Архивы мәхәббәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Егетем өйләнергә теләми…
Дүрт ел инде егетем белән бергә йөрибез. Шул вакыт эчендә ул миңа бик күп яхшылыклар эшләде: кирәк чакта ярдәм итте, күңелне күрде, бүләкләр бирде, истәлекле мизгелләр бүләк итте. Әмма бер зур мәсьәлә — таш кебек арабызга кереп утырды: өйләнергә теләми ул. Без очрашабыз, кайвакыт ул миндә куна кала, әмма шушындый сәер очрашулар дәвам итә дә итә.

Берничә тапкыр сүз кузгатып карадым: “Миңа синең гадәтләреңне үзгәртү кирәк түгел, компьютерыңда уйнарсың, дусларың белән очрашырсың, ял көннәрендә пиво эчәрсең — барысы да элеккечә калсын”, — дим. “Сине үземнеке итеп, янымда гына тор дияргә уйламыйм, минем дә үз тормышым – эшем, дусларым, әти-әнием бар”, — дим.

Мин сине үзем белән кибеткә йөртергә дә җыенмыйм кирәк булса, якындагысына бергә чыгачакбыз – тиз генә, исемлек буенча, дим.

Ә егетем куркам ди. Үзе әйтүенчә, бу психологик курку икән. “Үзгәрешләр миңа авыр бирелә. Синең фатирда яшәү — яңа мохит, мин болай да стресс халәтендә, психологик яктан күтәрә алмам. Синең караватың да уңайсыз, плитәң газлы түгел, ә электр. Ашарга үземә әзерләргә кирәк булачак, ә мин бит эштән соң ял итәсем килә!” – ди.

Минемчә, болар барысы да сәбәп түгел, сылтау гына. Кешенең теләге булса, болай вак-төякләргә карап туктамас иде. Караватың уңайсыз дигәнне дә аңламыйм. Минем янга хәзер килеп йөри – зарланмый, ә өйләнешкәч, начар булачак икән. Ашарга килгәндә дә — пешереп торырга түгел бит, килдең, җылыттың, ашадың, ял иттең — булдыклы кеше җай таба. Ә ул: “Татар халкында йортка керү хурлык”, ди. Аның үзенең фатиры юк, булачагы да юк.

Мин инде ул башка кызлар белән йөридер, бәлки башкага өйләнәсе киләдер дип тә уйлаган идем. Алай да түгел кебек. Ул күп акча эшләми, эшеннән тапканын миңа тота кебек. Һәрхәлдә, 60 мең хезмәт хакы алып, ел буе эшләгәненә мине ялга алып барыша икән, минем аның башкага тотарлык акчасы юктыр кебек.

Аның әти-әнисе дә аңа өйлән ди икән. Ул минем белән йөргәнен аларга сиздермәскә дә тырышкан иде. Минем тырышлык белән генә белде әти-әнисе улларының кызы барлыгын. Әмма ул мине үзләренә алып кайтмый, таныштырырга да теләми.

Дус кызым: “Бәлки яшәп карарсыз”, — ди. Ә мин үзем бу фикергә шикләнеп карыйм. Без болай да яшибез бит инде, бергә генә түгел. Яшәп китсәк, ул мәңге өйләнмәс дип уйлыйм. Мин картайганчы торыр да янымда, китәр дә барыр.

Менә шулай. Яратадыр кебек… Әмма чынлап торып яратса — өйләнер иде. Ә болай… бу инде ярату түгел, ә җайлы мөнәсәбәтләрдән баш тартырга курку гына, ахрысы. Нәрсә икән соң бу?

