Архивы гыйбрәтле хәл - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Туганда, Азалиябез әле бераз күргән булса, хәзер бөтенләй дә караңгылыкта яши»
Кояшның яктылыгы, тирә-юньнең матурлыгы, әниебезнең назлы йөзе… Дөнья мәшәкатьләре белән без әйләнә-тирәбездә булган гади генә күренешләрне, яныбызда булган кешеләрне күрү нинди зур сөенеч икәнне онытабыз. Ә менә кечкенә Азалия боларның барысын күрүдән, гомумән, мәхрүм. Менә берничә ел инде аның тормышы караңгылыкта уза. Ул әти-әнисенең, туганнарының төс-кыяфәтен, дөньяның гүзәллеген күрә алмый. Күзләре “ачылса”, эх, барысының да кадерен белер иде ул… Әлегә исә ул бары тик шәүләләр дөньясында яши. //Интертат//

Бер гөнаһсыз балаларга дәвасыз чирләр ни өчен бирелә икән ул?! Нәни Азалиянең дә күрү сәләте генә булмаса, бер хәл. Моннан тыш, бу кызчык туганнан бирле бер кочак авырулардан интегә. Аның гомерендә аягына басып, бер адым атлаганы юк, хәтта утыру да аңа зур авырлык белән бирелә. Кулының исә бары берсе генә тиешенчә хәрәкәтләнә.

Кызганычка, сәламәтлеккә туймаган балалар елдан-ел күбрәк туа. Татарстанда әни булырга әзерләнүче 32-35 процент хатын-кызның гына йөклелеге бер кыенлыкларсыз уза, дип саннар китерә табиблар.  Нәтиҗәдә, ел саен илебездә 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга аваз сала. Ә җитлекми туганнарны “кеше” итеп, аякка бастыру ай-һай авыр.

Әмма авыру булып туса да, мондый нарасыйлар да яшәргә хаклы, алар да бит кемнеңдер бәгырь җимеше. Көтеп алынган кечкенә җан иясенең дөньяга килүе күпме бәхет, шатлык китерә. Авыру булып туган нәни исә, сөенеч белән бергә, әти-әни кеше өчен күпме күңел сызлануы, күпме күз яше. Әмма аларның күпчелеге кулларын төшерми, нарасыйларын савыктыруга бар көчен, бар булганын бирә.

Татарстанның Балтач районы Шубан авылында яшәүче Алсу һәм Илфат Хәйретдиновлар гаиләсендә Азалия икенче бала булып туа. Уллары сау-сәламәт, инде бүген икенче сыйныфны тәмамлаган. Бик тәүфыйклы, итәгатьле бала булып үсә, яхшы гына укый, мәчеткә йөри. Алсу икенче балага узгач, улларына иптәш булыр, бергә уйнап үсәрләр, дип хыялланалар.  Кызганычка, абый белән сеңелнең бергә уйнавын күрергә насыйп булмаган.

Алсу йөклелеген шактый гына авыр күтәрә. Шулай да, күптән түгел генә Балтач хастаханәсенә шәфкать туташы булып урнашкан хатын-кыз, эшен югалтудан куркып, “больничный”га чыгудан шүрли. Үзен начар хис итсә дә, эшкә йөрүен дәвам итә.

Көннәрнең берендә, гадәттәгечә,  эштә булганда, Алсуның  эче чираттагы тапкыр авырта башлый, бераздан кан киткәнен сизә. Шунда ук хастаханә ятагы… Баланы саклап калу өчен район табиблары көч куя.  Алсуның йөклелеге  әле 27 атналык кына бит, балага дөньяга килергә иртә була.

– Кызыбызны Казанга җибәрүләрен үтендек. Башкалада бит мөмкинлекләр дә зуррак, җиһазлар да яхшырак, табиблар да тәҗрибәлерәк. Әмма Казан бала табу йортларында урын юк диделәр. Бер атнадан гына, ничек кирәк шулай чарасын табып, үзебез сөйләшеп, Казанга, 3нче санлы бала тудыру йортына алып килдек. Әмма килеп җитүебез булды,  кызыбыз бала таба да башлады. Шулай 28 атнада нибары 1200грамм булып нәни кызчык туды, – дип сөйли Азалиянең әбисе Розалия.

Шуннан соң бала ике ай дәвамында Республика клиник хастаханәсендә реанимациядә ята, хәле бик авыр була. Табиблар зур тырышлык куеп, кызчыкның гомерен саклап калалар, сәламәтлекне генә бирә алмыйлар. Уч кадәр генә нәнигә – балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез, өлешчә күрү нервлары атрофиясе диагнозы куеп чыгаралар.

Җитлекми туган күпчелек нәниләрнең кебек үк, кечкенә Азалиянең күзләре белән проблемалар була. Аңа лазер белән операция ясыйлар. Кызчык начар булса да, күрә ул чакта. Барлык туганнары да, беренче чиратта балакайның күзе күрсен дип, бөтен көчен шул юнәлешкә куя. Махсус дарулар бирәләр. Әмма берникадәр вакыт ул препаратларны эчкәннән соң, Азалиянең эпилепсиясе башлана. Шуннан ике ел дәвамында эпилепсияне дәвалау өчен Франциядә җитештерелгән кыйммәтле препарат кулланалар. Күз күрүен дәвалаучы препаратлар эчүне дәвам иттерү турында сүз дә була алмый.

– Эпилепсияне шул рәвешле җиңдек. Әмма берне дәвалап, икенчесенә зыян килгән. Туганда, Азалиябез әле бераз күргән булса, хәзер бөтенләй дә караңгылыкта яши. Бары тик шәүләләр генә күрә. Бу исә аның үсешен бик тә тоткарлый, – дип сыкрана әбисе.

Көз көне Азалиягә инде 5 яшь тула. Әмма ул әле генә сөйләшергә өйрәнеп килә, бер кулы белән кашык тотып ашый, әмма икенчесендә тонус көчле. Гәүдәсен дә үз көче белән тота алмый – терәтеп утыртсаң гына…  Үзе барысын да аңлый, бар кешене дә таный икән.

Хәйретдиновлар кызчыклары Азалияләрен сау-сәламәт итү авыр, мөмкин түгел дәрәҗәдә икәнен аңлый. Бүген аларның бар максаты балакайны бераз гына да булса тормышка яраклаштыру. Ике-өч ай саен алар  бала белән ике атнага Казанга дәвалану курслары узарга киләләр. Ичмасам, утырырга булса да өйрәнсен диләр. Дәвалану курсларының гына һәр чираттагысын гаилә өчен күтәрү авырлаша бара. Алар маллар асрап сата – шуннан керем ала, әти-әниләре, туганнары кулларыннан килгәнчә булыша, әмма һәр курс 55-70 меңгә төшә. Авыл өчен бу бик зур акчалар.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә кешеләрне Үзенең рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кыл­ган догаларын кабул итә, ә бер кечкенә генә изгелек өчен дә савапны  арттырып бирә. Авыруларга, мохтаҗларга ярдәм итү исә иң изге гамәлләрдән.  Бу гаилә авырлыкларыннан читтә калмыйча, аларның җилкәләренә төшкән йөкне һәрберебез мөмкинлегеннән килгәнчә җиңеләйтсәк иде.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы – 5336 6900 7626 0274 әнисе Хайрутдинова Алсу Фоатовна исеменә

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Запись «Туганда, Азалиябез әле бераз күргән булса, хәзер бөтенләй дә караңгылыкта яши» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хыянәт ачысы нык булса да, иремне көндәшемнән тартып алып, гаиләмне саклап калдым” [гыйбрәтле хәл]
Әй, хәлләр әйбәт түгел әле. Минем Ленар башка хатын белән йөри икән. Инде ун елдан артык…

Күптән күрешмәгән дус кызымның хәлен белергә дип кенә шалтыраткан идем. Ә ул исәнләшүгә әнә нинди хәбәр әйтеп шаккатырды. Күңеле ташыган чакка туры килдем бугай – сөйли дә сөйли, ә мин, сүз дә әйтергә җөрьәт итмичә аны тыңлыйм.

