Архивы кырым - Tatar Today - татар яңалыклары.

Өч яшьлек кырымтатар малае фаҗигасе бар Кырымны берләштерде
Кырымда 3 яшьлек Муса Сулеймановның югалуы һәм үле килеш табылуы 2014 елдан бирле күрелмәгән берләшүгә китерде.

Кырымда җомга кичендә югалган һәм якшәмбе үле килеш табылган 3 яшьлек Муса Сулеймановны дүшәмбе җирлиләр. Аның мәете өй янында казылган чокырда табылды. Җомга киченнән үк бу хәлне социаль челтәрләр зур игътибар белән күзәтеп барды, хәзер дә күпләр җавап табу авыр булган сорауларны таләпчән рәвештә куя. Эзләү эшләрендә катнашканнар һәм журналистлар бу хәлнең ярымутрауда бик күп кешеләрне берләштерүенә игътибар итә. 2014 елда Кырым аннексияләнгәннән бирле анда мондый күп кешенең җыелуы кискен тыелып килә.

Мамак авылындагы йорт

Һәлак булган малайның гаиләсе гадәти кырымтатар самострое булган авылда яши. Мамак (Строгановка) авылында тиешенчә төзелеп бетмәгән йортлар да шактый. Сулеймановлар гаиләсенең ихатасы койма белән әйләндереп алынмаган, шуңа күрә башта күпләр малайның урланган булуын фаразлады. Йортта өч бала үсә һәм олы яшьтәге кайната белән кайнана яши. Олырак балаларга Мусаны карап торырга кушкан булганнар. 6 яшьлек апасы өйгә кереп кул юып чыккан арада малай юкка чыккан.

Муса Сулейманов

Бу хәбәр берничә сәгать эчендә социаль челтәрләр аша бөтен Кырымга таралды. Координаторлар әйтүенчә, эзләүнең беренче көнендә һәм төнендә анда 8 меңләп волонтер катнашкан.

Кырымдагы Русия прокуратурасы кече яшьтәге баланы үтерү турында җинаять эше ачкан.

Сәяси тоткын булган мөселманнарның “Ата-аналар теләктәшлеге” исемле төркемгә берләшкән туганнары Мусаның туганнарының һәм бөтен кырымтатарларның кайгысын уртаклашуын белдерде.

Бу фаҗига Кырымда да, читтә дә бик күпләрне берләштерде. Малайның әтисе Руслан Сулейманов Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы әгъзасы булуда шикләнелеп 2019 елда кулга алынган иде. Соцчелтәрләрдә язуларынча, блогерлар стримы аша ул да үз улын эзләүләрен күзәтеп барган.

“Мин аның хәзерге кичерешләрен күз алдына да китерә алмыйм. Ике көн эчендә бу малай безнең дә туганыбызга әверелде”, — дип сөйләгәнжурналист Наджие Феми “Idel.Реалии”га. — Бу хәл кешегә зур кайгы килгәндә кырымтатарларның берләшә алуын күрсәтте. Бу көннәрдә кечкенә Муса төрле сәяси һәм иҗтимагый төркемнәрне, хәтта дошманнарны да берләштерде, барысының да бу гаиләгә ярдәм итәселәре килде. Эзләү эшләрендә катнашу өчен башка милләтләр вәкилләре дә килде. Фонарьлар, кирәкле җиһазлар җитмәгәндә акча җыю оештырылды һәм берничә сәгать эчендә кирәк кадәр акча җыелды. Анда ашарга пешерү дә оештырылды. Болар барысы да волонтерлар көче һәм акча бирүчеләр ярдәме белән эшләнде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле анда кырымтатарлар эзәрлекләнеп килә. Кырымтатар активистларының өйләрендә тентүләр һәм кулга алулар даими булып тора. Репрессия чараларының да күпчелеге кырымтатарларга туры килә. Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерүенчә, 2015 елдан бирле ярымутрауда нигезсез гаепләнгән 63 кешенең күпчелеге кырымтатарлар. Кырымтатар мәҗлесе рәисе һәм Украина Югары радасы депутаты Рефат Чубаровка киңкүләм чуалышлар оештыру гаепләве белән җинаять эше ачылган.

Әтиләрен яки ирләрен Русия куәт хезмәткәрләре алып киткән гаиләләргә активистлар болай да ярдәм итеп килә. Әмма югалган малайны эзләүне барысы да киңкүләмле чара дип атый.

