Архивы армия - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рамил Шәмсетдиновны янә Читага озаталар
Байкал аръягы краендагы хәрби частьта хезмәттәшләренә аткан Рамил Шәмсетдиновка психологик-психиатрик экспертиза тәмамланган.

“Мин адвокатлар белән шалтыратып сөйләштем, алар экспертизаның тәмамлануын белдерде. Рамилне хәзер Бутыркага – Мәскәүдәге икенче СИЗОга күчергәннәр. Аннан Читага алып китәчәкләр. Экспертиза нәтиҗәләре мартта гына билгеле булыр дип көтелә”, – дигән ул.

Килеп туган хәлнең беренче көннәреннән үк солдатны яклау өчен акча күчерүчеләр күп булды. Аның әтисе адвокатларга бер миллион сум күчерүе хакында да хәбәр итә.

“Элек ярты миллион сум бирдем. Бу сумма юристларга өч айга җитте. Бүген тагын ярты миллион сум җибәрдем. Ул юристларга очрашулар, җинаять эше алып бару белән бәйле чыгымнарга тотынылачак”, – ди ул.

Адвокатлар үзләренең эшчәнлеге өчен гонорардан баш тарткан. Акча авиабилетлар алу, яшәү һәм туклану өчен тәгаенләнгән.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Рамил Шәмсетдиновны янә Читага озаталар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамил Шәмсетдиновны җәзалаучы гаебен таныган
Чита өлкәсендә армия хезмәтендә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше буенча суд утырышы якынлаша. Аны ничек җәзалаулары тулысынча ачыкланды, тикшерүчеләр версиясе буенча, аны өч тәүлектән артык йоклатмаганнар, башы белән унитазга тыкканнар, 11 көн карцерда тотканнар.

Рамилне дә каза күрүче итеп таныдылар. Хәрби частьта уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә гаепләнүче Руслан Мухатов гаебен тулысынча таныган, шуңа эшне аерым очрак итеп карауны сорап гариза язган. Җинаять эше аерым очракта каралса, судка шаһитларны, каза күрүчеләрне чакырмаячаклар, тиешеннән йомшаграк җәза биреләчәк.

Рамил Шәмсетдинов, бу гамәл белән риза булмавын белдереп, эшне гомум тәртиптә карауларын сорап гариза язган. Бу турыда аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән. Шәмсетдинов әлеге вакытта Мәскәүдә экспертизада.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Рамил Шәмсетдиновны җәзалаучы гаебен таныган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ана йөрәгенең ниләр кичергәнен аңлавы читен түгел…”
1968 елның сентябрь ае. Чехословакиягә килгәнгә икенче ай китте. Без урнашкан урманчыктан ерак түгел кукуруз кыры бар. Аны бераз җыйганнар, буш урынны сөрә дә башлаганннар, ләкин безнең гаскәрләр кергәч, кырларда эш тукталды. Тирә-яктагы җимеш агачлары исе белән бергә минем борынны әле күптән түгел кенә сөрелгән җир исе дә кытыклап ала. Ни әйтсәң дә, кичәге механизатор бит! Ерак түгел буразна башында әфлисун төсендәге «ДТ-75» тракторы тора. Мине озатып йөрүче хохол егете Олейникка мактанам: менә күрәсеңме, Волгоград тракторы монда да килеп җиткән бит!

Шулвакыт тракторны кабызып карыйсы килде. Нәрсә куркырга, әлегә бу җирдә без хуҗа бит! Олейник көлә, имеш, мин булдыра алмыйм бу эшне! Кабинасы бикләнмәгән, эче чип-чиста. Белмим, тракторист үзе алганмы, әллә булмаганмы, ләкин «пускач”ның стартеры урынында юк. Ә безнең илдә, бер-ике ел үткәч, тракторны кем стартер белән кабыза инде? Кыскасы, чалбар каеше белән өченче маташудан соң мотор гөрләп эшләп китте! Кереп утырдым да, сабанны күтәртеп, буразнага борылдым. Олейник мине көтеп арлы-бирле кыр башында йөри. Шулчак аның янына бер кечкенә генә машина килеп туктады да, аннан олы гәүдәле бер ир-ат чыкты. Минем якка күрсәтә-күрсәтә, Олейник белән сөйләшә башлады. Бу ир шушы җир хуҗасы – госхоз директоры булып чыкты. Урысча яхшы гына «сукалый». Башта рөхсәтсез тракторга тотынган өчен шелтә белдерде, соңыннан йомшарды, минем чыннан да механизатор икәнемне белгәч, буш вакытта сөрмәссезме, ди бу. Үз тракторчысы безнең тирәдә эшләргә курка икән. Кыскасы, взвод командиры Симонов рөхсәт биргән саен, барып кабызам да, рәхәт хисләргә чумам: авылны искә алам, үзем белән эшләгән механизаторларны күз алдына китерәм. Беркөнне килеп солярка да салып киттеләр. Ә буразна башында кем булса да мине «саклый». Дүрт көн эчендә әкрен-әкрен генә 10-12 гектар сөргәнмендер, ләкин өлкән командирлар сизеп алды моны – туктаттылар. Госхоз директоры соңыннан безнең взводны 10 литрлы канистра белән бик яхшы, үзе ясаган шәраб алып килеп сыйлады.

