Архивы Арча - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ашлык астында калып һәлак булган Наил Шәфигуллин турында: «Без бик яхшы укытучыны югалттык..»
8 август көнне Арча районы Урта Курса авылында фаҗига була. Амбарда эшләүче 50 яшьлек ир-ат ашлык астында кала. Юкка чыкканын абайлап, аны иптәшләре эзли башлыйлар. Тик тапканда инде соң була… Ир һава җитмичә тончыгып үлә.

– Наил Шәфигуллин бик хөрмәтле кеше иде. Хатыны Гөлзия белән ике ул үстерделәр. Малайлары, буй җитсә дә, үз тормышын кормаганнар әле. Наилнең әти-әнисе дә исән-сау.  Аның кинәт үлеме барыбызны да тетрәндерде, – ди  Урта Курса  авылы җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Укытучылар элек-электән җәйге чорда амбарда эшләде бит инде ул. Безнекеләр дә шулай ярдәм итә иде. Наилгә ни булгандыр, билгесез. Барыбызны бер сорау борчый: ул нигә аска төште икән? Үзебезчә җавап та бирәбез, гомере беткәнгә, дибез.  Быел май аенда 50 яшен тутырган гына иде бит әле ул. Их, яшисе дә яшисе иде әле. Гаиләсе бу хәсрәтне бик авыр кичерә.  Гомернең кайчан бетәсен беребез дә белмибез шул. Бик кызганыч хәл.

Рәмзия ханым сүзләренә караганда, Наил абый бар яктан да үрнәк булган. Нинди генә эш булмасын, ярдәм иткән. Ярминкәләрдә катнашу булсынмы, каләм белән матур итеп язумы, рәсем ясаумы – барысы да аның кулыннан килгән. Алтын куллы иде, диләр аның хакында.

Мәктәп директоры Фәнил  Хәбибуллин исә, Наил Шәфигуллин турында тыныч кына сөйли алмый. Ирнең күңеле тула.

– Без Наил Фаилевичны «аяклы энциклопедия» дип йөртә идек. Аның белмәгәне булмады. Тарих, физика, җәмгыять белеменнән сәгатьләр буе сөйли ала иде. Мәктәптә нинди генә чара булмасын – барысында да ул катнашты. Әби роле кирәкме, бабайныкымы – кәгазьгә бер генә карап ала да, ятлап куя. Үз сүзләрен өстәп, рольләрне чын артистларча уйный иде. Балаларны БДИга да әзерләде. Акчага түгел. Ул акчаны кулы белән эшләп таба иде. Югары Курсада аның кулы тимәгән бер генә йорт та юк. Тәнәфес вакытларында авылның өлкәннәре аны сорап килә иде. Ул әби-бабайларның йорт җирен төзәтеп бирде. Мин аны шулкадәр хөрмәт итә идем. Йөрәк елый, югалту бик авыр, – ди директор. – Әле менә мәктәптә идек. Букчалар өләштек. Күңел Наил Фаилевичны көтә. Исәндер, менә-менә мәктәпкә килеп керер дип торам. Урыны оҗмахта булсын. Гаиләсенә сабырлык телибез.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Ашлык астында калып һәлак булган Наил Шәфигуллин турында: «Без бик яхшы укытучыны югалттык..» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Өч ел элек әни…”- Илназ Гариповның бер көндә узган гомеренең иң нечкә кылларына тидек [#1 серия]
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт

23 февраль – ир-егетләр бәйрәмендә, билгеле бер татар егетенең кызыклы тормыш юлын берничә сериядән торган видео тапшыру аша таныштырырга булдык. Автор-башкаручы, җырчы Илназ Гарипов белән тулы бер көн йөреп, аның узган гомер юлын күзалларга тырыштык.

Артист кешенең тормышы җиңел, дип әйтүчеләр шактый, ә син көн саен юлда йөреп кара әле? Барлык мәсьәләләрне руль артында була торып чишеп кара, хәтта тормышта булган көтелмәгән хәлләрне дә. Әлеге видеода, автор-башкаручы, татар эстрадасында Ska-Punk музыка стилендә бердәнбер иҗат итүче җырчы Илназ Гарипов, балачагы үткән авылы — Арча районы Хәсәншәехка юл тота. Әйдәгез бергәләп, Илназның көндәлек ритмына кереп, аның белән бер көн үткәрик әле. Илназ машинада барганда нинди җырлар тыңлый, ничек концертларга әзерләнә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән нинди мөнәсәбәттә, ришвәт бирәме? Илназны тәрбияләп үстергән 82 яшьлек әбисе Рәзинә нинди эшләргә оста? Җырчы үзе укыган мәктәбендә кайсы кабинеттан куркып йөргән? Моның барысын да әлеге видеода күрә аласыз.

