Архивы бәхет - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Өйдә кайнана хуҗа иде. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк”
Беренче мәхәббәтемне мин университетта очраттым. Икебез дә законнар өйрәнәбез. Ул миннән бер курска алдарак укый иде. Бер күрүдә гашыйк итте дә куйды үзенә. Кайсы яклардан икәнен дә, кем булуын да сораганым да, үзенең сөйләгәне дә булмады. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе килешле булгач, төшеп калганнардан түгелдер әле дип кенә уйладым. Бер ел очрашкач кына чит бер шәһәрдән килгән бай кешенең улы икәнен белдем. Байлыгына карап чат ябышкан дип уйларга ашыкмагыз. Мин үзем дә бик җитеш, күренекле гаиләдән. Әти-әниемнең гел матур сыйфатларын гына күреп, аларга охшарга тырышып үстем. Байлыкка да артык исем китмәде, чөнки теләгән әйберемнең барысы да булды.

Әмир белән биш ел йөргәннән соң өйләнештек. Матур итеп зурлап туй ясадылар. Әмирне чын ярату белән яраттым. Аннан башка тормыш юк сыман тоела иде. Бераз вакыт узгач аның әти-әнисе дә Казанга безнең янга күчеп кайттылар. Шулай итеп, кайнана, кайната белән бергә яши башладык. Байлыкларының чикчамасы юк. Тик бөтен нәрсә исәптә. Тегендә утырма, монда барма. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк. Ашарга пешерә башласам йә күп саласың, йә әз пешергәнсең дип гаеп табарга гына тора. Җае чыккан саен кемнәргә, нинди затлы кешеләргә килен булып төшкәнемне искәртеп тора. Кайнананың законы буенча ир төнлә ничәдә эштән кайтса да, аны ишектән каршылап, ашатып, юындырып яткырмыйча мин аяк өстендә йөрергә тиеш идем. Мине өлкәннәр талашырга, бәхәсләшергә өйрәтеп үстермәделәр. Ярар инде, аныңча булсын дип, барысын да эшләргә тырыштым.

Яши-яши иремнең дә кем икәнен аңлый башладым. Мин үземне бу гаиләдә ят кеше итеп тоя идем. Әмир дә әнисенең сүзеннән чыкмады. Ирнең акчасын да күргән юк, тора-бара миңа кул да күтәрә башлады. “Чын татар ире шулай булырга тиеш инде ул. Хатын-кызны урынына утыртып тормасаң, шаша ул”, – дип, кайнана улына көч бирә торды. Биш ел егет белән кыз булып йөргәндә мин аның кем икәнен бөтенләй белмәгәнменме, әллә күзем томаланган булды микән?!

Бер елдан артык шулай газапланып яшәдем. Әти-әнигә әйтәсем килмәде. Бәлкем, авырга узсам бөтенесе дә яхшы якка үзгәрер әле дип өметләнеп, үз-үземне юата килдем. Вакыт уза, ә бәби юк. Ир дигән кеше үз-үзен тотышы, ямьсез гамәлләре белән күземә шайтан булып күренә башлады. Яңадан белдем: үзенә сөяркә тапкан булган икән. Әти белән әни минем хәлемне белергә килгән вакытта Әмир бер кыз белән өйгә кайтып керде. “Бергә эшлибез”, – дип таныштырды да, берни булмагандай, теге оятсызы да өстен салып, өстәл янына килеп утырды. Минекеләр бер-берсенә карашып сүзсез генә аңлашып утырдылар да, киемнәремне җыеп, мине алып кайтып киттеләр. Яңадан байлык бүлеп, судлашып йөрмәдем. Котылганым хәерлерәк булыр дип уйладым. Тора-бара тормышым җайланыр әле дип гел өметләнеп яшәдем. Әллә кайгырып, әллә инде теге байлар нервыларымны бетергәннәр – каты авырып сырхаунәгә эләктем. Табиблар: “Сиңа бала табарга кирәк, алайса операциядән соң булмаска мөмкин”, – дип утка салдылар. Бераз дәваланганнан соң эшкә чыктым. Син көткән чагында бәхет дигәнең киләмени әле ул. Нишләргә дә белгән юк. Колак төбендә врачларның сүзләре яңгырап тора. Вакыт дигәнең уза. Матур, сәламәт балалар алып кайтырлык ышанычлы ирне кайдан табарга? Шул сорау белән йокларга ятам, шул уй белән уянам.

Беркөнне мәктәп елларында бергә дус булып йөргән сабакташым чылтыратты. Минем ялгыз икәнемне белгәч, кинога чакырды. Шул көннән соң мин аның белән очраша башладым. Тормышымда ниләр булганын барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәч, бераз сүзсез торды да: “Язылышмыйча гына бергә яши башласак ничек булыр икән?” – дип минем ризалыгымны сорады. Хатын-кызларны җәлеп итәрлек яклары күп булса да, мин аңа гашыйк булмадым. Беренче иремнән соң минем күңелемдә бушлык иде. Шулай да тагын бер кат бәхетемне сынап карарга булдым.

Ярты ел бергә яшәгәч, мин авырга уздым. Миңа шул гына кирәк тә иде инде. Арслан белән бүтән яшисем килмәде. Үзе дә сүз әйтмәде. Дусларча гына аерылыштык. Шуннан бирле аны күргәнем дә, аралашканым да булмады. Мин аннан тупырдап торган малай таптым. Бөтен куанычым улым булды. Сабыем бераз үсә төшкәч, операция ясаттым. Бөтен тормышымны улым Тимерҗанга багышладым. Бик акыллы, сөйкемле бала булып үсте ул. Чираттагы ялымда гел аның белән ял итәргә чит илгә бара идем. Инде ялгыз яшәвемә риза булган идем. Эшем дәрәҗәле, хезмәт хакым әйбәт, үземә фатир, машина алдым. Янымда балам бар. Тагын нәрсә кирәк инде миңа дип, гел үз-үземне тынычландырып яшәдем. Яңадан кияүгә чыгу турында уйлаганым да булмады, чөнки табиблар операциядән соң миңа бүтән бала таба алмыйсың дигән иделәр.

Тормыш дигәнең син уйлаганча гына бармый икән ул. Беркөнне йомышы төшеп, университетта бергә укып йөргән танышым минем эшемә килеп керде. Сүз ара сүз чыгып, тормышыбыз хакында да сөйләшеп алдык. Аннан соң бер хәбәре дә булмады. Бер елдан кабат очраштык һәм ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бөтен яктан килгән ир-егет булса да, муенына асылынып ризалыгымны бирмәдем. “Син бик яхшы кеше, минем улыма әйбәт әти дә булырсың. Безгә җил-яңгыр тидермичә дә яшәтерсең, ләкин мин бит башка бала алып кайта алмыйм. Тора-бара син дә үз сабыең булуын теләрсең. Юк, мин сине бәхетсез итә алмыйм”, – дип җавап бирәсемне ул, бәлкем, көтмәгән дә булгандыр. Сүзсез калып бераз боегып басып торды да: “Әйдә, алайса дуслар булып кына очрашып йөрик”, – диде. Ләкин бу дуслыгыбыз тора-бара чын мәхәббәткә әйләнер дип кем уйлаган? Мин аннан авырга уздым. Бу сөенечтән икебез дә нишләргә дә белмәдек. Тиздән ЗАГСта язылышып та кайттык. Уртак куанычыбыз булып улыбыз туды. Олы улыбыз Тимерҗан да энесе туганга бик шатланды. Шул көннән башлап минем катлаулы тормышым йөз процентка үзгәрде. Гомәрем белән генә яши башлагач хатын-кыз бәхетен тойдым. Аның көчле иңсәләренә сыенып яшәве ни тора! Көн саен күземне ачу белән миңа шундый бәхет биргәне өчен Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтләремне укыйм. Хәзер минем иртәгә буласы көнем өчен күңелем тыныч. Балалар белән минем язмыш ышанычлы кулларда. Бу мәхәббәт дигәнең әллә нинди көчләргә ия икән. Югыйсә табиблар миңа күптәннән хөкем чыгарган иделәр инде. Без хәзер өченче балабызны көтәбез. Өметләре югалган хатын-кызларга үземнеке кебек бәхет телим.

