Архивы Евровидение - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ольга Бузова һәм Егор Крид Евровидениега дәгъва итүчеләр исемлегенә эләккән
2019 елның гыйнвар уртасында «Россия 1» телеканалы Евровидениеда ил данын яклаячак артист исемен  атарга тиеш. Шул ук вакытта Россия янә ачык милли сайлап алудан баш тартты, дип хәбәр итә SUPER басмасы мәгълүматына таянып, Kazan First.

Быел халыкара эстрада җыры конкурсында катнашу өчен дәгъва итүчеләрнең исемлеген белә алдык. Бу исемлеккә Сергей Лазарев, Ольга Бузова, Александр Панайотов, Manizha, Егор Крид, Лена Темникова, шулай ук Филипп Киркоров кергән.

Быел Евровидение 14-18 майда Израильдә үзагак.

Израиль халыкара җыр конкурсын кабул итү хокукын “Евровидение-2018” дә “Уенчык” җыры белән җиңгән Нетта Барзилай аркасында алды.

https://kazanfirst.ru/
фото: https://news-and-life.com/

Запись Ольга Бузова һәм Егор Крид Евровидениега дәгъва итүчеләр исемлегенә эләккән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тәүге тапкыр 15 яшендә сәхнәгә чыккан Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерә
– Мин татарча сөйләш­мим, әмма ипи-тозлык бе­ләм. Кызганыч, кечкенә чакта гаиләдә урыс телендә генә аралаштык. Мохит булмагач, сөйләшергә авыр. Аның каравы татар телен­дәге җыр­ларны бик теләп башкарам, – диде җырчы Алсу, егерме еллык иҗатына багышлап, Казанда уздырган концертында.

Алсу концертында, милли бизәкләр төшерелгән ак күлмәк киеп, “Ак каен” дигән җыр башкарды. “Хәерле кич, Казан!”, “рәхмәт” кебек татарча берничә сүз әйтте. Бу хакта соңыннан: “Минем тел байлыгым моның белән генә чикләнми. Бик дулкынландым. Татар телен камил белмим бит, – диде ул. – Мәктәп­ләрдә татар теле өйрәтелергә тиеш дип саныйм. Әгәр мине кечкенә чакта татар теленә өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде. Татар җырларыннан торган “Туган тел” дигән альбом чыгарган идем. Ул без­нең өйдә гел яңгырап тора. Балалар шуны тыңлый, сүз­ләрен кабатлый. Кызганыч, алар татарча белми. Милли ризыклар әзерлим. Бу яктан гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз”.

Өченче баласы Рафаэльне табып, декрет ялына кит­кән Алсуны Казан тамашачысы сагынган булып чыкты. Ун мең кешегә исәп­ләнгән “Тат­нефть-Арена” уз­ган шимбәдә халык белән тулган иде. Башка шәһәр­ләрдән дә иҗаты белән кызыксынучы җа­на­тарлар кил­гән. Концерт башлануга ук тамашачы яраткан җыр­чы­сына чәчәк бәй­ләмнәре ташый башлады. Әмма алар күбәеп киткәч, Алсу: “Тамашаны өзмәс өчен, чәчәк бәй­ләм­нәрен концерт ахырына ка­дәр калдырыгызчы”, – дияр­гә мәҗбүр булды.