ДӘВАМЫ БАР…

Запись “Өч ел элек әни…”- Илназ Гариповның бер көндә узган гомеренең иң нечкә кылларына тидек [#1 серия] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә [видео]
Арча балалар бакчасында прокуратура тикшерүе бара. Тикшерүнең төп сәбәбе — тәрбияченең баланы этеп җибәргәнен төшергән видео. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге пабликларның берсендә кулланучылар Арчаның 8нче балалар бакчасы тәрбиячесеннән зарланган. Аларның сүзләренә караганда, ул балалар белән артык рәхимсез мөгамәләдә. Хәбәргә шулай ук видеоролик та беркетелгән, анда тәрбияче бер сабыйны аркасыннан этеп җибәрә, шуннан соң бала егыла. Педагог малайны күтәрә һәм яңадан кискен рәвештә өстәлгә утырта.

«Республиканың Арча районы прокуратурасы бу факт буенча тикшерү үткәрә. Нигезле дип табылса, тиешле прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», — дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.

Билгеле булганча, бу хәл Арчадагы 8нче балалар бакчасында 17 декабрьдә булган. Агентлык мәгълүматларына караганда, 28 декабрь көнне балалар бакчасы тәрбиячесе үз теләге белән гариза язып эштән киткән.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гитлер да бетерә алмаган Арчаның кайсы авылын эшсезлек бетерә?
Мин Арча районы Иске Кенәр авылында туып-үстем. Яшәвем Кукмарада. Миңа инде 80 яшь. Быел җәй авылыма кайтып килдем. Анда әти-әни, туганнар юк инде. Төп йортыбызга – зиратка кайтабыз. Әниемнең күршеләре бик яхшы кешеләр, туганнарыдай каршы алалар, хөрмәтләп озаталар.

Авылның бетүе җанны әрнетә. Авылда яшәүче сиксәннән узган авылдаш сөйли: «Авыл күпкә чыдамас. Мәктәп бетте, клуб юк, медпункт юк, хәтта кибет тә юк, чишмә томаланды. Без генә күтәрә ала торган эш түгел. Казлар ишегалдында чиләктә коена. Ут-күз булса, каз коенырлык та инеш юк, кое ишелде. Мәчет турында хыялланасы да түгел. Бер китапханә бар. Анысын да япсалар, без инде тереләр каберлегендә калабыз. Ә бит авылда йөздән артык кеше яши. Казанда эшләүчеләр дә авылдан китмәгән бит, эш көнендә шәһәрдә булсалар, ял көннәрендә авылда бит алар. Туган җирне бетерәсе килми», – дип, күз яше белән еламый гына. Бүген авылда эшләрлек эш булса, шәһәргә китүчеләр өйләренә кайтыр иде бит, ди ул. Шәһәргә барып эшләп йөрүе бер дә рәхәт нәрсә түгел инде. Ләкин авылдагы бар кеше дә фермер була алмый, ә яшәргә кирәк. Туган авылдан китсәк тә, ул гомер буе безнең йөрәктә. Узган ел да шушы хәлне күреп киткәч, мин, хыялый, Җәлил хәзрәт Фазлыевка хат яздым: «Арча хәкиме белән сөйләшеп карый алмассызмы, бер 40-50 кешелек кенә мәчет салдырып булмасмы?» – дип. Мәчет бит ул кирәк чакта корып кына куя торган палатка түгел. Хатыма бер җавап та алмадым.

Имеш, безнең авыл перспективасыз, кечкенә. Кечкенә авылда да гомерләре шушында үткән кешеләр яши. Җимерелгән мәчет 150 еллык булган.

Авыл халкының кемлеген беләсең килсә, мәет җирләгәндә игътибар ит, диләр. Җиде елга ике мәет җирләгәндә катнаштым. Аның берсенә 85 яшь, икенчесенә 100 яшь иде. Аларның зур урыннарда эшләгән туганнары юк, ярлы кешеләр иде. Шул кечкенә генә авылда мәет җирләргә берсенә – 35, икенчесенә 30 кеше җыелды. Эшләре беткәч, хәер өләшкәнне дә көтми таралыштылар. Мин авылдашларыма гомер буе рәхмәтле, халык бик яхшы бездә. Тик нигәдер кыюсызлар. Агым уңаена гына йөзәләр. Безгә тиеш, кирәк, дип сорап ала белмиләр. Әнә шәһәрдә үзара салым җыймасалар да, ничек кенә бизәмиләр. Ә авыл халкы шул салым акчасына урамдагы утны да яндыра, урам чокырына таш та тутырасы, әйләнәсе 4 чакрым булган зират коймасын да тота. Авыл бетә дип чаң суккан министрлар авыл өчен нигә бернәрсәне дә бушка эшләми соң? Кышкы бураннарда ут сүнсә, суга кая барырга тиеш авыл халкы? Ишегалдына казыткан кое утсыз су бирми бит ул. Сорасагыз, бер чишмәне булса да чистартырлар иде.

6-7 авылга бер авыл советы ясаганнар. Әллә ничә гаиләгә бер әти кебек. Әллә нигә бер генә кайткан әти дә йортта нәрсә барын, нәрсә югын белеп бетерми, авыл советы рәисенең дә барысына да игътибары җитми. Бу заманда тиешлесен сорап, таләп итеп кенә алырга кала инде.