Татарстан яшьләре

Запись “Өйдә кайнана хуҗа иде. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Индираның бәхет сере нидә?
Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган якташыбыз Рөстәм Нәбиевның хатынының бәхете йөзенә чыккан. Ә сере гади икән.

Ул – чын хатын-кыз булуда.

«Чын хатын-кыз була белергә мин әбиләремнән өйрәндем. Бабайларым, әбиләрем белән бик озак бергә гомер кичерүләренә карамастан, аларга һәрвакыт хатын-кыз итеп, яратып карады. Авылдагы артык яхшы булмаган шартларда да аларны кадерләп яшәделәр.

Хатын-кызга хөрмәтне мин үземнең әти-әниемнең мисалында да күреп үстем. Әти хәзер дә әнинең дөньядагы иң-иң яхшы хатын-кыз булуын төрлечә дәлилләп тора. Даими рәвештә аның иң матур хатын булуы турында әйтә, барлык теләкләрен үти.

Әти әнине беркайчан да көнләмәде, чөнки үзенең хатынына ышана иде. Йорт, хуҗалык эшләрендә аңа гел ярдәм итеп килде. Әнием, үз чиратында, матур киенеп, үз-үзен карап йөрде.

Аралаша белүе, яхшы юмор хисе, тышкы кыяфәте ир-атларны җәлеп итсә дә, алар әнигә һәрвакыт хөрмәт белән карады. Әни әтигә ир булырга мөмкинлек бирде, барысын да үз өстенә алмады. Аңа үзенә ярдәм итәргә рөхсәт итте. Аларның бәхетле гаилә сере шушыдыр.

Әлеге тәртипләр без — өч кызда да чагылыш тапмый калмады. Мин кечкенәдән ир-егетләр игътибарын тоеп үстем. Туганнарым ир-егетләр иде. Без яшәгән урамда да нибары ике кыз, калганнары гел егетләр иде.
Мәктәптә түбән сыйныфларда укыганда ук өлкән сыйныф егетләреннән мактау сүзләре ишетеп үстем.
Шул кечкенә вакытта ук мин үземдә эчке хатын-кызны ача алдым.

Чын хатын-кыз булу — ул тышкы кыяфәт кенә түгел, ул — эчке халәт, хис-кичерешләр. Аны оверсайз кием астына да яшереп булмый. Әгәр ул юк икән, бизәнү әйберләре дә, матур кием дә, биек үкчәләр дә ярдәм итмәячәк.

Чын хатын-кыз булырга өлкәннәрдән өйрәнергә яисә моның өстендә ныклап эшләргә кирәк», — дип язган Индира социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ә без сезгә тәкъдим иткән фото турында Рөстәм: “Мин аякларымны югалттым, әмма канатлар таптым”, – дип язган иде. Пар канатлар талмасын!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-09-16/indirany-b-het-sere-nid-2506492

Запись Индираның бәхет сере нидә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әни мине азгынлыкта гаепләп, “үз атасы белән мәхәббәт уены уйныйлар” дип сүз таратып йөри”
Без гаиләдә өч кыз үстек. Мин иң олысы идем. Әти белән әни колхозда эшләде. Ә анда, үзегез беләсез, эш вакыты чикләнмәгән, без аларны көне буе диярлек күрми идек. Шуңа да сеңелләремне карау, өй җыештыру, кер юу – барысы да минем өстә иде. Ашарга пешерергә дә кечкенәдән өйрәнергә туры килде. Әни өй эшләренең барлыгын да белмәде, аның өчен беренче урында колхоз эше иде.

Буй җитеп, иптәш кызлар кич уенга чыкканда миңа чыгарга ярамады – әни рөхсәт итмәде. Ә сеңелләремә нәрсә эшләсәләр дә килеште, әни аларны яклады да, саклады да, иркәләргә дә, җылы кочагына сыендырырга да вакыт таба иде. Гаиләдә мин генә нигәдер “тамгалы каз” кебек идем. Мәктәпне тәмамлагач, укуны алга таба дәвам итәргә теләсәм дә, хыялым тормышка ашмады. Әни: “Минем ир балам юк, син иң олысы, шулай булгач, беркая да китмисең, төп йортта калачаксың”, – дип, бер генә кычкырды.

Ә гаиләдә аның сүзе – закон, аның сүзенә хәтта әти дә каршы килә алмый иде. Шулай итеп, мин колхозда калдым. Фермада да эшләдем, төрле эшләргә дә йөрдем. Яшь-җилкенчәк чакта ял да итәсе, иптәш кызлар белән дә очрашасы килә, ә әнидән узып, берни эшләр хәл юк, ул һәр эшемнән, һәр адымымнан гаеп эзләргә генә тора иде. Беркөнне әни эштән Берлинны алгандай кайтып керде дә, мине чакырып: “Кызым, бу атнада сине сорарга киләләр”, – диде. Авып китә яздым. Баксаң, әни мине үзебездән ерак түгел генә яшәүче, өйләнә алмый картаеп баручы егеткә димләгән икән. Әни минем: “Юк! Миңа беркем кирәкми”, – дигәнемне ишетергә дә теләмәде. “Чыгасың булгач, чыгасың!” – дип, кырт кисте. Әти мине яклап каршы маташкан иде дә, кая ул! Шулай итеп, минем ризалыгымны да сорамыйча, мулла безгә никах укыды. Ир дигәнем әнисе, әбисе, кияүгә чыкмаган апасы белән бергә яши иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, аларга мин дә кушылып, бер түбә астында бишәүләп яши башладык. Дөрес, каенанам, үз әнием кебек, салкын караш күрсәтмәде. Киресенчә, миңа карата йомшак булды. Шуңа, улын яратмасам да, каенанамның яхшылыгы хакына түзеп, җиде ел яшәдем. Ә аннан әнием мине иремнән аерып алды, үзләре янына кире кайтартты. Дөресрәге, безнең бергә яшәрлегебезне калдырмады, көн саен диярлек кереп (без бер-беребездән ерак тормый идек), теләсә-нәрсә әйтеп чыгып китәргә гадәтләнде. “Әллә читкә чыгып китик микән?” – дигән уйлар да килде башка. Ләкин ирем гаиләдәге бердәнбер ир бала булгач, аның төп йортны, әнисен ташлап китәсе килмәде. Аннан соң, авыл тормышын да үлеп ярата иде ул. Әни: “Син кысыр, бәби дә таба алмыйсың”, – дип, мине ирем алдында һаман мыскыл итә иде. Барыбер тынычлап яшәргә ирек бирми дип, иремне ташлап, туган йортка кайтып яши башладым. Каенанам белән иремнең үгетләүләре дә акылга китермәде әнине. Аның безне аеруының сәбәбе – өйдәге эшләрен эшләргә хезмәтче кирәк булды.