– Хәтерлисеңме, улыбыз Илгиз тугач нык кына авырдым. Кулда кечкенә бала, өстәвенә үзем дә хәлсез – ир кайгысы калмаган иде шул миндә. Менә шул вакыт сөекле ирем сулга борган да инде… Миннән 2 яшькә генә яшьрәк ялгыз хатын янына йөри башлаган. Илдә булмаган хәл түгел бит, мондый хәлләр турында гел ишетеп торабыз. Тик үзеңә килеп кагылгач бөтенләй башка икән. Үзем хыянәт ачысын кайчан да булса кичерермен дип, никтер күз алдыма да китермәдем шул. Кем уйлаган?! Белгәч, шаша яздым. Бу хәлләрнең инде ун елдан артык сузылуын аңлагач, чәчләремне йолкып елардай булдым. Бернәрсә сизмәдем, шикләнмәдем бит! Иремнең кайда эшләгәнен беләсең, эш көне фәлән сәгатьтә башланып, фәлән сәгатьтә тәмамлана торган түгел: шуңадыр соңлап кайтуларына әлләни исем китми иде. Әле беләсеңме, иртәләрен бала аны уятмасын дип, улымны кочаклап икенче бүлмәгә чыгып утыра идем – әтисе йокласын, янәсе. Белгән булсам икән шул вакытта аның нәрсәдән арып йоклаганын…

Дустымның ярсып-ярсып сөйләвен тыңлап, алда буласы хәлләрне фаразлыйм. «Мөгаен, аерылышырлар… Болай булса, гаиләләре җимерелә инде. Карап торышка әйбәт кенә гаилә бит инде», – дип уйлыйм.

Юк, алар булмады – хәлләр бөтенләй көтелмәгән борылыш алды. Һәм шушы мизгелдән мин дустымның ни дәрәҗәдә акыллы икәненә гаҗәпләнеп аны тыңлый башладым.

– Аерылу турында уйладым инде, уйламаган кая… Аннары туктадым. «Ашыкма әле», – дим үз-үземә. Улым әтисеннән башка нишләр? Һәм, гомумән, нигә соң әле без аерылырга тиеш? Көндәшем аерылсын! Никахлы хатын мин бит. Ир минеке!

Шулай дип уйладым-уйладым да, көндәшемнең өенә киттем. Әйе, дөрес ишеттең, өенә бардым! Менә хәзер соңыннан сөйләү генә җиңел кебек, ә беләсеңме ничек авыр булды аның ишеген барып шакуы?! Кергәч, еламасам ярар иде, ул хатын белән сугышмасам ярар иде дип шундый курыктым…

Ишек кыңгыравына ничек басканымны да хәтерләмим. Ачты ишекне. Күреп беләм мин аны, безнең мәктәптә, миннән ике сыйныф түбән укыды ул. Менә каршымда басып тора – матур гына үзе, кечкенә буйлы. Мине күргәч аптырамады да шикелле. Кертте. Ник килгәнне аңлады, әлбәттә, шуңа сүзне кыска тоттым: «Безнең бергә тора башлаганыбызга 12 ел. Мин 25 яшьтә кияүгә чыктым, әни булдым. Иремне башкалардан аерып алмадым. Ә син шушы матурлыгың, уңганлыгың белән, кеше иренә калганмы? Ул бит синең янга гаиләсеннән бушаган вакытта гына килә, ә син шуңа риза булып торасың. Кеше иренә гомереңне, чибәрлегеңне, вакытыңны әрәм итәсең. Ленар безне ташламаячак, үзе әйтте. «Мин бит күңел ачарга гына йөрим аның янына», – диде. Ә син шуңа риза, әйеме? Ә ул сине уенчык урынына гына күрә. Кермә безнең арага, рәнҗеш алма, зинһар», – дидем дә, чыгып киттем.

Күрсәң ничек авыр булганын, томан эчендәге кебек кайттым… Бусаганы атлап керүгә, Ленарга: «Сәрияң янына бардым», – дим. Беләсеңме, ул аны шундый тыныч кабул итте. Кайчан да булса бу хәлләрнең бер тишелеп агасын сизеп йөргәндер инде…

Ә икенче көнне Ленар балтасы суга төшкәндәй кайтып керде. «Булдыргансың, Сәрия араны өзде», – дип бер җөмлә генә әйтте дә, ашамыйча да кереп урынга ауды. Алай икән, дим эчемнән.

Беләсеңме, якын кешеңнең хыянәте турында ишетү, тормышта кинодагыдан бик нык аерыла икән. Без Ленар белән бу хакта хәтта тавыш күтәреп тә сөйләшмәдек. Ул әйтә, мин әйтәм: тып-тыныч тонда. Савыт-саба да шалтырамады. Ишекне каты итеп ябып чыгып китүче дә булмады. Мин хәтта үземә-үзем шаккаттым. Әле дә аңлый алмыйм – безнең арадагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы сәбәпме моңа, әллә бу шыр битарафлыкмы? Үзем яратам да кебек Ленарны. Башкага бирәсе килми бит! Ул да мине ташламыйм ди. Димәк, мөнәсәбәтләр нык безнең. Гаилә икебезгә дә кадерле, димәк. Шулай дип алдаган булам инде үземне, белмим… Өметне бөтенләй өзәсе килми бит. Ә бәлки чыны шулдыр. Ни генә дисәм дә, җан тынычлыгым качты, бик авыр… Карале, берәр дога белмисеңме син күңелне тынычландыра торган?

Бу сөйләшүдән соң өч атна да үтмәде, дустым кабат шалтырата. «Мин хәзер сиңа Санта-Барбара сөйлим! – ди. – Сәрия кияүгә чыкты бит! Әлмәткә! Аны күптән инде бер ир-ат ошатып йөргән икән, тик Сәрия яратып бетермәгәндер инде, өнәмәгәндер. Менә шуңа ризалык биргән бит! Иярде дә китеп барды Әлмәткә.

– Кайдан ишеттең? Әллә соң сиңа үзе әйттеме? – дим аптырап.

– Әйе, үзе әйтте! Мин дә синең кебек шаккаттым. Шалтыратып әйтте. «Киттем, шатлан!» – диде. Әле шул вакытта бар ачуымны җыеп: «Мин күргәннәрне син дә күрсәң иде!» – дип тели яздым. Чак тыелдым! «Китүең әйбәт. Бәхетле бул!» – дип кенә әйттем. Аңа рәнҗүдән миңа ни файда инде?

Ленар өйдә хәзер. Югалып йөрми. Кәефе әйбәт кебек. Бер йөргән кеше үлгәнче йөри диләр инде анысы. Минеке нишләрдер… Хыянәт ачысын дошманыма да теләмим, Алсу, әй кыен икән…

Ахыры матур төгәлләнгән менә шундый бер вакыйга сезгә. Бу хәлләрне языйм әле дип сорагач, дустым каршы килмәде. Исемнәр, әлбәттә, үзгәртелде. Кемнәргәдер гыйбрәт, сабак булсын әле.

Сөембикә журналы

Запись “Хыянәт ачысы нык булса да, иремне көндәшемнән тартып алып, гаиләмне саклап калдым” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гөлиянең иреннән бәхете булмый: эчә, кул күтәрә, өстәвенә көтеп алган баласы да йөклелеге 32 атна вакытта үле туа…» [гыйбрәтле хәл]
Күрәчәгең булмасын, әмма андый хәлгә тарысаң, авырлыкларга әзер бул, сынатма, дигән кисәтү кебегрәк яңгырый ул. «Хагыннан, нахагыннан сакла», дип теләк тели гомер кичкән өлкәннәр. Нахагыннан сакла…

Ә саклап бетерә алмаса? Сынауның менә шундые килсә? Андый очракта нишләргә? Үзеңне ничек тотарга? Бу бәладән ничекләр арынырга?

Язарга талпынып та, кулдан нидер тотып, туктатып калган очраклар була ул бездә. Андый чакта күңелең кушканга иярү хәерлерәк. Өмет булып бөреләнгән, бөтен уй-хыялларың аның белән бәйләнгән балаңны югалту ачысы миңа да таныш. Үзе кичергәннәр белә… Шуңадыр, Гөлия сөйләгәндә мин аның хикәятенең шул ягына гына игътибар иткәнмен.