Мин җитмәсә батареяның комсоргы, агитаторы да идем бит. Союздан килгән самолетларның борт номерыннан белә башладык: кайсы ашамлык алып килә (ашату бик яхшы иде), кайсысы – газета-журналлар. Мин шул «борт» туктауга барып җитәм дә (300 метр ара), бушатырга булышам. Шуңа күрә дивизиядә газеталарны иң беренче мин эләктерәм. Бөтен палаткалар тулып бетә иде. Шулардан туган илдәге хәбәрләрне кисеп алып, «Мәгълүмат» тактасына элеп куям. Билгеле инде, беренче урында үзебезнең республика турындагы яңалыклар урнаша. Әле тагын, «Яшен»нәр, «Сугышчан бит»ләр чыгару минем өстә. Бераздан шунысын да белдек: безнең Әлмәттән килә торган «Дуслык» нефть үткәргече Брнога килеп җитә икән бит! Шул ике ай эчендә 5 тасма тутырып фотолар төшергән идем дә бит, ни кызганыч, «шмон» оештырып, «артык» әйберләрне юк иттеләр

Тагын бер вакыйга бүгенгедәй истә. Шулай бервакыт ефрейтор Саша Борисов белән аэродром бетонкасының башына барып чыктык. Каршыбызда арты белән йөк машинасы тора, ә әрҗәсенә зур прожектор куелган. Шуның ярдәмендә төнлә истребительләрне утырталар. Машинага якынайгач, колагыма татарча музыка ишетелә башлады.

Бердәм команда белән кабина ишекләрен кискен генә ачтык: “Марш из кабины! Руки вверх!”- дип кычкырдык.

Ике солдат яшен тизлеге белән утырган утыннарыннан җиргә шуып төштеләр, күзләре шар кебек ачык. Ниһаять, безнең формаларны күреп тынычландылар: җан керә башлады үзләренә.

– Откуда такая музыка?- дип сорау бирәм боларга.

– Откуда, откуда: из Татарии,- диде шофер урыныннан егылып төшкәне.

Татарча музыка тыңлап утыргач, телне дә беләдер дип уйладым да соравымны дәвам иттем:

– Татариянең кайсы җиреннән?

Алексеевск районыннан дигәнне ишеткәч, үзем дә егылып китә яздым:

– Кайсы авылдан?

– Урманасты Шунталысы…

– Ә мин Кыр Шунталысыннан бит!

Кочаклашып алгач, сөйләшеп киттек. Ул Венгриядә хезмәт итә икән. Аларның авиация частен әле яңа гына Чехословакиягә керткәннәр: истребительләргә төнге очышлар вакытында бетон полосага утырырга булышалар. Ә көндез көне буе йоклыйбыз, ди бу. Посттан бушаган арада машина янына барам да, Илдар белән татар көйләрен тыңлыйбыз, төнге йолдызларга карап, авылларыбызны сагынып искә алабыз. Ерак киткән саен туган ил, туган авыл сагындыра икән ул! Илдар Исламов белән соңыннан озак кына хатлар алыштык. Күптән түгел генә вафат булуын ишеттем. Авыр туфрагы җиңел булсын…

Октябрь ахырында безнең дивизияне Витебскига кайтардылар, ә алмашка башка гаскәрләр килеп калды.

Кайтуыбыз Польша аркылы поезд белән булды. Брестны үтеп, Белоруссия җиренә кергәч, ничек каршы алуларын күрсәгез иде! Һәр туктаган урында чәчәкләр, алкышлар… Әйтерсең лә, Берлинны алып кайтабыз! Ә 29 октябрьдә шәһәрнең Якуб Колас исемендәге драма театрында безнең дивизия Ленин комсомолының 50 еллык юбилеен бәйрәм итте. 7 ноябрь парадыннан соң мин авылга, әни янына кайтып төштем.

Мине исән-сау күреп, әни озак кына елады. Абыйлар, газеталардан саран гына мәгълүмат алып, минем кайда икәнне сизенгәннәр булса кирәк, әнигә дә җиткергәннәр. Ана йөрәгенең ниләр кичергәнен аңлавы читен түгел инде.

…Күптән түгел элеккеге бер хезмәттәшем кабинетка килеп керде:

– Әле менә военкоматка шалтыратып, теңкәләрен корыттым, – ди бу. – Онык өч көн буена шалтыратмый частеннан. Рота командирына шалтыратам, барысы да әйбәт, ди.

– Тукта әле, – дим моңарга, – син рота командирының телефонын кайдан беләсең соң?

– Ничек белмәскә! Онык баруга хәбәр бирде бит, әле полк командирыныкын да таптым. Әгәр кичкә кадәр шалтыратмаса, анысының да тетмәсен тетәм…

-Үзең хезмәт иттеңме соң? – дигән сорауга, – ике ел, – дип җавап кайтарды бу.