Мин бу хатым белән яңа сайланган депутатларга да мөрәҗәгать итәргә телим. Арчада кем депутаттыр, анысын белмим. Гитлер да бетерә алмаган авыллар тыныч тормышта юкка чыга. Коммунистлар чорында аз булса да алга китеш булды, кибете дә эшләде, иске булса да, клуб та бар иде. Газы да кертелде, халык та эшсез йөрмәде. Хәтта кечкенә генә булса да медпункт та бар иде. Мин укыган кеше түгел, шулай да җитәкчеләргә бәяне авылга, халыкка нинди карашта булуыннан чыгып куярга яратам.

Л. ХИСАМИЕВА, Кукмара шәһәре

Мәгълүмат: tr.beznen.ru

Запись Гитлер да бетерә алмаган Арчаның кайсы авылын эшсезлек бетерә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илназ Баһка моның өчен эләкмәсме, Арчаны яклап, дәүләт проектына каршы сүз әйтә
// Tatar today //

Арчада чүп-чар заводы төзү буенча җыелыш булган.

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ шул хакта инстаграмга видеолар урнаштыра һәм бу хәлгә риза булмавын яза. “Туган тел дә бетә, туган җирне дә бетерәләр”, – ди ул.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)

Запись Илназ Баһка моның өчен эләкмәсме, Арчаны яклап, дәүләт проектына каршы сүз әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арча районында көчле җил мәктәп түбәсенә зыян сала
Кичә, 9 июль,  Арча районының Ашытбаш авылында көч җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган. Бу турыда “Татар-Информ” агентлыгына  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

“Бүген Арча районының Ашытбаш авылының Тукай урамында урнашкан Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсенең бер өлешен җил куптарган. Бу турыда 112 номерына 18.50 сәгатьтә хәбәр килде”, – дип сөйләделәр ведомствода.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәнең 60 квадрат метр өлешенә зыян килгән.

Иртәгә район администрациясе киңәшмә була. Түбәне төзәтү вакыты шунда билгеләнәчәк.

Чыганак: Татар-Информ

Запись Арча районында көчле җил мәктәп түбәсенә зыян сала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арчада сәдака акчаларын урлый башлаганнар
Арчада, авылларда да мәчет янындагы тартмалардан сәдака акчаларына кадәр урлый башлаганнар. Бу хакта район газетасы  хәбәр итә.

Ватсаптагы Көнбатыш мәчете төркемендә шундый хәбәрләр барлыкка килде. Шул мәчет хуҗалары чаң суга башлды.

Бактың исә, якын-тирә авылларда да шул хәл икән.  Станция, Айван, Мөндеш, Шушмабаш, Сарай-Чокырчада да шундый хәл күзәтелгән, диелә хәбәрдә.

Запись Арчада сәдака акчаларын урлый башлаганнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел!” – Арчада ЮХИДИ инспекторлары белән җәнҗал чыга
Арчада яшәүче Фәнәвил Сабиров ЮХИДИ хезмәткәрләрен күпсанлы хокук бозуларда гаепли. Ул Азатлыкка эчке эшләр бүлегенең рәсми хатларга да бернинди тикшерү уздырмый гына җавап язуы, ЮХИДИ хезмәткәрләрен яклап калдырырга тырышуы турында сөйләде.

30 октябрь көнне Арчаның Галактионов урамыннан кайтып барганда Фәнәвил Сабиров ЮХИДИ машинасының башкалар өчен уңайсыз урында торуын күреп ала һәм аны фотога төшерә. Бу инспекторларга ошамый. Нәтиҗәдә ир аларның агрессив мөнәсәбәтенә тап булуы хакында әйтә.

– ДПС машинасын әйләнеп узганда, кешеләр транспорт йөреп торучы юлга чыгарга, үзен куркыныч астына куярга мәҗбүр була. Бу урыннан ерак түгел генә музыка мәктәбе бар. Балалар кайткан вакытка туры килдем, аларның ничек итеп юлдан узарга мәҗбүрлеген күреп борчылдым. Юлда басып торган ЮХИДИ хезмәткәрләрен, аларны урап узучы кешеләрне әйләнеп үткәндә, узгынчы машиналарга каршы як юлга керергә туры килә. Бу гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре икенче яктан узучы машиналарны да кул болгап кына туктата. Йөртүчеләргә, документын күрсәтергә дип, юлны аркылы чабып чыгарга туры килә. Аларның машинасы парковкада торган машиналарны да каплаган һәм бер машинаның аннан чыкканда ничек интеккәнен карап аптырадым. Шуларның барысын күреп, фотога төшердем дә, ЮХИДИ инспекторларына таба киттем. Ниятем аларга шушы фотоларны күрсәтеп, машиналарын читкәрәк күчереп куюны сорау иде. Баруым булды – шуларның берсе миңа ябышты. “Син юлны тиеш булмаган урыннан чыктың, закон боздың”, диде. “Мин сезгә менә бу фотоларны күрсәтергә килдем”, дия башлаган идем, ул мине курткамнан йолкып, төрткәли-төрткәли машинасына таба этә башлады. Үзен таныштыру, таныклык күрсәтү юк, ә менә шундый дорфа тон. Миңа тиздән 60 яшь тула. Алар миңа төпчек улым сыман бала-чагалар, шулар мине эткәләп-төрткәләп йөртсен әле! Аларның машинасын фотога төшерү шундый агрессиягә китереп җиткерер дип уйламаган идем. Шул моменттан бу хәлләрне видеога төшерә башладым, – дип сөйли Фәнәвил Сабиров.

