Архивы Америка - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чишенеп… ярдәм иткән
Бай йолдызлар – модельләр, актерлар, рәссамнар, эшкуарлар хәйрия акцияләрендә еш катнаша.

Әйтик, актер кинода төшкән өчен – эш хакын, рәссам картинасын сатканнан кергән сумманы хәйриячелеккә күчерергә мөмкин. Һәм алар шулай итәләр дә.

Ә менә Американың 51 яшьлек популяр моделе Донна  Д’Эррико мохтаҗ кешеләргә, мохтаҗ оешмаларга ярдәм итүнең үз юлын тапкан. Чибәр ханым йолдызлар хәйриячелек максатыннан катнаша торган фотосессиядә – Painted  Princess Project проектында катнашкан. Аның ние бар дисезме? Эш шунда – Донна анадан тума чишенгән һәм зифа буй-сынын кып-кызыл буяу белән манчыган. Шушы рәвештә модель кара фонда фотога төшкән. Съемканың авторы – Америка фоторәссамы Ник Саглимбени.

Актрисаның фотолары сурәтләнгән постерларны проект сайтында күреп була. Ә сатудан кергән акчаны дөнья буенча кешеләр белән сәүдә итүгә каршы көрәш алып баручы оешма ихтыяҗларына юллаячаклар.

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись Чишенеп… ярдәм иткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балтач егете Ленар америкалыларны татарчага өйрәтә
Ленар белән студент елларыннан таныш без. Үз фикерле, белемле, актив, әрсез, бәхәсләшергә яратучан егет буларак күңелдә саклана ул. Балтач районының Салавыч авылында туып-үскән гап-гади татар егетенең Америкага китеп баруы минем өчен яңалык булган иде заманында. Ә бүген ул әлеге илнең рәхәтен татып, үз юлын табып, матур гына яшәп ята.

– Ленар, еш кына билгеле шәхесләрдән шундыйрак сүзләр ишетергә туры килә: “Кайсы илдә тугансың, шунда яшәргә, үсәргә, аны яратырга кирәк. Бу – синең язмышың”. Җәмәгать эшләрендә, татар дөньясында актив кайнашкан татар егетенең Америкага китеп баруын ничек аңларга?

– Кайсы илдә тугансың – шунда яшәргә, аны яратырга тиешсең, дигән сүзләр белән килешәм мин. Ләкин өлешчә генә. Амбициясе, мөмкинлеге булган кеше яңа үрләргә, баскычларга омтылырга тиеш дип уйлыйм. Татарстанда яшәгәндә бер мәлне үземне “тупик”ка эләккән кебек тоя башладым. Бернинди үсеш булмады. Тормышыма ниндидер үзгәреш кирәк иде. 2010 елда беренче тапкыр Америкага укырга дип киттем. Дүрт ай эшләп, акча туплагач, туган якларга кайтырга туры килде. Ул вакытта Казанда укуым тәмамланмаган иде әле. 2013 елда янәдән Пенсильвания штаты Питтсбург шәһәренә инглиз телен яхшырак өйрәнү максаты белән килдем. Башта Америкада калу уе юк иде. Белем туплап, тагын Татарстаныма кайтып хезмәт итәсем килде. Ләкин Америкада озаграк яшәгән саен, сагыну хисләре дә бетеп китте. Беркемнең ярдәменнән башка, барысын да нульдән башлау теләге уянды. Үзем дә сизмәстән, бу җәмгыятьнең бер өлеше булып куйдым.

– Америкага эләгү бик авыр, диләр…

– Виза алу процессы озак. Ул лотереяга охшаган: йә аласың, йә юк. Америка консулы сәбәпләрен аңлатмый. Бу илгә эләгүнең гади юлы: үзеңә кирәкле университетны табасың, “студент буларак сезгә киләм” дип визага документларыңны бирәсең. Алар сиңа булышалар. Җәй көне студентлар төрле программалар аша бирегә эшкә килә ала.

Әти-әнисе, энесе янәшәсендә

– Америка ничек каршы алды?

– Америка беркемне дә колач җәеп каршы алмый. Килеп төшкән мизгелләрдә җиңелчә шок кичердем. Үземне ялгыз хис иттем. Тирә-юньдә бер белмәгән кешеләр. Моңарчы чит илдә булганым юк иде чөнки. Беренче айларым бик авыр булды, бик озак эш эзләдем. Телне дә белергә кирәк. Шунысы гаҗәпләндерде: бу илдә кешеләр бөтенләй акча дип яшәми. Кешенең киеменә, матди ягына, кыяфәтенә карап фикер йөртү дигән нәрсә дә юк. Халкы гел елмая. Мине бу нәрсә бик аптырашта калдырды. Ярдәм сорасаң, шундук булышырга ашыгалар. Бик сусап, берәр ресторанга керсәң, анда сиңа бушлай су тәкъдим итәчәкләр.