Тәүге тапкыр 15 яшендә сәхнәгә чыккан Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерде. “Бик нык каушый идем. Бу хисне бетерер өчен шактый еллар көрәшергә туры килде”, – диде ул. Элеккеге репертуарыннан “Зимний сон”, Solo, “Свет в твоем ок­не” кебек җырларны башкарды. Бүген инде ул бөтен­ләй икенче Алсу. Зәвыклы, үз-үзенә ышанган, әмма шул ук вакытта, үзе әйтмешли, нечкә кү­ңел­ле, ихлас. Иҗа­тында фәл­сәфәгә дә зур урын бирелгән. Алсу видео­экрандагы чыгышларында үзен су белән чагыштыра. Мин яңгыр да, томан да, җил дә була алам, ди. Күңелен стихиягә тиңли. Ә инде хисләр ургылып ук чыга башласа, сәхнәгә чыгып җырлый башлый. Иҗат, гаи­лә, туган якка мәхәббәт – барысы да чагылды концертында. Ре­пер­туарын яңа җыр­лар бе­лән баеткан. “Не молчи” дип аталган программасында шушы җыр да урын алды. Яз көне дөнья күргән әле­ге клибын You Tube каналында биш миллион кеше караган. Казан сәхнәсендә ул, 16 яшендә Шве­циядә “Ев­рови­де­ние”дә катнашып, икенче урын алган Solo җы­рын да яңгырат­ты. Әнисенең җырга мәхәб­бәте кызлары Сәфинә белән Микеллага да күчкән, күрә­сең. Сәфинә рояльдә уйнаса, 10 яшьлек Микелла инглизчә җырлап күрсәтте. Алсу әй­түенчә, әгәр кызлары сәнгать юлыннан китәргә теләсә, үзе дә, ире Ян да каршы кил­мәя­чәк. Әмма балалардан тырышлык таләп итә­чәкләр. “Темная ночь” җы­рын Алсуга Кобзонсыз гына башкарырга туры килде. Тамашада бер­ни­чә ай элек якты дөнья белән хушлашкан Иосиф Кобзон да катнашасы булган икән. Шуңа күрә җыр­ны үзе генә башкарды, остазына дигән микрофон буш иде.

Комик рольләрне башкаручы, продюсер, композитор Гарик Мартиросян бу юлы Алсу концертына рояль­­дә уйнарга килгән. Гарик аларның гаилә дусты икән. Алсуларга кунакка килгәч, рояльдә ниндидер көй уйнаган булган. Ире Ян шуңа җыр яздырткан. Җыр­ның язмышы шундыйрак.

Алсу җырлары белән генә түгел, күңелендәге игелеге бе­лән дә сокландырды. Җыр­чы сәхнәдә Анжела Вавилова хәйрия фондына бер миллион сумлык сертификат тапшырды.

– Мин хәйриячелек бе­лән күп еллардан бирле шөгыль­ләнәм. Монысы – искәрмә түгел. Бу юлы Казан хосписына ярдәм итәргә булдым, – диде ул. Фонд җи­тәкчесе Владимир Вавиловка чит кеше хәсрәтен үз йөрәге белән ки­чергән өчен рәхмә­тен җит­керде. Казан концертыннан кергән акчаны Алсу балалар йортлары, күп балалы һәм аз керемле гаилә­ләргә, медицина уч­реж­де­ние­ләре, ветераннарга бүлеп бирергә җыена.

Җыр­чының концертын та­машачы җылы кабул итте. Алда Алсуны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре көтә.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Запись Тәүге тапкыр 15 яшендә сәхнәгә чыккан Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Юлия Самойлова «Евровидение»дә җыр сүзләрен оныта [видео]
Россия исеменнән чыгыш ясаган җырчы Юлия Самойлова «Евровидение» бәйгесенең икенче ярымфиналы вакытында сәхнәдә җырының сүзләрен оныткан. Юлия финалга үтә алмады, дип яза СтарХит.

Бэк-вокалистлары ярдәм итүгә карамастан, тамашачылар җыр башкаруның  0:21 секундында булып алган күңелсез хәлне сизеп ала.

Юлия Самойлова бәйгедә I Won’t Break исемле җыр башкарды.

Запись Юлия Самойлова «Евровидение»дә җыр сүзләрен оныта [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Евровидение-2017″дә йөрәк өянәге белән авыручы Португалия вәкиле җиңде [видео]
Шимбә кичендә иң көтеп алынган җыр бәйгесенең финалы узды. Евровидение 2017 бәйгесенең йомгак чарасында 26 ил вәкиле ярышты, җиңүче булып Португалиядән Сальвадор Собрал танылды. //Tatar today//

Сальвадор Собрал чыгышы Евровидениенең элеккеге форматыннан бераз гына аерылып торды. Джаз стилендәге “Икебез өчен ярату” җырын башкарды ул. Җырны апасы язган. “Икебез өчен ярату” җырының сүзләре шактый эчтәлекле. Биредә “барысына да түзә һәм ике кеше өчен ярата алырга сәләтле” йөрәк турында сүз бара.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Salvador Sobral (@salvadorsobral.music)

Сальвадор йөрәк өянәгеннән интегә. Шуңа да ул бәйгенең оештыручыларыннан конкурска бераз соңгарак калып килергә рөхсәт сорый. Әлбәттә, аның хәлен аңлыйлар һәм концертка иң соңгы минутларда гына килергә рөхсәт бирәләр.