​Үз янында документы булмау сәбәпле, ул хатынына шалтырата һәм, ярты сәгать эчендә хәләл җефете паспортын китереп бирә. Ул арада Фәнәвил Сабиров үзен йолыккалаган инспекторның исем-фамилиясен ачыклап язып куя: өлкән лейтенант Рөстәм Хәкимов була ул. Аның иптәше – өлкән лейтенант Рамил Сафиев та ирнең гаепле булуын әйтә, гәрчә, вакыйгалар барышында ул бөтенләй машинада гына утырып, протоколлар тутыру белән шөгыльләнсә дә.

– Мине анда ике сәгатьтән артык тоттылар. Янымда документларымның бөтен мәгълүматлары язылган кәгазь бар иде барын. Шунда ук мине танып белүчеләр дә бар иде. Хатыным паспортны китергәч, “Юлны дөрес урында чыкмаганга” дип штраф яздылар. Бу хәлләргә ризалашмасам да, протокол төземәделәр. Туңып, өшеп беттем, чөнки салкын көн иде. Хатыным өченче төркем инвалид – аларның мөнәсәбәтен күреп, кайткач йөрәк белән бөтенләй аяктан егылды. Мин алардан артыгын таләп иттемме? Кешегә комачау итүче урыннан күчеп басыгыз әле дип кенә әйтмәкче идем, дип сөйли ир.

Фәнәвил Сабиров бу эшне болай гына калдырмый һәм район прокуратурасына, Арча эчке эшләр бүлегенә, ЮХИДИ җитәкчесенә хатлар кертә.

– Минем хатны прокуратура эчке эшләр бүлегенә җибәрде, ә алары – ЮХИДИ җитәкчесенә. Эчке эшләр бүлегеннән дә, ЮХИДИдан да җавап алдым. ЮХИДИдан алынганында мине гаепле дип язганнар, “Агропарк” кибете видеокамерасыннан юлны зебрадан чыкмавым күренә, ди. Ә менә инспекторларның канунсыз гамәлләре аннан күренми икән. Парковканы каплап куюлары да, киелергә тиешле жилетларын кими генә юлга чыгып басулары да, күпме кешене юлдан йөрергә мәҗбүр итүләре дә, үзләре белән таныштырмый, таныклык күрсәтми генә миңа ябышулары да. Аларны гаепләрлек дәлилләр китермәвем сәбәпле, алар эшләрен җиренә җиткереп башкарган, ди. Аларның күкрәкләрендә регистраторлары бар, ул бары тик ашаганда һәм бәдрәфкә барганда гына сүндерелергә тиеш, нишләп шуны карамаганнар? Аңлавымча, ул бөтенләй сүндерелгән булган. Күрәсең, канунсыз гамәлләрен шулай яшереп калдырмакчы булалардыр. Алайса нишләп миндәге видеоязмаларны алмаганнар? Нишләп минем фотосурәтләрне соратмаганнар? Мин әйткән шаһитләрнең берсен дә чакырмаганнар? Монда бернинди тикшерү булмавы күренеп тора! – дип аптырый Фәнәвил Сабиров.

Полиция хезмәткәрләренең салым акчасына яшәвен һәм халыкны саклаучы-яклаучы булырга тиешлеген исләренә төшерергә кирәклеген әйтә.

– Шул ЮХИДИ инспекторларының комачау итүен күпме кеше күреп үтә торды, әмма бер сүз әйтмәде. Беләсезме ни өчен? Чөнки полициягә килеп сыенырга, ярдәм сорарга тиешле кеше бүген алардан курка. Безнең салым акчасына яшиләр, шул акчага киенәләр, ашыйлар, ә үзләре шул халыкны мыскыллап, үзләрен Аллаһы Тәгалә урынына куя башлыйлар. Бу ни тамаша? Без кая барабыз? Мин үзем полициягә каршы түгел, ләкин мин полиция киеменнән йөрүче бандитларга каршы! Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел! Бу системаның череп барганы күренеп тора. Болар үзләренең нинди вазифа үтәргә тиешлекләрен дә белмиләр. Бу система тора-бара бетәчәк дип уйлыйм мин. Дәүләт үзе кешеләрне бетерү өстендә эш алып бара, инде боларына кадәр кешене изү, мыскыллау өстендә эшлиләр һәм аларның җитәкчеләре дә боларны саклау-яклау белән шөгыльләнә икән инде, моның азагы барыбер булачак. Озак калмады моңа, озак калмады, ди Фәнәвил Сабиров.

Вакыйгаларның шаһиты булган Әдһәм Касыймов та инспекторларның үз-үзен тотышына аптырый.