Шулай итеп, тагын өчәү “тату” гаилә булып яши башладык. Мин чиста, җиңел эшкә урнаштым. Эшкә матур итеп киенеп, бизәнеп бара идем. Әнигә инде болай йөрүем дә ошамады. “Кем өчен көязләнеп йөрисең, кемне таптың? Болай киенеп, ирләр аздырып йөрмә!” – дип, үзәк бәгырьләремә төште.

Яратмады шул әни мине… Тик ни өчен икәнен генә аңламыйм. Иптәш кызларымның әниләре белән дус булып, серләрен уртаклашып яшәгәннәрен күреп, алардан көнләшеп тә куя идем. Әни аңламаса да, ярый әле әти аңлый иде. Авыр чакларда, күңелем тулып ташыганда, әтигә сыена ала идем. Тора-бара әнигә монысы да ошамый башлады. Ул мине азгынлыкта гаепләп: “Атаң белән гыйшык-мыйшык уены уйнап йөрисең, фахишә син!” – дип дөньяда бөтенләй яшәрлегемне калдырмады. Миңа өйдә әти белән икәү генә калырга да ярамады. Кешедән дә оялмыйча, көнләшүен белдерә башлады. Аның нинди кеше икәнен бөтен авыл белә-белүен, тик барыбер үз әниеңнән шундый нахак сүзләр ишетү бик авыр бит инде. Көнләшүе аркасында бертуган сеңелләре белән дә күптән аралары өзелде инде. Туганлык хисләре юкка чыкты. Ә хәзер мине талый. Урамда авылдашларның йөзләренә күтәрелеп карарга да оялам, чөнки әни кая гына барса да, мине азгынлыкта гаепләп, “үз атасы белән мәхәббәт уены уйныйлар” дип сүз таратып йөри. Үз-үземә кул салырга теләгән көннәрем дә күп булды. Бу хәсрәтне әти күтәрә алмас дип, аны жәлләп, сабыр итеп, үз эчемә бикләнеп яшим. Тик кайчанга кадәр? Бер генә көн дә тыныч үтми бит безнең өйдә. Иртән торуга, әнинең беренче сүзе: “Мин үлгәч рәхәтләнеп яшәрсез инде атаң белән”, – дип башлана. Аптырагач: “Кайчан үләр икән, тынычлап калыр идек”, – дигән гөнаһлы уйлар да керә башыма… Шушы хәлләрдән арыгач, күңел тынычланмасмы дип, догалар өйрәнә башлаган идем, әнигә анысы да ошамады. “Нәрсә, суфыйланып дога өйрәнәсең, шулай гөнаһларыңны юарга телисеңме?” – дип битәрләргә тотынды. Иптәш кызларның гаиләләрен күреп сокланам да, көнләшеп тә куям. Әниләре алар белән дус-тату яшиләр, оныклары өчен дә өзелеп торалар. Ә миңа нишләп алар кебек бәхетле яшәргә язмаган икән?..

ДАМИРӘ. Башкортстан Татарстан яшьләре

Запись “Әни мине азгынлыкта гаепләп, “үз атасы белән мәхәббәт уены уйныйлар” дип сүз таратып йөри” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыным мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты”
…Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да.

Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит! Юк кына эшне дә сәбәп итеп яныма кереп җитә иде. Башта дуслар гына булырбыз дип уйладым. Тик мин уйлаганча килеп чыкмады, дуслык дигәнебез ике араны тоташтырды да куйды. Үземнең дә холкым йомшак, бәлки шуңа күрә кушылып яшәүгә каршы килә алмаганмындыр дип уйлыйм. Югыйсә, очрашып йөргән вакытта ике баласы барын да белдем, “ярыйсы” гына үткен икәнлеген дә ачыкладым.

Тик… Кушылып, бергә яши башлагач, күпме теләсәм дә, уртак балабыз булмады. Ике тапкыр авырга узган иде, икесе дә “төште”. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки миңа гына шулай алдагандыр дип куям. Чөнки, ике баласы булгач, аңа өченчесе кирәкмәгәндер дә. Көн артыннан көн, ел артыннан ел дигәндәй, яши-яши балаларны да аякка бастырдык. Машина йөртү курсларында укытып, хатын дигәнемә машина да алып бирдем. Ә аңа һаман нидер җитмәде. Күпме генә алып кайтып бирсәң дә, акчаны да азсынды. Бер дә юкка көн дә тавыш чыгара иде. Безнең тормышны күреп, күрше -тирә дә аның бу кыланышларына шакката иде. Кыскасы, мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты. Әлбәттә, мондый төссез, соры тормыш мине туйдыра башлады. Алга таба тормышка карашымны үзгәртеп, бераз үземчә яшәргә уйладым. Болай яшәү хатынга ошамады. Өйдә тавыш көчәйде генә.

Иң соңгысы – кредит мәсьәләсендә чыкты тавышның. Хатын зур күләмдә кредит алырга үгетли башлады. Имеш, шәһәрдән читтә йорт алабыз. Әле машина кредиты да минем өстә, ул да түләнеп бетмәгән. Мин ризалашмадым. “Кирәк икән, акчаны үз исемеңә ал”, – дидем. Әлеге сүз ярамады, өйдә янә кара тавыш купты. Мин инде аның ызгышуларыннан күптән гарык идем. Бу юлы: “Яратып өйләнгән хатыным түгел, артымнан “әти” дип елап калырлык балам юк”, – дип уйладым да, теләсә нишлә дип, чыгып киттем. Шул китүдән кире кайтмадым. Башта туганнарда яшәдем, аннан фатирга чыктым. Хәзер, үткәннәрне уйлыйм да, үкенеп тә куям. Чөнки инде яшьлек артта калды, ә минем ныклы үз тормышым, “әти” дип эндәшерлек балаларым да юк. Бүгенге көндә ялгыз яшәп ятам. Бер абынгач, икенче юлы аяк астыңа карап йөрисең икән ул. Очрашып йөрергә хатын-кызлар бар,ә кавышып, кабат үз тормышымны корып яшәргә инде куркыта.

Татарстан яшьләре

Запись “Хатыным мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Өйләнешеп бергә яши дә алмадык. Ирем эшләгән җиренә расчет алып кайтырга дип китте, ә аннан… үле гәүдәсен алып кайтып җирләдек”
Авылга кайту өчен вокзалда электричка көтеп утырганда яшь чактагы бер танышым очрады. Үзе эндәшмәсә, йөзеннән генә танымас та идем, ә тавышыннан бик тиз танып алдым. Кояш кебек балкып торган йөзен еллар нык үзгәртсә дә, үзе һаман да гади, беркатлы. Хәзер дә шул беркатлылыгы белән ачылып китте:

– Яшьли яратышып, дүрт ел йөргән егетем, мине ташлап, башкага өйләнде, – дип башлады ул үзенең кыйссасын. – Ачуланышмаган да идек, югыйсә. Хыянәтен бик авыр кичердем. Яшәүнең мәгънәсе калмаган шул көннәрнең берсендә газиз әтием көтмәгәндә генә фаҗигале төстә вафат булды.