Үле туган сабыен яңа гына җир куенына салган әнине бик кызганып тыңладым. Редакциянең «Гаилә сәламәтлеге клиникасы» белән бергә районнарга оештырган чираттагы командировкасы иде ул. Табиблар төшке ашка китте дә, чиратта өч-дүрт хатын калды. Таныш булмасаң да, мондый чакта сөйләшергә сүз табыла: һәркемнең үз зары – хатын­нарның күбесендә бала табу, балага уза алмау белән бәйле проблемалар. Әмма бераздан барысы да үзләре турында онытып, Гөлияне тыңлауга күчте. Мин дә… Соңыннан да кайта-кайта аның сөйләгәннәрен искә төшереп йөрдем әле. Бүлдерергә кыймадыммы икән соң, күңелемдә әллә никадәр сорау туган иде. Берсен дә бирмәгәнмен. Хәер, әйттем бит инде, ул чакта мин аны кызганудан узмадым. «Теләсәгез, языгыз», – дип, Гөлия миңа бик тиз генә ризалык та биргән иде югыйсә. Әмма ул сөйләгәннәрдә үзем аңлап җиткермәгән урыннар шактый булганга тотынмадым. Инде ул очрашуны онытып бетердем дигәндә генә…

Камилә – студент чакта ук табышкан дус кызым. Шатлык-сөенечләр дә, борчулар да уртак безнең. Әле менә бу юлы да аңа килгән бер хәсрәттән, нахак бәла карасыннан (ә Камилә аны нәкъ шулай кабул итте!) арынуның юлларын эзлибез. Юк, табылмый чишелеш! Узган ел көз район сырхауханәләренең берсендә булган бу очрашу кинәт шушы чакта искә төште. Бу ике очрак арасында уртаклык бар бит! Бөтен игътибарым белән Камиләне тыңлыйм кебек, ә үзем Гөлияне уйлыйм. Ялгышлардан берәү дә хали түгел – Гөлия дә теге таныш кызын гаепләп ялгышкан булса? Хәер, аңлатыбрак сөйлим әле.

…Камилә каенанасы белән мөмкин булганча сирәгрәк аралашырга тырыша. Сәбәпләре бар… Ә бу юлы бармый калу һич мөмкин түгел иде: иренең әнисе юбилей үткәрә, шактый гына кунаклар чакырылган, килене булышмый кем булышсын?! «Тыныч узды! Барысы да киткәндә миңа рәхмәт әйтте», – дип шалтыратты ул миңа. Ике көннән шушы хәбәр: кайнанасының мәҗлес көнне алтын балдагы югалган, ул инде таныш багучысына барып кайтырга өлгергән. «Киленең алган!» – дигән багучы. Кайнанасы балдакны таптыра, өзми дә куймый да: «Өч көн вакыт сиңа. Китереп биргән бул!» – ди. «Шул күрәзәченең йөзенә, күзенә карыйсы иде», – дип елый Камилә. Иң аянычы – ире дә әнисе ягында. «Нәрсә дип кызыктың шул балдакка? Алтын яратмыйсың да бит син. Күрәзәче ничек ялгышсын: ул бит хатын-кыз алган, дигән. Чәчеңнең дә, күзеңнең дә төсе ул әйткәннәргә туры килә», – дип, хатынының күзен дә ачтырмый. Ире дөрес әйтә, Камиләнең алтынга исе китми.

Зур кашлы алтын балдакны кайнанасы үзе бүләк итеп биргән очракта да кимәячәк… Сине ишетергә дә, тыңларга да теләмәгән кешеләргә үзеңнең гаепсез икәнеңне, балдакка кагылмаганыңны исбатлап кара менә. Энә күздән сынар, кеше – сүздән, диләр. Адәм баласын сындыру, түбәнсетү, күңелен яралау өчен бер нахак сүз дә җитә икән.

Инде Гөлия тарихына әйләнеп кайтыйк. Камилә белән шушы хәл булганнан соң, мин аны яңадан эзләп таптым.

Иреннән бәхете булмый аның. Өйләнешүгә, эчә башлый, хатынына кул күтәрә. Өстәвенә, читтә очрашып йөри торган хатыны барлыгы ачыклана. Өч елдан алар аерылышалар. Улы әтисен белергә дә өлгерми кала. Җиде ел ялгызы яшәгәч, Гөлия үзенең беренче мәхәббәтен очрата. «Дус кызымның, кемнән киткән булсаң, шуңа кире кайтасың, диюен шунда аңладым. Аңа кадәр, элеккеге ирем турында әйтәдер дип, елаган чакларым да булгалады. Дус кызым ялгышмый ул, дөрес күрә, андый сәләте күптән бар», – ди Гөлия. Ике арада хисләр сүнеп бетмәгән була – яңадан кабына. «Безнең кавышуга бөтен дөнья каршы булды. Бианам да риза түгел иде, – дип сөйли ул.

– Улына кемнең балалы хатын алдырасы килсен?! Боларның барысы да артта калды. Хәзер без бианам белән әни белән кыз шикелле».

Яшь хатын икенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Йөклелеге 32 атналык чакта район табиблары аны Казанга күренергә җибәрә. Шул вакыт УЗИдагы белгеч коточкыч яңалык әйтә: «Балагыз үсүдән туктаган», – ди. Үле баланы дөньяга китерү күпкә авыррак, диләр: шулайдыр, тән газапларына җан газаплары да кушыла бит. Нәни Фатый­маның кечкенә кабере өйләренә каршы яктагы зиратта.

– Гөлия, бала югалткан хатыннар бик күп. Барысы да: «Нигә болай булды әле?» – дип, күрәзәчегә чыгып чапмый. Берәр шигең булдымы, нигә барырга уйладың? – дим.

– Кызымны таныш абыстай юды. Олы яшьтә инде ул, туксанга җитеп килә. Күрә торган сәләте дә бар. Баланы кулына алгач: «Булдырганнар икән! Әнисенә дип ясаганнар, сабый әнисен саклап калган», – дигән. Дус кызым ишетеп торган. Казанда яшәүче бер ир-ат күрәзә­ченең номерын бирделәр безгә шул вакыт. Ул үзе ДЦП белән авырый икән. Мин үзем шикләнгән биш-алты кешенең фотосын да алып бардым. Шушы кызның сурәтенә җиткәч: «Сезгә аның кем икәне нәрсәгә?» – дип, ул берничә секундка гына күзен читкә алды… Җиде күрәзәчегә бардык. Берсе генә:

«Ул кызны гаепләп гөнаһлы булгансыз. Инде хәзер шушы гөнаһыгызны юарга кирәк. Гафу үтенегез аңардан, бүләкләр бирегез», – диде. Аптырап кайткан идек, дус кызым: «Бу сүзләрне сезгә әйттерү өчен аның әнисе күрәзәчегә алдан акча түләп куйган!» – диде. Дус кызым дөрес әйтә ул, бу юлы да ялгышмагандыр.

– Ә сәбәбе нәрсә? Ул танышың сиңа нигә начарлык тели дип уйлыйсың соң? Гөлиянең бу сорауга да җавабы бар икән.

– Дус кызым әйтә: «Урманда агач ничек гөрселдәп ава, син аның юлына шулай аркылы төшкәнсең», – ди. Без хәзерге ирем белән яңадан очрашып йөри башлаганга ике-өч айлар тирәсе генә иде әле. Алар икесе уртак танышларының туенда берсе – кыз, икенчесе егет ягыннан шаһитлар булдылар. Ул кызның иремә шунда күзе төшкән дип аңладым… Аннан ул иремнең энесе белән йөри башлады.

Беләсезме, без хәзер килендәшләр. Энебезнең күзен бик тә ачтырасы килеп никадәр генә багучыга алып барырга теләсәк тә, ризалашмады. Элек миңа: «Җиңги!» – дип кенә тора иде, хәзер әнә бөтенләй аралашмыйбыз. Дөрес, кеше аркылы булса да, никахка да, туйларына да чакыру бирделәр, әмма абыйсы да, мин дә бармадык. Кемгә генә барсак та: «Бозым­ны ризык белән кертә», – диләр. Бер багучы әби, каршына утыртты да, үзе тәсбих тарта башлады. «Көнең елаудан гына торамыни? – ди. Җавап бирүемне дә көтмәде, дәвам итте: – Кызым, ачуланма, хәлләрең еларлык булган икән шул…» Ә дус кызым: «Ул синнән гафу үтенергә килә әле, тик син аны мәңге кичермәячәксең», – ди. Бүгенге тормышыма шундый зур авырлыклар аша килдем. Миннән аны күпсенәсе түгел бит инде… Моңарчы ул кыз әле безнең өйгә кереп йөри иде. Яңа ел белән котларга килгәч, мин аңа дәшмәдем. Ул аны бик авыр кичерде. Мине күргәч, ул гел куркып китә… Аңардан шикләнгәнемне, әлбәттә, белә.

– Ә ул кыз чыннан да гаепсез булса? – дим. – Бер генә күрәзәче дә исемнәр атамаган бит. Шикләнгән кешесенең сурәтен һәркем күңелендә үзе тудыра. Ә ялгышсаң? Син гаеп ташлаган кыз үзен бу очракта ничек акларга тиеш соң? «Мин моны эшләмәдем», – дисенме ул?

Гөлия сорауларымны әллә ишетмәде, әллә… Инде сүзнең күңеллерәк өлешенә күчәбез. Телефоннан исәнләшүгә: «Кыз алып кайттым! Кызыбыз бар!» – дигән иде бит ул. «Бу юлы йөклелегең ничек узды?» – дим.