– Без ул көнне ЮХИДИ машинасының җәяүлеләргә комачаулавын күреп, үзара сөйләшеп алдык та, Фәнәвил гел гаделлек яклы кеше буларак, аларга әйтергә дип шул якка таба китте. Ул җәяүлеләр йөри торган урыннан, шуның тирәсеннән чыкты. Мин “Агропарк”ка килдем дә, кереп китмәдем, бер танышымны күреп, аның белән сөйләшеп тора башладым. Берзаман, Фәнәвил барган урында, кул болгый-болгый сөйләшә башладылар. Кеше җыелды. Мин үзем элекке оперативник буларак, ыгы-зыгыга таба киттем. Фәнәвилгә кычкыралар: син безгә буйсынмыйсың, хәзер төркем чакыртабыз, сине утыртабыз, диләр. Мин киткәндә, аның хатыны килеп калды. Кибетләрдә йөреп кайтырга чыккач карасам, һаман торалар. Беләсезме, ул ЮХИДИның хокук бозулары чынлап та күп иде. Мин үзем дә елына ике тапкыр булса да аларга кисәтү ясамый калмыйм: башкаларга комачау итүләренә төртеп күрсәтәм. Фәнәвил бит инде аларга өлкән кеше, шуны тыңлап, тыныч кына реакция белдерсәләр дә була иде. Буш урында шундый тавыш кубарып, аны ике сәгатьтән артык тотып нәрсә күрсәтмәкче булды алар? Үзләренең хакимлегенме? Без аны болай да беләбез, диде Әдһәм Касыймов.

Булган вакыйгаларга аңлатма алу өчен Азатлык Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка мөрәҗәгать итте. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләренең бер гаепсез булуын тагын бер кат искәртте.

– Машина тротуарда тормый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең бернинди хокук бозуы юк. Монысын мин сезгә тәгаен әйтәм. Бу администрация яны, анда машина йөрү урыны киң. Бу эшне прокуратура да тикшерде, алар хокук бозу тапса, безне гафу итми бит инде, диде Айдар Баһавиев.

– ЮХИДИ хезмәткәрләренең күкрәккә тагыла торган видеорегистраторлары эшли идеме?

– Әйе, бар иде, эшли иде. Беркем беркемне төрткәләми анда. Килегез дә карагыз.

– Әгәр килеп карасак, сез безгә видеоларны күрсәтә аласызмы?

– Тә-әк, ничә көн үтте икән, датасын хәтерләмим бит инде. Ул видеолар булган булса, мәңге сакланмый бит инде, күпмедер вакыттан соң аларны карап булмый. Без ул язмаларны МВДга җибәрәбез, үзебез теләгән чакта яздырып, теләгәндә юкка чыгарып йөри алмыйбыз. Безнең аларны бетерү өчен “код доступа” булырга тиеш.

– Бу видеоязмалар никадәр вакыт саклана?

– Төгәлен әйтә алмыйм. Авто-мототранспортта имтихан алу видеосы өч ай сакланганын беләм. Боларның күпмегә күләме җитәдер.

– Сез тикшерү уздырганда бу видеолар каралдымы соң?

– Көпә-көндез кемнедер этеп җибәрүне күзалдына китерә аласызмы сез? Андый әйбер була алмый бит инде.

– Шаһитләрне сораштыру булдымы?

– Бөтенесен сораштырдык, “служебное расследование” үткәрелде. Прокуратура да тикшерде. Сездә прокуратура җавабы бармы анда?

– Юк, сезнеке генә бар.

– Менә ник юк икән ул? Прокуратурага да гариза язды ул. Прокурор моның өчен җаваплы бит. Хәзер тормыш бик кызык инде: тегендә басарга ярамый, монда ярамый. Без хокук бозарга тиеш дип әйтмим мин, беркем дә хокук бозарга тиеш түгел. Ләкин безгә дә гаепсезгә бәйләнергә беркемнең хакы юк. Ул ягын да карарга кирәк! Погон такканмын икән, миңа теләсә кем хамить итәргә тиеш мәллә? Мин бит хирург операция ясаганда кереп, аңа ничек эшләргә икәнен өйрәтеп тормыйм. Укытучыга да, башка һөнәр иясенә дә кереп кисәтү ясый алмыйм. Ә безгә басып торганда нәрсә дә әйтергә ярый.

– Фәнәвил Сабировның фотосурәтләрендә ЮХИДИ машинасының парковкада торган машиналарны каплавы һәм аларга чыгып китәргә комачау итүе күренеп тора.

– Ул берничек тә комачаулый алмый, чөнки ул урын бик киң. Бер ягында кибетләр торса, икенче ягында администрация гаражлары тора. Анда тагын дүрт метр киңлектә юл бар.

– Каршы яктан килгән машинаны кул болгап туктатып, ул машина йөртүчесенең ЮХИДИ хезмәткәрләре янына, юлның икенче ягына чыгуы дөресме? Ул бит җәяүлеләр өчен булган юлдан йөрми. Димәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре үк аны канун бозарга мәҗбүр итә килеп чыга?

– Моны төрлечә аңлатырга була. Без хокук бозучыны тотабыз, аны җәяүлеләр өчен юлга кадәр йөртеп блумый бит инде. Бу очракта ул җәяүле буларак хокук бозучы түгел, ә йөртүче буларак хокук бозучы. ЮХИДИ хезмәткәре каршы яктан килүченең канун бозганын күрә икән, ул бит аны болай гына уздырып җибәрә алмый.

– ЮХИДИ хезмәткәре үзе аның янына чыксын, кул болгап кына чакырмасын, мәсәлән.