Эзләүдә катнашучылар саннар белән билгеләнде

— 2014 елдан соң кырымтатарлар сәяси сәбәпләр белән гаепләүләр, мәхкәмәләр вакытында күп тапкыр берләште. Әйе, кырымтатарлар бөтен нәрсәгә шунда ук реакция күрсәтә. Бәлагә урыс кешесе тарыса да, кырымтатар булса да, безнең ир-атлар килеп булышалар. Әмма бу юлы Мусаны эзләү чыннан да бик киңкүләмле булды. Бу, минемчә, баланың әтисе сәяси тоткын булу һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының, блогерларның эшчәнлеге белән аңлатыла, һәркем бу турыда мәгълүматны таратуда булышырга тырышты. Шуны игътибарга алырга кирәк, эзләүдә күп кенә урыслар, украиннар, әрмәннәр һәм башкалар да катнашты. Моны карашларга һәм милләткә бәйле булмаган берләшү дип атарга була дигән “Idel.Реалии”га Кырымда яшәүче тарихчы Эльвира Кемал.

Ул да, бу хәлләрне күзәтеп барган башкалар да, малайның әтисе иректә булса, мондый фаҗига булыр идеме дигән сорау куя.

— Әгәр аны утыртмаган булсалар. Әниләре бит авыру кайната белән кайнананы да, балаларны да үзе генә карарга мәҗбүр. Әле аларны тәэмин итәсе дә бар. Гаиләдә ир булмаганда бик авыр, ди ул.

Ике атна элек Кырымда яшәүче Фатма Исмаилова Азатлыкка интервью биргән иде. Русия куәт хезмәткәрләре аның ирен, әтисен һәм бертуганын алып киткән.

— Иремне хаҗга барып кайткач, ике атнадан соң куәт хезмәткәрләре килеп алып китте. Өч балам белән үзем калдым. Әти-әнием килеп булыша башлаган иде, ләкин 2019 елның июнь аенда 60 яшьлек әтиемне, абыем Ризаны да алып киттеләр. Аларның барысын да террорчылык, экстремизм маддәләре нигезендә гаеплиләр, диде ул.

Аннексиянең алты еллыгы алдыннан, февраль аенда Рефат Чубаров, Кырымга һәм безнең халкыбызга барлык бәла-каза Мәскәүдән килә, дип белдерде.

Бәйсез журналистлар 3 яшьлек Мусаның үлемен тикшерүне таләп итә.

Кырымда активистлар “Безнең балалар” исемле оешма төзегән иде. Ул аталары сәяси тоткын булган 170тән артык балага ярдәм итеп килә.

“Безнең балалар” инде 170 булды. Әйтерсең лә Кырымда сугыш бара — аталары исән булган ятим балалар саны хәзер шул кадәр. Кулга алынганнарның дини яки сәяси карашлары белән килешү-килешмәвебез мөһим түгел. Соңгы арада еш кына “сакаллы” дип атала башлаган кешеләрне ярату-яратмавыбыз мөһим түгел. Аларның балалары бернинди дә фирка, бүлекчә яки берләшмә әгъзасы түгел. Алар — бары тик бала гына! Кырымтатар балалары! Аларның барысына да ярдәм кирәк! Хәзер аларны куркуга төшкән аналарыннан башка кайгыртыр кеше юк!”, дип яза активистлар оешманың Facebook битендә.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Запись Өч яшьлек кырымтатар малае фаҗигасе бар Кырымны берләштерде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләйсән Гыймаева: “Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады…”
// Tatar Today //

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева инстаграмда уртанчы кызына кагылышлы мөһим мәгълүмат турында хәбәр итә.

– Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады… Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше ( 52 бала, 5 вожатый) агуланып хастаханәгә эләгуе турында купләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 нче июльдә хастаханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин… аларны хәзер хастаханәдән чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Буген тагын бер яңалык килеп иреште – аларны «Лучистый» лагеры җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшәмбе 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без – ата- аналар, уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәу алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар терелгәч, нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти- әниләренә шалтырата, «без терелдек» , «без сәламәт» , «яңадан лагерьга барасыбыз килә» диләр… Министр хәтле министр балалар янына барып бу хәлгә ачыклык кертә алмагач кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә…

Мәгълүмат Ләйсән Гыймаеваның инстаграм битеннән

Запись Ләйсән Гыймаева: “Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап зуррак тизлектә үрчемәсме?
17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына мас­ка кигән кораллы кешеләр көл­лият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.