– Әбиләргә йөреп, чистарынып тордым инде. Гел үземне кемдер күзәтә, кемдер карап тора кебек тоелды. Бу юлы да ахыргача күтәреп бетерә алмадым. 32 атнада ярып алдылар. Бер килограмм да ике йөз граммлы гына булып туды. Резус-факторым «тискәре» минем. Дөрес, анализларым начар булмады. Әмма табиблар бөерләрем өчен курыкты, кечкенәдән авырта алар минем. Ан­нан беренчесен табу белән икенче­сенә узуның арасы да якын булды – өч ай гына. Болай ярамый, диләр…

Вакыт барысын да оныттыра. Ки­лендәшләр арасындагы бу аңла­шылмаучылык та кайчан да булса артта, үткәндә калыр дигән өметем бар. Шушы вакыйга аркасында абый белән энекәш арасыннан да кара мәче узган. Ә алар бу тормышта бер-берсенә терәк, таяныч булырга тиешле ике ир туган… Сүзне дус кызым белән булган хәлдән башлаган идем. Камиләнең кайнанасы балдагын тапты бит!

Кунаклар килер алдыннан шкафтагы яңа чәйнек эченә салып куйган булган һәм… оныткан! Килененнән гафу үтенеп тормады, билгеле. Балдакның табылуын да Камилә иреннән очраклы рәвештә генә белде. Күпме күз яше түгәргә өлгерде дустым! «Инде барысы да артта калды, онытырга тырыш», – дим аңа. Кул гына селти, кылыч ярасы төзәлер, сүз ярасы төзәлмәс, ди.

Cөембикә җурналы

Запись “Гөлиянең иреннән бәхете булмый: эчә, кул күтәрә, өстәвенә көтеп алган баласы да йөклелеге 32 атна вакытта үле туа…» [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар гаиләсендә марҗа килен булу – гаепме? [гыйбрәтле хәл]
Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар юк иде. Бизнесмен булмасам да, тәрбияче булдым, 35 ел эшләдем. Хәзер инде әби мин. Ирем белән ике ул үстердек. Икесен дә өйләндердек, киленнәребез мөселман кызлары, бик уңганнар, күзләр генә тимәсен. Тик гаиләм белән мактанып язу түгел әле бу минем.

Ниятем башка. Мин иремнең икенче хатыны. Беренчесе белән аерылышканнар. Сәбәбеме? Сәбәбе… Ирем хәрби кеше минем. Укыганда ук урыс кызы белән танышкан булган ул. Шуның белән кушылып, әти-әни янына яшәргә кайтканнар. Иремнең ике яшькә генә олырак абыйсы да шул ук елны өйләнеп, ул да гаиләсе белән шушы йортта яшәгән. Абысының хатыны марҗа килендәшеннән гел гаеп кенә табарга тырышкан. Синең хатының тегенди-мондый дип, иремне хатынына каршы котыртып торган. Кайнана да аның сүзен җөпләгән. Яшь баласын алып, үз ягына кайтып китми чарасы калмаган ул хатынның. Ә бит күршеләр әйтүенчә, бик яратышкан булган алар. Кеше сүзе белән гаилә таркалган.

Беркайчан да бу хәлләрне белгерткәне булмады миңа иремнең. Беренче баласына алимент түләп торганын гына белә идем. Баштарак без дә, ишле гаилә булып, бергә яшәдек. Аннан соң иремнең абыйларына фатир бирделәр дә, алар башка чыкты. Ике ул үстерделәр, зур итеп йорт салдылар. Вакыты җиткәч, алар да бер-бер артлы өйләнде. Ике килен дә – урыс кызлары. Аларның туеннан кайткач, иптәшем үзен кая куярга белми, бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде. 28 ел буе күңелендә йөрткән бар рәнҗешен ачты да салды. «Менә бит ул тормыш ничек борыла. Минем баламны урыс баласы дип кактылар. Беренче хатынымны марҗа, кяфер дип кимсеттеләр. «Марҗа белән яшәргә ничек курыкмыйсыз?» – дип, әниләрне котырта торган иде абыйның хатыны. Шулкадәр рәнҗи идем мин аңа. Үзләренең уллары да урыс кызлары белән кушылсалар ярар иде дип тели торган идем. Менә хәзер үзе дә урыс киленнәре белән яшәсен инде».

Әнине үзебез карыйбыз дигән булып, кайнанамның гомер иткән йортын да саттырды абыйлары. Акчасына фатир алганнар иде, хәзер анда марҗа килен яши. Ул йортка иремнең дә хезмәте аз кермәгән иде югыйсә. Шуны салган вакытта бер күзе сукыраеп та калган хәтта. «Улым, бу йорт сиңа булыр», – дигән булган кайнанам. Хәзер әнә үзе дә: «Мине Аллаһы Тәгалә генә тотты», – дип үкенә. Кайнанам абыстай минем – районда бик хөрмәтле кеше. Оныкларының урыс кызы белән йөргәнен белде, тик авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Иремнең абыйсы белән хатыны да ләм-мим ул хакта. Шулай шул ул, кешенекен тикшерүе бик җайлы булса да, үзеңә килеп кагылгач, телеңне аркылы тешлисең. Шуны онытырга ярамый: кешегә кое казысаң, кайчан да бер үзең үк шул коега төшәчәксең.

Сөембикә

Запись Татар гаиләсендә марҗа килен булу – гаепме? [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!”, дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмый…” [булган хәл]
Балтач районының Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым – район социаль хезмәт күрсәтү бүлек­чәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимул­лина: “Килгән килеш без­нең карамакта булган Нур­җиһан апаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсә­дән зарланмас”, дип кызыктырды.

Май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, кечкенә генә, әмма бар яклап төзек, заманча өйләрдән берни белән аерылмый торган каралтыны һич кенә дә гомер буе ялгыз хатын-кыз яшәгән ихата дип әйтмәссең. “Ел саен нәрсә дә булса яңарта, үзгәр­тә, эшләттерә, бер дә тик тора белми. Кайчан килсәң дә, камыр ашы пешергән чагы булыр”,  ди Гүзәл.

“Табиблар шикәр авыруы тапкач, камыр пеше­рү­ләрне сирәгәйткән идем әле, күптән пешергән юк дип, менә он белән кунамны алган идем генә, хәзер чәй куям”,  дип каршы алды безне Нур­җиһан апа. Тик, сөенеч белән балкыган күзләре, без хәл белешеп, бер сорау бирү белән үк мөлдерәмә яшькә тулды. 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлми икән шул…

“Мин исән, күммәгез!”

“1959 елның июне иде ул. Авылдашыбыз Фатыйма апа: “Без бакча тырмалаган көнне – 13ендә булды ул хәл”,  дип сөйли иде. Мин бе­рен­че сыйныфны тәмам­лаган ел. Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үт­мә­де, бик нык күкрәп-яшенләп яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: “Кызым, әйдә, бигрәк каты яшен­ли, күршеләргә керик әле”,  дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өсте­мә кер юган суны сип­кән. Өй­гә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән, әни кая бара, кая борыла, ул шун­да икән. Мичкә бәрел­гән урынында хәтта кир­печләр дә эчкә убылып калган иде. Каушаудан, әни ишек­не ачып аткан – тү­шәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып киткән… Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмә­ләр дип уйлап: “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!”  дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән… Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгән­нәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлек­ләп акты ул чакта. Ыша­насыңмы, соңгы кутырым быел, әле күптән түгел генә төште. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бастыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым уң як җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Түзгән өчен, еламаган өчен, дия-дия, акчаларга кадәр бирә, кулларына күтәреп, больница ишег­алдындагы өйләренә алып чыгып, тәмле әйбер­ләр белән сыйлый иде Николай Константинович. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да… Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска кадәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады, укытучылар да шул­кадәр игътибарлы булды. Дә­ре­сем әзерләп килмәсәм дә, әрләмәделәр, начар билге куймадылар, икенче дәрес­кә яхшылап әзерләнеп кил, яме, диләр иде…

Инде тугач ук диярлек әтисен югалткан (Нурҗиһан апа аны хәтерләми дә), курчактай матур булып, күп­ләрне сокландырып үсеп килгәндә (күпләр яшен сугуны да күз генә тиде дип фаразлый), тәне генә түгел, бәгыре дә утларда көйгән кыз юлына Язмыш-Гали­җә­нап, әнә шулай, бик тә мәр­хәмәтле кешеләрне берәм-берәм чыгара, аны әнә шулай тормышка кайтара.

