Архивы Илфак Шиһапов - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Гомер буе онытылмый бит ул” – Илфак Шиһаповсыз ике ел…
Илфак Шиһаповның бүген туган көне. Аңа 51 тулган булыр иде. 2 ел без инде ансыз яшибез. Һәрчак көр күңелле Илфакның үлеменә әле дә күңелләр ышанмый.  «Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларының берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

«Без, оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек»

Чүп ташларга чыккан саен, исем китеп керәм. Шәһәр шәһәр шул инде, артык нәрсәне фатирда бик сакламыйлар. Халык күпме генә зарланса да (без, оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек), кием-салым, җиһаз-мазар ише нәрсәләрен гел алыштырып тора, искесен чүплеккә ташлый тора. Сакчыллык бик үк хас нәрсә түгел безгә. Авылда да элекке экономияләү, әйберне саклау өлкән буын белән бергә китеп бара бугай.

…Егерменче гасыр башы. Революциягә кадәрле еллар. Безнең як авыллары ул чорда Бөгелмә өязенә кергән, авыллардагы күпчелек халык аксөяк канлы – күбесе хәрби хезмәттә булып кайткан. Бер елны иген уңмый. Корылык. Кышны исән-сау чыгалар чыгуын, тик язга чәчүгә орлык бик аз, күпләрнең чәчәргә запасы юк. Акчага да кытлык. Хөкүмәт авыр хәлдәге авылларга ярдәм итеп акча, симәнә бирә икән дигән сүз килеп ирешә авылга. Авыл запаслы яшәргә өйрәнгән, барып сорап карарга булалар. Моның өчен Бөгелмәгә, өяз кәнсәләренә барырга кирәк. Русча белгән үткенрәк кешеләр авылда кемнәр? Билгеле инде, солдат хезмәтен үтеп кайтучылар. Гөрнәдердәй таза, үткен биш ирне Бөгелмәгә – акча сорарга юллыйлар. Китәләр абзыйлар, Бөгелмә бу авылдан 60 чакрымнар, барып җитәләр, кәнсәләр янындагы бүрәнәләр өстенә барып утыралар да ничегрәк керәсе, ничегрәк сорыйсын уйлашып, тәмәке төреп кабызалар. Бишесе дә көйрәтә, гаскәри хезмәттә өйрәнеп кайтканнар. Утыралар абзыйлар шулай уйлашып… Бермәлне болар янына кәнсәләрдән бер кеше чыга. Нәчәлство икәне күренеп тора инде, киенүе үк башка.

– Кайлардан килдегез абзыйлар? – дип дәшә ул ирләргә.

– Фәлән-фәлән авылдан.

– Ни йомыш?

– Менә авылда чәчүгә орлык аз, ярдәм кирәк иде.

– Нигә сатып алмыйсыз?

– Акча юк…

Кәнсәләрдән чыккан кеше елмаеп куя. Авылда аны өязнең иң зур нәчәлниге дип сөйлиләр иде, дөресендә кем булгандыр – анысы хәзер билгесез.

– Юк, абзыйлар, – ди ул, бераздан. – Сезнең хәлегез әле авыр түгел, без бик авыр хәлдәге авылларга гына ярдәм итәчәкбез. Ә сезнеке әле түзәрлек.

Абзыйлар торып баса, кызып-кызып үзләрендә бик авыр икәнне исбатлый башлыйлар, өяздә авылның чын хәлен белмәүләренә сылтыйлар. Кәнсәләрдән чыккан кеше аларны тиз туктата.

– Менә карагыз, – ди ул. – Сез килдегез, бүрәнәләргә менеп утырдыгыз. Бөтенегез тәмәке төреп кабызды. Тәмәке тамак туйдырмый, димәк, сез әле ач түгел. Монысы, беренчедән. Икенчедән, һәркайсыгыз тәмәкене үз шырпысы белән кабызды. Хәлегез чыннан да авыр булса, бөтенегез бер шырпыдан кабызыр иде. Димәк, авыр түгел авылыгызда хәлләр. Шуңа күрә барыгыз, кайтыгыз, абзыйлар. Хәлегез чыннан да авырайса, килерсез…

Абзыйлар нишләсен, кайтып китә. Шул чаклардан безнең авылларда, әлегә һәркайсыбыз үз шырпысы белән, димәк, яшәргә була дигән гыйбарә йөри иде.

«Мисырныкы түгел, үзебездә үскәне әйбәтрәк»

Матур килде узган яллар. Яңгыр яуган җир булмады бугай республика тирәсендә. Казанда эш күп булып, авылга кайта алмадым. Эш дигәнең ял икәнен белми бит ул. Әле теге нәрсә килеп чыга, әле бу нәрсә. Редакторыбыз Гөлнара Сабировага шалтыратам. Элемтә начар. Шытырдаган тавышлар арасыннан Гөлнараның: “Мин авылда әле, бәрәңге алабыз, соңрак шалтыратырмын”, – дигәне ишетелде. Әһә, минәйтәм, Аксубай ягында бәрәңге яхшы чыга диләр, болар рәхәтләнә икән. Димәк, ач калмыйлар. Соңрак тагын шалтыраттым редакторга.

– Гөлнара, син бәрәңгене күп ашыйсыңмы? – дип сорыйм. Бераз уйланып торгач:

– Ике атна элек ике кило алып кергән идем, үреп-йомшап бетте бугай инде ул, – диде Сабирова.

Язылып бетмәгән бер язма буенча Рәмис Латыйповка шалтыраттым.

– Кукмарада әле без, бәрәңге алып ятабыз, – диде ул тонык тавыш белән. Рәмиснең арыганлыгы сулышыннан ук сизелә иде. Марат Кәбировкә шалтыраттым. Монысының телефоны, гомумән, дәшмәде. Илеш районында телефон тотмый торган урыннар байтак шул. Боларын да көн саен кәстрүл-кәстрүл бәрәңге ашап утыра дисәләр ышанмыйм. Ияләнелгән гадәт буенча утырталар, алалар. Чөнки каладан авылга бәрәңге алырга кайту – үзе бер йола.

Бәрәңге,бәрәңге… Бәрәңгегә багышлап берничә җыр иҗат иткән халыклардан – татар берүзедер, мөгаен. “Йодрык кадәрле, йомры гаүдәле…” , Яки “Тәгәрәткә-ә-н бәрәңге-е-е” дип без генә суза алабыз кебек тоела миңа. Хәер, бәлки ялгышамдыр, тик шулай да. Кечкенә чакта, 40 сутыйлы бакчаны тутырып утырткан бәрәңгене казып алып, берничә сортка бүлеп (кайсысы симәнәгә, кайсысы көздән ашарга, кайсысы язга кадәр торырлык), базларга салгач әбинең: “Ходайга шөкер ,быел да ач калмыйбыз”, – дип шатланганына сәерсенә идем мин. Чөнки ул чакта авылдагы төп ризык нигездә бәрәңге белән ит булса да ,ашарга башка нәрсәләр дә бар иде. Җәен без интегә-интегә баздан үргән бәрәңгене кире чыгара идек. Ярарлыгы – малга туралган инде, калганы – чүплеккә. Чөнки бәрәңгенең яңасы өлгерә, базны яңа уңышка әзерләргә кирәк. Тик бәрәңге әле ул чакта изге нәрсә иде. Кышын базыңда бәрәңге черү – үзе бер трагедия иде. Ә бәрәңгене утырту яки алу – олы йола, ритуал иде. Теге колорадо коңгызы дигән зәхмәт тә күренми иде әле ул чакта, җәен бәрәңгене утау, күмү, матиклау, кәтмәнләү – төрле җирдә төрлечә әйтәләр – авыр булса да ,гаиләне еллык ризык белән тәэмин итүнең бер өлеше дип кабул ителә иде.

40 сутыйдан җыеп алынган бәрәңгенең вагын берәмтекләп чүпләп, пешереп, төеп әз генә икмәк белән бутап тавыкларга ашаталар иде. Хәер, бакчасына чөгендер утыртмаган кеше бәрәңгене малларга да турый иде. Бәрәңге утырмаган, үстермәгән татар гаиләсе булмагындыр дип беләм. Хәер, хәзер дә шулай. Бераз кадере китте кебек бәрәңгенең. Чөнки бүтән төрле ризык күп. Элек ул шул ук карабодай ярмасын танышлык аркылы гына Азнакай якларыннан алдыру бар иде. Хәзер андый проблема юк.

Бәрәңгенең иң абруйлы чагы үзгәртеп кору елларында булгандыр ул.Чөнки кибетләрдә сатып алып ашар нәрсә калмады һәм шул чор халыкны бәрәңгедән дисәләрчә төр ризык әзерләргә, гомүмән бакчасында бик күп төрле яшелчә үстереп ,аны кышка төрлечә әзерләргә өйрәтте бугай.

Әйткәнемчә, хәзер бераз төште бәрәңгенең абруе. Тик шулай да авылларда шактый кеше зур бакчасына печән, башка яшелчә чәчкән булса да , төп культура бәрәңге әле.

Нәрсәгә шул кадәр утыртканбыздыр, хәзер балалар да алып китми, шул элекке гадәт буенча чиләнәбез, – инде дип зарлана күрше апа.

– Ашалса аена бер чиләк ашаладыр, – ди якын бер иптәшем. Алай да утырта татар бәрәңгене. Чөнки ул запаслы булырга өйрәнгән, чөнки әби-бабалары күргән берничә ачлык – аның генннарында.

Быел җәй Америка акчасына яшәп ятучы бер татар сайты кызыклы гына материал язды. Анда ике егет Балык Бистәсе тирәсендә микән, авыл халкыннан сораштырганда, халык Мисыр бәрәңгесе ашавын әйткән. Шул урынны сүзен-сүзгә китерим әле:

“Быел җәй башында корылык булу сәбәпле бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. “Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз”, ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган.” Материал август башында язылган. Иренмичә Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш якларындагы танышлардан сораштым – бәрәңгенең начар булуыннан артык зарланучы булмады. Аннан быел яз бәрәңге тишелмәү белән җәй уртасында Мисыр бәрәңгесе ашауның ни бәйләнеше барлыгы да аңлашылмады.

Әлбәттә, без дә бәрәңгене сатып алгалыйбыз. Чөнки шәһәрдә асфальтта үсми ул, ә авыл ерак – анда базда бәрәңге җитәрлек булса да, еш кайтып булмый. Алай булса да, без Мисырда үскән бәрәңге сатып алмыйбыз. Базарда үзебезнең татар абый-апалары саткалап тора – шулардан алабыз. Татар әллә нинди уңышсыз елларда да бәрәңгене җаен табып үстерә ул.

Лаеш районының Хәерби авылына кайткан идек, кичен бөтен авыл өстен зәңгәрсу томан баскан, бөтен җирдә яндырылган бәрәңге сабагы исе. Көлдән аралый-аралый, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге ашыйсы килеп китте. Нишлисең, балачактан канга сеңгән нәрсә гомер буе онытылмый бит ул.

Әз утырта халык бәрәңгене, элеккедән күпкә әз. Заманасы шуңа этәрә. Башка ризык күп. Дәрәҗәсе бераз төшсә дә, диетологлар әйткәнчә, тазартса да – булсын инде ул базларда бәрәңге. Үзебезнең ярмалы бәрәңге. Ниндидер чүлле Мисырлардан китерелгән бәрәңге ашарга язмасын инде безгә.