И- и, ул вакытта түккән күз яшьләрем… Әти үлгәннән соң әнигә авыр булмасын дип берничә ел авылда яшәргә туры килде. Аннан әни дә, үзем дә бераз тынычлангач, йөрәк яралары төзәлә башлагач, шәһәргә китеп урнаштым. Тулай торакта яшәгән бүлмәдәш кызым бер бәйрәмдә мине үзләренә кунакка алып кайтты. Ул Казанга якын бер районнан иде. Аның төп йортта яшәүче өйләнмәгән абыйсы бар иде. Без аның белән дуслашып, бертуганнар кебек аралашып яши башладык. Тора-бара дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Өйдә бердәнбер ир-ат булган егетем, акча эшләү нияте белән, Себергә китеп урнашты.

Анда киткәч тә араларны өзмәдек. Ул вакытта кәрәзле телефоннар булмаса да, телефоннан шәһәрара сөйләшү пунктлары бар иде. Ике ел эшләгәч, чираттагы ялына кайтты. Һәм без өйләнештек. Тик матур башланган гомер чишмәбез бик тиз корыды. Өйләнешеп бергә яши дә алмадык. Ирем ялы беткәч, эшләгән җиренә расчет алып кайтырга дип китте, ә аннан… үле гәүдәсен алып кайтып җирләдек. Үлеменең төгәл генә сәбәбен дә белә алмадык хәтта. Сөеп-сөелеп, киләчәккә якты хыяллар белән яшисе чагында, сөйгәнем мәңгелеккә китеп барды. Бу юлы инде минем өчен яшәүнең мәгънәсе, чыннан да, бөтенләй бетте. Кыскасы, туй көне үзе үк әллә ничек сәер башланган иде безнең.

Язылышып чыкканнан соң җыелышып күл буена бардык. Анда матур гына күңел ачып утырганда, бер туганыбызның кинәт хәле начарланып китеп, аны сырхауханәгә озатырга туры килде. Аннан – һәйкәл янына мәңгелек утка (туй көнендәге гадәт буенча) чәчәкләр куярга килдек. Анда да, чәчәкләрне куярга да өлгермәдек, каяндыр бер эт килеп чыкты да, мин салган чәчәкләрне эләктереп китеп тә барды. Кеше ышанмаслык бу хәлгә барыбыз да гаҗәпләндек. Шул вакытта ук йөрәк әллә нишләде. Югыйсә, чәчәк ашау ризыгы да түгел. Күрәсең, язмышның үзенчә бер кисәтүе булгандыр бу. Әлеге сәер күренеш күңелгә шом салса да, авыр хәсрәт килер дип башыма да китермәгән идем. Туйдан соң ирем кире Себергә киткәч сәер төш күрдем. Имеш, авыл башындагы текә ярда утырабыз. Икебез ике якта.

Ирем миңа карап гармунда уйнап, бик моңлы итеп җырлый. Ә ярдан түбәндә әтием (мәрхүм иде бит инде) безгә карап, минем янга төшегез дип, безне үзе янына чакыра. Ул да булмады, кинәт кенә яр ишелде дә, ирем шул ярдан әтием ягына аска мәтәлеп төшеп тә китте. Шулчак шабыр тиргә батып, куркып уяндым. Мәрхүм әтием юкка гына төшкә кермәгәндер дип борчылып, эшкә җыенып йөргәндә иремнең үлгәнлеге хакында хәбәр китерделәр. Сәер башланган тормышка шул рәвешле нокта куелды. Җәсадын бергә эшләүче иптәшләре алып кайтып, авыл зиратында җирләдек. Бик авыр булды аны җир куенына кертү. Бергә- бергә матур итеп яшисе дә яшисе иде дә бит. Тик насыйп итмәде безгә парлашып, матур итеп яшәргә. Шуннан соң күпме генә димләп карасалар да, тормышка чыкмадым.

Яртышар-яртышар калдык без,

Нишләрбез?

Язмыштан булмаса Узмышлар,

дигән сүзләре булган җыр миңа юлдаш та, гомерлек юаныч та. Бу җыр иремнең дә егет вакытта иң яраткан җырларының берсе иде

Раилә АБДУЛЛИНА. Казан Татарстан яшьләре

Запись “Өйләнешеп бергә яши дә алмадык. Ирем эшләгән җиренә расчет алып кайтырга дип китте, ә аннан… үле гәүдәсен алып кайтып җирләдек” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Картайган көнемдә эт типкесенә калдым. Чирләп ятсам, авызыма бер кашык су да салучы юк”
Нәрсә соң ул мәхәббәт? Ни гомер яшәп, шуның барлыгын-юклыгын аңлый алмадым.

Яшь чагында барыбыз да гел сөеп-сөелеп, мәхәббәт диңгезенә чумып кына яшәрбез кебек тоела. Ә ир белән хатын булып яши башлагач, җитмәсә бишектә көне-төне балаң акырып ятса, хыяллар челпәрәмә килә. Кәнфит кебек кызлар-егетләр дә тора-бара нык кына үзгәрәләр. Хатын-кызларга гомерләре буе нәрсәдер җитми: әле тегесе, әле монысы кирәк. Алар сораган әйберне ире табып бирә алмаса, мескенгә көн бетә. Китә талаш – син шулай да, мин болай, янәсе. Кыскасы, бергә корган тормыш чүп чиләгенә әйләнә. Шулай итеп, туйдан соң озак вакыт узмый – мәхәббәтне таптап күмеп куялар. Дөрес, өйләнешеп, матур гына гомер кичерүчеләр дә җитәрлек. Ләкин күпчелек очракта монысы мәхәббәт түгел, ә бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләүдер, мөгаен.

Безнең әти белән әни дә гомерләре буе чөкердәшеп кенә яшәделәр димим – тормыш бит, төрле чаклар була. Әти дә, әни дә бик уңган, тырыш иде. Бераз гына салгалап йөрсә дә, авылда әти кебек акыллы, үтә дә ярдәмчел кеше булмагандыр. Аның беркайчан да әнигә кул күтәргәнен, рәнҗеткәнен, безгә авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Алар янында рәхәт булганга атна саен туган өебезгә җыелу безнең өчен зур бәйрәм иде. Кайчакларда бер-берсенә үпкәләшүләрен яшермәделәр алар бездән. Шулай бервакыт капканы ачып керүем булды, әни баскыч төбенә чыгып басты да: “Әтиең эчә! Нишләтергә инде аны?” – дип, әләкли башлады. Әтинең кем икәнен беләбез инде – эчеп, сугышып йөри торган кеше түгел. Димәк, бераз гына эчеп кую аның чандыр, кечкенә генә гәүдәсенә көне-төне эшләр өчен көч-куәт бирәдер. Әнинең әллә шуны аңламавына, әллә кайтып кермәс борын әләкләшә башлавына ачуым килде дә: “Әни, әти белән сине мин таныштырмадым бит. Нигә миңа зарланасың? Үзегез табышкансыз, кавышкансыз, гомер итәсез.Үзегез бергә хәл итегез инде”, – дигәч, әни бераз үпкәләде дә әле. Дөрес, артыгы китмәсен, чаманы югалтмасын дип, әтигә дә каты гына әйткән чаклар да булды анысы.