“Тиремне дә алыгыз…”

“Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Кон­стантинович очрап: “Казанда синең кебекләрне терелтә тор­ган больница бар, менә адресы”,  дип, бер кәгазь бир­де. Бүген­гедәй хәтерлим: ”Улица М.Горького, дом 3” диел­гән иде анда”,  дип дәвам итә Нурҗиһан апа. “Казанга мине кем алып барсын инде дип борчылган идем, Шода сигезьеллык мәктәбе директоры, укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып менде, опера­ция­ләр ясатты. Туганым түгел­леген, укытучым гына икәнен белеп, ул чакта аңа бөтен кеше шаккатты инде. Мәрхүм Илдар абый һәм аның гаилә­се, барлык туганнары миңа гомерем буе игелек кылдылар, бик күп яхшылык күрдем мин алардан! Аны догамнан калдырмыйм. Чепьяга төш­кәч, Николай Константиновичка багышлап та чир­кәүгә акча салдым. Ә теге чакта Казанда больницада бер­сендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. “Ямар” өчен тирене бөтен гәү­дәмнән җыйдылар ди­сәм дә була. Шул чакта мине жәл­ләп, шунда ятучы бер яшь кыз: “Мин дә аңа тиремне би­рәм, минекен дә алыгыз”, дип елаган… Чит кешенеке ярамый дигән­нәр. Анда да бик әйбәт табиб­ларга эләк­тем. Әйбәтләп карадылар, дә­ва­ладылар. Ул чакта хәлемне белергә кил­гән авылдаш­лар­ның иге-чиге булмады, мине белмәүчеләр дә “яшен суккан кызга” дип, шунда ятучылар аша күч­тәнәч­ләр бирделәр… Башымны туры күтәреп йөри алуым белән генә дә бик күпләргә бурычлы мин.

Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадә­ресен дә мог­җизага тиңләп, тормышка чытырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күр­гән әни­сенә чын терәккә әй­лә­нә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада тер­лекчеләргә ашарга пеше­рә башлый.

“Аллаһы Тәгалә зурлады”

“Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмә­дем, тырышып эшләдем, шуңа­дыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне,”  ди ул. “Пен­сиягә чыкканда ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу коверны да алар бүләк итте… Туганнарым бе­лән дә бик дус яшәдек. Әти­ләр башка булса да, абыйлар (инде аларның берсе вафат, берсе – Свердловскида) гел ярдәм итеп, хәлемне белешеп тордылар. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Свердловскидагы абыйның хатыны­ның бу якта туганнары бик күп, алар да булышырга гына тора. Социаль хезмәткәр Рау­шания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: “Нинди ярдәм кирәк, әйт”, диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эш­ләттем, өйнең идәннәрен җы­лыттым, аңарчы түбәләр­не алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, баш­та сизелмәде, хәзер олы­гая башлагач, җылы ки­рәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керттерергә исәп… Беләсеңме, сеңлем, мине Аллаһы Тәгалә зурлады, гомерем буе янәшәмдә яхшы кешеләр булды.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

Ватаным Татарстан

Запись “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!”, дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмый…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өйсез калган Бәчели абый: “Яшь хатыным фатирымны сатып, акча белән качты, бәдбәхет…” [гыйбрәтле хәл]
Нинди генә хәлләр булмый бу дөньяда. Нинди генә язмышлы кешеләр очрамый. Мин бу кеше белән мәхкәмә йортының коридорында очраштым. Суд юлларында йөрергә туры килмәсә дә, бу бинага никтер кереп карыйсым килде. Коридор тулы уйчан йөзле кешеләр. Нидер көтәләр, елап утыручылары да бар.

Бераз гына читтәрәк агач аяклы, шактый олы яшьтәге бер агай утыра. Танышым булмаса да, аның янына барып утырдым, татарча сәлам бирдем. Ул Зәй районының бер авылыннан Бәчели исемле керәшен татары булып чыкты. Телгә дә оста икән. «Тыңлап торсаң, бер серемне сөйләр идем», – ди. Ашыгасы җирем юк, тыңлыйм, дидем.

– Мин Я-к авылында 1924нче елда туганмын. Яшьлек елларым шунда үтте. Нибары дүрт кенә ел укып калдым. Япь-яшь көенчә атлы эшләрдә эшләдем. Бик яшьләй сөйгән кызым Аннага өйләндем. Гаиләбез ишле, әти-әнинең әле исән чаклары. Ике сеңлем бар иде, сугыш вакытында алар кызамыктан үлгән.

Үзем 1942нче елда фронтка киттем. Гади солдат идем. Украина, Беларусь җирләрен азат итүдә катнаштым, Берлинга кадәр барып җиттем. Сугыш бетә дип йөргән көннәрдә бик каты яраландым. Снаряд ярчыгы аягымны ярып үтте, ә аннан да аянычы – нәзек җирем өзелде. Мине Мәскәүгә озаттылар. Үлгән генә булсам, әйбәт буласы булган да бит, гомер бетмәгән, күрәсең. Аягымны төптән үк кисеп аттылар. Ярты ел госпитальдә ятып, 1946нчы елда сыңар аяк белән авылга кайтып төштем.

Әти-әни олылар иде инде, мин югында алар вафат булган. Хатыным Анна белән 6 яшьлек кызым мин кайтканга бик куанды. Кочаклашып елаштык. Ирлегемнең юклыгын Аннага язмаган идем. Моны белгәч, ул хушсыз калды. Бәхетле көннәрем озакка бармады, Анна ир назына бик сусаган булгандыр инде, өч көннән: «Бәчели, гафу ит, мин синең белән яши алмыйм, миңа чын ир кирәк», – дип, кызыбыз Ринаны алып, әти-әнисе йортына кайтып китте. Минем өчен, гүя, кояш сүнде. Бу хәбәр авылга бик тиз таралды. Минем белән яшәргә бер генә хатын-кыз да риза булмады.

Еллар үтте. Балта эшенә оста идем, авыл халкына өстәл-урындыклар ясап сатып, байтак кына мая тупладым. Хатыным инде башка кешегә кияүгә чыгып, балалар тапты. Кызым да кияүдә, балалар үстерә. Мин хатынга үпкәләмим. Аллаһ Тәгалә һәркемне парлы итеп яраткан. Кызыма гына үпкәм бар, ул хәлемне белергә бер генә тапкыр да килмәде. Ишектән оныкларым килеп керер дип көттем. Бер дә юкка гына өметләнгәнмен бугай.

Ярый әле күрше-тирәләр хәлемне белешеп тора. Рәхмәт аларга. Инде яшь тә бара, кан басымы да уйный. Ялгыз яшәүләре бик авырайды.

Авылдагы йортны сатып, Зәйдән бер бүлмәле фатир сатып алдым. Ялгызлыктан качып буламы соң? Үземнән 20 яшькә кечерәк бер хатынга: «Әйдә, бергә яшик», – дип, ым кагып караган идем, «Бөтен байлыгыңны, фатирыңны миңа яздырсаң, уйлап карармын», – диде. Риза булып, бөтен теләген үтәдем. Сугыш инвалиды булгач, пенсиям яхшы иде. Акчаны бик яратты ул. Мине санга да сукмый, кичтән чыгып китеп, иртән генә кайтып керә башлады. Кайбер көннәрне ирләрен минем янга да ияртеп кайта иде.

Шулай берсендә шифаханәгә юллама бирделәр. Яшь хатыным матур гына озатып калды. Кешенең башында нинди уйлар булганын кем белгән соң? Мин китүгә, фатирны сатып, акчаларны алган да, юкка чыккан, бәдбәхет. Мин кайтканда анда яңа хуҗалар яши иде инде. Ә мин урамда калдым. Күп йөри торгач, тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Теге хатын инде миңа кадәр дә ике ирне төп башына утырткан булган икән. Менә шуның артыннан йөрим әле: суд аша үземә тиешле өлешне алып булмас микән, дим.

Юрист судка гариза язарга кушты. Мин яза белмим, син шуны гына язып бирмәссең микән? – дип, миңа мөрәҗәгать итте Бәчели агай. «Мин русча яза алмыйм, татарча язылганны кабул итсәләр, язып бирермен», – дидем. Ул елларда татарча гаризаларны кабул итәләр иде әле.

Бәчели агай белән кул биреп саубуллаштык. Нәтиҗәсе ничек булгандыр, анысын инде мин белмим. Ул һаман да моңсу күзләре белән миңа карап торадыр сыман. Исәнме ул, юкмы? Исән булса, аңа 92 яшь тулган булыр иде.