Запись “Гомер буе онытылмый бит ул” – Илфак Шиһаповсыз ике ел… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның “тәртипсезләнгән” фотосын күрсәтә
//Татар тудей//

29 гыйнварда Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның өстәлгә басып, тәмәке тартып торган фотосын Instagram битенә керткән. Әлеге фотоның кайда һәм кайчан төшерелүен язып, Илфак Шиһаповны искә алып, хәтирәләре белән уртаклашкан.

“Кичә иске телефонымны актарып утырганда менә шушындый фото таптым! Илфак абый “тәртипсезләнә”…

Пирамидада чара бара иде, анда урамга чыга торган җир сәхнә аша гына, ә Илфак абый тәмәкесез сәпсим тора алмыйм, шуңа курә вытяжкага таба тарта.

Гомумән, Илфак абый бик ирекле, киң куңелле иде, “ярамый”, “юк” дигән сүз аның өчен түгел иде… Аның кагыйдәләре, ярамыйлары үзгә иде: «Алдау, хыянәтне гафу итмим, гадел булырга кирәк», дип еш кабатлый иде hәм узе шул кануннардан баш тартмый яшәде.

Ә куңеле 15 яшьлек баланыкы кебек – шулай өстәлгә менеп тарткан 50 яшьлек ирләрне еш курәсезме?! Бу аның соңгы туган көне, 5 апрель…Эх…”, дип язган Айсылу Гәбдинова.

“Дөнья бәясе кеше иде … Урыны оҗмахта булсын!”, “Яхшы кеше иде, андыйлар аз”, дигән фикерләр калдырганнар әле фото астында.

“Ул Сезгә кем иде? Аллаһка тиңлисез… “, дип кызыксынганнар Айсылудан. Айсылу үз чиратында, “Барыннан да элек укытучы, аннары продюсер”, диеп җавап кайтарган.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)

Запись Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның “тәртипсезләнгән” фотосын күрсәтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфак Шиһапов: “Агуланып үләсем юк әле” – Акчарлак
– Тә-әк, сеңел, нәрсә сатасың инде син? Кара-кара, олы кешегә шулай тупас дәшмиләр инде. Юк-юк, бер нәрсә дә үсмәгән минем күзгә. Йомырка дисең инде алайса? Кара син аны, үзе шундый яшь, үзе йомырка сата. Тә-әк, кая соң йомыркаларың? Шушылармыни? Нәрсә йомыркасы соң бу? Тавыкныкы? Әстәгъфирулла тәүбә, тавык йомыркасы шундый вак буламы инде?

Чупиха бит бу – йомырка түгел. Менә без яшь чакта була иде йомыркалар. Берсе-берсе кушучлап тотардай минсиңәйтим. Ие! Ышанмасаң, әнә, күршеңдәге әрмән иптәштән сора. Кара әле, иптәш әрмән, күрсәт әле менә бу сабыйга чын йомырканың нинди булырга тиеш икәнен. Син әрмән түгел, Чишмә малаемыни? Борының кәкре, мыегың кара булгач мин сине әрмән дип торам бит. Минәйтәм, күрсәт әле шуңа йодрыгыңны йомарлап. Күрдеңме, сеңел? Чын йомырка шундый булырга тиеш ул. Ә болар пүчтәк синең. Өчесе бер учка сыя.

Тә-әк, ә болары нәрсә? Бәрәч, тавыкмыни? Кит аннан, шундый тавык була димени? Ходаем, болар радиация-фәләнгә эләккән тавыклардыр инде. Ә-ә, бу йомыркаларны да шулар салган инде алайса. Чыпчык бит бу, тавык түгел.

Әй, ни, иптәш әрмән, тфү, иптәш Чишмә малае, әйт әле син элек нинди тавыклар булганын бу сабыйга. Менә, сеңел, күршең алдарга бирмәс, иеме, без яшь чакта була иде тавыклар, иеме, алар кетәклектән сикереп төшкәндә абзар идәннәре сына иде. Ә аларның йомыркалары-ы. Берсе-берсе бер таба иде. Ә син шушы нәрсәләреңне “йомырка”, “тавык” дип торасың, кеше көлдереп. Нинди заман соң бу? Ни юньле тавык юк, ни юньле йомырка юк. Әрмән дигәнең дә Чишмәнеке… Нишләттеләр бит илне, ә?

Ну, ярар, дәлше барып карыйк…

– Кызым, кара әле, менә бу туңган әйберең нәрсә ул?

– Балык ул, әби, балык.

– Эсвижиймы соң?

– Сеп-эсвижий, әби, кичә генә тоткан кебек.

– Ә нишләп алай ямьсез соң ул?

– Нишләп дип… Үзеңне суыткычка тыксалар, матур булыр идеңме соң?

– Кызым, ә ничә сум тора ул?

– Килосы йөз алтмыш тәңкә, әби.

– Кара әле, кызым, ә бу диңгез балыгымы, елганыкымы?

– Диңгезнеке.

– Соң, диңгезнеке булгач, нишләп кичә генә тоткан булсын, диңгез ерак бит ул.

– Һи-и, әби, беләсеңме син хәзер самолетлар ничек тиз оча? “Выжт” кына иттерәләр – и монда.

– Кара әле, кызым, ә ул кылчык­лымы?

– Юк, әби, кылчыгы бер дә юк.

– Кызым, ә син аны сатканда башын да үлчисеңме?

– Үлчим инде, анысы да веска керә.

– Балык башын ашап булмый бит.

– Нишләп булмасын, бик тәмле бу балыкның башы. Мактап-мактап алалар, нәкъ менә башы тәмле дип.

– Ә ите тәмле микән?

– И-и, әби, нәкъ менә чебеш ите инде, үзе ап-ак, үзе йомшак…

– Ә майлылыгы?

– Әбекәем, менә тач үрдәк ите инде. Мае тамып тора.

– Кара син аны, вәт балык диген, ә?

– Ә бу нинди җимеш, балакаем.?

– Фейхоа ул, әби…

– Әстәгъфируллла, шундый җимеш тә буламыни?

– Була әби,була. Хатын-кызларга бик файдалы диләр…

– Исеменә караганда, балакаем, шул хатын-кызларга гына файдалы нәрсәдер дә инде ул. Алалармы соң?

– Җиткереп булмый, әби. Кайтара торабыз – сатылып бетә бара.

– Ул нәрсә дә дефиситка әйләнде шул хәзер… Җитми… Хатыннар күп, ирләр аз. Булганннары да пачти ысплуш исерек.

Кая әле, тегендәрәк барып бә­рәңгеләре, кишерләре нинди икәнен карыйм да, кайтыйм әле мин. Аласы әйберем юк, болай гына, нирвыларны тынычландырырга гына чыктым ич… Монда мае тамып торган балык, үз үлеме белән үлгән тавык, радиасиягә эләккән күкәй алып агуланып үләсем юк әле. Фейх… фейх… шул нәрсәләре дә үзләренә булсын…

Автор: Илфак Шиһапов

Акчарлак

Фото: https://vk.com

Запись Илфак Шиһапов: “Агуланып үләсем юк әле” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфак Шиһапов: “Яшисе дә килми, үләргә дә ярамый” – Акчарлак
Казанның Мәскәү базарында бер рәт сату нокталары кызык кына урнашкан. Янәшәдә генә җиләген-карбызын, шунда ук иләк-коштабак һәм яки мәсәлән, үлемтеккә кирәкле нәрсәләрне дә алырга була. Шуңа күрә анда сатып алучысы да төрле.

Кемгә инде болай да очсызланасы карбыз кирәк, кемгә дачасында тутыккан калай урынына яңаракны аласы, әле шул арада берәрсе зуррак чалбар эзләп китеп бара.

Шул чуаррак халык арасында әле карап торышка таза, тик инде шулай да сиксәннең теге ягына баручы бер апа табут бәяләре белән кызыксына.

– Кемгә? – дип сорый ягымлы гына сатучы ханым.

– Соң, кемгә булсын, үземә инде! – Апаның битендә бернинди хис юк. – Үземә алам!

Арзанлы табутларның нибары ике мең ярым торганын белеп, кәефе күтәрелде апаның. “С доставкой” 3 мең булса да чепуха икән”, – диде сатучыдан кәгазьләрен алып.

– Сашам һәм Андреем янына күмдерәм, – диде ул, янәшәдә генә алма сатучыдан сатып алып, чытырдатып алма ашый-ашый. – 57 ел Сашам белән бәхетле яшәгәнбез – сизмәгәнбез генә. Талаштык та инде, сугышкалаган да булды. Олы малай Андрейны да бергә җирләдек… “Мәңге күрешмәсәк ярар иде” дип аерылышып төн кунган чаклар да булды… Ну яшәдек… 57 ел яшәдек, малакаем…

Апа Сашасын сөйли. Уңган, булган, миһербанлы… Әле узган ел гына бакыйлыкка күчкән икән.

– Сашаныкы 3 мең тәңкәлек иде табуты. Минеке дә аннан ким булмасын дидем инде, – апа алма ашавын туктатмады. – Иртәгә үк янына барып ятар идем дә бит… ярамый. Үземне берәр нәрсә эшләтсәм, миндә яши торган пләмәшләрне гаепләячәкләр. Фатирыма хуҗа булырга теләп, мине берәр нәрсә эшләткәннәр дип. Фатир бит аларга язылган… Вәт шуңа аптыраш. Яшисе дә килми, үләргә дә ярамый. Шуңа, вчү-тәки, җан биргәнгә җүн бирмәсме әле дип, табутны үз акчама алып кайтып куям. Вдруг китеп барсам…

Белмим, әбинең шатыр-шотыр алма кимерүенә караганда, әле “вдруг” бу арада гына булырга охшамаган иде охшавын. Тик менә 57 еллык мәхәббәт ни генә эшләтми дә ул, ниләргә генә этәрми шул. Чыннан да, яратышып яшәгәннәр күрәсең…

Автор: Илфак Шиһапов

Акчарлак

Фото: https://vk.com

Запись Илфак Шиһапов: “Яшисе дә килми, үләргә дә ярамый” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бүген телевизордан Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһапов гаиләсен күрсәтәләр
“Адәм белән Һава” тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова Инстаграмында эстраданың популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова белән мәрхүм продюсер, журналист Илфак Шиһаповның гаиләсенә багышланган тапшыру буласын хәбәр итә.

Моннан берничә ел элек бик авырдан аерылышкан һәм бу тема тирәсендә үзләренә карата бик күп сүзләр ишетергә мәҗбүр булган татар-шоу-бизнесының әлеге пары, аларның исемнәре тирәсендә шау-шу бүген дә тынып тормый. Моннан 10 елдан артык элек төшерелгән архив тапшыруын телевизордан карап булачак.

Бүген 15.30тә “ТНВ – Яңа гасыр” телеканалында “Адәм белән Һава” тапшыруы  кабатлап күрсәтелә. Ләйлә Дәүләтова тамашачыларга: “Фикерләрегезне көтеп калам” дип мөрәҗәгать итә.

Иртэгэ 15.30 ТНВ да @ilsiiabadretdinova хэм #илфакшигапов гаилэсенэ багышланган #адэмбелэнхава тапшыруы кабатлап курсэтелэ? Карамый калганнар хэм тагын карыйсы килгэннэр очен ? фикерлэрегезне котеп калам ? #илсоябадретдинова #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая #человекпраздник #шикарныйюбилей #класснаясвадьба#89172745555 #веселаятамада #всемдобройночки

Публикация от  лейла давлетова (@leyla_davletova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-07-30T20:38:25+00:00">30 Июл 2018 в 1:38 PDT</time>

Запись Бүген телевизордан Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһапов гаиләсен күрсәтәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфак Шиһаповның әнисе мәрхүмнең җанын кузгалтмауларын үтенә
Илфак Шиһаповның вафатына ел узды. Дуслары аны искә алып, эчтәлекле чаралар уздырдылар. Туган авылына барып, Илфак Шиһаповның “хәлен” без дә белеп кайттык. Әнисе Асия апа беркөе генә яшәп ятамы?