Кайчакларда гомерләре буе парлашып яшәгән әби-бабайларны үземнекеләр белән чагыштырам. Минем әти белән әни аларга караганда мең өлеш тату, әйбәтрәк яшәгәннәр икән дим. Берәүләрне беләм мин. Ярты гасырдан артык бер түбә астында гомер итеп, уртак балалар үстергәч, сөенеп кенә яшисе дә бит. Юк шул. Әби белән бабай бер-берсеннән шулкадәр туйганнар. Хөршидә ападан хәлен сорасаң, исәнлек алганчы, бабайның тетмәсен тетеп ата. “Балакаем, бик начар хәлләрем. Сабит бабаң төсле адәм мәсхәрәсе юктыр бу дөньяда. Пенсиясен ала да, миннән яшереп куя. Балаларга да бирми. “Ни дип җыясың аны?” – дисәм, “Син үлгәч яшь хатынга өйләнәм”, – дип мыскыл иткән була тагы. Оялмыйча минекен ашап ята үзе. Тәмлене яратса да ярты булка да сатып алганы юк. Ризыкларымны кайда яшерсәм дә эзләп таба бит, җүнсез. Беркөнне ялгышып аның чәен салган идем кара тавыш чыгарды. “Күп асрадым инде сине, бар, өйдән чыгып кит”, – ди. Фашистның да фашисты инде менә. Хәзер аерылышсаң кешедән, балалардан оят. Шулай этле-мырлы яшәп гомер узган да киткән инде”, – дип Хөршидә апа эчен бушата. Сабит бабай да җебегәннәрдән түгел. Күп сөйләшмәсә дә, теш арасыннан гына угын чыгарып ала. Нәрсә инде бу? Шул да булдымы парлап гомер итү? Картайган көннәрендә тынычлап, бер-береңнең кадерен белеп, алган пенсияләренең рәхәтен күреп яшәсәләр ни булган? Картая-картая акыл китә, хәтер югала дигән булалар. Дөрес түгел. Әби белән бабай талаша башласалар, Хөршидә апа килен булып төшкән һәр көнен, кайнанасы алдында ире аны ничек кимсеткән, эчеп кайткач аңа нинди сүзләр әйткәнен, Сабантуйга нинди күлмәк киеп чыкканын – барысын да картының исенә төшерә. Хатын-кызның иң яхшы коралы – аның теле инде. Күпчелеге шул теле аркасында кадер күрмичә михнәттә гомер кичерә. Ире – хатыныннан, хатыны иреннән үч ала-ала яшәргә калса булмый инде ул. Бер таныш апа болай дип сөйләгән иде: “Чын мәхәббәткә ышанып, яратып чыккан идем кияүгә. Тора-бара ул хис югалды. Өч бала, ажгырып торган кайнана. Ир эчә башлады. Кайчакларда моны ишек төбенә китереп кенә аталар. Аягында да басып тора алмаган ирне сөйрәп, бусагадан төшерәм дә, өйдә кеше булмаса, туйганчы кыйныйм. Алайса, айнык чакта бер сүз әйтеп тә булмый, өрлектәй иргә буем да җитми. Шулай итеп, исереп аугач кына кирәген биреп, бөтен үчемне алам”. Аның бу сүзләреннән исем китеп, ни еларга, ни көләргә белмичә тыңлап торган идем. Шулай яши-яши аның хатын-кызы да этҗанга әйләнә торгандыр инде.

Мин яшәгән йортта Җәннәт апа тора. Үтә дә ипле, акыллы әби. Ул соңлап кына хатыны үлгән Хатыйп абыйга кияүгә чыгып, аның сабыйларына әни булып, аларны аякка бастырырга булышкан. Уртак балалары юк. Хәзер икесе генә көн күреп яталар. Соңгы елларда Җәннәт әби бик биреште – көчкә атлап йөри. Урын өстенә калсам, карар кешем юк дип борчыла. Җитмәсә бабай да үзен гел талап тора икән. “Картайган көнемдә бер кешегә дә кирәгем калмады. Югыйсә, гел яхшылык кына эшләргә тырыштым. Хатыйпны яратып кияүгә чыктым. Иргә бер генә дә каршы сүз әйткәнем булмады. Гел аныңча гына яшәдем. Балаларга да бөтен җылымны бирергә тырыштым. Аның әҗере яхшылык булып кайтырга тиеш тә. Юк шул. Картайган көнемдә эт типкесенә калдым. Чирләп ятсам, авызыма бер кашык су да салучы юк. Таң атса сүгенергә тотына. Башны кая куярга белгән юк. Тынычлыкта рәхәтләнеп яшисе килә. Күпме гомер калгандыр”, – дип, йөрәгенә җыелганын әзрәк бушатып алды Җәннәт әби беркөнне. Гомере буе яхшылык кына кылып, картайган көнендә нәрсәгәдер өметләнеп яшәгән әбине кызганып куйдым. Нинди тормыш инде бу? Өч көнлек дөньяда бер-береңнең кадерен белеп яшәргә генә дә бит югыйсә.

Сүз башым мәхәббәт турында иде бит. Ул хис нишләп кешеләрне гомере буена озата бармый икән? Югыйсә, барыбыз да бәхетле булыр идек бит.

Дания ШӘРИПОВА , Татарстан яшьләре

Запись “Картайган көнемдә эт типкесенә калдым. Чирләп ятсам, авызыма бер кашык су да салучы юк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бик яратышып йөргән егетем Сәлим, мине хыянәттә гаепләп китеп барды»
Бер-бер артлы 15 фатирны үткәч, 16 нчысында Кыш бабай-Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм …тынлык каршы алды. //Мәйдан//

Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын-кыз кызарынды һәм: “Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез?!”- диде.

Әйе??? Урта яшьләрдәге хатын… тынлык… шампан шәрабе???…

Гадәттә, һәр квартирада шау-гөр килгән балалар көтеп торасын яхшы белгән “Кыш бабай”га, тупас кына кире борылып чыгып китсә дә, каршы сүз әйтергә урын юк иде кебек… Ләкин, нәкъ менә кечкенә балалы өйләрдә генә була торган ихлас, беркатлы, самими атмосфера, хатынның күзләрендәге эчкерсез өмет чаткылары, Әүхәтнең әлегә аңлый алмаган тоемлау хисе, аны туктап калырга мәҗбүр итте һәм үзе дә сизмәстән шул бер үк программаны кабатлый башлады:

— Исәнме, үскәнем. Исемең кем була әле синең?

— Әминә.

— Мин киләсен күптән көткән идеңме соң?

— Мин сине 10 ел буе көтәм инде, Кыш бабай.

— Ә нинди теләгеңнең чынга ашуын телисең соң син?

— Минем теләгем менә шушы хатта язылган. Ул бик күп еллар инде минем өстәл тартмасында ята.

— Кыш бабай килешенә дип әзерләгән берәр бүләгең дә бардыр әле синең?

Әминә гөнаһсыз бер сабый бала кебек, үзенең йөрәк түреннән саркып чыккан шигырен сөйли башлады. Ә күзләрендә… аның күзләрендә Әүхәт җанга якын рәхәт бер ихласлык күрде.

Яңа елда минем Бәхет гөлем

Чәчәк атар, – диеп һаман көтәм.

Сабый булмасам да, Кыш бабайдан

Могҗизалар әле өмет итәм.

Ясалмалык, ялган дөньясына

Батмас өчен куям соңгы көчем.

Әйт, Кыш бабай, бу ялгызлык миңа

Нәрсә өчен? Я, әйт, нәрсә өчен?