Америка тырыш кешеләрне ярата. Яшьләр өчен мөмкинлекләр зур. Дәүләт кече бизнесны үстерүгә зур булышлык күрсәтә. Документлар тиз эшләнә. Америкада берәр бизнес ачылса, дәүләттән 100% ярдәм көтәргә мөмкин.

– Инглиз телен яхшы белә идеңме?

– Телне 20% кына белгәнмендер. Хәзер әйбәт беләм инде. Әдәби телне генә аңлау кыенрак. Әлегә төп максат: матур итеп инглиз телендә текстлар язу, фәнни китаплар уку.

Америкада яшәүче татарлар белән

– Хәзер ни белән шөгыльләнәсең?

– Үземне айти өлкәсендә таптым. Укуны тәмамлагач, берничә оешмада эшләргә мөмкинлек бар иде. Техник белемем булмаса да, барыбер әле әйбәт кенә эшләп киләм. Үземә дә ошый. Америкада студент булган чакта уку белән беррәттән төрле урыннарда эшләргә туры килде: төзелештә, сэндвич-кафеда, пицца ресторанында… Айти өлкәсенә килү бик вакытлы һәм уңышлы булып чыкты. Америкада яшәүче күп кенә татарлар бу өлкәдә хезмәт куя.

– Америкада машинаң номерына “ТАТАР” дип язгансың...

– Кыяфәтем үзенчәлекле булгангамы, акцент та үз эшен эшлидер инде, еш кына: “Сез кайдан?” – дип сорыйлар. Андыйларга динебез, мәдәниятебез, милли ризыкларыбыз турында аңлатам. Яңа сүзләр өйрәтәм. Бик теләп өйрәнәләр. Татарны дөньяга таныту – бурычым дип уйлыйм. Кайбер дәүләтләре булмаган халыкларны да беләбез. Ә дәүләте булган татарны һичшиксез дөнья белергә тиеш!

Чын татар үз милләте белән горурланырга кайда да җай таба ул

Нәзилә Хуҗина Акчарлак

Запись Балтач егете Ленар америкалыларны татарчага өйрәтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Баласын Майамида тапкан Камилә: “Бала табу йортыннан 2 тәүлектән соң төн уртасында чыгарып җибәрделәр” [булган хәл]
Һәр хатын-кыз өчен  бала табу – тормышның иң мөһим вакыйгаларның берсе. Булачак әни сабыйның дөньяга килүен зарыгып, зур дулкынлану белән көтеп ала. Алдан ук әйберләрен, кирәк-яракларын кайгыртып куя. Хатын-кызлар бала табу йортын да алдан сайлап куярга тырыша,  танышлары аша әйбәт  табиблар эзли. Менә Камилә Газизова да эзләнә, сораша торгач баласын Америкага барып, Майамида табарга уйлый. Күптән түгел ул улы белән  янә туган якларына әйләнеп кайтты, ә без әлеге сәяхәтнең ничек узганын белешергә ашыктык //Tatar today//.

– Камилә, шундый еракларга китеп бала табарга сине нәрсә өтәрде? Әллә безнең илдәге табибларга бер дә ышанмыйсыңмы?

– Юк, эш анда түгел. Дөресен генә әйтсәк, кызыксынуым көчле иде… Чит илдә бала табучылар турында күптәннән ишеткәнем булды, рекламалар да гел очрап торды. Соңыннан андый рекламалар әзәйде, күрәсең, моңа илдәге кризис сәбәпче булган. Балага узып, 4 ай үткәч бала табу йортлары турында белешә башладым. Эзләнә торгач, янә чит илгә  барып буласын исемә төшердем. Медицина туризмы турында күп укыдым, күп белештем. Озак та үтмәде,  очарга уйладым. Илне генә сайлыйсы калды. Америкада медицина яхшы булудан тыш, яңа туган балага гражданлык та бирәләр. Бу, әлбәттә, барысын да хәл итте һәм мин Майамига очарга булдым.