Шулвакыт кесә телефоны шалтырады:

– Әһә, килен шалтырата, димәк, малай табылган… Әле командирларының нервларын кытыкламасам, тәки шулай кала иде…

– Оныгың белән сөйләшкәндә әйт: андагы генералларны тотып кыйнамасын тагын, – дип котылдым бу таныштан.

Шунда тагын әнием (авыр туфрагы җиңел булсын) искә төште. Ул да бит 1968 елның сентябрендә, унөч километр ара үтеп, Алексеевскига военкоматка барган булган. Тик военком гына:

– Апа, бар өеңә кайт, комачаулап йөрмә монда, малаең нинди булса өйрәнүләрдәдер, – дип куып чыгарган…

Ирек Хисамиев

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Ана йөрәгенең ниләр кичергәнен аңлавы читен түгел…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айдар Галимов: “Ул сыерның күз карашлары онытырлык түгел иде”
Армиягә барган кеше аны гомерендә дә онытмый, диләр. Айдар Галимовтан берәр кызыклы вакыйга сөйләп китүен сорагач, җырчы менә нинди хәл белән уртаклаша:

– И, бик күп булдылар инде алар. Иң еш искә төшкәне – беренче сикерү. Анда сорап та тормыйлар, тибәләр дә төшерәләр. Беренче сикергәндә йөрәкнең кайда икәнен дә онытасың. Сикердек тә, барыбыз да чылбыр кебек күктә эленеп калдык. Торабыз шулай… Үзем дә уйламастан: “Кәркәле таулары биек” дип җырлап җибәрдем. Стресс булгандыр инде. Тагын да кызыграгы җиргә килеп төшкәч булды. Ул көнне җил иде. Һәм бу җил мине каядыр читкә иген басуына алып китте. Басу читенә генә килеп төштем. Төшү белән парашютны сүндерә башладым, юкса җил тагын сөйрәп алып китәчәк. Сүндердем, торып бастым. Артыма борылсам – бер сыер тора. Бер якта иген басуы, икенче якта сыер, ә уртада мин. Һәм сыер туп-туры минем күзгә карап басып тора иде. Син кайдан пәйда булдың, дигән сыман. Аны күргәнгә ничә еллар үтте, ә минем һаман онытканым юк. Ул сыерның күз карашлары онытырлык түгел иде шул.

Чыганак

Фото: Айдар Галимовның инстаграмыннан

Запись Айдар Галимов: “Ул сыерның күз карашлары онытырлык түгел иде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авыз-борынын канатсалар, башкача карар иде” [дин 23 февраль турында]
Февраль – ирләр ае, дибез. Чөнки 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узабыз. Без кечкенә вакытта аны Әтиләр бәйрәме дип, аларга армиядә булса-булмасалар да, танк ябыштырылган открытка ясап бирә идек. Хәер, әле дә андый гадәт бар, тик патриотик рух юк. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс шул уңайдан үзенең фикерен белдерде.

– Рамил хәзрәт, мөселман егетенә армиягә бару фарызмы?

– Һәр ир кешегә үзенең туган илен, шәһәрен, авылын саклау – аның өстендәге бурычы. Бу дөньяви канун гына түгел, Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләр дә. “Әл-Гыймран” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Чикләрдә булыгыз, үзегез яшәгән урынны дошманнан саклагыз”, – дип кисәтә. Без шушында дөньяга килгәнбез, монда әти-әни, гаиләбез яши, балалар үсә, ризык табабыз, гыйбадәт кылабыз. Аны саклау һәм армия сафларында хезмәт итү ирләрнең турыдан-туры вазыйфасы. Әлбәттә, дөньяда, илебездә барган вәзгыять төрле, ул үзгәреп торучан. Хәрби урыннарда хезмәт итү чаралары да бер-берсеннән нык аерыла. Частьларда бөтен уңайлыклар тудырылмаган, күп җирдә мөселман егетләренә намаз уку мөмкинлеге юк, хәләл ризык ашатмыйлар. Әлбәттә, мөселман дәүләтләрендә хәл бөтенләй башка. Хәтта Америкада армиядә мөселман кызларына яулык белән йөрергә рөхсәт ителә, намаз бүлмәсе дә, хәләл ризык та бар. Безнең илдә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле.

– Армиядән качып йөрү гөнаһмы? Әгәр егет хак мөселман, ә частьтә гыйбадәт кылу мөмкинлеге, хәләл ризык юк, солдатлар арасында мөнәсәбәт тә мактанырлык түгел икән, төрле сәбәп табып, бармый кала аламы? Армиядән калу өчен ришвәт бирү гөнаһ түгел, хуплана, диләр. Шулаймы? Әйтик, бүгенге төрле җирләрдә сугышлар чыгып торган заманда бармый калу да гаеп түгелдер?