– Әйе, ул үзе аның янына чыгарга тиеш. Протокол язганда гына йөртүчене чакырырга тиеш. Фәнәвил Сабиров очрагына килгәндә, үзен гаепсез дип саный икән, мәхкәмәгә барсын. Мәхкәмә – халыкныкы, ул объектив, аның карарын беркем дә кире кага алмый. Мәхкәмә аны гаепсез дип таный икән, без башны иябез дә гафу үтенәбез, бернинди сораусыз.

Арча эчке эшләр бүлеге прокуратураның да тикшерү уздыруы турында әйткәч, Азатлык район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров белән элемтәгә чыкты. Әмма ул үзенең бер ай гына эшләвен һәм бу мәсьәлә белән таныш булмавын әйтте. Гәрчә, Фәнәвил Сабировка прокуратурадан килгән җавап хатында аның имзасы торса да. Җавапта прокуратураның бу хатны Арча районы эчке эшләр бүлегенә җибәрелүе турында әйтелә.

– Арчада ярты ел буе прокурор булмады. Мөгаен, моның белән минем урынбасар шөгыльләнгәндер. Урынбасарым әлегә ялда. Бәлки Фәнәвил Сабировның хаты эчке эшләр бүлегенә җибәрелгәндер. Андый очракта, җавапны эчке эшләр бүлеге генә бирә, без бирмибез. Алар тикшерү үткәрә. Аларның җавабы белән канәгать булмаган очракта, ул республика прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә тиеш, диде Фәнис Шәйхәттаров.

Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Запись “Мондый кешеләр полициядә эшләргә тиеш түгел!” – Арчада ЮХИДИ инспекторлары белән җәнҗал чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Агулану түгел” – Арчадагы 50 сумлык агулы хушбуй кыйссасы болайрак була
Арча педагогика көллияте студентлары хушбуй исеннән агуланган… Узган атнада әлеге хәбәр бик тиз арада республикага таралып өлгерде. Табиблар исә агулану очрагын кире какты. Белгечләр әйтүенчә, бүген студентларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Кызлар – нечкә күңелле…

Билгеле булганча, әлеге хәл­не Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вакытында конт­рольгә алды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгеч­ләре дә читтә калмады. Хокук органнары хәбәр иткәнчә, РФ Тикшерү комитетының респуб­лика буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Ә хушбуй кыйссасы болайрак була. Моңа кадәр “Charme pretence” хушбуен сибенгән кыз аның бернинди зыянын да күр­мә­гән. Бәясе дә кыйммәт түгел, 50 сум тирәсе генә. Әмма үзенә килешсә дә, исе ике дистәгә якын студентны аяктан ега язган. Тәнәфес вакы­тында ислемайны икенче кыз сибе­нергә сорап торган. Кызганмаган, биргән, әмма нәтиҗәдә 17 студент һәм вахтада утыручының хәле начарлана башлаган. Дөрес, алар арасында хастаханәдә ятудан баш тартучылар да бар.

– Без мәктәпкәчә белем бирү бүлеге төркемендә 22 кыз укыйбыз. Психология дәресе алдыннан сабакташыбыз күбрәк сибен­гән, ахры. Исе бүлмәгә таралып, элек беребезнең хәле китте. Аннан башкалар да үзен начар хис итә башлады. “Ашыгыч ярдәм“ машинасын күргәч, борчылучы­ларның саны тагын да артты, – ди әлеге вакый­ганың шаһиты булган бер студент.

Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова әй­түенчә, хушбуй исе бары 5-6 кешегә генә авыр тәэсир иткән. “Кызлар – нечкә күңелле затлар. Берсенең хәле начарайганын кү­реп, икенчесе, өченчесе дә борчылган. Кызгана, елый башлаганнар. Шунлыктан кемнеңдер кан басымы төшкән, кемнекедер менгән. Температурасы күтәре­лү­че­ләр дә булган. Транспортта барганда да башка кешеләрнең хушбуй исен­нән чигәләр авырта башлый бит. Менә бу кыз да күбрәк сибенгән, күрәсең, – ди Гөлнара Фидаил кызы. – Бәлкем, бүлмәдә һава да җитмәгәндер. Ягулык сезоны башланды бит. Өстәвенә тукланмаганнар да. Төшке аш вакыты яңа гына җитеп килә иде. Укытучы исә кәе­феннән зарланмады. 17 студент­ның ба­рысының да хәле яхшы, хаста­ханәдән чыктылар инде.

Ислемай исеннән агуланып булмый

Район хастаханәсенә шылтыратсак та, җитәкчеләр белән элемтәгә кереп булмады. Хушбуйдан агуланып булу-булмауны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казандагы 7 нче хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллинадан белештек. Табиб әй­түенчә, хушбуй сибү берничек тә агулануга китерә алмый. Андый хәлнең бөтенләй булганы юк икән. Әмма сибенә торган мат­дәләрне эчкән очракта агулану ихтималы бар.