Уку йортына таба гаскәри көчләр тартылуы турында яңалык­лар да күренә башлагач, хәлнең җитди икәне аңлашыла иде инде. Бина бөтенләй газлаштырылмаган булган, анысын да сәгате-минуты бе­лән белдек. Әле рәсми хәбәрләр кү­ренгәнче үк, Россиягә бик үк дус булмаган ресурсларда инде канлы туйның төп хәрәкәт итүче көче Владислав исемле 18 яшьлек студент икәне турында хәбәр иттеләр. “ВКонтакте“ челтәрендәге Владислав Рейх псевдонимлы бер егетне эз­ләп табып, аның нацист карашлы рус патриоты, Новороссия тарафдары булуын бәян итеп өлгерделәр. Җинаятьне эшләгән Владислав Рос­ляковның чын аккаунты дип уйланган бит тә табылды, тик ул анда 2014 елдан бирле кермәгән икән инде. Имеш-мимешләр берсе өсте­нә берсе өстәлеп куерган сәгать­ләрдә, кичкә таба рәсми хәбәрләр ише­телә башлады. Россия лидеры балалары һәлак булган гаиләләр­нең кайгысын уртаклашты, террор акты дип ачылган җинаять эшенең атамасы тиз арада “икедән артык кеше үтерү“ дигән исемгә алыштырылды. Җинаятьнең картинасын аның ша­һитлары авызыннан сөй­ләт­теләр.

18 яшьлек Владислав Росляков дигән егет күптән түгел генә “Бекас“ маркалы ау мылтыгы сатып алган, шартлаткычлар ясау белән мавыгуы турында да сабакташларына сөйләгән булган икән. Иптәшләре аның мактануларына әллә ни игътибар итмәгән. Имештер, Владның укытучыларына үче дә булган. Менә шул егет төшке сәгатьләрдә җил­кәсенә ике рюкзак һәм карабин асып, көллияткә килгән, металлэз­лә­геч аша үтеп, икенче катка кү­тәрелгән һәм үзенең кара эшен башлаган. Җинаять алдыннан гына 150 патрон да сатып алган егет үзен оста үтерүче кебек тоткан: кабинетларга кергәнче, үзе ясаган гранаталарны ыргыткан, аннан соң мылтыктан вәхшиләрчә ут ачкан. Бу юллар язылганда, корбаннар саны 21гә җитте дигән хәбәрләр бар, яраланучылар саны 50гә якын. Үзенең масштабы белән Американың Колумбус шәһәрендәге мәгълүм фа­җи­гане узып киткән җинаять турында кыскача мәгълүматлар шундый.

Җинаятьченең үзенә инде сүз биреп булмый, чөнки ул соңгы патронын үзенә дип саклаган. Аның мәете икенче каттагы китапханәдән табылган. Шуңа күрә үтерешнең мотивлары әлегә тулысынча диярлек сер булып кала бирә. ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов егетне психопат дип атый, үзеннән алда булган массакүләм үтереш очраклары белән рухланып, шундый җинаятькә таба атлаган дип бәя бирә. Социаль челтәр­ләрдә һәм үтереш турындагы хә­бәрләргә язылган кайтавазларда Керчь иттурагычын теракт дип бәяләүче, дөреслекне бездән яше­рәләр дип санаучы россиялеләр саны бик күп. Аңлашыла инде: рус патриотлары һөҗүмне Украина ягы оештырды дип кызалар. Пропаганда шаукымы белән агуланган гади обыватель­ләрнең шундый нәтиҗә­гә килүләре гаҗәп түгел түгелен, әмма 2014-2016 елларда Кырымда прокурор булып торган, хәзер Дәүләт Думасы депутаты кәнәфиен­дә утыручы мәшһүр Наталья Поклонская үзе­нең “ВКонтакте“дагы би­­­тендә, ярсып, террор һөҗүме оештырылды, адәм актыклары безнең үзебездән үч ала алмагач, балаларыбызны үтер­деләр дип раслый. Россия җәм­гыятендә Ук­раи­нага карата оештырылган нәф­рәт һәм үч хисләреннән әнә шулай итеп пар чыга.