– Мин армиягә бармыйм, ришвәт биреп булса да калам, дип уйлау хата. Моны үзем дә хәрби хезмәтне узган, анда чыныгып, туган ягыма чын егеткә әйләнеп кайткан кеше буларак әйтәм. Алайса бит бүген кызлардан да аерылмый торган елак, йомшак, тормышка ияләшмәгән егетләр буыны китте. Нәкъ менә аларга хәрби хезмәткә бару зыян итмәс иде. Анда син дөрестән дә чыныгасың: егетләр арасында үзеңнең кем икәнеңне күрәсең, төрле хәлләрне күзәтеп, тормышта шулай да була икән, дип нәтиҗә ясыйсың. Армиядән кайткач, дин әһеле буласыңмы, түрәгә әйләнәсеңме, җитәкче дәрәҗәсенә күтәреләсеңме, яшьлегеңдә шушы мәктәпне узсаң, кешеләрне кыерсыту, гаделсезлек һ.б. читләшәсең. Без бит тормышта комфортка ияләшкән һәм гел шулай булуын телибез. Ә яшәгәндә төрле авырлыклар чыгып тора. Әйтик, егет белән кыз дүрт ел чәчәк бирешеп, очрашып йөриләр дә, никахлашкач, дүрт айдан аерылышалар. Чөнки чынбарлык белән күзгә-күз очрашкач, күп егетләр сынаулар алдында сына. Алар әле чыныкмаган, әнисе итәге астыннан чыгып, хатыны куенына кереп поскан, тормышта авырлык була дип башына да китерми. Армиягә барып, яшьтәшләре арасында чыныгу узса, авыз-борынын да канатсалар, башкача карар, бүтәннәргә авырлык китерүдән тыелыр иде.

Акчарлак

Фото: архив

Запись “Авыз-борынын канатсалар, башкача карар иде” [дин 23 февраль турында] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Армиядә үлгән Денисның әнисе улыннан акча таләп иткәннәр дип шикләнә
Екатеринбур хәрби бүлегендә асылынган дип әйтелгән 19 яшьлек Денис Хәмидуллин соңгы вакытта туганнарыннан хисабына акча җибәрүне сорый торган булган. Әнисе армиядә улыннан акча таләп иткәннәрдер дип шикләнә. //Azatliq.org//

19 яшьлек Денис Хәмидуллиның Екатеринбур хәрби бүлегендә үлүе турында Азатлык инде язган иде. Вәгъдә иткәнебезчә, бүген Денисның әнисе – Октябрь районы Бикбай авылында яшәүче Динә Хәмидуллина белән аралаштык.

– Денис белән соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

– 5 яки 6 мартта шалтыраттым. Ул вакытта аның кәефе юк иде. Кайбер сорауга җавап та биреп тормады. Аннары тагын 7 мартта шалтыраттым, сөйләштек-сөйләштек тә ул вакытта телефоны кинәт кенә сүнеп китте. Тагын бер кат шалтыратып тормадым инде. Нәкъ шул көнне төнлә ул асылынган, диделәр.

– Берәр нәрсәдән зарланмадымы?

– Акча сорый иде инде. Җитмидер дип сала идек. Башка зарланмады.

– Аена күпме сала идегез?

– Төрле чак була иде. 5 мең сум салган чаклар да булгалады. Кыйныйлардыр дип уйлап сала идек инде. Апасыннан да сораган. Кызыбыз инвалид, Пермьдә яши. Ул безгә бу хакта әйтмәде. Аңа шушы сәгатькә кадәр өлгертергә кирәк дип әйткән булган ике тапкыр. Ул да тизрәк биш мең сум салган, аннары тагын бер мең ярым сум салган.

Денис Хәмидуллинны (уртада) армиягә озату, дәү әтисе Габдерәшит, апасы Эльвина, әтисе Илфат, әнисе Динә һәм туганнары Мәүлидә

– Шулкадәр акча нәрсәгә кирәк булды икән?

– Белмим, анысын әйтми иде. Апансына да әйтмәгән. Апасы да шул кыйныйлардыр дип уйлаган да салып җибәргән инде. Ул аңарга берничә тапкыр: “Шундый проблемнар, белсәң иде” дип әйткәләгән булган. Безгә исә әйтмәскә кушкан.

– Ул бу сүзләрне күптән әйткәнме?

– Гыйнвар, февраль аенда.

– Берәр җәберләүләр турында әйтмәгәнме?

– Юк, анын яшергән ахры. Кыйныйлар дип сөйләп йөрмәс бит.

– Денис белән еш аралаша идегезме?

– Армиягә алынгач барлыгы өч тапкыр бардык. Соңгы тапкыр 30 октябрьдә аның янында булдык. Башка инде бара алмадык.

Безнең өйдә телефон тотмый, чөнки элемтә начар. Шуңа башка җиргә барып сөйләшергә туры килә иде. Көн дә сөйләшкән вакытлар да булды, атна буе сөйләшә алмаган чаклар да булгалады.

– Аның телефоны бар идеме?