…Капка төбенә зур, матур машина туктаган. Асия апаның кияве Рафаил килгән икән. Асия апа исә пенсия килгәнен көтә иде.

Дөресен әйтергә кирәк, алар безнең ише журналистлардан туйган инде. Уйлап кына карагыз, ничә еллар бер үк сүз бит: Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдинова мөнәсәбәтләре.

– Кузгалтмыйк инде җанын. Тыныч йокласын… – дип каршы алды мине Асия апа.

Йокларга җыенмыйдыр әле ул. Тынгысыз йөрәкле Илфак абый әле һаман да авыллар тарихын өйрәнеп утырадыр, туры сүзен әйтеп, мәнсезләрне һавадан җиргә төртеп төшерү белән мәшгульдер кебек тоела миңа.

Мин – залда, Асия апа аш бүлмәсендә мәш килә. Кырык төрле үләннән чәй әзерләп йөри. Үзе сөйли:

– 4 сыйныфны тәмамлагач, рус телле мәктәпкә китеп барды. “Әйдә, йөрмәгез монда вакытны бушка уздырып”, – дигәндер инде, бөтен дус-ишләрен үзе белән ияртте.

Соңыннан качышып, кайтып җитте барысы да. Илфак кына калды, шул мәктәптә укып бетерде. Илфаклар мәктәпне тәмамлаганда гына боерык чыкты – укып бетергәч тә авылда калырга! Ә Илфакның укырга керәсе килә. Шунда директор янына кереп: “Зинһар, китим инде журналистикага”, – дип ялынган. Сыйныфларында 3 игезәк җырчы кыз да бар иде. Аларның да китәсе килә бит. Берсен дә җибәрмәделәр. “Илфак, сине генә җибәрсәм, авылда зур тавыш чыгачак бит”, – дигән директоры.

Илфак абый апасы Резидә белән бер тигезлектә укый. Һәркем үз эшен мөстәкыйль эшли. Бер калын гына дәфтәре була Илфакның. Бөтен фән шул дәфтәргә сыеп бетә. Уртадан ачасың – алгебра атылып чыга, арттан ачасың – тарих, калганнары… Шул бер генә дәфтәрен күтәреп бара торган булган ул. “Кайда синең китапларың?” – дип сораучыларга җавабы: “Алар мине мәктәптә көтәләр”.

Кайчандыр бу йорт диварларын бизәкләп Илфак әфәнде үзе өйгән булган

– Китапны су урынына гына эчте ул!

Илфак Шиһапов кебек 5 яшьтә үк төртелмичә укый-яза белгәннәр булдыра ала торган шөгыль монысы. Кайбер язганнарыннан тәннәр чымырдый, икенчесен укытып рәхәтләнеп көлдерә. Әдәбият кысаларын вата-җимерә.

Илфак абыйны мин беренче тапкыр ул “Татарстан яшьләре” газетасында эшләгәндә күрдем. Шәһәр ишекләрен шакып кына, оялып кына керә белгән мәктәп укучысы өчен андый сөйләшү – шок. Шунда ул миңа шаккатмалы тарихлар барлап, бер ябык тыкрык дөньялык карашны икенче бер ачык урамга борып, чыгарып җибәргән иде. Сүзләрне сайлап, ипләп, йомшартып тормыйча.

Асия апа белән Рафаил абый елмая:

– Шулай. Ул шундый.

– Аның белмәгәне юк иде. Санкт-Петербургта бит инде илнең иң төп архивы. Шунда ул кайчан тели, кереп йөри ала иде. “Допуск” бар. Теләсә кайсы җиргә. Ә шәһәр, авыл тарихлары, халык турында иң төп мәгълүмат шунда. Башта барып йөрде, аннары гариза гына җибәрә иде.

Шул мәгълүматларга таянып, Илфак Шиһапов авыл тарихын яза, авылдагыларның нәсел агачларын төзи.

– Ул бит тумыштан төзүче. Язып та, эшләп тә. Безнең өйнең стенасын да ул салды. Мин раствор ташып кына тордым. Аның бүгенге кебек төрле формадагы кирпечләре дә юк чак бит. Дефицит чор. Тәрәзәләрен аркалап, гомер буе шул эштә эшләгәннәрне дә уздырып ясады ул аны, – ди Рафаил абый.

Күрдем мин ул йортны. Болай кыяфәтләп, чәчәкләп ясалган йортлар әле бүгенге авылларда да сирәк очрый. Аркалы, бизәкле өлешләрендә кирпечләр нинди генә градуска борылып тегелмәгән анда. Икенче катта кеше башы сыярлык кечкенә түгәрәк тәрәзәләре Бәкер калкулыкларына күз кыса. Менә, апасы Резидә апа да күренде. Гади, авылча, шул ук вакытта шәһәр зәвыгыннан да ваз кичмәгән. Сөйләр сүзләре гайбәттән өс­тен.

Илфакның беренче хатынына мөнәсәбәте яхшы булганы сизелә. Хәзер дә үзгәрмәгән. Илфак абыйның олы кызы Зәринәне еш телгә алалар. Ул да яза башлады соңгы арада, диләр.

– Кан шул ук бит. Язучы каны…

Әкренләп әңгәмәнең кыенрагы башланды. Илфак абый гомеренең шулай кинәт өзелү сәбәпләрен эзләдек.

– Хәзер ни мәгънә инде… Барыбер берни төзәтеп булмый. Әз генә дөресрәк эшләмәде шул инде. Соңга таба ялгышрак юлга кереп китте… – ди Резидә апа.

Райнур Әгъләметдинов, Акчарлак

Запись Илфак Шиһаповның әнисе мәрхүмнең җанын кузгалтмауларын үтенә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфак Шиһаповның китүенә бер ел: “Соңгы талпынуым” [видео]
Бүген, 30 май көнне, Илфак Шиһаповның вакытсыз вафатына бер ел булды. Исән булса, аңа быел 50 яшь тулыр иде. Без Илфак Шиһаповның әйткән соңгы сүзләрен һәм моннан ике ел элек Азатлык хәбәрчесе Байбулат Дәүләткә биргән әңгәмәсен барларга булдык:

Журналист Илфак Шиһапов Казан үзәгендә татар басмаларын сату урыны ачып милләтне өйрәнмәкче. “Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш инде бу”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә. Илфак әфәнде белән татар газет-журналлары язмышы, милләтчеләр, милли университет, татарлык турында әңгәмә кордык.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газеталар нәшер итүче Илфак Шиһаповның Казан үзәгендә, Тукай урамы 2нче йортта урнашкан “Муравейник” сәүдә үзәгендә татарча басма матбугат сату урыны булдыруы хакында иң беренче булып Фейсбуктагы дус-танышлары белде. Чөнки ул ачылган көннән үк милли кибеткә билгеле татарлар килсә, барысын да диярлек телефонына төшереп, социаль челтәрләргә кем, ничек килеп китүен, нинди тауар алуы яки алмавын язып бара.

Безгә дә Илфак Шиһапов сату урынында үзе туры килде, монда булмаска да мөмкинмен, мин булмаганда кызлар сата, диде ул. Әлегә татарча басмаларның барысы да юк, көн саен диярлек милли газет-журналлар, китап, җыентыклар, җыр, татарча мультфильм дисклары өстәлә тора икән. Кайберләрен үзе барып алган, ә кайберләрен китереп биргәннәр.

Илфак әфәнде белән ни өчен милли сату урыны ачарга булудан башлап, газет-журналларның тиражы, укучыларның кимүе, Фейсбук, интернеттагы милләт дип язучылар һәм чынбарлык, татарлыкның нәрсәдә чагылуы хакында бер сәгатьләп әңгәмә кордык. Шул арада бары ике кеше генә кибеткә кереп чыкты, алар да берни алмыйча китеп барды.

“Бер дустым әйткән иде, әгәр үзбәк, таҗикларның газет-журналларын, җырларын сатсаң, миллионер булган булыр идең дип, бәлки ул хаклыдыр. Күрәсез, әлегә сатып алырга килүче татарлар бик аз. Әлбәттә, татар эстрадасында продюсерлык итү, җыр язу файдалырак, анда эшләр уңышлы бара, әмма монысы милләт өчен кирәк. Журналист буларак та, милләт дип сүз сөйләп, берни эшләмәүчеләр өчен дә, үзем өчен дә эксперимент үткәреп карыйсым килә. “Муравейник” яныннан үткәндә бу урынның буш торуын күрдем, шалтыраттым, икенче көнне эшли дә башладым”, диде Илфак Шиһапов. Аның белдерүенчә, бу урын да татарлар өчен үзенчәлекле, Габдулла Тукай урамы, 2нче йорт заманында Тукайны асрамага сатып җибәргән җирдә урнашкан.

– Әлеге бу эштән керем юк, алга таба да әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш иде бу, бәлки соңгы талпынышымдыр. Ләкин әлегә миңа кызык. Эшли башлаганчы бернинди киңәшләшү дә, нинди газета, китапларның сатылу-сатылмавын анализлау да булмады. Тәҗрибә уздырып карарга булдым. Ул күпме вакытка сузылыр, анысы билгесез. Бер-ике ай эшләп карарга ният бар әле. Чөнки татар матбугатын гына сата торган урын Казанда юк.

– Күзәтүләрегездән чыгып нинди татар газеталарына, басмаларына ихтыяҗ күбрәк дип саныйсыз? Халык нәрсә укый?

– Җиңелләренә, башны эшләтми торганнарына. Рәсми, әдәби стильне укучы авыр кабул итә. Халык сөйләм теленә якын басманы ярата. Әгәр урыс ноктасы булса, укучылар 20-30 тапкыр күбрәк булыр иде. Чөнки үзен милләтче дип санаучылар да урысча газет укый. Алар үз милләттәшенең үсүен теләми, йөрәге кабул итә алмый.

Әле бөтенләй башка милләтнеке, шул ук Урта Азия халкы тауарларын сатсаң, эшли генә күр дип үзләре үк акча биреп чыгып китәрләр иде. Ә безнекеләрдә андый нәрсә юк. Беркөнне бер гаилә “Акчарлак” нәшрияты чыгарган сканвордлар газетасын күреп: “Татарча гына булган сканвордлар газетасы да бармы әллә?” дип шаккатты. Күп кенә газеталарны алдылар һәм бераз шок кичереп чыгып киттеләр: “Татарча шуның кадәр газета бармыни?” янәсе. Күрәсең, татарлар күпчелек татар газеталарын белми дә икән.

– Тиражны арттыру максатыннан район башлыкларын, административ ресурсларны куллану, мәҗбүри татар газета-журналларына яздыртуга нинди фикердә сез?

– Район хакимияте башлыгы үзен, туганнарын, хезмәттәшләрен татар матбугатына яздыра икән, бу бик яхшы. Аларны хәерче кешеләрдер дип уйламыйм. Язылсыннар, татарча укысыннар. Башлыклар да бит шул ук бюджет акчасына яши.

– Татарлар татар булып калсын өчен нишләргә кирәк? Милли тәрбиянең иң үтемле чарасы нәрсә?