– Куркытмадымы соң? Юлы да бик ерак бит…

– Юк, курку хисе бер дә булмады. Майами турында күп укыгач, барысын да беләм кебек тоелды. Ләкин хәзер, артка борылып карагач, билгесезлеккә очканыма төшенәм һәм үз-үземә шаккатам. Беренчедән, мин бик соң – 33 атнада очтым. Икенчедән, юл барлыгы 26 сәгатьлек иде, шуның 17се самолетта. Өченчедән, Америка ябык ил. Ил чигенә җиткәч, сине кире борып җибәрүләре дә бар. Андый кешеләр бихисап, ләкин мин тәвәккәлләргә булдым, барысы да Ходай кулында, насыйп булса, кертәселәренә ошандым. Аллага Шөкер, юлны җиңел кичердем: очар алдыннан табибларда булдым, тулы тикшеренү үттем, очкан вакытта табиб киңәшләрен истә тотарга тырыштым.

Майами сиңа ошадымы?

Әлбәттә, бик ошады. Ял итергә килүчеләр: “Майами – җәннәт”,  дип юкка әйтмиләр. Чыннан да, Майамидагы һава торышы, табигате  сокландыргыч, ә инде океан турында әйткән дә юк! Моңарчы мин төрле илләргә сөяхәт иткәнем булды, ләкин Майами калдырган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Кешеләр, аларның көн-күрешләре, тормышлары шуның хәтле аерыла ала дип бер дә уйламый идем. Күрәсең, илнең тарихы, үсеше халыкка тәэсир итмичә калмаган. Кешеләр Майамида гади, эмоциональ, уйлары, фикерләре белән ирекле һәм бары тик үзләренә ышанучан. Аларны аңлар өчен шунда барып аралашып кайту кирәк. Шунсы кызык, Майамида корсаклы, балалы хатын-кызларга игътибар зур. Урамнан барганда һәр кеше яныңа килеп:  “Минем котлауларым” дип әйтеп китә. Хәлләрне белешүчеләр, кем туачагын сораучылар да бихисап. Башта мин моңа нык гаҗәпләндем, хәтта бераз курктым, әмма соңыннан ияләшергә туры килде. Беренче көннәрне мин кунакханәдә яшәдем, шулай, урамга чыгар алдыннан администратор: “сез кемне көтәсез” дип сорап калды, ә  кире кайтканда, бар эшчеләр бергә җыелып котлау сүзләре, алкышлар белән мине каршы алды. Бала тугач та игътибар кимемәде. Килеп хәлләрне дә сорадылар, киңәшләрен дә бирделәр. Шулай, беркөнне улым белән лифтта барганда яныма 5 яшьлек кызы белән яшь хатын керде. Хатын-кыз улымның исемен, сәламәтлеген сорашты. Инде саубуллашкач ана кешенең кызын тиргәгәнен ишеттем. “Нигә бәбинең хәлен сорамадың”, дип ачулана  иде ул кызын. Димәк, балаларга кече яшьтән үк якындагы кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтәләр.

Халык монда бик тырыш һәм эшчән. Майамида салымнар бик күп, шуңа да гаиләңне туендырырга телисең икән, күп эшләргә кирәк. Башта җирле кешеләрнең ак булуларына бик гаҗәпләнеп йөрдем, кояшта бер дә кызынмыйлар микән дип тә уйладым. Ахырдан түзмәдем, сорашырга булдым. “Без бик күп эшлибез, яр буена барып  ял итү, кызыну бик сирәк ләгә безгә, аена бер-ике тапкыр гына бара алабыз”,  дип аңлаттылар миңа. Бәяләр дә Майаммида югары,  акчаң булмаса монда  гомер итү шактый кыен, чөнки барысы өчен дә түләргә кирәк. Хәер, хәзерге заманда бар җирдә дә шулайдыр инде.

– Майамига син бала табыр өчен бардың, бар да әйбәт уздымы, син көткәнчә булдымы?

– Әйе, бар да яхшы узды, Ходайга мең шөкер. Казанда вакытта ук клиника, табибларны сайлап, килешеп куйдым. Беренче көннәрне кунакханәдә тордым, соңыннан, фатирны арендага алдым. Акча күп кирәк, сер түгел. Мин җыйган барлык акчаларымны тоттым, Майамига очар алдыннан машинамны да сатарга туры килде.

Бала табу йортларында кагыйдәләр шундый: үзең тапсаң төгәл 48 сәгатьтән сине өйгә чыгаралар, кесерево белән икән – 3 тәүлектән соң. Мин улымны төнлә таптым, шуңа өйгә дә мине төнлә чыгарып җибәрделәр. Хастаханәдән чыкканда сине каршы алырга тиешләр, үзеңне генә бер кая да җибәрмиләр. Кайткач улым белән йокларга яттык, чөнки төннең нәкъ уртасы иде. Бала табиблары башка клиникада кабул итә, син аларга үзең барырга тиеш, Русиядә кебек өйгә килеп йөрмиләр. Улыма биш көн булгач, мин дә табиб янына бардым. Шуны да әйтергә онытам икән: клиникада табиблар, акушерлар юк, син аларны үзең сайлап куясың һәм табарга вакытың җиткәч, алар белән бергә клиникага барасың. Менә шундый үзенчәлекләр.