– Телефоннары гел үзләрендә була иде. Кайсыбер вакытта командирына шалтырата идем дә, ул “Әниең шалтырата, сөйләш” дип Дениска әйтеп куя иде.

Денисның үлеме турындагы документ

– Сезгә үлеме турында кайчан хәбәр иттеләр.

– 8 март көнне башта Пермьдә яшәгән кызыбызга телефоннан хәбәр иткәннәр. Безнең бит өйдә телефон тотмый. Аннары инде без белдек. 9 мартта Екатеринбурга чыгып киттек. Баруын-бардык, әмма безгә малайны күрсәтмәделәр. “Он уже опознан. Нельзя” диделәр. Без ышандык. Ныграк торырга кирәк булган шул. Шуннан кайтып киттек.

– Денисның мәетен алып кайттыгызмы?

– Юк. Аны авылга 11 мартта гына алып килделәр. Шуннан инде башында ике шеш бар дип карадык, сул колагы күгәргән иде, муены киселгән. Анысына бик аптырадык. Муенын ник кисәргә кирәк булды икән инде?

– Туганыгыз Фәридә ханым Азатлыкка асылынган эз күрмәдем дигән иде. Тәнендә асылынган эз бармы?

– Асылынса күгәргән урын булырга тиеш, диләр. Карадык-карадык андый күгәргән җирне тапмадык. Шуңа асылынган диюләренә шикләнәбез. Тәнендә кабыргалары кып-кызыл иде. Авыл фельдшеры “Мәет таплары” дип әйткән булды инде. Әмма мәет таплары андый булырга тиеш түгел ди кешеләр.

– Башка бернинди экспертиза ясатырга уйламадыгызмы?

– Юк, уйламадык шул. Борчылудан күзгә берни күренмәде. Без бит барысы да яхшыдыр дип уйлый идек. Чөнки ул элек өлкәнрәк чакырылучылар җәберли дип әйтә иде, әмма аларның соңгылары ноябрь урталарында кайтып китә, дигән иде. Шуннан без тынычландык.

– Сез Денис акча сорый иде, дисез. Баргач бу хакта командирына әйтмәдегезме?

– Юк шул. Анда күбрәк контрактниклар хезмәт итә иде, алар акча сораган микән?

– Бу акча сорау кайчаннан башланды соң?

– Гыйнварларда. Элек бер сораган иде. Ул вакытта аяк киеме алырга кирәк дип аңлатты. Бәлкем ул вакытта да таләп иткәннәрдер.

– Хәзер берәр тикшерү барамы? Сезне хәбәрдә тоталармы?

– Екатеринбурда бара инде ул. Безгә шалтыратып белешеп торырга кирәк буладыр инде. Өйдә телефон тотмагач авыррак шул.

Азатлык мәгълүмат алырга теләп Денисның хәрби бүлек командиры, полковник Михаил Чербаковка да шалтыратты, әмма ул журналист шалтыратуын ишетүгә телефон трубкасын ташлады.

Запись Армиядә үлгән Денисның әнисе улыннан акча таләп иткәннәр дип шикләнә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Армиядә булганда үлгән Денис турында туганнары: “Тәнендә асылынган эз юк иде”
Екатеринбур хәрби бүлегендә Пермь өлкәсеннән гаскәргә алынган татар егете Денис Хәмидуллин үлгән. Командир Денис асылынган дигән, туганнары тәнендә асылынган эз булмавын әйтә. //Azatliq.org//

12 март көнне Пермь өлкәсе Октябрь районы Бикбай авылында хәрби хезмәттә үлгән Денис Хәмидуллинны җирләделәр. Ул моннан ун ай элек Екатеринбур хәрби бүлегенә хезмәткә алынган. Өенә кайтырына ике генә ай калганда, Денисның әнисенә шалтыратып аның асылынуы турында әйткәннәр. Денисның әнисенең икедән-ике туганы Фәридә Алешковская Азатлыкка әйтүенчә, ул аның тәнендә асылынган эз күрмәгән.

“Маңгаенда ун ягында шеш бар иде, борыны сынган, муены киселгән һәм тегелгән иде. Мин күргәннәре шул. Кабыргасында кара янган урыннар бар диде ирләр. Асылынган эз күрмәдем мин. Ияк асты чип-чиста. Капшап-капшап карадым мескен баланы”, диде ул.