– Эшне гаиләдән башларга кирәк. Ата-ана гаиләсенә татарча газета алып кайта икән, аның урыс мохитендә үскән баласы татарда да газета булганын күрәчәк, ата-ана татар концертына йөри икән, аның баласында да татар җыры турында күзаллау булачак. Бер урыс хатынын беләм, баласын татар гимназиясенә укырга биргән. Ә безнең ишек төбендә: “Брат, татарны бетерәләр инде, Мәскәү кыса” дип тәмәке тартып утырган мужик баласын ерактагы рус мәктәбенә йөртә. Нәрсәгә аңа татар теле, ди. Татарларга бүген татарлык кирәкми, милли университет та кирәкми. Милли университет кирәк диючеләр балаларын анда бирмәячәк, бу алар өчен тавыш чыгарып, үзен күрсәтеп алу гына.

– Социаль челтәрләрдә милләтчеләр активлашты, алар татар газет-журналларын аламы? Алар арасында татарларны үстерерлек, дәүләт тотарлык шәхесләр бармы?

– Сез монда берәр газета алган милләтчене күрәсезме, юк, алар сатып алмаячак. Бүгенге милләт дип кычкырып йөрүчеләрне бер урынга җыйсаң, алар арасыннан бригадир итеп куярлык кеше дә табып булмый. Чөнки сөйләнеп йөрү бер, ә эшләү ул икенче әйбер. Facebookта “милләт” дип язып яткан кешеләр (араларында рәсми урыннарда эшләүчеләр дә бар) чын тормышта бик инфантиль. Андыйларга ирония белән карыйм. Аларның милләт өчен берни дә эшләмәгәнлекләрен һәм эшләргә дә җыенмаганлыкларын төгәл беләм. Чын милләтчеләр беркайда да кычкырып та йөрми, төрле сайтларда да язып ятмый: алар тыныч кына милләт өчен эшли. Төрле сайтларда ялган исемнәр астында талашып, кешегә пычрак ыргытып ятучылар байтак, әле алар үзләрен “милләтче” дип атый. Матбугат.ру сайтында мәсәлән үз исемең белән генә язып була башлагач теге куркак “милләтче”ләр юкка чыкты. Алар бит татарча эшли торган радио, телевидениене дә тәнкыйтьлиләр. Алай булгач, татар булып яшәмәскә дә, эшләмәскә дә кирәк.

Бүгенге көндә татарча язылган, татарча әйтелгән һәр сүз кадерле. Әйбәт-гайбәт турында булса да, сары матбугатмы, рәсмиме, татарча газета бар икән, ул барыбер азмы-күпме милләтне саклауга үз өлешен кертә.

Инстаграм битләрендә бүген шулай ук Илфак Шиһаповка карата сагыну һәм юксыну белән сугарылган постлар шактый. Игътибарыгызга бер-икесен тәкъдим итәбез:

Илфаксыз бер ел… Бүген нәкъ бер ел. Ул көнне вакыт тукталган кебек булды. Күңелнең бер кылы өзелде, дөнья нурсызланды, тормышның ниндидер бер үзгә төсмере юкка чыкты кебек. Илфак үзе белән юк-бар әйберләргә сөенү, үлән үскәннән дә мәгънә табу, кошлар тавышыннан да дәрт-илһам алу кебек бер карашка кечкенә генә, ә чынлыкта шулхәтле әһәмиятле әйберләрне алып китте. Һәм үзенең китүе белән тормыш кыйммәтләрен тагын бер кат ачты. Янәшәңдә әллә нихәтле кеше булып та, утырып, бернидән читенсенмичә, курыкмыйча, ачыктан-ачык сөйләшерлек, күңелеңне аңларлык кешеләр бик аз булуын күрсәтте. Уңышларын күбрәк булган, синең башкаларга охшамаганлыгың ныграк ачылган саен, сине пычратырга, кара ягарга теләүчеләр күбрәк булганлыгын… Сине бөтенләй белмәгән кешеләрнең, җавап бирмәячәгеңне белгәч, бик тиз генә синең дустыңа әйләнәчәген, бик якын булып йөргән дусларыңның авыр вакытларда юкка чыгачагын… Кайберәүләрнең хәтта синең үлем белән дә файдаланачагын… Тормышыңны бөтенләй белмәгән кешеләрнең бик белдекле кешеләр булып авыз тутырып сөйләп йөриячәкләрен… Илфак үзенең язмалары, шигырьләрендә гап-гади генә итеп зур әйберләр турында сөйләгән кебек исбатлады боларны. Сагындырамы? Сагындыра дип әйтү аз булыр. Илфаксыз тормышта Илфак белән яшәп ятыш…

Публикация от  Gulnara Sabirova (@gulnara_sabirova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-30T04:41:21+00:00">29 Май 2018 в 9:41 PDT</time>

Илфак абый, Илфак абыыый….1 ел да утеп китте син булмаганга….Шушы ел эчендә сине уйламаган 1 генә көн дә булмады. Минем тормышта син булганга мин бәхетле. Купмедер синнән өйрәнеп, сеңдереп калдырдым. Илфак абый- куңел, иреклек, идеялар чыганагы, ул булган җирдә бәйрәм hәм hәрчак куп кеше. Аның йөрәге зур, куңеле чиста- бала куңеле иде…Андыйларны тиз алып китәләр шул..Гафу ит безне барысы өчен, рәнҗемә…4 фотода кызы, соңгыларында оныгы #илфакшигапов #илфакшиһапов #айсылугабдинова

Публикация от  Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-30T08:26:23+00:00">30 Май 2018 в 1:26 PDT</time>

Запись Илфак Шиһаповның китүенә бер ел: “Соңгы талпынуым” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айсылу Габдинова: “Илфак абыйның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде”
Айсылу күпләргә “Алабута” җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы “Кайнар хит” тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны.

– Илфак Шиһапов синең продюсерың иде. Ничек таныштыгыз?

– 2015 елда, бер тапшыруда. Безне янәшә утыртып, икебезгә бер микрофон бирделәр. Шул микрофонны бүлешә-бүлешә сөйләп, танышып киттек. Илфак абыйның үзенә җырчы эзләгән чагы иде: “Җырлавыңны ошаттым. Синең кебек профессиональ тавышлы җырчы эзлим”, – диде. Шул ук көнне “Вконтакте”да безнең бергә төшкән фотоны элеп: “Супер! Таптым!” дип язып куйды.

– Сезнең турыда имеш-мимешләр дә йөрде…

– Илфак абый – укытучым. Сәхнәдә һәр адымым аның тарафыннан ныклап уйланыла иде. Аны акча кызыксындырмады. Ул бөтен барлыгын биреп эшкә чума иде. Хәтта төн уртасында да: “Айсылу, бер идея килде!” – дип шалтыратырга мөмкин. Ул һәрвакыт миңа: “Син беренче булачаксың, мин сиңа моны вәгъдә итәм!” – дип кабатлады. Безнең проект белән янып йөрде. Хәтта үзе сәхнәгә чыгарга теләмәсә дә, халыкны кызыксындыру өчен минем сольный концертымда чыгыш ясады. Безнең яздырылган ике дуэт та бар. Тиздән сез аның берсен ишетерсез һәм күрерсез. Ә инде имеш-мимешләргә килгәндә, Илфак абый безнең гаилә дустыбыз иде. Әтием белән дә аның уртак проектлары булды. Ул миңа шаярып: “Әгәр без синең белән эшләмәсәк, мин синең әтиең белән эшләячәкмен”, – дия иде. Илфак абый бик ачык, гел тормышка ничектер җиңел, оптимистик рухта карый торган кеше иде. Тәүлек буе телефоны тынмый, һәрвакыт кем белән булса да аралаша. Үз проблемалары күп булса да, башкаларга ярдәм итәргә омтылды. Бервакытта да “юк” димәде. Югары белеме булмаса да, күпне белде. Мин аны “аяклы энциклопедия” дия идем. Илфак абый кофены бер утыруда 10 чынаяктан да ким эчми, ә яраткан ризыгы – ит белән кәбестә салаты иде.

– Төшеңә кермиме?

– Күптән түгел төшемдә күрдем. Бик бәхетле иде. Минем хәлләрне сорашты, тынычландырды. “Все будет хорошо, кызым”, диде дә, ниндидер яшел аланга чыгып китте. Илфак абыйның үлеме күңелемдә төзәлмәслек яра булып уелып калды. Ул киткәч, озак вакыт аның турында интервью бирерлек халәттә булмадым. Аның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде. Аның чынга ашмаган хыялы да калды: Алтайга барып, дала буйлап йөрергә тели иде ул.

– Хәзерге продюсерың – Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлегең ничек башланды?

– Рифат абый белән Илфак абый дуслар иде, гел аралашып тордылар. Былтыр мин Ваһапов фестивалендә катнашып, беренче урынны алдым. Шунда Рифат абый белән таныштым. Ул мине үз канаты астына алды, аңа бик рәхмәтлемен.

– “Кайнар хит” тапшыруына ничек килдең?

– Башта балалар тапшыруын алып бардым. Худсоветта мине күреп алып, “Кайнар хит”ның кастингына чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, мине сайлап алырлар дип уйламадым. Кызык өчен генә барган идем, үттем. Миңа шалтыраткач, куркып калдым: туры эфир, тәҗрибә юк. Ләкин Илфак абый шунда: “Айсылу, бу синең өчен бик кирәк. Син булдырачаксың”, дип, барырга кушты. Беренче эфирга минем белән барып, миңа булышты.

– Казанда узачак концертларга ябыгырга уйлагансың. Үзеңнән канәгать түгелме әллә син? Ябыгу процессы ничек бара?

– Телевидениядә эшлим бит, ә телевизор авырлыкны 7 килога арттырып күрсәтә. Шуңа да кайчак үземне зуррак итеп хис итәм. Бераз ябыксам, начар булмас дип уйлыйм. Диетага утырдым. Рәнис белән ярыша-ярыша ябыгабыз.

– Матурлык салонында еш буласыңмы?

– Айга бер – тырнак, чәчемә “полировка” ясатам.

– Кияүгә чыгу турында уйланасыңмы?

– Ул хакта мин түгел, күбрәк әбием уйлый. Авылга кайтырга ояла башлармын инде озакламый. Дусларым арасында гаиләлеләр күп, аларга сокланам. Үземнең зур гаиләм булуын телим. Йөргән егетем юк, әмма миңа бераз гына вакыт кирәктер әле.

– Ирең нинди өлкәдән булырга тиеш?

– Җырчы булмасын. Гаиләдә икең дә җырчы булса, ниндидер каршылыклар килеп чыгадыр ул. Белмим, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

– Дусларың күпме?

– Эстрадада дуслар юк һәм була да алмый дип уйлыйм.

– Ә иҗатташ коллективың?

– Аларны дуслар дип санамыйм, әйткәнемчә, без – бер гаилә. “Ваһапов фестивале йолдызлары” безне тагы да якынайтты.

– Холкың нинди?

– Турысын әйтәм. Үзем дә арттан сөйләгәннәрен яратмыйм. Бәлки “железная леди” булып тоеламдыр, әмма эчемнән нечкә күңелле, йомшак кеше мин. Бик аз кешегә генә ачылам.

– Продюсерсыз эшли алыр идеңме?

– Юктыр. Беренчедән, хәзерге заманда бөтен нәрсә коммерция, акчага килеп терәлә. Яшь җырчыларның андый мөмкинлекләре юк. Мөмкинлегең булса да, аны дөрес итеп иҗатыңа кертә белергә кирәк. Бу яктан продюсерның тоемлавы көчле. Икенчедән, җырчы иҗат итәргә, ә продюсер үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.