Сүз уңаеннан: Россия быел бәйгедә катнашмады. Киләсе “Евровидение” Португалиядә узачак.

Запись «Евровидение-2017″дә йөрәк өянәге белән авыручы Португалия вәкиле җиңде [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Евровидение-2017” Русиядә оештырылырга мөмкин, менә-менә хәл ителә
“Евровидение”не оештыручылар музыкаль бәйгене Мәскәүдә уздырырга тәкъдим итә. Моның турында Bild  сайты яза.

Әлеге тәкъдимне Украинада барлыкка килгән финанс проблемалар белән бәйлиләр. Соңгы елларда әлеге чараны үткәрү өчен 17-25 млн еврога якын акча тотыла. 10-14 млн евро Европа тапшырулар берлеге тарафыннан бүленеп бирелсә, калган чыгымнарны оештыручы ил капларга тиеш. Әмма Украина хакимияте тарафыннан чараны финанслауда проблемалар килеп чыккан, бу исә бәйге башка илдә уздырылырга мөмкин дигән сүз.

2016 елда икенче урын алган Австралия Евровидениене кабу итә алмый, бәйгенең кагыйдәләре буенча чара бары Европада гына үтәргә тиеш. Исегездә булса, 3нче урынны Русия вәкиле Сергей Лазарев яулаган иде, димәк, Украина финанс проблемаларын хәл итә алмаса, Евровидение Мәскәүдә оештырылырга мөмкин.

Музыкаль бәйгенең кая үтәчәге 8 декабрьдә генераль ассамблея утырышында Европа тапшырулар берлегендә  хәл итәләчәк.

Татар тудей

Запись “Евровидение-2017” Русиядә оештырылырга мөмкин, менә-менә хәл ителә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар депутат-галимнәре Җамаланы мактаганда, яшь татар җырчылары аны “агач” белән чагыштыра [видео]
Җамаланың Евроведениедә җиңүе Кремль пропагандасының көчен дә күрсәтте һәм татар милләтендәге юшкынны да өскә чыгарды. //Азатлык радиосы//

Җамаланың Евровидениедә җиңүе татар дөньясында милләтме, әллә Мәскәүме дигән дилемманы өскә калкытты. Үзләрен татарның яшь җырчылары рәтенә куючылар арасында кырымтатарларның ачы язмышына багышланган җыр башкарылганлыгын белмәүчеләр дә булган. Татар җырчылары арасында Лазаревка гына мәдһия укучылар да шактый.

Җамаланың Евроведениедә катнашу мөмкинлеге турында сүз чыгуга ук Русиядә “сәяси җыр”га каршы пропаганда башланды һәм бәйгегә керттермәскә тырыштылар. Кремль теләге белән оештырылган халык миен юу да тәэсирсез булмаган, билгеле шәхесләр арасында да Евроведение сәхнәсен сәясәт кыры белән тиңләүчеләр дә бар.

Фәрит Иделле

Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында башка фикердәгеләр – “җыр кырымтатарларның фаҗигале язмышы турында”, Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши”, дип белдерүчеләр дә бар.

Мүнһен шәһәрендә яшәүче журналист, Азатлык радиосының элекке мөдире Фәрит Иделле (Аги) фикеренчә, Җамаланың җыры сәяси түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышы турында. Гаиләсе белән ярымфиналны да, финалны да караган алар, Җамалага тавыш биргән.