“Вконтакте”да язуларынча, Денис 7 март көнне әнисенә шалтыратып якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган, ә 8 март көнне командиры шалтыратып аның асылынуын әйткән.

https://vk.com/widget_post.php?app=0&width=100%25&_ver=1&owner_id=-101145453&post_id=15058&hash=0k-pjOcIr3zsp_sGCM4wYMRzozM&startWidth=650&url=http%3A%2F%2Fwww.azatliq.org%2Fa%2F28368653.html&referrer=http%3A%2F%2Fwww.azatliq.org%2F&title=%D0%A0%D1%83%D1%81%D0%B8%D1%8F%20%D0%B0%D1%80%D0%BC%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5%D0%BD%D0%B5%D2%A3%20%D1%87%D0%B8%D1%80%D0%B0%D1%82%D1%82%D0%B0%D0%B3%D1%8B%20%D0%BA%D0%BE%D1%80%D0%B1%D0%B0%D0%BD%D1%8B.%20%22%D0%94%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%81%D0%BD%D1%8B%D2%A3%20%D1%82%D3%99%D0%BD%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D3%99%20%D0%B0%D1%81%D1%8B%D0%BB%D1%8B%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BD%20%D1%8D%D0%B7%20%D1%8E%D0%BA%20%D0%B8%D0%B4%D0%B5%22&15ace6cb68c

“Әти-әнисенә бер карап торган малай иде. Денисның кечкенәдән инвалид апасы бар. Ул Пермьдә яши, пенсия ала”, диде Алешковская Азатлыкка.

Азатлык аңардан Денис гаскәрдә җәберләнүе турында хәбәр иткәне булмадымы дип кызыксынды.

“Юк булмады, ул бик сабыр егет иде”, диде ул.

Денис Хәмидуллин Бикбай авылында 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Чернушка шәһәрендә көлияттә эретеп-ябыштыручы белгечлегенә укыган.

Гаскәргә узган елның май аенда Октябрь районы хәрби бүлеге тарафыннан алынган.

“Хәрби бүлек командиры җирләүгә кайтмады. Ике кешене генә җибәргән. Алары да шул җирләү көнне генә килде дә, берни дәшмичә тик басып торды. Денисның мәетен табутта бер солдат алып кайтып бушатты да, китеп барды.

Җирләүдә куәт оешмасы вәкилләре катнашты, әмма берсе дә әти-әниләренең кайгысын уртаклашмады. Русия армиясе шундый инде ул”, диде Фәридә ханым.

Авылда элемтә начар булу сәбәпле, без Денис Хәмидуллинның әнисе Динә ханым белән сөйләшә алмадык. Азатлык якын арада аның белән элемтәгә керергә тырышыр.

Русия армиясендә хәлләр начарлана

Әйтергә кирәк, элегрәк шул ук Свердлау өлкәсеннән гаскәрдә тагын бер татар егете үлгән иде. Елань гарнизонында хезмәт иткән Руслан Айдархановны шулай ук асылынган килеш табулары әйтелде. Бәйсез белгеч каберне казып алып тикшерү уздырганнан соң, Айдархановны үтерер алдыннан көчләгәннәр дигән нәтиҗә чыгарды.

Хокук яклаучы Павел Чиков Facebook сәхифәсендә язуынча, “бабайлык”, солдатлардан акча таләп итү, гаскәрдә үз-үзләренә кул салу армиягә кабат кайта башлаган.

Аның сүзләренчә, гаскәрдә хезмәт ике елдан бер елга калдырылганда, офицерларның акчалары артканда, контракт нигезендә хезмәт итү җәелгәндә, гомумән, матди як яхшырганда хәрби өлкәдә җинаятьләр саны кимегән булган.

Запись Армиядә булганда үлгән Денис турында туганнары: “Тәнендә асылынган эз юк иде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәрит Мифтахов армия еллары истәлеге белән бүлешә һәм бәйрәм белән котлый
Мин 18 яшь тулы белән армиягә бару теләге белдердем. Германия турында ишетеп кенә белсәм дә, чит илдә хезмәт итәргә теләдем. Әни үзе генә яшәгәнгә, мине хәрби хезмәткә җибәрүгә ризалык биреп, гариза язды һәм мин 1 айдан армиягә хәрби хезмәткә алындым. //Идел журналы//

Безне — Самара, Чувашия, Татарстаннан булган 600ләп яшь егетне Германиягә китәргә дип хәрби базага тупладылар. Шунда 1 атна торганнан соң, без Германиягә юл алдык. Казаннан 40 егет бар иде.

Минем белән бергә хезмәт иткән иптәшләр белән баштарак дошман мөнәсәбәттә булдык. Бу аңлашыла да: төрле шәһәрләрдә төрлечә тәрбияләнгән кешеләр бит без. Шулай да 2 ел эчендә дуслашып киттек.

Башта рядовой солдат идем, аннары хәрби машина йөртүче һәм бүлек командиры булдым. Шуннан сержант һәм старший сержант дәрәҗәсенә күтәрелдем. Хезмәт иткәннән соң, Мәскәүгә, Мәскәү артына һәм, ниһаять, Казанга кайтып төштек. Туган илгә, йортка кайту — зур бәхет бит ул. Шул вакыттагы хисләрне уйлап куям да, күңелне шатлык, бәхет хисләре биләп ала. Армиядән кеше үзгәреп, икенче кеше булып кайта. Сине хәрби хезмәт чын ир-ат итә, күңелең белән дә, кыяфәтең белән үзгәрәсең. Хәзерге 20 яшьлек егетләргә карыйм да, алар миңа балалар кебек күренә. Ә без үзебезне шул яшьләрдә зур кеше итеп саный идек.