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Егетем өйләнергә теләми… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ышанмыйм, ышанмыйм! Ялган!..”
Саумы, хыялларда – минеке, ә чынбарлыкта минеке булмаган, кешем. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Моңарчы кызыксынмаганны, нишләп хәзер кызыксынырга булдың димә. Уйларымнан, йөрәгемнән сине йолкып атарга күпме генә тырышсам да, килеп чыкмады. Хисләрем акылымнан көчлерәк булып чыкты. Урамда яңгыр ява…

Күңелне дә, тәнне дә лимон салынган кайнар чәй җылытырга сәләтле түгел. Тоташтан инде ничәнче тәмәкемне тартам. Һава җитми… Юк, тәмәке төтененнән түгел ул. Кайвакыт тәрәзәмне каерып ачып куям, тик барыбер суларга авыр. Сулышымны уйларым, хисләрем буа…

Беләсеңме, шушы яшемә җитеп, шуны аңладым: бөтен нәрсә мәхәббәт тирәсендә бөтерелә. Бәлки ир-аттан мондый сүзләрне ишетергә сәеррәктер. Әйе, үзем дә үземнән фәлсәфә көтмәгән идем, әмма тормыш теләсә кемне фәлсәфәче итәргә сәләтле икән.

Бераз читкәрәк кителде. Мәхәббәт дигән идем… Әйе, кемнәрдер мәхәббәт утында яна (нәкъ шушы “яна” сүзе “мәхәббәт” сүзенә тәңгәл килә дә), кемнеңдер сөюе нәфрәткә әйләнә, кемдер ярату эзләп яки көтеп яши… Мин дә яндым, көлгә калдым бугай… Җилләр көлемне әз-әзләп очыртып алып китә… Көл – ул минем сиңа әйтелмичә калган сүзләрем, әйтергә теләп тә, йөрәгемә яшерергә мәҗбүр булган хисләрем… Инде җилләр таратып бетергәнче, хат языйм дидем… Бу – минем соңгы хатым… Әгәр хәзер шушы юлларны укыйсың икән, димәк, җилләр көлемне таратып бетереп, җанымны да бик еракка очырткан дигән сүз…

Икәү төнге күккә карап, тынлыкны тыңлаган чакларны хәтерлисеңме? Шул мизгелләрдә, йөрәгемнең тибеше сиңа гына түгел, бөтен дөньяга да ишетелә төсле иде. Әле генә чабыштан килеп туктаган атныкы кебек тибә иде ул. Син янымда булганга… Йолдызларны күзәтергә, аларга исемнәр кушарга яратканыңны елмаеп искә алам. Син күктәге йолдызларны санаганда, мин үзеңә сиздермәскә тырышып, җилдә җилфердәгән чәчләреңә карап сокландым. Кулыңнан да тотарга куркып күпме йөрдем! Сиңа таба үрелсәм, куркытырмын һәм күбәләк сыман очып китәрсең шикелле тоела иде миңа…

Тәрәзә төбемдә син яраткан ак лилияләр тора. Бүген китерттем. Алар миңа сине хәтерләтә. Хәер, сине хәтерләтмәгән нәрсә бармы икән ул дөньяда? Әнә яңгыр да синең күз яшьләрең төсле җаныма бәреп ява.

“Яратмыйм мин сине” дигәндә, сулкылдый-сулкылдый елаганың һич тә күз алдымнан китми. “Ышанмыйм, ышанмыйм! Ялган!” – дип күкрәгемне йодрыкларың белән тезләнгән килеш төйгән идең. Шул вакытта үземнең дә чәчләремне йолкып елыйсым, күкне урталай ярырдай итеп кычкырасым килде. Тик мин үз сүземдә нык тордым. Син җиргә утырып елап калганда, бар көчемә арбамның тәгәрмәчләрен әйләндереп китеп бардым. Аннары синнән ерагайгач, мине күрмәячәгеңә инангач, җиргә шуышып төшеп, озак үкседем. Ишеп яуган яңгырдан бөтен киемем лычма булды, өс-башым сазга буялды. Кемнәрдер миннән куркып, читләтеп узарга тырышкандыр, кемнәрдер ярдәм итәргә теләп эндәште һәм иң башыма кулын куючы да булды. Әмма берсенең дә сүзен аермачык ишетмәдем. Бары кулым белән китәргә кушып ымладым.