– Арчага үзем дә бардым. Әлеге мәсьәлә буенча федераль белгеч­ләр белән дә киңәш­ләш­тек. Бу – бернинди дә агулану очрагы түгел. Хушбуй исе аллергия китереп чыгарган. Хастаха­нәгә эләгүчеләргә токсик-ал­лергия реакциясе дигән диагноз куелган. Һәр кеше исне төрлечә кабул итә. Хушбуй кибетләренә кергәч, берәүләрнең күзе әче­тергә, икенчеләрнең бите кызыша башларга мөмкин. Кем­гәдер бер-ике тапкыр сибү дә җитә, кемгәдер коену да аз. Авыр исле яки исе озак саклана торган хушбуйларны бик аз күләмдә генә кулланырга кирәк. Эфир майлары күбрәк булган, кыйм­мәтлерәк хушбуй сайлау отышлы. Арча студентының хушбуенда эфир майлары бик аз булган. Әмма бернинди агулы матдәләр дә табылмаган, – ди белгеч. Әлеге шау-шулы очрактан соң Арча көллиятендә нәрсә үзгәрә­чәк?

– Студентларга хәзер уку йортына сиптерә торган дезодорант, хушбуйлар алып килмәскә куштык. Өйләрендә, әйтик, кинога, концертка барганда куллана алалар. Хәзер 900 бала да сибенә башласа нишләрсең? Әмма гигиена турында да онытырга ярамый. Тулай торакта юыну өчен бөтен шартлар да бар. Линейкада чама белү кирәк­леген барча студентларга да аң­латтык. Булачак укытучы, тәрбия­челәрнең культурасы булу да мөһим. Химик матдәләрнең үзен­чәлеге хакында сөйләргә дә җай чыкты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле, – ди көллият директоры.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Фото: https://pixabay.com

Запись “Агулану түгел” – Арчадагы 50 сумлык агулы хушбуй кыйссасы болайрак була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әшәкелегем өчен» больничный – Арча поликлиникасында баштан кичкәннәр [хат]
Сәламәт чагында кеше бернәрсә турында да уйламый. Менә чирләп китсә, авырткан башына тимер тарак төшә дә инде бичаракайның. Эшкә бара алмагач, вакытлыча эштән азат итү кәгазе алырмын (халык телендә «больничный») һәм табиб күрсәткән даруларны эчеп, савыгырмын, дип уйлап, мин дә поликлиникага юл тоттым.

Табибларның иске хәрби комиссариат бинасында кабул итүләрен алдан ук ишеткән идем, туп-туры шунда киттем. Юлда тиз генә телефоннан интернетка кереп, дәүләт хезмәтләре сайты аша табибка талон алырга булдым. Әлбәттә, бүгенгә участок табибыма да, неврологка да талон юк иде. Булмаса булмый инде, чирле кешене борып җибәрмәсләр әле, дим. Төшке бер туларга биш минутлар чамасы, бер абзый белән бер апа гына чиратта. Табиб килгәнен көтәбез. Бер дә тулды, узып икенче ярты да җитте… Теге апа: «Килерләр, икеләргә килә алар, менә юньле сүзләре булырмы?» – дип кенә әйтеп куйды. Мине алып килгән иремнең генә түземлеге беткән иде. Ул каядыр барып килеп, «поликлиника мөдире, неврологка күренегез, дип әйтте», дип, мине шунда алып китте. Невролог төшкә кадәр кабул иткән, хәзер стационарда икән. Безне анда кертмәделәр инде, шунда эшләүче апа гына карап чыгып: «Юк ул анда», – диде. Нишләргә кирәк, бу сүзләрдән авырткан муен төзәлми бит, кабат мөдир янына киттек, ул бик ягымлы апа булып чыкты, тагын комиссариаттагы терапевт янына барырга кушты.

Кердем ул табиб янына: «Сез минем участоктан түгел бит, ник иртәдән килмәдегез? Мин сезгә больничный ача алмыйм, иртәгә килерсез», – ди. «Хәлем әйбәт түгел алай йөрергә», – дим. Температурамны үлчәп: «Температурагыз юк, процедурныйга барып, укол кадатыгыз», – ди.

Узганнары пүчтәк кенә булган икән әле, ул әйткән кабинетны табу бәлагә әйләнде бит. Аның кайда икәнен үтеп китүчеләр түгел, шунда эшләүче медперсонал да белми булып чыкты. Ирем: «Скорыйда кадамаслармы?» – дигәч, шунда киттек. «Инде 6-7 кеше килде участок табибларын таба алмыйча, уколы булса, кадап җибәрер идек тә шул, ярдәм итә алмыйбыз, тагын регистратурадан сорап карагыз әле», – дип, матур гына җавап бирделәр анда.

Ниһаять, кабинетын таптык, укол кадаучысы гына юк. «Ул ике кабинетта эшли, килеп җитәр», – ди бер апа. Әмма ак халат кигән шәфкать туташы өченче кабинеттан пәйда булды да, артык сүз әйтмичә, бүлмәсенә кереп китте. «Ярар, хәзер авыртуына чыдап була инде», – дип, тагын неврологны эзләп карарга булдык. Берничә тапкыр үзенә барып төртелсәк тә, ул исемен әйтмәде, эше күптер, аңларга була.