Яңа елда шиңгән Бәхет гөлем,

Кабат терелер, – дип һаман көтәм.

Әй, Кыш бабай, ихлас теләгемне

Үтәрсең, дип синнән өмет итәм?..

Шигырь тәэсиреннән, Әминәнең сихерле тавышыннан айный алмаган, үз уйларына чумган “Кыш бабай”озак кына сүз әйтә алмыйча торды… һәм:

— Әле Яңа ел җитәргә ике көн вакыт бар. Синең теләгең һичшиксез чынга ашачак, Әминә кызым,- дип, хатны кулына кысып, теләр-теләмәс кенә фатирдан чыгып китте.

Яңа ел алдыннан Кыш бабай булып киенеп, фатирдан-фатирга йөрүләре дә акча эшләү максатыннан түгел иде бит Әүхәтнең. Берничә генә көнгә булса да, ясалмалылык, ялганга чумган дөньядан качып, бары тик сабыйларда гына калган ихласлыкны күреп юану, күңеленә рәхәтлек табу иде исәбе.

Моннан 10 ел элек булган Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерә-китерә өенә кайтып җитте. Һәр почмакта ялгызлык көтеп торган фатирына керде. Әминә биргән хатны алып укый башлады:

“Кыш бабай! Кешеләр Яңа елда яңа бәхетләр өмет итәләр, ә узган Яңа ел минем бәхетемне чәлпәрәмә китерде. Инде кавышабыз, дип, бик яратышып йөргән егетем Сәлим, “дус кызым” Рәхимәнең махсус оештырган ялганына ышанып, мине хыянәттә гаепләп, аның белән китеп барды. Кешеләргә ышанычым калмады. Хәтта, аңа кадәр өемдә шау чәчәктә утырган Бәхет гөлем дә чәчәкләрен койды. Кыш бабай, ялгызлык бик авыр. Син бит теләкләрне чынга ашырасың. Ә мин үземне ничек бар – шулай яратучы, ихлас күңелле насыйп ярымны барыбер өметләнеп көтәм әле.

Ә бу Сәлим белән Рәхимәнең өйләнешкәннән соң җибәргән туй фотолары.

Могҗиза өмет итеп: Әминә.”

Сәлим белән Рәхимә сүзен укуга ук, Әүхәт нидер сизенгән иде.

Ә аларның фотоларын күргәч, ни өчен Әминәнең җанына якын булганын аңлап алды. Аның белән нәкъ бер төнне, нәкъ бер кешеләр тарафыннан, махсус оештырылган ялганның корбаны булганнар икән бит алар. Шуннан бирле бер генә хатын-кызга да ышана алмады Әүхәт.

31 енә кадәр әле заказлары күп иде. Барысына да шалтыратып, авырып китүе турында әйтте, гафу үтенде.

Ә Яңа ел курантлары төнге 12 не сугарга бер сәгать кала, аның аяклары үзеннән-үзе шул фатирга таба атлады. Чәчәк букетын куенына кысып, бер кулы белән кыңгырау төймәсенә үрелде. Шул мизгелдә үк ишек ачылып та китте.

– Исәнме, Әминә, – диде Әүхәт.

– Мин сине көттем, – диде Әминә.

Бүлмәдә Бәхет гөле матур итеп чәчәк аткан. Табын әзерләнгән. Уртада шул ук шампан шәрабе һәм ике бокал куелган иде.

Гөлнара Нургаязова,

Саба районы Тимершык авылы

Запись «Бик яратышып йөргән егетем Сәлим, мине хыянәттә гаепләп китеп барды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде» [гыйбрәт өчен]
Кемдер әйтер, бу яшьтә кешеләр инде балаларын үстереп бетереп, үзләре өчен яши башлыйлар, дип. Шулайдыр, андыйлар да бардыр. Ә менә мин 40 тан соң яши генә башладым әле. //Сөембикә//

Университет тәмамлаганда әти җитди авырып китте дә, мин эш урынын аңа якынрак җирдән сайларга мәҗбүр булдым. Энекәшем әле бик кечкенә, ә сеңеллә­рем бер-бер артлы кияүгә китте: әтине карауны шулай итеп үз өстемә алырга туры килде. Тәүлеккә өч тапкыр әтигә укол ясаудан һәм эштән генә торган бу елларда шәхси тормышымны җайлау, гаилә кору турында уйларга вакыт та, теләк тә булмады: барыбер әтине ташлап китә алмас идем. Бу чорның иң шатлыклы көннәре сеңелләремнең балалары туу, аларны карарга булышу булды. Туганнарым сабыйларын авылга кайтаргач, минем өчен иң бәхетле көннәр башлана. Тик үсә барган саен, бу сабыйларның минеке булмаячакларын ачыграк аңлый барам. Ә яшь атлый, инде 30 ның аръягына чыкканга да байтак. Үз тиңнәрем инде күптән гаилә корды, балалары мәктәптә укый. Ә мин һаман ялгыз…

Сәламәтлек белән проблемалар башланды. Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде. Сеңелләрем дә шуңа өнди. Әти-әни дә мине аңлар дип уйлыйм. Ләкин баланы үзең генә алып кайтып булмый бит… Ниһаять, тәвәккәлләдем. Тулы медицина тикшерүе үттем, табиблар: «Шунсыз бала таба алмая­чаксың», – дигәч, планлы операциягә яттым.

Иң элек ният кирәк, ниятләгәч, Ходай ярдәм итми калмый, диләр. Ялгыз әни исемен күтәрергә дә ризалашып йөргән көннәрдә, хастаханәдән чыгып ике ай үткәч, булачак ирем белән таныштым. 40 яшем тулган атнада никахыбыз булды.

Балага узу бәхете көттеребрәк килде. Бик җиңел кичердем йөклелек чорын. Иртә белән бераз күңел болгануны һәм тынчу автобусларда йөрергә яратмавымны санамаганда, токсикоз кыенлыкларын да сиз­мәдем. Эшемдә йөгерә-йөгерә йөрим. Беркем гаҗәпләнмәде шулай соңга калып әни булырга җыенуыма, чөнки үз яшемне бирмиләр дә иде.

Атна саен табибка күренү өчен чират тору, төрледән-төрле анализлар бирү генә ялыктырды. Яшьләргә караганда, өлкән яшьтә әни булырга җыенучыларга анализларны күбрәк бирергә туры килә, чөнки яшь барган саен, авыру бала туу куркынычы зуррак. Бу чорда акушер-гинекологтан күп нәрсә тора. Табибың яхшы булса, сәламәт бала табу шансың күбрәк, дип саныйм. Рәхмәт табибларга, берсеннән дә «картаеп табучы» дигән кимсетүле сүзләр ишетмәдем, хәер, тирә-юньдә­геләрдән дә кырын караш сизмәдем. Үзем дә нәрсә соралса, шуны үтәдем.

Анализларның иң куркынычы – йөклелекнең 19-20 нче атнасында уздырылучы кордоцентез дигәне булды. Карындагы баланың кызылча, токсоплазмоз һәм Даун синдромы кебек куркыныч авыруларын ачыклаучы бу тест озын инә белән яралгының кендек канын алудан гыйбарәт. 100 очракның берсендә бала төшү белән тәмамланучы бу анализга ике мәртәбә барырга туры килде – беренчесендә лабораториядә ут сүнеп, анализ ясый алмаганнар булып чыкты. УЗИ ярдәмендә башкарылучы бу процедураны ясаганда, табибларның: «Кара-кара, коты очты баланың, ашказаны астына ук барып посты», – дип сөйләшкәннәре истә. Алла саклады, исән чыктык. Анализларым да яхшы иде.