Беренче игълан ителгән рәсми нәтиҗәләр дә бик күп сораулар уята, билгеле. Егет, ФСБ генералы әйткәнчә, психопат икән, ничек җайлы гына мылтык сатып алган? Сүз бит пневматик корал турында түгел, чып-чын кургаш патроннар белән ата торган 12 мм калибрлы мылтык турында бара. Корал алу өчен, психиатр белешмәсен җайлы гына итеп аңа кем биргән? Ярый, хуш, кирәкле белешмәләрне туп­лап, мылтыкка рөхсәт алды да ди. Әнисе хастаханәдә җыештыручы булып 9 меңлек хезмәт хакына эшләгән, гарип әтисе алардан аерым яшәгән үсмер утлы коралга акчаны каян тапкан? “Бекас“ мылты­гының иң түбән бәясе 20 мең сумнан өстәрәк. 150 патрон да җирдә аунап ятмый. Аларның дә бәһасе бар дип белик. Шартлаткыч ясарга җиңел генә интернеттан өйрәнеп була дип аклана белгечләр. Тик шартлаткыч матдәләр шулай ук Кырым чүплегенә ташланмаган дип уйлыйм мин үзем. Аннан соң бер зыяны булмаган сайтларны тыеп-бикләп бетерделәр, ник шартлаткыч ясарга өйрәтү технологияләре ачык кала? Шундый сорау белән газета хәбәрчесе бераз интернетны актарып карады, әмма Керчь үте­рүчесе кулланган куәттәге шарт­латкыч ясарга булышырдай бер рәтле киңәш тә тапмады. Аптекадан нитроглицерин сатып алып кына кеше үтерердәй куәтлектәге гранаталар ясап булмый торгандыр инде ул. Шуңа күрә Росляков артында беркем дә тормаган, ул ялгыз хәрәкәт иткән дигән раслаулар ышандырып ук бетерми.

Боларыннан да мөһимрәк сораулар җавапсыз кала һәм аларга җавап эзләп мәшәкатьләнүчеләр дә күренми. Мәктәп яшеннән дә чыгып җитмәгән балаларда үтерүгә шундый максатчан омтылыш каян барлыкка килә? Россия мәктәплә­рендә бу беренче очрак кына түгел бит инде. Бу юлы масштаб кына чамасыз зур булып чыкты. Бәлки, бу – безнең җәмгыятьнең кеше гомерен чүп бәясенә дә санамавы нәти­җәседер? Тәүбә итеп дәүләт күлә­мендәге үтерешләрне туктатмасак, “Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап зуррак тизлектә үрчемәсме?

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: Татар-информ

Запись “Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап зуррак тизлектә үрчемәсме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кырымның Киреч көллиятендә 4 курс студенты 19 кеше үтерә, 50се яралана [видео]
Киреч көллиятендәге һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 17гә җитте. Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде.

“Террор гамәле” “үтерү” маддәсенә үзгәртелде

Русия тикшерү комитеты мылтыктан атучының Владислав Росляков икәнлеген раслады. “Тикшерү фаразлавынча, егет башта көллияттәге кешеләргә аткан, аннары үзен атып үтергән”, диелә комитет белдерүендә. Моңа бәйле, Тикшерү комитеты “Террор гамәле” маддәсендә ачылган җинаять эшен “Ике йә күбрәк кеше үтерү” маддәсенә үзгәрткән.

Шулай ук һәлак булучылар мылтыктан ату нәтиҗәсендә үлгән дип тә белдерелә. Уку йортында атышлар турында рәсми мәгълүмат моңа кадәр булмады. Сүз шартлау турында гына бара иде.

Тикшерү комитеты корбаннар саны 17 дип хәбәр итте.

Шикләнелүче аталды

Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Киречтәге терактта 18 кеше һәлак булды дип белдерде. “Үтерүче дип исәпләнүче үз-үзен атып үтергән. Ул шушы ук уку йортында белем алучы 4 курс студенты булган”, диде Аксенов “Россия-24” (ВГТРК) телеканалына. Аның әйтүенчә, бу фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгесез, “тишкерү оешмалары эшли, үтерүченең мәете икенче каттагы китапханәдә табыл”.

112 Telegram каналы һөҗүм оештыруда шикләнелгән кешене Владислав Росляков дип атый. Ул көллият эчендә үтерелгән килеш табылган дип яза канал. Фаразларга караганда, Росляков 2015 елда көллияткә укырга кергән. Сентябрьдә аңа 12нче калибрлы мылтык алуга рөхсәт бирелә, ә берничә көн элек ул 150 патрон алган булган диелә.