Пациентлар флюрографиягә чират тора

Безнең кеше барсына да түзә

Шул вакыт иремнең түземлеге шартлады: «Баш табибны күреп буладыр бит?» – диде ул. Моны ишеткәч, барысы да сагаебрак калды. Бер бүлмәдән мөлаем генә бер апа чыгып: «Хәзер сезне невролог кабул итәр», – диде. «Ремонт барганы аңлашыла. Тик нигә медперсоналны җыеп, кайсы белгечнең кайда кабул итүен аңлатмадыгыз? Кирәк кешегә, авыруларга алар аңлата алырлар иде», – дигәнемне үзем дә сизми калдым. Сәгать бишенче ярты икән ләбаса, нинди сабыр кешенең дә ачуы кабарыр. Неврологның шәп белгеч икәне әллә каян сизелеп тора, ул мине җайлап карады, даруларын язды, киңәшләрен бирде. «Авыр эштә бөгелеп эшлисез ахры?» – дип, кайда эшләвем белән кызыксынды. Мин җавап биргәч: «Анда эшләүчеләр арасында минем пациентларым күп», – диде. Инде «больничный» алыр өчен тагын теге терапевт апага барырга кирәк булып чыкты. Ирем: «Мин аны көттереп торам, җайлап кына кил», – дип миңа эндәште. Табибка мине көтеп торырга өстән үк кушылган булып чыкты. «Сезне генә көтеп торам, эш сәгатем чыкты. Невролог белән сөйләштем, сезгә «больничный» бирергә бернинди сәбәп юк, әшәкелегегез өчен бирәм инде», – ди. Менә әкәмәт, башка җирдә миңа бу чир белән хастаханәдә ятарга тәкъдим итәләр иде, монда «әшәкелегем өчен» кәгазь тоттырдылар. Кәгазенә килгәндә, аны язып утыручы шәфкать туташы да миңа ачулы булып чыкты. «Минем сезгә язмаска хакым бар, эш сәгатем дә чыкты, ирегез дә миңа әллә нәрсәләр әйтте, йөрәгемә кадалды», – ди. Иремнән: «Нәрсә әйттең?» – дип сорагач, «Сез коридорда тилмереп утырган олы апаларны кабул итәсе урынга эш вакытыгызда чәй эчеп йөрисез, дидем», – ди. Кадалырлык та шул, аңлыйм ул кызның хәлен.

Соңгы вакытта халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту турында бик күп сөйлиләр. Әлбәттә, буш сүзләр генә түгел бу. Авыл җирендә ачылган модульле ФАПлар, район үзәкләрендәге яңартылган поликлиникалар, төрле заманча аппаратура белән җиһазландырылган медицина үзәкләре – болар барысы да бар. Әмма гозере чыгып хастаханәгә килгән авыру медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында сүз чыкканда иң әүвәл яхшы табиб-белгечне атый. Медицина хезмәткәрләре этикасы да бар бит югыйсә. Анда табиб игътибарлы, ягымлы, итагатьле булырга тиеш дип язылган. Ә Гиппократ антын оныткан табибка кешеләр белән эшләү бөтенләй җинаятькә тиң гамәл.

Бәян ителгән минем белән булган хәлләр әллә кайда түгел, чәчәккә төренгән, яңартылган Арчада булды. Ул көннән-көн матурая, үсә, биредә яшәүчеләр чын-чынлап горурлана ала үзләренең туган яклары белән. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча да үрнәк була ала бит ул. Шуңа омтылырга кирәктер, минемчә. Алайса бернинди аллы-гөлле шәһәр дә анда яшәүчеләр өчен уңайлы булмаячак. Соңгысына килгәндә, хәзерге вакытта ремонт эшләре дәвам итә торган поликлиникада халыкка уңайлылык тудыру түгел, хәтта элементар куркынычсызлык таләпләре дә үтәлми. Флюорографияне пациентлар капиталь ремонт бара торган бинада уза. Шунда дивар ишәләр, таш ваталар, шунда әле яңа гына сабыйларын тудырган аналар тикшерү уза. Башка сыймаслык хәл. «Сезгә монда керергә ярамый бит», – дим. «Беләбез, нишлик соң?» – ди бичаракайлар. «Монда эшләргә ярамый ич», – дигән сүзгә шәфкать туташы: «Үзебез дә туйдык, нишлик соң?» – ди, фамилиясен сорагач, әйтмәде.

Безнең халык тапкыр бит ул, әмәлен тапкан тагын, бая әйткән комиссариат бинасы белән ике ара бер чакрым чамасы булгач, юлны кыскартып, койма аша гына сикерәләр. Абыйлар, апалар да тартынмый бу эштән. Яшермим, үзем дә төштем ул коймадан, чөнки кан бирергә соңга кала идем, ә болай өлгердем. «Алай эшләмәгез, ток сугар бит», – ди кан алучы апа, мине кайгыртып.

Шик юк, ремонт төгәлләнер, уңайлы, яңа җиһазлар белән баетылган поликлиника үзенең пациентларын кабул итәр. Минем бер генә теләгем, анда Кеше турында да онытмасыннар иде.

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Арча районы, Ашабаш авылы, Безнең гәҗит

Запись «Әшәкелегем өчен» больничный – Арча поликлиникасында баштан кичкәннәр [хат] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..