Безнең гәҗит

Запись Өйсез калган Бәчели абый: “Яшь хатыным фатирымны сатып, акча белән качты, бәдбәхет…” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызлары туганын ишеткәч, Нотфулла бабай яшь хатынына «талак» әйтә” [гыйбрәтле хәл]
Үлчәүнең бер ягында – тугыз ай буе баланы карынында күтәреп йөреп, тулгак ачылары кичереп, аны дөньяга тудырган ана. Икенче ягында… Юк, ул анага да җиңел түгел!

…Ул көнне өйгә бабайның үзеннән алда хәбәре килеп ирешә: «Күрше Кабыккүпер авылында энең белән сүзгә килгәннәр, бик дулап кайта». Берсе алдан капканы ачып керә, икенчесе: «Бәладән башаяк», – дип, абзар артыннан гына әниләренә йөгерә. «Киттеңме, китсәң ярар, артыңнан йөр­мим», – дип уйлагандыр инде бабай һәм… Һәм ул шул кызулык белән кичен өйгә яңа хатын алып кайтып утырта. Ашыгып эшләнгән эшнең ахыры хәерле буламыни? Биби­хәлиясенең баладан котылганын, кызлары туганын ишеткәч, Нотфулла бабай яшь хатынына «талак» әйтә.

Ул чакта инде Нурлыбанәт апаның да күкрәк астындагы сабыена күптән җан кергән була… Баласы туып җиде көн үтүгә ул бабайлар капкасын шакый. «Бигрәк кечкенә бит әле, бераздан китерер­сең», – ди әби. Ике атнадан Нурлыба­нәт апа кабат әйләнеп килә… Әбинең күкрәк сөте кызларның икесенә дә җитә. Саимә апага исемне аналарның кайсы кушкандыр, белмим. Баласын берничә көннән ят кулларга илтеп бирергә җыенган үз әнисе аңа исем эзләп тордымы икән? Юктыр да. Хәер, үз хәлен үзе генә белгәндер.

Ул заманнарда ирдән бала белән кайткан хатынның язмышы безгә азмы-күпме мәгълүм ләбаса.

Әбине мин күреп белмим – ул бик яшьли, әнигә 13 яшь чагында ук ба­кыйлыкка күчә. Сөйләүләре буенча, бик йомшак күңелле, юаш, мәрхәмәтле җан булган. Шуңа күрә, Саимә апа­ның: «Мин Бибихәлия әнкәйне генә әни дип беләм», – диюенә шаккатмыйм. Үсеп буйга җиткәч, апа Киров шәһәренә эшкә китә. Кайткан саен әби­гә бүләк алып кайта: йә яулык, йә оек, йә күлмәклек. Әбинең: «Күчтәнәч­кә үз әниеңә җибәрик, ул да куансын», – диюенә кул гына селти.

Апа киткәч, әби бүләкләрне күршедәге Мүшки авылына – Нурлыбанәтнең туганнарына илткәли.

Ә Нурлыбанәт апа… Үскәндә аның исемен өйдә еш ишетә идем. Дөрес­рәге, әни Олы Кайбычка барып кайткан саен. «Нурлы­банәт апа очрады, Саимә апа турында тагын берни дә сорамады!» – дип һәрчак гаҗәпләнеп сөйли иде әни. Нурлыбанәт апа бабайдан аерылгач Олы Кайбычка кияүгә чыккан, алты ир бала тапкан, карты инде үлгән, ул үзе генә яши иде. «Ул­ларын сөйли, ә апаны искә дә төшер­ми», – дип аптырый әни. Нурлы­банәт апа инде вафат. Бердән­бер кызын дөньяда булмаган да кебек итеп онытырга ни мәҗбүр итте икән аны? Бәлки бу хакта онытканга гына яши дә алгандыр ул. Кем белә? Ә балалар каты күңелле. Әнисенең туганнары Саи­мә апаны чакырып та карый: «Бәлки әниең янына күчәрсең?» – диләр. Апа кырт кисә: «Ташламасын иде! Минем үз әнкәем дә бик әйбәт!»

…Розаның иренең беренче хатыны, аерылып киткәндә, кызын үзе белән алган, улын әтисендә калдырган иде. Танышым, шулай итеп, үзе бала тапмаган килеш әни булды. Шул бала үсеп җитеп, күптән түгел башлы-күзле булган. Туй алдыннан ниләр кичер­гәне турында Роза шуларны сөй­ләде:

– Никахтан кайтып керүгә иремнең беренче хатынының әнисе шылтырата: «Бу көнне улы янында аның үз әнисе утырырга тиеш иде, нигә чакырмадыгыз?» – ди. Тез­де-тезде… Сабыр гына басып тордым да: «Ә хәзер мине тыңлагыз, – дидем. – Мин килгәндә Рамилгә биш кенә яшь иде әле. Әни­сеннән аерылып калуын ул бик авыр кичерде, еш авырды. Керфек какмыйча, янында утырып чыккан төннәрем күп булды. Кыенсыныр дип, үзем бала да тапмыйча тордым. Беренче сыйныфка аны мин озаттым. Иң бе­ренче «бишле»ләрен ул миңа күр­сәтте. Үс­мер чагында холкында булган үзгә­реш­ләргә мин түздем. Мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны алыр­га без аның белән икәү чыктык. Кайсы югары уку йортына керергә икәнен ул минем белән ки­ңәште. Аннары армия­гә китте. Сагынып, «балам ничек икән анда?» дип, әти­сен­нән яшереп күз яшемне бик күп түктем. Хатларын ул: «Исәнме, әни!» – дип башлый иде, аннары гына «әти» дип куя иде. Сең­лесенә гел: «Әни­не саклагыз!» – дип язды. Гашыйк булгач, бу сөенечен иң беренче миңа ачты. Шулай булгач, бәндә алдында да, Ходай каршында да никахында аның янында утырырга хакым бардыр дип санадым. Ә туйларына чакырабыз, килерсез!»

Тапкан ана – анамы, бакканымы? Һәр язмышның моңа үз җавабыдыр. Тик мин сөйләгән очракларны ниш­ләтергә, очраклы туры килү генә дип санаргамы?

Сөембикә журналы

Запись “Кызлары туганын ишеткәч, Нотфулла бабай яшь хатынына «талак» әйтә” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»
Хәсрәт киләсен алдан сизә күңел. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да, җанга урын таба алмыйсың, эшкә кул тартмый. Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Тәнзилә Сабитовага да бу кичерешләр яхшы таныш. Моннан 4 ел элек берничә атна рәттән юньләп йоклый алмый ул. Гаиләсе бөтен, ике баласы, ире дә янында югыйсә. Тик нигә бу кадәр тынгысызлана соң күңел дигәннәре? Улы да соңгы вакытта начар төшләр күрүе турында сөйләгәнгәме, эч пошуына һичбер дәва таба алмый тилмерә ул. Өйләре түрендәге зур көзге дә, тик торганда челпәрәмә килеп ватыла – әйтерсең, шул рәвешле тиздән гаиләгә зур кайгы киләчәген искәртә. Шулай да бернигә карамыйча, балалары белән ерак юлга чыгып китә ул. Тик кире кайтканда араларында Айзат булмый инде.

«ӘНИ, АЯК КИЕМЕМ МАТУРМЫ?»

18 яшендә кияүгә чыга Тәнзилә ханым. Клубта танышып йөри башлаган егете, армиядән кайту белән кызның кулын сорарга килә. Мәктәпне тәмамлаган кыз укырга керергә дә җитешми кала: «Авылдан китсәң, ятларныкы булырсың, җибәрмим!» – ди аңа егете. Мәхәббәт хакына кайвакыт корбаннарга барырга да туры килә шул. Тик ире итеп нәкъ менә шушы кешене сайлавына беркайчан да үкенгәне булмаган Тәнзилә Сабитованың. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән алар. Гаилә учагы тагын да көчлерәк җылытсын өчен, бер-бер артлы ике балаларын да алып кайтканнар. Башта кызлары Язилә туган, өч елдан соң уллары Айзат. Яшь аермалары кечкенә булгангамы, сабыйлар бик дус үскән, инде үсмер яшькә җиткәндә дә бергә йоклаганнар, урамда йөргәннәр, иң якын дуслар булганнар. Бәхет өчен күп кирәкме? Бу вакытларын исенә төшереп, елмаеп куйды әңгәмәдәшем. Тик менә 2012нче елның 25нче августы гына тормышларының астын-өскә китерә. Ә бит югыйсә, ул көн дә башкаларыннан әллә ни аерылып тормаган була кебек. Кайбер вак-төякне исәпкә алмаганда, билгеле.