…Йөклелегемнең әтиемнең хәле көннән-көн авырлаша барган фонда узуын, «инде дәвалау мөмкин түгел», дип, табиблардан хөкем карары кебек яңгыраган сүз­ләрдән соң чак баламны югалтмавымны, акушер-гинекологтан баланы тизрәк таптыруын, ярып алуын сорап ялваруымны, шулай әти янына ашкынуымны тасвирлап тормыйм – бу бик авыр кичерешләр…

Алмагачлар чәчәк аткан, дөнья яз исенә тулган ис­кит­кеч матур көнне – майның 15 ендә улым туды. Баламны ярып алсалар да, эпидураль анестезия белән ясагач, аңымда идем – палатага чыгаруга улым тууын әнигә хәбәр иттем, бик авыр хәлдә булса да, әтигә дә әйтергә куштым. Бераздан кабат шалтыраттым.

«Әйт­тем, җиңел сулап куйды, башын какты да, йоклап китте», – диде ул. Шул йокыдан әти уянмаган инде, мәңгелеккә күчкән. Көтеп алган зур шатлык белән күтәрә алмаслык кайгы бер көнне ишелеп төште иңнәремә. Берсен бирде, икенчесен алды…

Улым булмаса, белмим, ничек күтәрер идем бу хәсрәтне?! Әти кызы идем бит. Әнигә сөйли алмаганнарны да әти белән уртаклаша идем. Ул да: «Үземнең бер кызымны кешенең сигез улына да алмаштырмас идем», – дип кабатлый иде. Шулай да яраткан кызының әни булу бәхетен белеп китте, көтеп җиткерде бу шатлыгымны, дип юанып яшим.

…Аллаһы Тәгалә сораганымны бирде – сау-сәламәт, зирәк, сөйкемле, йомшак күңелле, рәхимле җанның әнисе булдым 41 яшемдә. Балам белән үткәргән һәр мизгелем – чиксез бәхет ул. 3 яшендә хәреф танырга, 4 яшендә иҗек җыеп укырга өйрәнде. Азаплый икән баласын, димәгез, үзе шундый кызыксынучан ул. Һәм бик максатчан. Теләгәнен эшләмичә калмый. Үземдә булмаган күп сыйфатларны күрәм аңарда: бүгенге эшне иртәгә калдырмау (мин «иртә кичтән хәерлерәк» дигән сәбәп табарга яратам), сабырлык (минем каударлыгыма капма-каршы), уйлап эшләү (хисләргә бирелеп, уйланмаган адымнар ясау гадәтем бар), һәр эшне системалаштырырга ярату (минем кебек илһам килгәндә генә түгел) һәм башкалар. Беренче көннән якын дустыма, хәтта киңәшчемә дә әйләнде балам. Каян белә бу моның кадәр, дип аптырап калган мизгелләрем күп була. Үземнең аның яшендәге вакытымны искә төше­рәм дә, бик баналь яңгыраса да, хәзерге балалар, чыннан да, югарырак үсешле, индиголар дигән фикерем ныгый бара.

Шулай бер-беребезне тәрбияли-тәрбияли, быел 7 яшебезне тутырырга җыенабыз, Алла теләсә.

Бала булгач, мин олы яшьтә, кәефем юк, дип утыра алмыйсың – аның ышанычын акларга кирәк. Авырып ятарга да вакыт юк. 48 яшьтә тимераякка бастырды ул мине, утыз ел дәвамында (мәктәп тәмамлаганнан бирле!) чаңгы шуу турында уйлап та карамаган әнисен һәр атна ялын ашкынып көтеп алып, чаңгы юлына чыгучыга әйләндерде. Әле күптән түгел генә шахмат­ның бер фигурасын да танымасам, бүген инде икәүләп шахмат биремнәре чишәбез. Бассейнга язылырга өнди. Килешергә туры килер кебек. Тагын футбол, каратэ көтә әле безне. Картаюның мине куып тотарга шанслары кими бара!

Кечкенә чагында: «Әни, сиңа ничә яшь?» – дип бик аптыраткач, «кырык» дигән идем. Шуннан бирле ул миңа 40 яшь дип саный. Кайнанам былтыр: «Әниеңә инде 47 тулды», – дип әйткәч, улым бөтен җитдилеге белән: «Юк, алай түгел, әниләр картаймый», – дип җавап бирде. «Әнием, син минем өчен иң яхшы, иң матур әни, мин башканы теләмәс идем. Син минем молодец!» – дип торганда, картаеп буламыни?!

Мин әни булгач, өч елдан соң сеңлем дәү әни булды. Үзе турында онытып, оныгы өчен яшәп яткан көннәре, чөнки яшьләрнең әле киного барасылары килә, әле тау чаңгысына чыгып китәләр, әле кичке клубны тансыклаганнар… Шулай, уртак мавыгулар белән яшибез туганым белән – кем бала үстерә, кем онык.

Бөтен барлыгын балага багышлаган бу, дип уйласагыз, бик ялгышасыз – дәрәҗәле, кызыклы яраткан эшем бар, театр-концертларга да йөрергә өлгерәм, китап уку рәхәтен дә онытмадым. Улым өлгер булырга, вакытны юкка-барга исраф итмәскә өйрәтте.

Ходайга бик зур рәхмәтлемен – Җир йөзендәге иң зур бәхетне – әни булу бәхетен насыйп итте. Инде улыбызны үзебезгә үстерергә язсын да, ул гомер буе шатлыгыбыз, горурлыгыбыз, таянычыбыз булсын, дип кенә сорыйм.

Гүзәл НАСЫЙРОВА

Запись «Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Казан” гаилә үзәгендә бәхетле гаилә кору серләрен ачалар
Казанлыларны “Казан” гаилә үзәгенә “Бәхетле гаилә мәктәбе” дип аталган тренингта катнашырга чакыралар. Яшь парлар өчен дәресләрне психологлар уздыра.

kznportal.ru биргән мәгълүматка караганда, тренинг барышында булачак ир белән хатыннарны гаилә тормышы нигезләренә төшендерәчәкләр, бер-береңә юл куеп, конфликтлы вакыйгалардан читләшү юлларын эзләячәкләр һәм башка кызыксындырган сорауларга да җаваплар табылачак.

Дәресләр һәр сишәмбе, иртәнге 10 да уздырыла. Керү түләүсез.