“Без Җамаланы яклап тавыш бирдек. Мин дусларыма шаяртып: “Телефон төймәләрен җыя-җыя бармаклар да авыртты һәм кесәгә дә зыян килде”, дип язып та җибәрдем. Җамаланы кайберләре сәяси бер җыр иде дип тәнкыйтьли, әмма аның җиңүе уңай бер адым булды. Җамаланың җыры сәясәт түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышын чагылдырган бер җыр иде. Минемчә, андый җырлар да кирәк, көлке һәм шаярулар белән генә тырмышны үткәреп булмый. Дөньядагы бүгенге хәлләрне күз алдында тотканда, андый тәнкыйтьле җырлар бигрәк тә кирәк.

Бу җыр татарларны берләштерүгә өлеш кертерме, әллә юкмы – ансы икенче мәсьәлә. Кешенең хәтере бик кыска ул, бер җанланып китә дә, соңыннан онытыла. Татарстанның суверенлыгы игълан ителгәндә нинди җанлану булганны онытмыйк, әмма бүгенге хәлне искә төшерсәк, ул көннәрнең эзе дә калмады дип әйтергә була.

Бу җыр кырымтатарлар алдында торган проблемнарны күтәрергә файдасы булыр дип уйлыйм. Әмма кырымтатарларның хокукый һәм мәдәни ихтыяҗларын чишәргә файдасы булырмы? Хәзер кырымтатарларның хәле бигрәк тә кыенлашты, яман хәлдә алар, бернинди ирекләре дә юк. Кичә генә хәбәрләрдә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары (Ильми Умеров) өендә тентү үткәргәнен, кулга алуны күрсәттеләр. Хәзер кырымтатар өчен башын күтәргән кешене изәләр, әмма бер уңай ягы бар – Украина кырымтатарларның мәнфәгатьләрен яклый башлады кебек”, ди Фәрит әфәнде.

Швециядә яшәүче хокук белгече, татар җәмгыяте активисты Түркәр әфәнде Соуккан Җамала җиңүеннән соң социаль челтәрләрдә татарларның Украинага һәм Җамалага каршы фикер белдерүенә нык аптыраган.

“Мин бәйге көнне Җамаланың җиңүен теләп иртән 9да, көндез 12дә, кич 6да Фейсбукта чәчәкләр куйдым, аңа уңышлар теләдем. Җиңгәч тагын бер тапкыр чәчәк куйдым. Мин кырымтатарлар тарихы турында хәбәрдар. Җамала башкарган җырның нигезендә минем бик яраткан “Алуштадан искән җилләр”, дигән җыр ята. Мин аның сүзләрен дә беләм, җырлаганым да бар. Мин бу бәйгедән соң социаль челтәрләрдә казаннарның Украинага каршы булуларын укып гаҗәпләндем. Ничек инде, татарлар Украинага һәм Җамалага каршы? Җамала, бер яктан, Украина вәкиле, әмма аның үзенең кырымтатар булуы һәм Кырым тарихы белән бәйле булуы һәм бу җырны зур сәхнәгә алып чыгуы – ул зур әһәмияткә ия”, ди Түркәр әфәнде.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Җамала өчен тавыш бирүен белдерде. “Куанабыз. Андый сәләтлеләр киләчәктә дә туа торсын иде. Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши, аның киләчәге бар. Андый сәләтләр милләтнең иң югары нокталары дип саныйм мин. Әйе, анда сәясәт бик күп, әмма бу инде оештыруга кагыла. Ә татар милләте вәкиленең теләсә кайсы чарада катнашуы үз милләте тарафыннан яхшы кабул ителә”, диде Закиров.

Татарстан Дәүләт шурасының мәга­риф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, һәрбер җырчының төп темасы – милләт язмышы булырга тиеш, дигән фикердә:

– Быелгы “Евровидение”­не бөтенебез дә көтеп алдык. Бер без генә түгел, быелгы җыр бәйгесе бөтен халыкта кызыксыну уятты. Билгеле, аңа күпмедер дәрәҗәдә сәя­сәт тә катнашып китте. Әмма сәясәт катнашмаган өлкә ул бу дөньяда юктыр. Тормышыбыз, шулай ук әдәбият, сәнгать тә сәясәттән читтә кала алмый. Юкка гына безнең бөек шагыйребез, без быел 130 еллыгын билгеләп үткән Тукаебыз “мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, политический деятель дә; колагым күпне ишетә, күзем күпне күрә” димәгән бит инде. Бу җырда да күпмедер дәрәҗә­дә сәясәт бардыр. Әмма уйлап табылган сәясәт түгел бу. Бу җыр күптәннән бар. “Евровидение” өчен ул бераз гына үзгәртелгән. Иң беренче чиратта “1944” – югары сәнгать әсәре. Аны башкару осталыгы да югары дәрәҗәдә. Мин иң беренче чиратта шунысына игътибар иттем. Әгәр дә җырчы үз халкының язмышы турында ачыргаланып җыр­лый икән, нигә моңа киртә куярга? Һәрвакытта әйтеп кит­кән сүз бар: һәр җырчының, сәнгать, әдәбият әһеленең төп темасы милләт язмышы булырга тиеш. Тукай да шундый булган, Пушкин да, без­нең Туфан Миңнулли­ныбыз да шундый иде. Гомумән, зур әдипләребез, сәнгать әһеллә­ребез милләт язмышына битараф түгел. Шуңа күрә сәя­сәт аркасында гына берен­че урын бирелде дип әйтергә ярамый. Җамаланың җиңүе бик зур резонанс алды. Минем фикеремчә, ул хаклы рәвештә җиңде.

Русия ислам институты (РИУ) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Евровидение – икенче сортлы чара, музыка дөньясында аның әһәмияте юк. Аның форматы бераз сәеррәк, бигрәк тә Европада. Алар үз идеялары белән инде акылдан шаша. Дөрес, Җамалның катнашуы бик әйбәт, җыры да яхшы. Әмма хәзер күп нәрсәне сәясәт белән бәйлиләр, бу хәл булырга тиеш түгел”, ди Рәфыйк әфәнде.

Татарстандагы кайбер яшь татар башкаручылар Евровидениедә кырымтатар кызы катнашуын белмәгән дә. Азатлык сораштырган кешеләрнең күбесе Русия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазаревка тавыш биргән. Яшь җырчы Илнар Зәйнетдинов Җамаланы “агач” белән чагыштырды.

“Украина җиңде дисез. Украина ни өчен җиңде? Безнең Лазарев ничек матур җырлады, матур биеде. Аның тавышы матур, хәтта бөтен Европа аның өчен тавыш бирде. Аның эффектларын мин башым китеп, бу балакай ничек барып төшми микән дип карап утырдым. Ә теге Украинаныкы инде, бер “агач” чыкты да, “дерево жизни” имеш”, ди Зәйнетдинов.

Яшь башкаручы Рүзәл Гыйльфанов та өстенлекне Лазаревка бирә.

“Мин беренче урынга Лазеревны куяр идем. Икенче урында Украина җырчысы Җамаланы. Тавышы көчле булса да, эффектлар буенча Лазерев әйбәтрәк бит инде. Менә Җамала бер урында гына басып җырлады. Миңа калса, Евровидение өчен беренче урынлык түгел. Беренче урында инде әлбәттә, безнең Лазерев булырга тиеш”, ди ул

“Батырлар” тапшыруын алып баручы, видео төшерү ширкәте башлыгы Айдар Шәймәрданов әлеге җыр бәйгесендә сәясәт зур урынны ала дип саный.

“Бүген Евровидениедә тавыш бирүләр ниндидер сәяси күзлектән чыккан мәсьәләләрне күздә тота. Бу сәяси мәсьәләләр ачыклау проекты, җыр бәйрәме булмады, минемчә”, диде Айдар.

Тамада һәм җырчы Рамил Хәйретдинов Җамала җырлары белән моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган, җиңүенә сөенгән.

“Аның кырымтатар икәнен белгәч, бик сөендем. Лазаревның беренче урын алмавы – аяныч. Әмма кырымтатар беренчелекне яулагач, үзенә күрә бер сөенеч”, ди ул.

Видео: Җамаланың Евровидениедә җиңүенә карата казаннар фикере

Запись Татар депутат-галимнәре Җамаланы мактаганда, яшь татар җырчылары аны “агач” белән чагыштыра [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..