Киләсе елга минем армиядә хезмәт итүемә 30 ел тула. 2 ел бергә хезмәт егетләр белән сөйләшеп, элемтәдә торабыз. Алла шөкер, исән-сау кайттык, матур гаиләләр корып җибәрдек. Бер-беребезнең шатлыкларына куанып яшибез. Кайчакларда армиядә хезмәт иткән вакытлар төшкә дә кергәли. Яңадан хәрби хезмәткә алалар, имеш. Ә безне яшьләр өйрәтә. Ә мин алардан «Без бит инде хезмәт иттек. Нигә безне кабат чакырдыгыз?», — дип сорыйм.

Хәзерге яшьләргә армиягә барырга киңәш итәр идем. Син анда үзгәреп кенә кайтмыйсың, ә чын дуслар табасың, үз-үзеңне тәрбиялисең, башка төбәкләрдән килгән яшьләр белән аралашасың.

Форсаттан файдаланып, хәрби хезмәт узучыларны, хәрбиләрне зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Тормышта 2 елны Ватанга саклауга мөмкинчелек булганга, яңа тәрбия алуым өчен әти-әнигә, Ватанга рәхмәт.

Тормышыбыз тыныч булсын, күкләр аяз торсын иде. Бездән соң да тормыш дәвам итәр. Ләкин ул киләчәк өчен мин җавап бирә алмыйм. Ә хәзерге тынычлык өчен без барыбыз да җаваплы булырга тиеш. Бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып, шатлыкта һәм тынычлыкта яшик.

Ватанны саклаучылар көне, Җиңү бәйрәме кебек сугыш белән бәйле бәйрәмнәр шул 1-2 генә булсын иде. Башка сугыш белән бәйле бәйрәмнәр кирәк түгел.  Бүген генераллар, хәрби хезмәт кешеләре бик кирәк һәм аларны мин хөрмәт итәм. Алар булганда, дөньялар да тыныч торачак.

Ә хезмәт итеп кайтучыларга исән-сау гаиләләр корып, балалар тәрбияләп гаиләң, туган җирең, Ватаның өчен горурланып яшәүләрен телим. Ватанны саклыйк!

Запись Фәрит Мифтахов армия еллары истәлеге белән бүлешә һәм бәйрәм белән котлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үлгән дип саналган солдат 24 елдан соң өйгә кайта [булган хәл]
…Узган гасырның 90нчы ел башларында Кече Пургада туып-үскән удмурт егете армиядән кайтканда хәбәрсез югалган дигән хәбәр Әгерҗегә дә яшен тизлегендә килеп ирешкән иде.

Ул чакларда базарда сату итүче удмурт түтәйләреннән солдат егетнең язмышы турында сораштырып торсам да, яхшы хәбәр ишетмәдем. Латвиядә ике ел хәрби бурычын үтәп кайтучы егет суга төшкәндәй юк булды. Әнисе, ике апасы кайлардан гына эзләмәгәннәр дә, кайларга гына язмаганнар, күрәзәчеләр бусагасын да күп таптаганнар. Беренче каналдагы “Жди меня“ тапшыруына да кат-кат хатлар юллаганнар. Әгерҗе халкы арасында да  танылган күрәзәче солдатның әнисе Лиза түтине: “Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак“, дип тынычландырырга тырышкан. Тик анага төпчек улы турында бернинди җылы хәбәр дә килми. 14 елдан сон туган ягында Владимир Вахрушевны үлгән дип таныйлар.

“Багучыга барма, күңелеңә яра алма“ дисәләр дә, бу очракта теге күрәзәче карчыкның сүзләре дөреслеккә туры килә бит. Володя исән!

Фото: http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/15228-udmurt-egete-armiyadәn-egerme-dүrt–eldan-soң-kayta.html

… Солдат поездда туган якларына кайтканда, аны ерткычларча кыйнап, документларын алып бер сарайга кертеп ташлыйлар.  Егет аңына килгәндә үзенең кем, кайдан, якыннары кемнәр  икәнлеген хәтерләми. Ул кайда? Ничек монда килеп эләккән? Әйтерсең лә, моңарчы аның шәхси тормышы булмаган. Башында мең төрле сорау, әмма берсенә дә җавап табалмый. Без еш кына мондый җанөшеткеч хәлләр кинода гына була дип уйлыйбыз. Чынлыкта удмурт егете дә нәкъ менә шундый ифрат авыр хәлдә кала. Күз күрмәгән якларда япа-ялгыз, хәтта исем-фамилияңне дә хәтерләмәгән килеш, бернинди документсыз калып кара әле! Кемгә барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга? Кая барганын да белмичә юл тотканда Володя зур гына бер абхаз авылына барып чыга. Урамда өсте-башы таушалган таныш булмаган егетне күреп, аның кем булуы белән кызыксынсалар да, бер генә сорауларына да җавап бирә алмый ул. Бер абхаз аяныч хәлгә төшкән егетне үз йортына алып керә. Володя шунда яшәп кала. Әмма ул бит исемен дә, милләтен дә хәтерләми. Абхазиядәге яңа гаиләсендә аны Виталий дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыгы аны үз энесе кебек якын итә. Володя-Витя авыл халкына төрле эшләрдә булыша, сүз тыңлаучан, кулыннан эш килә торган егетне абхаз халкы бик тиз үз итә.