– Ул көнне күңелем әллә нишләп торды. Пошаманда идем. Берничә көн элек улымның, яныма килеп: «Әни, ә мин бүген төшемдә яшеллек күрдем. Шундый куе итеп үлән үскән, белсәң!» –дип сөйләвен исемә төшердем. «Әй улым, сөйләмәле куркыныч төшләреңне, әнә, җилгә чыгып әйт, ул тыңласын», – дип, тыңлап та бетермәгән идем аны. Төштә яшеллек күрү – үлем булуга диләр бит. Шушы уйларны уйлаганда яныма Айзат улым килеп чыкты. Ул бу көнне иртәрәк уянган иде. «Әни, тиздән уку башлана бит инде, әйдә, миңа киемнәр алырга Чаллыга барып кайтыйк әле?» –ди. «Әйдә, улым, сине Мөслимнән генә киендерәбез?» – дим. Нишләптер, бер дә юлга чыгасым килмәде. «Юк, әни, мондагы базарда киемнәр гел бер төсле бит. Минем башкалар белән бер үк төрле булган кием киясем килми, барыйк инде?» – дип ялынды. Безнең шәхси КамАЗ машинасы бар иде. Аңа шофер да ялладык, ул юл төзүдә эшләде. Бу көнне ирем эштә булганга, шушы шофер егеткә «Чаллыга гына барып кайтыйкчы?» – дип шалтыраттым. «Җыена торыгыз, хәзер киләм!» – дигәч, кызымны уятырга дип, йокы бүлмәсенә кереп киттем, – дип сөйли Тәнзилә апа.

Моңа кадәр әнисе ни әйтсә, шуны эшләргә күнеккән кыз бу юлы үзен бик сәер тота. «И, әни, бер дә торасым килми бит, йоклыйм инде?» –дип ялына ул. «Син матур киемнәрне аерасың бит, энекәшеңә сайлашырсың, әйдә, барыйк инде», – дип, берничә мәртәбә ялынгач кына урыныннан тора кыз. Ул арада түр бүлмәдә көзге ватылган тавыш ишетелә. Айзат шул көзгедән карап киенгәндә тик торганнан ватылган була ул. Шулай да моны начарга юрамаска тырышалар. Гадәттәгечә, юлга чыкканда укыла торган догасын укырга җыена башлый әңгәмәдәшем. Тик бу юлы да киресе килеп чыга – берничә мәртәбә башлап караса да, гел ялгышып, тәмам буталып бетә ул. Ахыр чиктә, шофер егетнең килеп туктаганын ишетеп, догасын укып бетерми генә ашыгып урамга чыгып китә.

…Чаллы базары гөрләп тора ул көнне. Шундый күңелле итеп йөри һәммәсе: төрле сәер киемнәр дә кидереп карыйлар Айзатка, шул рәвешле, көлешә-көлешә вакытның ничек тиз узуын да сизми калалар. Малай үзенә матур костюм-чалбар, затлы ислемай сайлый, ә шулай да иң сөенгәне – ул вакытта модага кереп кенә килә торган аяк киеме – мокасиннар сатып алу була. «И-и, әни, бигрәк матур булды бит әйеме, –дип, сабыйларча куана ул. – Мин моны хәзер үк киеп куям инде аягыма, саласым килми бер дә!»

– Әнә шулай сөенешеп, кайтыр юлга чыктык. Айзат шофер янына алга кереп утырган иде. «Улым, мин алга утырып кайтыйм әле, күңелем болгана бит?» – дигән идем, ул елмаеп кына куйды, төшмәде. Мин шофер артындагы утыргычка урнаштым. Машинада йоклый торган гадәтем юк иде, сөйләшеп кайткан вакытта, ничектер изрәп киткәнмен. Шуннан кинәт кенә уянып киттем дә, тораташ булып катып калдым. Безнең каршыга югары тизлектә Газель машинасы килеп чыкты…

«НИЧЕК ИСӘН КАЛГАНБЫЗДЫР»

– Мин бу хәлне башта төш дип уйладым. Шул вакыт, каты итеп бәрелештек тә, аңымны югалттым. Күпме ятканмындыр, белмим, күземне ачканда шофер егетнең кычкырган тавышлары ишетелде. «Авырта, авырта!» – дип ыңгыраша иде ул. Яныбызга күпләп халык җыелган, араларында коткаручылар да бар. Алар сак кына безне машинадан чыгармакчы була. Кызым, минем айныганымны сизгәч: «Әни, әни!» – дип кычкырып җибәрде. «Энең кайда? Энең ничек?» – дим, көч-хәл белән. «Ул әйбәт, син борчылма гына!» – ди кызым. Шул килеш бер сүз дә дәшмичә тыңланып ята башладым. Менә, акрынлап, безне берәм-берәм чыгара башладылар. Бер коткаручы: «Мальчик не дышит!» – диде. Шул вакыт улымның үлгән булуын аңладым, – дип, күз яшьләренә ирек бирде Тәнзилә апа.

Өч кенә сүздән торган бу җөмләне ишетү аның өчен дөнья бетү белән бер була. Билдән түбән өлешендәге бөтен сөякләре чәрдәкләнеп беткән булуга да карамастан, тән авыртуын сизми ул. Бер мәртәбә генә: «Аягым, аягым!» – дип кычкыра. Башыннан аккан кан исә, күз яшьләре белән буталып, «Айзат, улым!» дип пышылдаган иреннәргә тамган. Салкын җир өстендә ашыгыч ярдәм килгәнен көтеп ятканда саклану каешларының тәнне кисеп, умрау сөягенә (ключица) кадәр үтеп кергән булуын гына аңышырга өлгерә дә, кабат аңын югалта әңгәмәдәшем. Бу һәлакәттә кызының умыртка баганасы һәм куллары сынган, улының исә ияге һәм башы чәрдәкләнеп беткән, талагы өзелгән – шуңа да исән кала алмаган ул. Шатланып сатып алган аяк киемнәрен кигән килеш җан биргән малай. Тәнзилә ханымның исә сөякләре сыну белән беррәттән, эченә күпләп кан да җыелган. «Ничек исән калганбыздыр», – дип, әле дә шакката ул.

Язмыш Сабитовларның сынавын җиңеләйткән – абыйсына ике тамчы су кебек охшаган малай алып кайтканнар

– Больницага килеп эләккәч, айдан артык өйгә кайтармадылар. Анда айныгач та, кызымның умырткасы сынган булуын әйткәннәр иде. Бик борчылдым, гарип калыр дип курыктым. Тик бервакыт могҗиза булды. Безне янәшә яткырганнар иде, шул чак кызым аягын селкетте! Умырткасы сынган кеше аягын селкетә ала икән, димәк, өмет бар бит инде! Эчемә җылы йөгерде – гарип калмаячак бит бу болай булгач, дип уйладым. Ә үземнең нинди хәлдә булуымны төгәл генә аңышмадым да – көчле наркотиклар кадап тордылар миңа, чөнки эчемдә кан киткән иде. Бу даруларны кадаганнан соң, бернәрсәгә дә исең китми икән ул. Үз балаң үлгәнме, кешенекеме – сиңа барыбер. Улыбызны без больницада ятканда күмделәр. Моның шулай булуы яхшырактыр да дим. Чөнки баламны җир куенына иңдергәннәрен күрсәм, басып торган урынымда егылып үлгән булыр идем… Миңа табиблар еламаска кушты – кабат кан китәргә мөмкин, көчәнергә ярамый диделәр. Шулай да еламый гына түзә алмадым. Бер ай ятканнан соң, ниһаять, безне өйгә кайтарырга булдылар. Бик сөендем – өйдә улым көтеп торадыр, йөгереп чыгып каршы алыр төсле иде. Чын-чынлап ышандым мин моңа. Тик, кайтышлый, һәлакәт булган урынга туктагач, бу кайгы баш миемә барып җитте. Җиргә ятып елардай булдым. Айзатның беркайчан да безнең янга кайтмаячагына шул чакта гына төшенгән идем…

Тәнзилә апа өйгә кайткач та, беренче эш итеп, улы сайлаган кәчтүм-чалбарларны алып караган. «Үлгәндә өстендә курткасы бар иде, ул кайда?» – дип сораган ул якыннарыннан. Киемнең канга буялып беткән булуын, берничә мәртәбә югач та, суга барыбер кан чыгуын әйткәннәр. Юылып бетмәгәнгә, ахыр чиктә яндырганнар ул куртканы. «Их, – дип өзгәләнә ана кеше – ягасыгыз калмаган! Үзем киясе идем мин аны!» Бәлки, яндырулары хәерлерәк тә булгандыр. Бу хәсрәтле көн турында искә төшереп торырдай башка әйберләр дә җитәрлек булган бит. Менә мәсәлән, Сабитовларны бәрдергән Газель хуҗасы, үзенә төрмә янаганын аңлап алгач, алар яшәгән йортның ишеген шактый шакый.