Запись “Казан” гаилә үзәгендә бәхетле гаилә кору серләрен ачалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Туй күлмәге кигән кызларны күрсәм, ирексездән күзләремән яшь бөртекләре тәгәри…” [гыйбрәтле хәл]
Күпме хыялландым мин туй күлмәге кию турында! Ап-ак туй күлмәгемне дөньядагы иң матур, иң купшы, иң зәвыклы күлмәк итеп тегәргә тиешләр иде. Ул минем сыгылмалы билемә, биек үкчәле туфлиләр кигәч тагын да күркәмрәк булып киткән буй-сыныма бик килешәчәк  иде. Теләсә кайсы прическаны җиңел кабул итүче озын толымлы чәчләрем нур өстенә нур өстәп, бик матур кәләш булачак идем мин… //Сөембикә//

Радиодан җыр агыла:

Туй күлмәге кигән кыздан

Көнләшеп лә үләрлек…

Мин бервакытта да бу җырны тыныч кына тыңлый алмам кебек. Йөрәгемә үтеп кереп, җанымны актара ул минем. Туй күлмәге кигән кызларны күрсәм, ирексездән ике күземнән яшь бөртекләре тәгәри…

Кечкенәдән мәктәптә, авыл клубында концертлар алып баруымның файдасы тими калмады – ике дистәгә якын туйда шаһит буларак катнаштым. Элегрәк мәҗлесләргә тамада чакыру модасы юк диярлек иде бит. Күп очракта бу эш кәләш һәм кияү ягыннан булган шаһитларга йөкләнә иде. Кияүгә чыкмаган кызларга өч тапкырдан артык шаһит булырга ярамый, югыйсә, үзе кияүгә чыга алмаячак, дигән ырым барлыгы турында белә идем. Дүртенче мәртәбә шаһит итеп мине туена иң якын классташ кызым чакырды, кире кага алмадым, аннан китте инде…

Һәр туйга яңа матур күлмәк тектерә идем. Туйны алып баруга бик җитди әзерләнәм, мәҗлесне йөрәккә үтешле матур шигырьләр, күңелле, итагатьле уеннар, җыр-биюләр белән үрелдереп барам. (Соңрак бу тәҗрибәм тамада эшемә алып кереп китте дә бугай мине.) Туй – кеше тормышында иң олы вакыйга бит ул. Шушы көннән өр-яңа бер гаиләгә нигез салына. Һәм бу гаилә үзенең кануннары, үзенең традицияләре белән яши башлый. Туй – шушы олы вакыйганың башлангычы, ул күңелдә уелып калырлык истәлекле булырга тиеш.

Туйга әзерләнгәндә һәр ике як та борчыла: кияү һәм аның ягы үзенчә уйлана, тырыша, ә кәләш, аның туганнары бигрәк тә дулкынланалар. Кыз бала бу вакыйгага тәпи киткән көненнән башлап әзерләнә дисәм дә ялгыш булмастыр, хәер кыз бала гына микән? Кызларның матур буласы килүе малайларны үзенә җәлеп итү өчен булса, малайлар кызларга ошар өчен батырлыкка омтыла. Кыз баланың һәр уены гаиләне «пародияләү»гә кайтып кала. Үземнекеләрдән беләм: кызларымның иң яраткан уеннары башларына фата киеп, мин «кәләш» диеп хыялланып йөрү.

Анага үз баласыннан да матур, аннан да булдыклы кеше юктыр инде ул. Әнием дә туйларны алып баруымны бик ошата иде (бик күп мәҗлесләрдә әнием-әтием белән бергә дә утырырыга туры килде). Ул еш кына: «Балакаем, үзеңнең туеңны шушылайлар итеп алып баручы табылыр микән? Ошатмыйча, «ягез әле, үзем алып барыйм», дип, түрдән сикереп төшмәсәң ярый инде», – дип әйтә иде.

«Туйларда өч тапкырдан да артык шаһит булырга ярамый», дигән ырым әллә, чынлап та, дөрес булды, әллә язмышыма шулай язылган иде – хыялымдагы туй күлмәген кия алмадым мин. Әнием дә яшьли мәрхүмә булып, минем «түрдән сикереп төшеп» кунак сыйлауларымны көтеп җиткезә алмыйча китеп барды.

Юк, мин кияүгә чыкмый калмадым. Бик матур никахым булды минем. Ходай алдында никах иң олысы бит! Туган нигеземдә, иң якын туганнарыбызны җыеп үткәрдек без аны. Әтинең куанганнары, сөенгәннәре ул чакта! Әле кичке мәҗлес дип аталган җырлы-биюле, матур теләкләр әйтүгә корылган өлеше дә булды. Мәҗлесне алып бару өчен борчылмадым анысы, тик менә кунакларга куеласы аш-суны оныта күрмәсеннәр дип (ә табынга ризыкларны әзерләүче төп кеше үзем идем), әллә ничә мәртәбә түрдән сикереп тора яздым!

Никахыма буй-сыныма килешле, су агышыдай озын, күк йөзедәй ап-ачык зәңгәр төсле бик матур яңа күлмәк тектердем. Әниемне югалту хәсрәтеннән соң беренче мәртәбә чын күңелемнән шатланган һәм озак еллар буе көткән бәхетле көнем иде ул! Хыялымдагы ак күлмәгемне киеп законлы никахлашуыбыз соңрак булыр, диеп уйлаган чаклар да иде әле.

Тик ул ак күлмәкне бүгенгәчә кия алганым юк минем! Дистә еллап ирем белән яшәп, бик матур балалар үстерсәк тә, закон алдында бергә түгел без.

…Булачак ирем миңа никахка кадәр үк үзе янына күчәргә, бер-беребезгә күнегү өчен башта ярты ел яшәп карарга тәкъдим итте. Тик мин: «Ходай алдында никахлы булгач кына бу адымга барам», – дидем. Никахыбызның икенче көнендә үк ирем янына күчеп килдем. Кеше фатирында акча түләп торулар тәмам алҗыткан иде инде. Ә монда аерым фатир, Ходай каршында мин аның хәләл хатыны, шулай булгач, нигә сузарга?! Аннан туй мәшәкатьләренә дә бергә әзерләнергә җайлырак булыр, дип уйладым.

Тик ирем «яшәп карыйк» дип юкка әйтмәгән икән. Язылышу хакында сөйләшүләрне ул йә ишетмәмешкә салыша, йә сүзне икенчегә бора, ишетсә, йөз сәбәп табып, кире кага, ярсый, күтәрелеп үк бәрелә. Дөресен әйтергә кирәк, язылышудан куркыр сәбәпләре, чынлап та, бар иде аның. Иремнең беренче никахы бик күңелсез тәмамланган. «ЗАГС – бары милек бүлешү өчен генә кирәк булган», дигән фикер калдырган ул аңарда. Мин аны аңларга да тырышып карадым, бик тырыштым! Тик кемнеңдер ялгышы өчен гомер буе кимсенеп яшәргә тиеш түгелмендер ләбаса?! Төрлесен уйлыйм. Икенче яктан, әллә инде минем ашыгып янына яшәргә күчүләрем, тиз арада «дилбегәне» үз кулыма алып, тормышны закон алдында буласы никахлашу тантанасыннан алда башлап җибәрүләрем куркыттымы икән үзен дим.

Хәер, үземнең ашыгуларыма җавап та табам кебек. Законлы никахлашуга кадәрме, аннан соңмы, безнең тормышыбыз инде башланды. Икебезнең дә яшьләребез җиткән, беребезгә утыз, икенчебезгә кырык тулып килә. Җирдә үз дәвамнарыбызны калдырыр мәлне чигерергә вакытыбыз калмаган. Ләкин тормышта һәркемнең үз хагы хак шул.

Җәмгыятьнең дә бит үз кануннары, үз хакыйкате. «Гражданский брак»лар тормышыбызга үтеп керсә дә, җәмгыять бары тик законлы гаиләне генә «таный», аны гына үз кысаларына кабул итә. Язылышмыйча яшәү аркасында күпме күңел кимсенүләре кичердем мин!

Запись “Туй күлмәге кигән кызларны күрсәм, ирексездән күзләремән яшь бөртекләре тәгәри…” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..