“Чын теракт, Бесландагы кебек”

YouTube видеохостингында Киреч политехник көллияте мөдире Ольга Гребенникованың вакыйга турында телефоннан сөйләшкән видеосы чыкты. Мөдир сүзләренчә, техникум бинасына автоматлар тоткан “билгесез кешеләр” бәреп кергән һәм студентларга ата башлаган. “Мәетләр бик күп, балалар мәетләре”, дип сөйли Гребенникова. Кемдер шартлаткыч пакетлар ташлый башлады, “чын теракт, Бесландагы кебек” ди көллият җитәкчесе.

RT каналы Киреч көллияте вахтеры Наталья Паникоровская сүзләрен китерә.

“Мин аларның ничек үтеп кергәнлеген белмим. Балалар бар иде, агым булып керделәр, мин кыңгырау шалтыраттым, гадәттәгечә, балаларны уздырдым. Балалар агымы узу белән шартлау булды. Телевизор шартлады дип уйладым. Аннан тагын бер шартлау булды. Аннан соң инде кешеләр төштеләр, икенче катта атыш тавышлары ишетүләрен әйттеләр”, ди Паникоровская. Ул атыш тавышын үзе дә ишеткәнлеген әйтә.

Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде

Тикшерү комитеты әлеге вакытка 13 һәлак булучы һәм 50ләп яраланучы турында билгеле дип хәбәр итте. Аларның күбесе – яшүсмерләр.

Мәскәүдән башлык итеп куелган Сергей Аксенов Киреч көллиятендә һәлак булучылар истәлегенә Кырымда өч көнлек матәм игълан итте. Бу турыда ул үзенең Facebook битендә язды.

Вакыйга урынындагы бер шаһит сөйләвенчә, башта көллиятнең беренче катында шартлау булган, ә икенче катта атыш тавышлары ишетелгән.

Киреч көллиятендә шартлау: корбаннар бар

17 октябрь Кырымның Киреч шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.

Русия мәгълүмат чаралары язуынча, корбаннар саны унга җитәргә мөмкин. Хастаханәләргә 25 кеше китерелгән. Баштарак көллияттә газ шартлаган дигән хәбәрләр йөрде. Әмма соңрак Русиянең террорга каршы комитеты уку йортында билгесез шартлаткыч җайланма шартлатылган дип белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Кремльдә террор гамәле версиясе карала, дип белдерде.

“Керчь – мой город” сайты хәбәр итүенчә, шартлау булу белән көллият янына ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар һәм Русиянең куәт көчләре килгән. Полиция уку йорты тирәсен уратып алган.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Киречкә барырга чыккан.

Кырымның кеше хокуклары омбудсмены Людмила Лубина яраланучлыар һәм һәлак булучыларның күбесе укучы балалар дип белдергән. Аның сүзләренчә, 10 кешенең һәлак булуы һәм 50 яраланучы турындагы хәбәрләр раслана дип яза “Интерфакс”.

Русия тикшерү комитеты әлеге вакыгыйга бәйле җинаять эше ачкан.

Чыганак һәм фото: Azatliq
Видео: РЕН ТВ

Запись Кырымның Киреч көллиятендә 4 курс студенты 19 кеше үтерә, 50се яралана [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кырымда пассажир автобусы ярдан төшкән [фото]
Кырымда Алушта — Феодосия трассасында пассажир автобусы ярдан төшкән. Һәлакәт аркасында биш кеше үлгән, тагын 13е зыян күргән.

Һәлакәт «Алушта — Судак — Феодосия» автоюлының 50нче чакрымында Щебетовка торак пункты янда чыккан. Гадәттән тыш хәллләр министрлыгы дүрт кеше һәлак булу турында әйтә. “Безнең мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә, дүрт кеше үлгән. Автобуста 20ләп кеше булырга мөмкин булган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана”,  дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кырым буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Төрле дәрәҗә җәрәхәт алган зыян күрүчеләр Судак һәм Феодосия хастаханәләренә озатылган. Фаҗига булган урынга коткаручылар һәм тикшерү органнары вәкилләре киткән. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Автобус йөртүче идарәне югалткан дигән версия карала.

Татар-информ

Фотолар gazeta.ru сайтыннан алынды

Запись Кырымда пассажир автобусы ярдан төшкән [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..