Төзелештә эшләгәндә егылып төшкәч, мине кисәкләп җыйганнарын яхшы беләсең. Әйе, мин аңымда булмаганда да, син янымда булгансың, кулымны йомшак кулларың белән җылыткансың. Мине яшәтү өчен син күпме тырыштың, күпме Ходайга ялвардың! Шушы хәлләрдән соң сине ташлау ахмаклык, рәхмәтсез булу кебек кабул ителгәндер бәлки. Ләкин бу адымым син бәхетле булсын өчен иде! Беркайчан да аякка баса алмаячак кеше белән яшәп тилмермәсен, күз нурларың мине карап уңмасын, иңнәрең авыр тормыш йөгеннән сыгылмасын дигән идем мин. Өстәвенә, фаҗига аркасында балам булмаячагын да хәбәр иттеләр.

Төзелештә эшләвем туйга акча җыю максатыннан булды. Төп эшемдә хезмәт хакым әзрәк иде шул. Ни кызганыч, туй күлмәгеннән сине күрү насыйп булмады. Ак шомырт чәчкәседәй гүзәлемә карап, башка егет сокланды.

Тормышыгыз турында ишетеп тордым. Миңа ачудан булса кирәк, соңгы күрешүебездән соң бер ай узгач, сине ничә ел яратып йөргән егеткә кияүгә чыктың. Тормышыгыз җитеш, ире Сиринәне кулында гына күтәреп йөртә диделәр. Синең өчен сөендем.

“Яратмыйм” дигән сүземә син, әлбәттә, ышанмадың. Ике атна фатирыма килеп ишеккә шакыдың. Мин ачмадым. Бары ишек төбенә шуышып килеп, синең елаганыңны, сөйләгән сүзләреңне тыңладым… Һәм мыштым гына мин дә еладым…

Ничә ел үткәч, бүген тагын ишеккә шакыдың. Ачмадым. Тыңлап торганымны сизгәнсеңдер инде, хәлләремне сорадың. Үзеңнекен сөйләдең. Мине оныткансыңдыр, бәхетле тормыш кичерәсеңдер дигән идем. Оныта алмадым дидең. Ишекне ачып, тагын бер мәртәбә күзләреңә багасым, татлы иреннәреңнән үбәсем, чәчләреңнең хуш исен тоясым килде… Тик мине кызгануыңны теләмәдем. Аннан соң, ул күрешүдән ни мәгънә? Яраларны актару гына булыр иде.

Хуш, мәхәббәт гөлем. Мин китәм. Синсез яшәвемнең мәгънәсе, көннәремнең кояшы булмаганга китәм. Үз теләгем белән. Бу хат минем бәхилләшүем. Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине. Соңгы сулышыма кадәр яраттым…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/yshanmyym-yshanmyym-yalgan-sogy-khat

Запись “Ышанмыйм, ышанмыйм! Ялган!..” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»
Берен­че мәхәббәт, үкенечле язмышлар хакын­да күп языла. Араларында ниндиләре генә юк. Курсташымның сөйләгәннәре һич онытылмый, мәхәббәт тарихын сезгә дә сөйләргә булдым әле.

Зифа буйлы, сылу, мө­лаем Динә унынчы сый­ныфта укыганда беренче тапкыр ныклап гашыйк була. Җәйнең кояшлы бер көне. Ул гадәттәгечә уку­дан кайтып килә. Үзләре яшәгән урамга таба бо­рылгач, күрә: бер капка төбендә бик күпләп егет­ләр җыелышканнар. Ди­нә алар яныннан ты­ныч кына үтеп китмәкче була, тик шунда аңа бер егет, ягымлы итеп: “Сы­лукай, исемең ничек?” дип дәшә. Моңа кадәр бу егетне бер дә күргәне булмаган Динә, оялып кына, җавап кайтара. Егет шәһәрдән кунак­ка кайткан Айдар булып чыга. Ә беркөнне клуб­тан ул Динәне озата кай­та. Яшьләр матур гына оч­рашып йөри башлыйлар.