Чыганак: Акчарлак

Запись Айсылу Габдинова: “Илфак абыйның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповка багышлап : “Дәва эзләп кабереңә килдем…”
Гөлнара Сабирова продюсер, журналист Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган. Гөлнара үзе әйткәнчә, алар Илфак белән бик яхшы дуслар булган. Илфак “Шәһри Казан” газетасында да эшләп алган иде. //Tatar today//

Шигырьне “Шәһри Казан” ның баш редакторы үзенең Инстаграмдагы битенә элә. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез:

Кабереңә килдем.

Сизгәнсеңдер.

“Ничек хәлләр?” – диеп дәштең кебек.

Ни дип әйтим? Син киткәннән бирле

Бер яраны булмый һаман тегеп.

Ул яраның сызлауларын белсәң!

Аһ, йөрәкнең сызып алулары…

Əйтелмәгән сүзләремне барлыйм,

Иң авыры – әйтми калулары.

Ишетмәгән сүзләремне барлыйм,

(Əйтер сүзең күп булгандыр әле).

Киткәннән соң синең исемеңнән

Күп сөйләдем, ачуланма яме.

( Хәер, сиңа барыбердер инде…) Сәлам алып килдем Казаныңнан:

Яратканнан, яратмаганыннан,

Дуска әверелгән дошманнардан,

Сине сызып аткан дусларыңнан –

Барысы да бердер инде сиңа,

Синең өчен бар да артта калган.

Синең өчен артта калган бар да…

Тик мин генә

Үткәнемдә калдыра алмыйм сине.

Шул гомердә сине уйламаган,

Юксынмаган булды микән көнем? … Күңелемнең чите китек һаман,

Дәва эзләп кабереңә килдем…

Запись Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповка багышлап : “Дәва эзләп кабереңә килдем…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова: «Илфакның мәете янында Илсөя кыланып елап басып торды, диделәр»
Илсөя Бәдретдинованы интервьюга чакыруның төп сәбәбе – соңгы арада популярлыгы артуы. Илсөя иҗаты аша халык мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов турында хәтирәләрен яңарта, күпләр Илфак Шиһаповны үзләре өчен яңадан ачты, күпләр – моңарчы бөтенләй кызыксынмаган кешеләр – Илфак Шиһаповны белделәр.  //Интертат//

– Илсөя, сезне интервьюга чакыру табигыйдер, чөнки сез Илфак Шиһапов белән иҗади мөнәсәбәтләрдә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә булдыгыз. Халыкның шушылай яңадан омтылуын, Илфак белән булган уртак иҗатыгыз белән кызыксынуын күргәч, Илфак бу дөньядан тиешенчә бәяләнмичә китте дип уйламыйсызмы? Бу шаукымны сез үзегез дә сизәсезме?

– Беренчедән, сез мине интервьюга чакыргач, шәхси бернәрсәгә дә кагылмыйбыз дигән сүз бар иде, ләкин сез журналист буларак моның ничек тә җаен табып, матур итеп сорау бирә белдегез – шулай дип әйтик.

Ә кайчан күргәнегез бар безнең татарда кешене исән чакта зурлаганнарын? Чынлап, кеше киткәннән соң бөтен яхшы яклары килеп чыга, бу яхшы кеше булган икән, болай булган икән, дип. Монда бернинди дә искитәрлек әйбер юк, бу безнең милләт өчен гадәти нәрсә.

Илфакның эшлисе эшләре, идеяләре бик күп булгандыр дип уйлыйм. Безнең аерылганга хәзерге вакытта ике ел ярым, соңгы вакытларда без аның белән бөтенләй аралашмадык, шуның өчен нинди идеяләр белән янып-көеп йөргәнен белмим, кызганычка каршы. Ләкин Илфак Шиһапов бервакытта да идеясез яшәмәде, шуның өчен эшләнәсе эшләре алда булгандыр дип уйлыйм.

Ә бәяләнмәгән дигәндә… Бүгенге көндә Илфак язган җырлар (шәхсән мин башкарган җырлары гына да өч йөзләп), Илфакның тарихи мәкаләләре бик күп, журналист буларак язган мәкаләләре күп, чыгарган китаплары бар, аның язган сценарийлары, аның бүгенге көнгә хәтле сәхнәдән төшми торган спектакльләре – алар бөтенесе дә бар. Һәм аңлаган кешеләр, аны якын иткән кешеләр (ә алар бик күп!), аны шәхсән дә, иҗатын да күпмедер дәрәҗәдә бәяләгәннәрдер дип уйлыйм. Хөкүмәт тарафыннан ниндидер бәяләүләр турында сөйлисе дә килми, чөнки дөресен әйтәсе килми, ә ялганлый белмим.

“Быел минем сәхнәгә чыкканга унбиш ел була. Күрмәгән калмады инде…”

– Сезнең башлангыч чор иҗатыгызны хәтерлим. Сезгә бик авыр булганын беләм, чөнки сезнең җырларга баштан ук “неформат” дигән мөһер сугылды, шуңа күрә сезне эфирларга кертмәделәр, телевидениегә чыгармадылар, бик авырлык белән чыктыгыз. Башта “неформат” сүзен сез ничек кабул иткәнсездер, белмим, ләкин бераздан сез ул неформатлыкны үзегезнең плюска әйләндереп, махсус: “Без неформатный җырчылар”, – дип йөри башладыгыз. Неформатны плюска чыгару кемнең идеясе иде?

– Бу бәлки сезнең шәхсән фикерегездер, мин алай дип әйтмәс идем, юк. Бу бары тик Илфак белән безнең әйтәсе килгән сүз иде. Мин хәзер сезнең каршыгызда кәнфитләнеп, ниндидер матур сүз сөйләп утырасым килми, миңа 36 яшь, мин ничек бар, шулай, гомергә шулай булдым, шулай булып калачакын һәм турыдан әйтәм – мин бервакытта да үземне җырчыга санамадым, минем вокал мөмкинчелекләрем дә зур түгел. Безнең бары тик Илфак белән бергә башланган иҗат иде, һәм ул ничек бар, шулай барды. Монда әйтәләр: “Сез альтернатив жанр, сез рок җырчы, сез поп җырчы”, ә мин белмим нинди стильдә эшләгәнемне. Минем күңелем нәрсә куша, шуны тотам да җырлыйм. Бүген дә шулай ул, Илфак белән булганда да шулай иде. Минем концертларда халык җырлары да бар, социаль темага кагылган җырлар да бар, тарихи җырлар да бар, шырдый-бырдый темаларга гына да җырлар бар – бөтенесе дә бар. Без альтернатив, безне тыялар дип йөрү булмады, безнең бары тик үзебезнең иҗатны кешегә күрсәтәсе килде һәм без аны күрсәттек ахыр чиктә.

Булды шундый хәлләр дә – мин районнарны атамыйм инде, ниндидер меңәрләгән сәбәпләр табып, мәдәният йортларына кертмичә дә йөрделәр. Ахыр чиктә Илфак белән утырып сөйләштек тә, ул шундый фикер әйтте: “Бездә демократия, әйдә болай итәбез: авыл сабан туйларындагы кебек КАМАЗ арбасында генератор төяп барабыз, аларның районындагы электр тогына да тотынмыйча, генератор белән эшлибез һәм үзебезнең концертны күрсәтәбез, бушка күрсәтәбез!” Шундый сүз барып ишетелгәннән соң безне мәдәният йортларына керттеләр. Бу булган хәл.

Күп нәрсәләр булды, инде быел минем сәхнәгә чыкканга унбиш ел була, күрмәгән калмады, төрлесе булды.

“Аска төшкәндә нишләптер җәяүләп кенә түгел, тәгәрәп төшә башлыйсың”

– Бер интервьюсында Илфак тамашачыны ничек җыюы, ничек халыкка якынаюы турында әйткән иде. Нинди генә татар авылына барсак та, өч кеше килгәнме, биш кеше килгәнме концертка – без концертны куя идек, диде. Гадәттә бит зал җыелмаган очракта концерттан баш тарталар. Сез бөртекләп җыелган кешегә концерт куйдыгыз һәм шуның исәбенә халыкны, үзегезне яратучы тамашачыларны җыйдыгыз. Бу чыннан да шуның исәбенә эшләндеме һәм сез бу ысулны башка җырчыларга да киңәш итә аласызмы?

– Һичшиксез! Гәрчә минем бүгенге көндә ниндидер гөнаһым бардыр, чөнки минем берничә концертны кичектергән, хәтта баш тарткан булды. Мәсәлән, минем группада тугыз кеше эшли, төркемне тотар өчен чыгымнар бик зур. Үзләре: “Килегез әле безгә концерт белән”, – дип чакырып китерәләр. Без афишаларны, билетларны җибәрәбез, һәм безгә көнендә әйтәләр: “Билетлар начар сатылды бит әле, монда яңгыр ява, күрше авылдан чыга алмыйбыз”, – диләр. Өйләреннән чыга алмыйча яталар. Әйе, андый вакытта без бармыйбыз. Минем берничә андый гөнаһым бар. Мин моны туры әйтәм – чөнки, барган очракта, мин бик зур суммага минуска китәм дигән сүз. Бервакытта да мин, халык әз җыелды дип, ставкаларын  түләмәгән хәл юк, минем группада һәрберсенең үзенең ставкасы бар һәм алар аны концертта ничә кеше булуга карамастан алалар. Аның төп башы миңа төшә, шуңа ул вакытта уйларга туры килә.

Ә башлаган вакытта… Без бөтенебез дә шундый энтузиазм белән башлаган кешеләр, бигрәк тә без Илфак белән, группаны кыскартып, үзебез генә булса да бара идек, концерт куя идек. Һәм мин тәгаен әйтә алам: кайчандыр район үзәкләренә килеп, егерме кешегә өч сәгать концерт куйган районнарда бүгенге көндә мин өчәр көн рәттән ачык кассага сольный концерт эшлим – бу тикшерелгән нәрсә.

Шуны әйтәсе килә: бер җырны ротациягә биреп, аңа клип төшерү, популярлык яулау бер еллык булырга мөмкин, халык шул җырга алданып килә, концертыңны карый, үпкәләп кайтып китә дә киләсе елга килми. Халыкны бары тик берәмтекләп җыярга кирәк һәм бер килгән кешене җибәрмәскә тырышырга кирәк.

Хәзер, акчаң булса, популяр булып була, монда сүз дә юк, ләкин менгәч тә шунда тотынып торырга кирәк, менә шунысы иң авыры. Әле аннан да авыррагы бар: менә шунда тотынып торганнан соң, күпмедер вакыттан аска төшә башлыйсың, ә аска төшкәндә нишләптер инде җәяүләп кенә түгел, тәгәрәп төшә башлыйсың – менә монысы бигрәк тә авыр.

Мин исемнәре белән әйтә алмыйм, бүгенге көндә  зур-зур җырчылар билет сата алмыйлар. Алар минем өчен бик хөрмәтле җырчылар, гомере буена эшләгән җырчылар, бөтен җаннарын шушы сәхнәгә биргән кешеләр, ләкин аларга билет сатылмый, мәсәлән. Бу популярлык төшүме, бу безнең халыкның карашы үзгәрүме, бүтән нәрсәгә омтылышымы? Ләкин мин моны табигый дип уйлыйм: бер кеше гомере буена популяр булып тора алмый, замана да үзгәрә, кешенең мәнфәгатьләре дә үзгәрә, һәм сәхнә ул яшьлекне, матурлыкны ярата торган нәрсә. Артист гомере кыска, мин шулай дим.

