«Казан» гаилә үзәгендә бәхетле гаилә кору серләрен ачалар

Казанлыларны «Казан» гаилә үзәгенә «Бәхетле гаилә мәктәбе» дип аталган тренингта катнашырга чакыралар. Яшь парлар өчен дәресләрне психологлар уздыра.

kznportal.ru биргән мәгълүматка караганда, тренинг барышында булачак ир белән хатыннарны гаилә тормышы нигезләренә төшендерәчәкләр, бер-береңә юл куеп, конфликтлы вакыйгалардан читләшү юлларын эзләячәкләр һәм башка кызыксындырган сорауларга да җаваплар табылачак.

Дәресләр һәр сишәмбе, иртәнге 10 да уздырыла. Керү түләүсез. 

 

 

 

Бәйле