– Белгәнемчә, син анда милләтешләребез белән дә танышкансың, сөйләп кит әле…

– Майамида руслар бик күп… Милләттәшләребез яши торган аерым урамнар, хәтта йортлар да бар. Килүгә үк мин тумышы белән Казаннан булган бер хатын-кыз белән таныштым. Майамида ул ире һәм кызы белән гомер итә икән, күченгәннәренә дә  шактый еллар. Ул миңа гел ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торды. Улыма ике атна була дигәндә, ул дус кызы оештарган  Коръән ашына чакырды. Әлеге мәҗлестә Казанлылар бик күп булды, алар барысы да Майамига күченеп килгәннәр, әмма туган якларын сагынып, гел искә алып яшиләр. Мәҗлеснең сәбәбе дә үзенчәлекле иде: йортның хуҗабикәсе тиздән бала табарга тиешле, шуңа да Коръән укытып алырга уйлаганнар. Аш 3 телдә: рус, татар, инглиз телләрендә узды. Кызганыч, күпчелек кунакларның туган татар телләрен оныта баруы ачыкланды. Кунаклар аптырап тормады, шунда ук интернет аша татар телендә язылган китаплар, сүзлекләр табып бер-берсенә таратты. Гомумән, кичә бик күңелле узды.

– Туган яклар сагындырдымы соң?

– Әлбәттә, сагындырды, әле ничек кенә!!! Беренче көннәрне яңа җиргә сокланып туя алмадым, ләкин вакыт узу белән туган җирнең никадәр кадерле булуын аңлыйсың икән. Бала тугач, аеруча да тизрәк өйгә кайтасы килә башлады, әмма бераз көтәргә кирәк иде. Хәзер инде без яраткан Казаныбызда, яңа мәшәкатьләр, эшләр белән чабып йөрибез, улым да әкренләп үсеп килә. Ә Майамида уздырган вакыт – безнең иң матур истәлекләребезнең берсе булыр, мөгаен.

Камилә, әңгәмә өчен сиңа зур рәхмәт! Улыңа  нык сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

Ләйсән Миназова

Запись Баласын Майамида тапкан Камилә: “Бала табу йортыннан 2 тәүлектән соң төн уртасында чыгарып җибәрделәр” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Америка фотографы хәерчеләрнең хыялларын чынга ашыра [фото]
Америка фотографы Гория Манолэч  Сан-Францискода яшәүче хәерчеләрне фотога төшергән. Ләкин фотолары гади генә түгел, ул аларны балачакта булырга хыялланган кешеләр образында сурәтләгән.Әлеге проектны ул “Принц һәм хәерче” (Принц и нищий) дип атаган.

“Бу проект кешеләрнең хыяллары турында. Алар ризыксыз, яшәү урынсыз, ялгыз калганнар. Һәр кеше дә мондый хәлдә кала ала” ди Гория Манолэч.

Мәгълүмат,фотолар tvrain.ru сайтыннан алынды

Запись Америка фотографы хәерчеләрнең хыялларын чынга ашыра [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дистәләгән Америка татарлары Тукайның “Шүрәле” поэмасын сөйләп ТНВда күренә [видео]
Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның әсәрләрен видеога яздырып “Татарлар” тапшыруында күрсәтү идеясен АКШ, Германия, Эстония, Казакъстан, Австралиядә яшәүче татарлар хуплап ала.

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңеннан шагыйрь әсәрләрен укуны видеога язып “ТНВ-Планета” каналының “Татарлар” тапшыруына юллауны дәвам итә.

“Татарлар”ның бу проекты АКШның төрле шәһәрләрендә яшәүче татарларны берләштерде дип тә әйтергә була. Эльвира Хәлил төрле штатларда яшәүче татарларга “Шүрәле” поэмасын “әйдәгез, бүлешеп укыйк” дип тәкъдим итә. Идея хуплана, һәркем үзенә тиеш юлларны яздырып Эльвирага җибәрә. Эльвира бөтен язмаларны бергә туплап “Татарлар”га юллый.

Тукай әсәрләрен видеога яздыру идеясен Германия, Эстония, Казакъстан, Австралиядә яшәүче татарлар хуплап алды.

Запись Дистәләгән Америка татарлары Тукайның “Шүрәле” поэмасын сөйләп ТНВда күренә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..