Егермешәр, утызар ел сәхнә тотып торган кешеләргә һәйкәл куярга кирәк, ул бик катлаулы эш, кырыйдан карап торганда бик җиңел кебек. Сез социаль челтәрләрдә еш була торган кеше буларак бәлки күзәтәсездер, минем Инстаграмда, Контакт битләрендә нәрсә анда. Миңа ике кешенең берсе яза: “Сезнең эшегез җиңел, матур киенәсез дә рестораннан ресторанга гына йөрисез дә, фәлән-фәсмәтән”. Ә минем беркемгә бернәрсә дә исбатлап утырасым килми, үзе эшләп карамаган кеше аңламый. Бер көнне шулай күп кенә язганнан соң, язып куйдым бит инде: “Сез дә шулай яшәгез”, – дип. Бик җиңел икән, сез дә шулай яшәгез.

“Мин бүген һәрбер күзәнәгем белән баламның сәхнәгә менүен теләмим”

– Сездән, кадерле җырчы булыр өчен, популярлык казану өчен нәрсә эшләргә кирәк дип сораучылар бармы? Яшь җырчылар киләме киңәш сорап?

– Бар, бик күп. Авыллардан киләләр, әти – әниләре: “Минем  кызым бик матур җырлый, без сыерны сатабыз, тракторны сатабыз, менә шул акчаны бирәбез, ярдәм итегез, безнең кызның җырчы буласы килә”, – дип. Беләсезме нәрсә дим? “Балагызга бәхет телисез икән, җырчы булырга җибәрмәгез”, – дим. Мин моны чын күңелемнән әйтәм, мин бүген һәрбер күзәнәгем белән баламның сәхнәгә менүен теләмим.

– Сәбәбе?

– Шәхси тормыш юк. Син һәрвакытта да кеше алдында. Ул кырыйдан караганда гына бик матур, бик җиңел хезмәт кебек. Алай түгел. Менә, мәсәлән, елына 180 сольный концерт куела. Үзе концертлар белән йөреп кармаган кеше аңламый аны – димәк, мин 180 көн өйдә кунмыйм дигән сүз. Мин, мәсәлән, әни кеше. Ходайга рәхмәт, баламның геннары әйбәт, акыллы, тәртипле бала, отличник бала, бик итагатьле бала. Ләкин мин, иртән уятып, ботка пешереп, башыннан сыпырып, мәктәпкә озатып, кайтканын каршы алып утыра алмыйм, гәрчә бөтен күңелем белән шуны теләсәм дә. Бу минем профессиям.

Әйтәләр, ошамаса кит, бар, дип. Кит тә, бүтән эштә эшли башла, диләр, ә бүтән эштә эшләп мин баламны карый алмыйм, ашата алмыйм. Менә шушыңа кереп киткән мин һәм минем зарланып утырасым килми. Бу минем яраткан эшем, мин моңа хәзер бөтен башым белән кереп киткән, унбиш ел бәләкәй генә гомер түгел. Аңа да карамастан, мин үземнең баламның анда баруын теләмәс идем.

– Гаиләгез таркалу да артистлык белән бәйлеме?

– Гаиләнең таркалу сәбәпләре бик күп, хәзер аның турыда сөйләп утырудан бернинди мәгънә дә юктыр дип уйлыйм. Тик торганнан гына булган нәрсә түгел. Ләкин мин тәгаен шуны әйтә алам: без унөч ел буена Илфак белән бик матур яшәдек, бервакытта да начар сүз әйтмәдем, кешеләрдән дә әйттермәдем һәм бүген дә әйтмәячәкмен. Илфак ул – Илфак.

“Илфак белән танышканчы мин нормальный җырлар җырлый идем”

– Илсөя, сезнең үзегез өчен кадерле җырчылар кемнәр?

– Бу бик провокацион сорау, алар бөтенесе дә минем өчен коллегалар, берсен аерып, берсен яманлыйсым килми. Бар, мәсәлән, мин иҗатын бик хөрмәт итеп, кеше буларак хөрмәт итмәгәннәре, бар иҗатын бөтенләй аңламыйча, кеше буларак хөрмәт иткән кешеләрем дә.

– Кемнең иҗатын тыңлыйсыз, кемнең иҗатыннан өйрәнәсез – бармы шундый шәхесләр?

– Юк, монысына да җавап бирмим.

– Алдагы интервьюда, сезнең белән сөйләшкәндә сез әйттегез: “Мин җырлый башлаганда икенче төрле җырлар җырлый идем”, – дип. Илфак белән танышкач, сез Илфак тәкъдим иткән җырларны җырлый башладыгыз һәм сез аңа әйтә торган булгансыз: “Шундый җырлар буламени”, – дип.

– Әйе, нәкъ шулай.

– Бу җырларны кабул итеп җырлый башлау сезгә психологик яктан авыр булмадымы? Аларның тематикалары мәхәббәт тә, авыл да түгел бит?

– Үзебезчә, авылча әйтеп куйыйк әле – мин нормальный җырлар җырлый идем.

– Нинди була ул нормальный?

– Нормальный җырлар – миләш, чәчкә, фонтан, ромашка, әнием, әтием, апам турында. Илфак белән таныштык, күпмедер вакыттан соң ул беренче җырын – “Күңел” җырын миңа язып бирде. Ул аның чынлап та беренче язылган җыры. Мин аны тыңладым да, ул вакытта әле “Илфак абый” дип эндәшә торган вакыт иде: “Кит инде, Илфак абый, мондый җыр булмый”, – дидем. “Була”, – ди. Җырлап карадым, ә аннан соң, тора-бара, әйтәм: “Син нигә миңа шундый җырлар язасың соң, аның башкасын язып булмыймы соң?” – дим. “Синең үзеңнең тавышыңны кырыйдан ишеткәнең бармы соң?  – ди Илфак. – “Сиңа бит инде, җанкисәк, чәчкәләр турында җырлый торган тавыш бирмәгән Ходай”, – ди. Ырылдый торган нәрсәдер бар шул тавышта, яшь чакта ул бөтенләй нык иде, акцент та көчле иде. Кереп киттем, җырладым да “Күңел”  җырын, аннан соң “Ялгыш язмыш”, “Сәер кеше”, “Алсу”, “Өметсез юллар” китте. Һәм мин биш-алты җыр җырлаганнан соң, теге “нормальный” җырларны җырлый алмаячагымны аңладым, чөнки мин аларның мәгънәсен дә аңламый башладым, алар бөтенләй минем өчен ятка әйләнде.

Илфакның җырлары – ул минем күңел халәте. Бәлки, ул минем күңел халәтемне тойганга күрә, аныкы белән тәңгәл килгәнгә күрә, шушындый симбиоз килеп чыккандыр да икебез арасында.

“Без Илфак белән очрашырга, гаилә корырга, бергә торырга, бала табарга тиеш  булганбыздыр инде”

Без аның белән ярты караштан аңлаша идек. Безнең төркемдә озак еллар эшләгән кешеләр, мәсәлән, көләләр иде. Кешеләр алдында кычкырып сөйләшә алмый торган сүзләрне без Илфак белән утыра идек тә: “Шуннан нәрсә? Мин белмим, үзеңә кара инде. Әйдә, сөйләшкәнчә алайса. Аңладым”. Бетте, беркем бернәрсә аңламый, ә без бер-беребезне аңлый идек, иҗатта да, тормышта да. Күрәсең, без аның белән очрашырга, гаилә корырга, бергә торырга, бала табарга тиеш  булгандыр инде. Бернәрсә дә бездән тормый, Ходай ничек язган, шулай булган. Ул миннән унике яшьтән дә артыграк олы иде, мин аның белән танышканда миңа егерме яшь иде. Менә шушылай булырга тиеш булган.

Мин бүгенге көндә әз генә дә, бернәрсәгә дә үкенмим, минем шундый бәхетле гомерем булды, минем менә дигән улым бар, минем җырларым бар һәм минем бүгенге күңел халәтем – бөтенесе дә Илфак белән үткән язмыш белән бәйле. Илфак Шиһапов – минем тормышымда иң зур роль уйнаган кеше, төрле яклап.

“Хәзер тегенди җырларны да җырлыйсы килә”

– Сез әйттегез, Илфак миңа җырлар тәкъдим итте һәм мин бераздан “нормальный”, гадәти җырларны кабул итә алмый башладым дип. Ул сезнең күңел халәтегезне, сезнең тойгыларны һәм потенциалыгызны сездән дә алданрак тойган булып чыга?

– Әйе, ача белгән дигән сүз. Ә хәзер, бәлки, олыгаямдыр инде, олыгаю галәмәте дип кабул итәм – хәзер тегенди җырларны да җырлыйсы килә, “Мәтрүшкәләр”не җырлыйсы килә, “Кыр казлары артыннан” җырлыйсы килә, “Җан ярсуы”, татар халык җырларын җырлыйсы килә. Мин андыйларны да кертәм.

Җырны сайлаганда сүзләренә генә игътибар итәм диючеләр бар, көенә дип, ә мин аңлый алмыйм кайбер вакытта – бөтенләй беркемгә ошамый торган җырга мин күңелем белән гашыйк булам да шуны җырлыйсым килә. Һәм мин нигә икәнен аңлата алмыйм.

– Сезнең репертуарда татар милләтенә багышланган, милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан җырлар бар. Без сезнең уртак иҗат башланган чорда Илфакны татар журналисты буларак, татар дөньясында билгеле шәхес буларак һәм милли идеяләр белән сугарылган кеше буларак белә идек. Ә сез татар милләте, аның проблемалары, киләчәге турында ул вакытта, Илфак белән очрашканчы, уйлый идегезме? Әллә сезне милли җанлы итеп Илфак үстердеме?

– Монда башыннан ук башларга кирәк. Илфак белән танышканда миңа егерме яшь иде.

– Яшькә карамый ул.

– Бәлки карамыйдыр да. Мин гап-гади авыл кызы, мин, мәктәп программасыннан тыш, сәясәт белән дә, тарих белән дә кызыксынмый идем. Ләкин Илфак белән яшәп, ул хәлләр белән кызыксынмый мөмкин түгел.

– Сезнең шул вакытта милләткә, татар халкына мөнәсәбәтегез үзгәрдеме?

– Бәлки, мин дөрес аңлата алмаганмындыр. Мин тумыштан патриот.  Илфак ягыннан моны яңадан ачу гына, ныгыту гына булгандыр. Илфак тарихи китаплар укый иде. Аның белән кызыксынасың, тегесен беләсең, монысын беләсең яшәгән саен. Яшь тә бара, фикерләү арта. Соңга таба инде социаль темаларга, тарихи темаларга ныгытып кереп киттем,.

– Социаль, сәяси темаларга җырларыгыз өчен сезгә янаулар булмадымы?

– Булды, төрлесе булды. Әйтәм бит, концерт куйдырмаган вакытлар булды. Мин хәзер көлеп кенә карыйм инде аңа. Казанда ниндидер бер чарада, стадионда концерт вакытында, минем кулда балам, миңа өч номердан соң сәхнәгә чыгарга, Илфак каядыр китте – һәм минем янга диндәге бер абзый менде, сакаллы, түбәтәйле. Шуның кадәрле пычрак сүзләр әйтеп бетерде ул! Мин гаебем нәрсәдә икәнен дә аңламадым. Син болай, син тегеләй, сәхнәгә чыгып кына кара, син дингә каршы сөйләдең, син болай иттең, дип, бик ямьсез сүзләр әйтте, кулымда сабый бала булуына карамастан. Әллә нәрсәләр булып бетте бу унбиш ел эчендә. Гайбәткә, пычрак ягуларга мин игътибар итмим инде хәзер, төрлесе булды.