БЕРСЕН АЛЫП, ИКЕНЧЕСЕН БИРГӘН

Һәлакәттә Газель белән идарә иткән кеше гаепле булып чыга. Ул, юл кагыйдәләрен бозып, «обгон»га чыгу аркасында килеп чыккан бу фаҗига.

– Гаепленең тәнендә сыдырылган урын да юк иде. Башта гаебен таныды ул. Яныма да килгәләде. Аны күргән саен һәлакәт булган мизгел кабат хәтеремдә яңара иде дә, хәлем начарая иде. Шуңа күрә палатага бик керттермәскә тырыштым. «Төрмәгә утырттырмабыз инде ул кешене, үзең дә бит гел руль артында, – дидем иремә. – Кем белән булмас мондый хәл. Ялгышкандыр, кичерик». Ирем дә риза булды. Тик безнең яхшылык үзебезгә яманлык булып кайтты. Мин больницадан чыккач, судлар башланды. Бер мәхкәмә барышында, Газель йөртүче: «Мин гаепле түгел, алар үзләре гаепле иде», – дип чыгыш ясады. Бу сүзләр бик ачуымны китерде. Үз күргәннәремне сөйләдем дә: «Мин Аллаһы Тәгалә дә, казый да түгел, мәхкәмә үзе карар кабул итсен. Гаделлек булыр дип ышанам, хөкемне сезгә тапшырам!» – дип, урыныма утырдым. 4 елга утыртырга диделәр дә моны, залдан чыгып барабыз хәзер. Бер мәлне хатыны очып килде дә: «Минем рәнҗешем төшсен, күз яшем төшсен!» – дип, каргый башлады. Мин – бер баласын күмгән, икенче баласы гарип калмасын дип, төн йокыларын йоклый алмаган, үзе ике култык таягы белән көч-хәл басып торучы кеше. Ә аның иренең тәнендә тырналган эз дә юк. Бу сүзләрне ишеткәч өстемә кайнар су койдылармыни! «Апаем, ә минеке төшсә? – мин әйтәм. – Ә минем рәнҗешем төшсә, нишләрсез соң? Синең ирең исән, минем малай җир астында, синеке утырыр да кайтыр, минеке кайта алмас», – дидем дә китеп бардым.

Икенче көнне гаепләнүче, хатынын ияртеп, гафу үтенергә килә. Кызгана Тәнзилә ханым аларны, кичерә. Судта да, физик зыян салган өчен акча түләргә дигән генә карар кабул итүләрен сорый. Аның теләген канәгатьләндерәләр. «Түлим, түлим, утыртма гына төрмәгә!» – дип ялына Газель йөртүчесе. Тик әйткән сүзендә тормый. Мәхкәмә утырышлары тәмамланганнан соң, озак та тормый юкка чыга ул.

– Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора. Ул кешегә ачу сакламыйм мин. Кылган җинаять өчен, иртәме-соңмы, барыбер җавап бирергә туры килә. Күктәге хөкем дигәне дә бар бит әле. Йөрәгем бик яралы иде минем, үлеш булды ул көннәр. Кире искә төшерәсем дә килми. Күрше-күлән кереп, хәл сорашканда да бик авыр була иде. Сүз бит барыбер Айзат улыма килеп терәлә дә, хәсрәтем яңа көч белән сызлый башлый. Мин улымның бер үтенечен исемдә тотып яшәдем. Үзе исән вакытта: «Әни, бер сеңелкәш алып кайт инде миңа!» – дип, корсагымны килеп тота иде. Озын буйлы улымның, сабый бала төсле мине кочаклап, шулай үтенеп соравыннан оялып та куя идем. «Кит инде, улым, оялам! Теләсә-нәрсә сөйләшмә әле!» – дип, көлеп кенә куя идем. Үзе үлгәннән соң булса да, теләген барыбер үтәттерде балакаем. Берничә елдан менә тагын бер улым туды. Бәхетемә туды! Бу сабыем булмаса, акылдан язган булыр идем, – дип, уенчыклары белән уйнап утырган кечкенә сабыйны янына чакырып алды әңгәмәдәшем. – Улым, кил әле монда балам!

Бу баланың йөзе һәлакәттә гомере өзелгән абыйсыныкына ике тамчы су кебек охшаган булуга игътибар иттем. Ул, йөгереп килде дә, әнисенең эчен тотты.

– Нәкъ абыйсы кебек, монысы да эчемне тота, – дип көлде Тәнзилә Сабитова, улының битеннән үбеп. – Холыклары да шул кадәр охшаган! Аллакаема рәхмәтем чиксез. Берсен алдың, икенчесен бирдең, инде гомерен генә озын итә күр, дип ялварам!

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Мөслим – Казан

“Безнең гәҗит”тән алынды

Запись «Балам үләсе көнне көзгебез ватылды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәрештәләр саклап калган гомер [булган хәл]
Мин гомерем буе авыр эштә эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Кулымнан беркайчан да лом, көрәк төшмәгәнгә, әни үлгәнче борчылды. “Бәхетле хатынның кулы онда булыр. Синең тормышың бигрәк авыр булды, балакаем”,  дип әйтер иде. Нишләтәсең бит, язмышым шул булгандыр инде.

Ирем “эш” дип артык борчыла торганнардан түгел иде, тормышыбызны мин тарттым. Балалар үскәндә акча күп кирәк дип, юлчылар бригадасына эшкә урнашкан идем, тәки гомерем буе шунда калынды да инде. Эше авыр булса да, акчасы әйбәт чыга иде шул. Башта балаларымны “мәктәпкә җыйганчы гына” дип түздем. Аннары йорт сала башладык. “Тукта, бура бураучыларга киткәнче генә”, “түбә япканчы гына” дип әйтә-әйтә тагын калдым. Ә аннары соң китәргә уйламадым да инде. Бригадабыз бик әйбәт булды, ирләре дә мәрхәмәтле иде. Көлмәделәр, мыскыл итмәделәр. Без әллә ничә ел бер бригадада 3 хатын эшләдек. Калганнары ирләр булды. Күбесе алышынып торды. Әмма хатын-кызларны бер эшләгән урыннан тегендә-монда бик йолкымыйлар иде. Фирдәүсә, Кәмәрияләр белән бертуганнар кебек яшәдек. Арабызда көнләшү, сүз йөртү булмады. Чын дуслар булып эшләдек тә, яшәдек тә. Әмма сөйлисе сүзем ул түгел әле минем.

Бер җәйне зур юл ремонтлый башладык. Өч чакрым ара, машиналар йөрү тыелган дигән билгеләр куеп чыктык. Алар урау юлдан китергә тиешләр. Әмма бер шофер егет куелган билгеләргә игътибар итмичә, без ясап яткан юлга килеп кергән. Ахырдан билгеле булды инде ул – шыр исерек килеш килеп кергән икән, юлдагы билгеләрне бәрдереп кенә үткән. Ә без үз эшебез белән мәшгуль бит инде, арттан ниндидер машина килер дә, бәрдерер дип уйламыйбыз да. Чөнки күпме еллар эшләп, андый очракның булганы юк иде.

Әмма күңелсезлекләр кеше гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр булырга мөмкин икән. Башкалар машинаны күреп алып, читкә сикереп өлгергәннәр, ә мин юк. Техника гөрелтесе белән тавышын да ишетмәгәнмен. Бер мизгелдә ниндидер көч аркадан каты гына итеп этеп җибәрде. Мин мәтәләп диярлек читкә килеп төштем. Секунд та узмагандыр – теге машина да нәкъ мин торган урыннан выжылдап үтеп китте. Мин хәтта куркырга да, нидер аңларга да өлгерә алмый калдым.

Әмам шунысы хак – кемдерме, нәрсәдерме мине этеп, коткарып калды. Ничек шулай була алган – мин моны һаман аңламыйм. Үзем белән шундый хәл булмыйча, башка берәү сөйләсә, ышанмас та идем, мөгаен. Теге машина мине бәрсә, шундук үләсе идем. Шуның кадәр куып килгән бит ул! Ике як иңсәләр янында фәрештәләр безнең белән йөри, дип сөйли торганнар иде. Бәлки, чыны шулдыр. Яхшы эшләрем күбрәк булгандыр да, ян фәрештәм коткарасы иткәндер.

Мөнәвәрә Ш., Чаллы.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись Фәрештәләр саклап калган гомер [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..