Менә шулай ел артыннан ел уза. Удмурт егете 90нчы елларда Абхазия-Грузия бәрелешләрен дә үз күзләре белән күрә. Ул яшәгән Түбән Эшера авылы аша фронт линиясе уза, аның күз алдында йортлар шартлый, мәетләр аунап ята. Сугышлар бераз тынгач, авылда йортларны торгызу эшләре башлана. Шул эшләр барышында егетне ток суга. Бик авыр хәлдә ята удмурт егете хастаханәдә. Табиблар аның исән калуына да шикләнәләр. Үлем белән яшәү арасында көрәшкән егет көч-хәл белән яңадан йөрергә өйрәнә.

Ий, язмыш, адәм баласын нигә шулкадәр сындырып сыныйсың икән син?! Дистә елдан артык чит җирләрдә үзенең кем икәнлеген дә белмичә яшәүче егетне алда тагын бәхетсезлек көтә. Ул юлда авариягә очрый. Алты ай дәвамында хастаханәдә ятканда башына нинди генә уйлар килмәде икән аның?! Чү… Нәрсә бу? Егет үзе дә аптырашта. 24 (!) елдан соң иң беренче ике апасы булуы, үзенең удмурт егете икәнлеге исенә төшә башлый. Ул бит Удмуртиядән! Бераздан әнисе, туган авылы Кече Пурга урамнары күз алдына килә башлый. Хәтта өй телефоны номеры да исенә төшә. Егет бу турыда беркемгә дә сөйләми. Телефоннан апасына шалтыраткач, хәтеренең бераз кайтуына үзе дә ныклап ышана башлый.

– Төн йокыларым качты. Болар барысы да матур төш кебек тоелды. Качып кына елап та ала идем. Кече Пургадагы апам белән телефоннан сөйләшкәч кенә Абхазиядәге якыннарыма бу турыда сөйләдем. Шатлыктан алар белән кочаклашып еладык. 24 ел бернинди документсыз яшәгәч, мин ялгызым гына олы юлга чыга алмадым. Якыннарым мине алырга килделәр. Шулай итеп, менә мин туган ягымда!

Боларны Владимир Вахрушев туган ягына кайтып, тугыз айдан соң аңа Россия гражданины паспорты тапшыру тантанасында журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Рәсми рәвештә үлгән тамгасы тагылса да, 24 ел буе газиз улының исәнлегенә өметен өзмәгән, аның кайтуын көткән әнисе генә әллә инде улы табылу шатлыгыннан каты авырып китә. Хәзер Лиза түти инсульттан соң тернәкләнеп килә. Ана улының еллар узгач яшьлек мәхәббәте белән кавышып, гаилә тормышын башлавына да сөенеп туялмый.

…Володя белән Рита арасында мәхәббәт хисләре туксанынчы елларда кабына. Әмма араларына ниндидер кара мәче керә дә, егет армиягә киткәч аралашулар өзелә.

–       Володяның хәбәрсез югалуы бөтен авылны тетрәндерде инде ул елларда. Мин дә якыннарыннан гел сораштырып тордым, ул армиядән кайткач хисләребез яңадан яңарыр кебек тоела иде, – дип искә ала Рита.

Кыз, кияүгә чыгып, ике бала таба. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый, ире белән аерылыша.

–       Менә шулай канатларым каерылган авыр көннәр кичергәндә танышларым Володяның кайтуын, алардан телефонымны сорап алуын әйткәч, өнсез-телсез калдым, ышанмадым. Ник минем белән шулай шаяртасыз дип ачуланып-үпкәләп тә алдым бугай әле. Берничә көннән үзе шалтыраткач та саташам дип уйладым. Бик матур гына яшәп киттек. Йорт эшләренә бик оста, әле менә мунча төзеп куйды, – ди Рита сөенеп.

Тормышта могҗизалар булмый, диләр. Әмма Владимир Вахрушевның авариягә очрап, чирек гасырга якын вакыттан соң хәтере кайтуы, туган ягында якыннары белән очрашуы, 44 яшендә яшьлек мәхәббәте белән кавышуы могҗиза түгелмени?!

Р.S. Әле шушы көннәрдә генә Владимир белән Рита Мәскәүдә “Россия -1“ каналындагы “Туры эфир“ тапшыруында катнашканнар. Биредә удмурт егетенең гомерен саклап, дистә еллар үз туганнары кебек күреп, гаиләләрендә тоткан абхаз гаиләсе белән җылы очрашу да булган. Киләчәктә ерак араларны якынайтып, ике гаилә арасында кунакка йөрешүләр дәвам итәр әле.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Әгерҗе шәһәре.

Запись Үлгән дип саналган солдат 24 елдан соң өйгә кайта [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..