“Кем ул Илсөя Бәдретдинова?”

– Сез сәхнәгә үзгә стиль белән килеп кердегез. Һәм шул ук вакытта татар сәхнәсендә альтернатив музыкантлар дигән төркем оешты – рок музыкантлар, рэп төркемнәр барлыкка килде. Алар бик актив иде, чаралар, концертлар оештыралар иде. Сез шул вакытта алар белән йөрмәдегез, аларга кушылмадыгыз. Моның сәбәбе нәрсәдә булды? Сез дә бит альтернатив идегез.

– Альтернатива нәрсә дигән сүз ул, сез миңа аңлатыгыз әле?

– Попсага альтернатива.

– Мин бит попса да җырладым шул ук вакытта. Мин тагын бер кат әйтәм: мин нинди стильдә, нинди жанрда эшләгәнемне аңламыйм. Әйе анда җыелдылар рок җырчылар, ул вакытта Алканат, Ittifaq төркемнәре бар  иде, алар шактый иделәр, аларның тәгаен бер юнәлешләре бар, шушы жанрда эшлиләр, ә мин кем? Кем ул Илсөя Бәдретдинова, нинди юнәлештә эшли ул – мин бүгенге көнгә хәтле аңлый алмыйм. Миннән сорыйлар да нинди юнәлештә дип, ә мин әйтәм: “Илсөя Бәдретдинова юнәлешендә”, – дим. Ә мин аңлый алмыйм, аңлата алмыйм, һәм миңа андый тусовкалар бер вакытта да кызык та булмады, дөресен генә әйткәндә, тусовкада йөрергә вакыт та булмады. Без бит концертлар белән эшләдек, кайтып кермичә гастрольләрдә йөрдек.

–  Мин, Илсөя, Сезне социаль челтәрләрдә күзәтәм. Җанатар булып түгел, журналист буларак. Башкаларны да күзәтәм. Күзәтәсең, карыйсың татар сәхнәсе дөньясын, алар бер тусовкада әйләнәләр, бер-берсе белән селфи төшәләр, ә Сез һәрвакыт аерым. Теге вакытта альтернатив төркемнәргә дә кушылмадыгыз. Сез гомумән тусовка кешесе түгелме?

– Түгел. Мин йөрим, йөрим дә, кайтам да, өемдә берүзем калам. Рәхәт шулай. Минем андый чараларга йөрергә вакытым да юк, теләгем дә юк, дөресен генә әйткәндә. Кунакка да күп чакыралар, тусовкаларга да чакыралар.

“Әгәр дә мин үлгән булсам, Илфакны яманлаган булырлар иде”

– Якын дусларыгыз бармы?

– Бар, Аллага шөкер. Бик авыр вакытлар булды, Илфак белән аерылганнан соң бик авыр вакытлар булды, шушы депрессиядән чыгаручылар – алар минем дусларым. Төнге өчтә шалтыраткан вакытлар булды, биштә шалтыраткан вакытлар булды, килеп кыйнап бетергән вакытлар булды. Без бит барыбыз да эмоциональ кешеләр.

Минем, бәлки, үземнең организм өчен бик начар гадәт бардыр – мин зарланырга яратмыйм, мин еларга яратмыйм кеше алдында, мескенләнергә яратмыйм, ә эчтә җыела бит ул. Социаль челтәрдә миңа язылган бер-ике комментарийны гына укып карагыз – нормаль кешенең йөрәге моны күтәрергә тиеш түгел. Бөтен нәрсәдә гаеплиләр, бөтен нәрсәгә пычрак аталар, Илфак арабыздан киткәч бу бөтенләй нык башланды. Әгәр дә мин үлгән булсам, Илфакны яманлаган булырлар иде. Безнең халык кызык шулай: бернәрсә дә белмәгән көенә шуның кадәрле начар сүзләр әйтә. Мин үзем кабул итмим андый әйберне, мин чыныккан. Бәлки, мин хәзер катгый, ямьсез сүз әйтәмдер, ләкин мин ябык аккаунтлардан, фейк группалардан, кеше аша, ниндидер пычрак, яла ягулар, гайбәт, ямьсез сүзләр җиткерүчеләрне койма артыннан өреп ята торган карт, тешсез этләр итеп кенә кабул итәм. Ул тешли дә алмый, ләкин аңа берәр нәрсә әйтергә кирәк, мин монда бит әле, мин эт бит әле, миңа карагыз әле, игътибар итегез әле дигән кебек. Мин андый түбән, этләшеп ята торган дәрәҗәгә төшә алмыйм, гафу итегез. Бервакытта да артыннан сөйләгәннәрен яратмадым, бервакытта да үзем кеше артыннан сөйләмәдем. Әгәр дә бүгенге көндә кемнеңдер миңа яла ягасы килә икән һәм аның шушы яласын дәлилләрлек әйберләре бар икән – мин дуэльгә әзер. Утырсыннар, килсеннәр, күземә карап әйтсеннәр. Минем яшерер нәрсәм юк, мин ничек бар, шулай сөйлим, мондый түбәнчелекне аңламыйм мин.

Һәм, Аллага шөкер, минем улым аларны кабул итми. Мин үземнең аккаунттан, ә анда 73 меңгә якын кеше утыра, минем йокыдан торуыма шәхси хәбәрләргә, директка иллеләп хәбәр килеп төшкән була, анда да әллә нәрсәләр язалар – менә шушы 73 мең кеше арасыннан ике генә кешене мин үзем сызып аттым, кара исемлеккә керттем, чөнки башка сыймаслык нәрсәләр яза башладылар. Минем инстаграм улымның телефоны белән синхронизациядә тора, улыма ямьсез кагыла башлаганнан соң гына кара исемлеккә керттем. Ә болай алар минем өчен бөтенесе дә кадерле, бу үземә пиар ясау түгел, мин халык белән аралашам шушы социаль челтәрләр аша, мин аларның фикерләрен беләм, мин эстраданың юнәлешен күзәтәм, халыкка нәрсә кирәк икәнен, нәрсә белән сулаганнарын күзәтәм. Һәм хәтта ниндидер көнкүреш темаларына да аралашам, кайнатма ясарга өйрәтәләр алар мине,  тегесен өйрәтәләр, монысын өйрәтәләр, ниндидер киңәшләр бирәләр. Миңа кызык, алар белән аралашу чарасы дип кабул итәм, ләкин ниндидер гайбәт сатып утыру чарасы дип түгел. Мин яшермим, вакытым булганда укыйм комментарийларны, укып чыгам һәм үзем өчен ниндидер нәтиҗәләр ясыйм, бары тик шул гына.

“Мин Илфакның 13 ел бергә торган хатыны”

– Күп очракта, сиксән процент очракта сезнең постлар кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә тырышкан кебек. Сез кулланучыларны үртәп язасыз, нәрсә дәлилләмәкче буласыз?

– Ә кайбер вакытта  үртәми мөмкин түгел, әйтәм бит. Анда гайбәтләр, пычрак язалар, сез тегеләй, сез болай, тагын сез икән инде, мин сезне күралмыйм – җыен шуның ише әйберләр язалар. Андый вакытта мин рәхәтләнеп көләм.

Бүгенге көндә, ялгышмасам, (мин медицинада бик тирән йөзә торган кеше түгел), мазохизм дигән диагноз бар. Андыйларга мин чирле кешегә караган кебек карыйм, бу – мазохизм. Мин үземә ошамаган кеше белән сөйләшү, аралашу, тормышын күзәтү түгел, мин аның белән сөйләшмим дә, миңа нигә кирәк ул?! Мин бер тапкыр яшим, мин миндә берәү генә һәм миңа мин кызганыч. Минем вакытым кызганыч үземә ошамаган, яратмый торган, бигрәк тә күралмый торган кешеләр белән сөйләшеп тору. Бу минем өчен, мәсәлән, башка сыймаслык хәл, ә алар утыралар. Шундый кешеләргә башыннан сыпырып кына, матур итеп кенә аңлатасы килә, ләкин мин аларны да хөрмәт итәм, алар минем кешеләр. Мин бөтен кешегә дә хөрмәт белән карыйм, кешеләр төрле була, нишләтәсең инде, мин кемнедер яратмыйм, мине кемнәрдер яратмый, ләкин без барыбыз да кем өчендер иң кадерле кешеләр һәм без барыбыз да үз фикеребезне әйтергә хаклы.

Ләкин, мин яңадан бер тапкыр әйтәм, әгәр дә минем балама кагылалар икән, мин моны күтәрә алмыйм, мин бөтен дөньясы белән күтәреп бәрәм, әйтеп кенә карасыннар берәр нәрсә. Чөнки монда китте шундый нәрсәләр, бәлки әйтергә ярамыйдыр да мондый нәрсә, бу соңгы хәлләрдән соң, мин бер бик куркыныч хәбәрне әйтәм: мәсәлән, миңа язып куйганнар: “Илфакны күмгәндә әнисенә ничек авыр булган булса, тиз арада сезгә дә шулай авыр булсын иде”, дип. Сез хатын-кыз буларак ничек кабул итәсез моны, бу фикерне, бу сүзне язган кеше гомумән адекват кеше дип уйлысызмы сез? Болар минем балама үлем белән яный башладылар дигән сүз бит инде бу, син дә балаңны күм дә, сиңа да шулай авыр булсын дигән сүз бит бу!

– Моның сәбәбе нидә соң?

– Ә мин аңлый алмыйм бит аны.

– Дошманнарыгыз бармы?

– Юк, минем дошманнарым да юк иде. Әйтәләр анда, менә шундый мәгълүмат беләбез сезнең турында. Минем баштагы мәгълүматларны сөйләп бетерсәм, чәчләрегез үрә торачак. Бервакытта да сөйләмәдем, миңа кирәк түгел. Мин беркемгә дә бернәрсә дә дәлиллисем килми, ләкин мин бик күпне беләм. Һәм әйтәләр икән, без Илфак турында шундый мәгълүмат беләбез, мондый мәгълүмат беләбез, дип… Мин аның 13 ел торган хатыны һәм алар миңа яңалык ачмыйлар. Мин Илфакны бик яхшы беләм һәм безнең арада нәрсәләр булганын күпкә яхшырак беләм бу сүзләрне сөйләүчеләрдән. Илфакның күңел халәтен һәм башкасын миңа сөйләргә кирәк түгел, аны мин бик яхшы беләм.

Беркем алдында да акланасым да килми һәм нәрсәдер исбатлап утырасым да килми. Монда Илфак та начар дигән сүз түгел, мин дә начар дигән сүз түгел, без бары тик аерым яши генә башладык, ике ел ярым булды безнең аерылганга. Минем аның белән бик күптәннән аралашканым булмады, аның белән аралашкан кешеләр башка, алар турында сүз юк, ә нишләптер мин гаепле булып калдым. Мин моны башыма да китерә алмыйм, аңлый алмыйм. Бала белән аралаштырмаган, тегеләй иткән, болай иткән, судларга биргән дигән сүзләр дөрес түгел.

– Суд турында аңлатып китегез әле?

