә эшкә урнашып акча табу теләге булмаумы… Тәрбиясезлекме, әллә имансызлыкмы? Вариантлар күп булса да, аларның берсе дә җинаятьчене акламый. Зиратларны җимергәч, бер аһ иткән идек, мәчет басулары – икенче тапкыр шаккаттырды. Хәзер җинаятьчеләрне тапсыннар да, кылган эшләре өчен җавап тотсыннар дип телисе генә кала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись Рамазан аеның башы: Казан мәчетеннән сәдака тартмасы урланган, авыз ачтыру ризыклары югалган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәп балалары – наркоман… Тагын ни көтәргә? [әбине үтерә язган]
20 апрельдә Казанда 14 яшьлек 7 сыйныф укучысы Фатыйх Кәрим урамында яшәүче 76 яшьлек күршесен үтерергә теләгән. Ул аның башына пычак белән суккан, ә аннары үзе балконнан барып төшкән.  //ProKazan.ru//

Яшүсмернең наркотиклар куллануы мәгълүм булган. Ул пенсионер хатынның ишекне ачуын көтеп торган, башына пычак белән суккан. Хатын-кыз башын тотып акырып җибәргәч, аның оныгы йөгереп чыккан. Оныгы җинаять эшләгән малайны куркыткач, ул йөгереп киткән.

Шуннан соң, ул өенә йөгереп кереп, ялгыш балконыннан барып төшкән. 20 метр аска таба очканнан соң, яшүсмер карга килеп төшкәнлектән, исән кала. Укучыны оча башы сөяге сынган һәм эчке органнары зарарланган килеш хастаханәгә алып китәләр.

76 яшьлек ханымны, шулай ук табиблар карый. Ярасын дәвалаганнан соң, аны өйгә кайтарып җибәрәләр.

Яшүсмергә җинаять эшләү нәтиҗәсендә “гаепле” дигән карар чыгарыла.

Запись Мәктәп балалары – наркоман… Тагын ни көтәргә? [әбине үтерә язган] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда гәҗәп күренеш, бау белән һава сулатып этне түгел, башка хайванны йөртәләр [фото]
Казан урамнарында әллә нинди галәмәтләрне күреп була. Этләрен кешедәй күреп, киендереп, аларны буятып, “чәчләрен” кистереп, шул җан ияләренә әллә никадәр акча туздырып йөрүче ханым-туташларга авыр булса да ияләштек инде. Ә менә мондый борылышны күреп, күзләр дә, акыл да кабул итеп, ияләшеп бетми шул әле.

//ВКазани поймут//

Казан урамнарының берсендә (бу сурәтне күрүче билгесез калырга теләгәне өчен, төгәллекләр күрсәтелми)  бер туташ һава сулатып бау белән этне түгел, ә… дуңгызны йөртә! Әле өстәвенә ул аны салкын булмасын дип, киендергән дә…

“Сегодня утром увидев такую картину у себя во дворе я так и не понял что блин вообще происходит какой-то странный выгул домашних животных. Анон!”, дип яза фотога төшерергә өлгергән кеше.

Запись Казанда гәҗәп күренеш, бау белән һава сулатып этне түгел, башка хайванны йөртәләр [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..