– Бер суд булды – алимент турында. Башка суд булмады. Ә алиментка хатын-кыз кайсы вакытта бирә? Ләкин алимент алмадым мин барыбер.

Бар да тәртиптә, меңләгән кешеләр аерылышалар, кушылалар. Нишләп безгә калгач кына шулай каныктылар – мин шуны гына аңлый алмыйм. Кеше китте бит инде хәзер, кызганыч! Хәзер бернәрсә дә үзгәртеп тә булмый.

“Илфакның мәете янында Илсөянең кыланып елап басып торды дигәннәре башыма сыймый”

Монда булды шундый нәрсәләр: минем киемне дә карыйлар – Илфак үлгәч, ул кыланып елап торды, ул аллы-гөлле яулык бәйләп килгән, тегеләй иткән, болай иткән. Әйе, мин нинди яулык бәйләгәнемне ул вакытта карамадым, нинди яулык таптым, шуны кидем дә киттем. Минем башыма сыймый Илфакның мәете янында Илсөянең кыланып елап басып торды дигәннәре. Кем нәрсә белә соң? Шаккаткыч! Бу безнең менталитет, бу сай йөзү һәм фикерләү рәвеше. Акыллы кеше, хәтта тәгаен белгән очракта да, исбатлый алган очракта да дәшми, чөнки ул акыллы кеше. Без беребез дә гөнаһсыз түгел, безнең беребезнең дә капчыгы буш түгел. Әй Ходаем, әллә нәрсәләр бар дисең дә үтеп китәсең.

– Сез бит икегез дә халык алдында булдыгыз, халыкның сезнең аерылышуның сәбәбен беләсе килде, алар шул сәбәпне белмәделәр. Бәлки, бу шуның белән бәйледер? Сез аны әйтергә тиеш идегез дип уйламыйсызмы үзегез?

– Юк, уйламыйм, ул безнең шәхси тормышыбыз.

“Дәшмәгез”, “Җанымны ярып кара” – автобиографик җырлар”

– Хәзер Сез кемнәрнең җырларын җырлыйсыз, нинди авторлар белән эшлисез?

– Вәсимә Хәйруллина дигән, олы гына яшьтәге шагыйрә апа, ул Сарман районында авылда яшәп ята. Ренат Галиәскәров белән эшли башладык.

– Ни өчен сез шул авторларны сайлыйсыз?

– Күңелемә якын.

– Алар сезгә шигырьләрен җибәрәләрме?

– Без даими сөйләшеп торабыз. Мин темалар әйтәм, мондыйрак җыр ишетәсем килә дип, ниндидер фразаларын әйтәм. Бергә-бергә язып бетерәбез аннары соң. Җыр бик авыр туа, бик зур процесс бара.

– Заказ биреп яздыртам, дисез. Яңа җырларыгыз арасында автобиографик җырлар да бармы?

– Бар, мәсәлән, “Дәшмәгез”, “Җанымны ярып кара”.

– Илсөя, Сез Илфак җырларын җырламый башлагач, сезгә: “Мин Илсөя Бәдретдиновны югалттым”, – дип әйтүчеләр булдымы?

– Булды.

– Күп булдымы алар?

– Булды.

– Нәрсә дип аңлаталар иде? Бу шелтә идеме сезгә, сез моны ничек кабул иттегез?

– Илфакның теле башка төрле иде, аның шигырьләре башка төрле. Мәсәлән, шул ук темага, бәлки, шул ук проблемаларны күтәреп язылган, ләкин башка шагыйрь тарафыннан язылган шигырь белән Илфакның шигыре арасында бик зур аерма булырга мөмкин.  Гәрчә ахыр чиктә шушы ук сүзләр барып чыкса да, бу аның алымы, аның юнәлеше, шуның өчен аны халык юксынды.

Мин быел үземнең концерт белән чыктым, анда бер генә дә Илфакның җыры юк, анда егерме яңа җыр. Концерттан соң фикерләре үзгәрде кайбер кешеләрнең. Бу котылгысыз, нишләтәсең инде. Менә, мәсәлән, минем күп еллар җырлап йөргән җырларны бүгенге көндә башка кеше җырлый. Ул начаррак та җырламый, бәлки, киресенчә, яхшырак та җырлыйдыр, ләкин халык аны барыбер минем җыр дип кабул итә. Монда да шул ук хәл, алар барыбер Илфакныкын таләп итәләр. Ләкин алай гомер буена мөмкин түгел, хәзер инде, кызганычка каршы, бөтенләй мөмкин түгел.

“Мин иҗади хатын-кыз, бу бетте баш дигән сүз инде”

– Мин үзем сезнең җырларны яратсам да, озак итеп тыңлый алмыйм, чөнки мишәрчә әйтелеш минем колакка ят. Минем кебекләр күпме икән дип сорыйсы килә.

– Күп.

– Сезгә әйтәләрме?

– Әлбәттә.

– Ә үзгәрәсегез килмиме?

– Нигә?! Син үзебезнеке, сине яратабыз дигәннәр меңләгән, нигә мин үзгәрергә тиеш? Мин бит беркемне дә куып китермим. Мин яңадан бер тапкыр официаль рәвештә әйтә алам: кемнәргәдер ялынып йөрмим, залларымны тутырыгыз әле, дип. 99 процент артистлар заллар тутыра торган алым бу – оешмалар аша, кемнәрдер аша. Миндә – ачык касса. Мәсәлән, шул ук Кукмаралар, Сабалар, Арчаларда, икешәр көн зал тутырып Азнакайда, иң зур концерт залларының берсендә. Яратмаганнар яратмыйлар инде, мин дә бөтен кешене дә яратып бетерә алмыйм. Мин акча түгел бөтенесенә дә ошарга, дип әйтәләр бит.

Мин аларның фикерләрен хөрмәт итәм, бик әйбәт. Әгәр дә берәр көнне: “Без аны бөтенебез дә яратабыз”, – дип, мактап кына тора башласалар, димәк, мин үземне югалттым, димәк, мин бөтенесе кебек дигән сүз. Миңа ул кирәк түгел, минем кемгәдер яраклашырга тырышып, матур булып йөрисем килми. Әйтәм бит, миңа 36 яшь, минем кешедән курыккан күлмәгем тузды, мин ничек бар – шундый, гап-гади, авыл кызы, мин бүгенге көндә трактор да йөртәм, сыер да сава алам, печән дә чаба алам, бәрәңге дә күмәм. Һәм, кирәк булса, утырып вертолетта да йөри алам, мин нинди бар, шулай. Кемгәдер нәрсәдер исбатлар өчен түгел. Елыйм да, көләм дә, ачуланам да, сүгенәм дә әле мин, ай, сүгенәм мин кайбер вакытта өздереп, чөнки матур әйткәнне аңламыйлар! Мин төрле, мин хатын-кыз, җитмәсә, иҗади хатын-кыз, бу бетте баш дигән сүз инде.

– Концерт була дип хәбәр чыкканнан соң, афишалар таралганнан соң, сезнең билетлар күпме вакыт эчендә сатылып бетә?

– Кайда ничек, төрлечә булырга мөмкин, кайвакытта ул көнендә генә сатылып бетә, кайвакытта ул залда йөз илле генә дә кеше була, ә кайбер вакытта, мәсәлән, шалтыраталар – бер ай вакыт бар, безнең билетларыбыз юк, тагын бер көн алабыз дип.

– Мин сәхнәдәге вәзгыятьне күзәтеп барган кеше буларак әйтәм: сез бүгенге көндә Татарстанда иң популяр җырчы. Элвин Грейны исәпкә алмыйм, мин аны Башкортстан җырчысы дип кабул итәм…

– Алай димәс идем. Эвин Грей гына түгел, алар минем коллегалар.

– Мин сезне капма-каршы куяр өчен әйтмим, факт буларак әйтәм.

– Популяр җырчылар бар, заллар тутырып йөри торган миннән күпкә популяррак җырчылар бар.

– Сезнең бу популярлык күпмегә тагын барыр дип уйлыйсыз?

– Беркем дә әйтә алмый һәм бер артист та әйтә алмый аның хакында. Һәр ел саен программаны ясыйм һәм чыгып китәм: балык тоткан кебек, быел ничек булыр икән дип.

“Мин бөтен йөрәгем белән Илфак җырларын җырларга телим, ләкин минем аларны җырларга хакым юк”

– Быел иҗатыгызга унбиш ел дидегез, шул уңайдан иҗади планнарыгыз турында ишетәсе килә?

– Мин бүгенге көндә программа ясау өстендә эшлим. Узган елны бит мин яңа программа белән февральдә генә чыктым, кызганычка каршы. Ел саен сентябрьдә чыга идек. Соңга калып чыктым, ничек булдыра алсам шулай чыктым быел һәм әле минем эшләнмәгән нокталарым бик күп калды. Шуның өчен август-сентябрьләрдә, бәлки, әле кермәгән районнарны эшләп бетерергә, аннан соң яңа программа белән чыгарга ниятлим.

Һәм бүгенге көндә башта бик зур дилемма: миңа бик күп язалар – Илфакның җырлары программагызда булачакмы дип. Мин бөтен йөрәгем белән ул җырларны җырларга теләр идем, алар Илфакның гына җырлары түгел, минем дә җырлар дип кабул итәм. Чөнки мин чыгарган ул җырларны, мин аларны җырлаган, елына ике йөзешәр тапкыр җырлаган җырлар, алар минем өчен бик кадерле. Ләкин бүгенге көндә минем аларны җырларга хакым юк. Бүгенге көндә Илфак язган җырлар телевидениедә дә, радиода да юк, алар дискларда гына, минем өчен әле бу катлаулы сорау. Миңа: “Хәзер котылдың бит инде, Илфакның җырларын  җырлый башларсың инде, рәхәтләнеп акча эшли башларсың”, – дип язалар. Бу көлке. Әйдәгез алайса, күмеп куйыйк ул җырларны.

– Ә нәрсә була соң?

– Ә мин белмим. Бүгенге көндә шул хәтле тиз бара бу сәхнә тормышы, ярты ел максимум әгәр дә җыр ишетелми тора икән, ул бик тиз төшеп кала.

– Монда юридик кыенлыклармы?

– Әйе, юридик кыенлыклар, минем аларны җырларга хакым юк.

– Сез аны ничек тә булса хәл итәргә омтыласызмы, үзеннән-үзе хәл ителми бит инде ул?

– Мин әлегә нәрсә дип әйтергә дә белмим, чөнки монда туганнары, балалары каршы килә дигән сүз һич кенә дә дөрес түгел. Илфакның кызы минем иң якын дусларымның берсе дип әйтә алам, Илфак исән чакта да шулай булды, ул күп еллар шулай һәм бүгенге көндә дә шулай. Малае белән дә бик яхшы аралашып торабыз, туганнары белән дә аралашып торабыз. Илфакның беренче хатыны белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

Бүгенгә мин моны хәл итә алмыйм әле.

–  Быел да мин Илфакның җырларын программага кертмим икән, алар әкрен генә онытылачаклар, ә кертергә минем хакым юк. Ләкин мин үз агымына җибәрә алмыйм бит, бу минем эшем, бу минем баламны ашата торган бердәнбер чыганак. Шулай дип тә әйтик әле кәнфитләнмичә генә. Мин бүгенге көндә яңа программа өстендә эшлим, ничек булачагын, ничек аталачагын әле үзем дә белмим, эшләмичә тора алмыйм инде.

Әңгәмәдәш – Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

Запись Илсөя Бәдретдинова: «Илфакның мәете янында Илсөя кыланып елап басып торды, диделәр» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..