Берничә көннән исә Айдарның дусты Марат армиядән ялга кайтып төшә. Солдат егете кичен үзләре капка төбенә дус­ларын җыя. Бергәләшеп кич утыралар. Марат кич буе Динәдән күзен алмый, кызның да күңелендә ты­нычлык бетә. Ул үзенең гашыйк булганлыгын аңлап ала. Озакламый, Маратның отпускасы бетә, һәм ул кире армия сафла­рына китеп бара. Тик егет Динәнең йөрәгенә ут са­лып калдыра. Кызның бит әле мәктәпне тәмамлыйсы бар, алда имтиханнар кө­тә. Инде Айдарга да ар­мия сафларына чакыру кәгазе килеп төшә. Динә йөргән егетен хәрби хезмәткә озата, арада хатлар йөри башлыйлар. Үзе сөеклесенә хат яза, ә үзенең күңелендә – Марат. Нәрсә соң бу? Динә апты­рашта кала. Күңеле белән дөрес эшләмәгәнлеген аңласа да, йөрәге башка­ча тибә.

Көн артыннан көн үтә. Кыш җитә. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Беркөнне мәктәптән кайтып килгәндә, янә та­ныш күренеш кабатлана. Марат яшәгән йортның капка төбенә егетләр җыелышканнар. Динәнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, ул дулкынла­на башлый. Әйе, Марат  армия хезмәтен туты­рып кайткан. Егет, кыз­ны күрүгә, аны йомшак итеп кочагына ала һәм капка төбенә кадәр оза­тып куя. Кич кабат очра­шырга вәгъдә бирешәләр. Яшьләр, шулай итеп, оч­раша башлый.

Динә Айдарга хатла­рын хәзер сирәгрәк яза инде, ә бераздан арадагы хатлар бөтенләй тукта­ла. Динәгә Марат белән рәхәт. Сөйләшеп, сүзләре дә бетми.

Кызның мәктәпне тәмамлар көннәре дә якынлаша. Ул югары уку йортына китәргә әзерләнә. Яшьләр бергә булыр­га дигән ныклы карарга киләләр. Ә кыз беренче курсны тәмамлауга, Ма­рат Динәгә тәкъдим ясый.

… Инде Айдар да армиядән кайта. Аның нәкъ менә Динә исем­ле кыз белән очрашып йөри башлаганын иптәш кызлары Динәгә дә җиткерәләр. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителде ке­бек. Тормыш дәвам итә. Марат белән Динә туйга әзерләнеп йөргәндә, шомлы хәбәр ирешә. Ай­дар, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә вафат бул­ган. Динә Айдар алдында үзен гаепле тоя. Шул хис аңа һич тә тынгылык бир­ми. Тик, язмыштан тамыш юк, диләр.

Марат белән Динә өй­ләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре – беренче са­быйлары дөньяга килә. Яшь әни бик тә бәхетле. Тик, күпмедер вакыт яшәгәч, иренең үзенә карата сал­кынаюын сизә ул. Ир өйгә төн кунарга да кайтмый башлый. Динә караңгы төннәрне тәрәзә төбендә уздыра, меснәп йоклап ят­кан мәхәббәт җимешләре – улына карап, Маратын көтә. Бу инде Динәнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга ка­рап, очсыз-кырыйсыз уй­лар диңгезендә шактый йөзә ул. Ә бәлки, Айдарның күз яшьләре төшкәндер? Шикләнүләре аны үзеннән- үзе иксез-чиксез дәрьяга әйди. Динә белән Марат нинди бәхетлеләр иде бит. Алар тормышына соклан­маган кеше булмагандыр. Күз тигәндер, диючеләр дә булды. Мәхәббәтләре мәңге дә сүнмәс, сүрелмәс кебек тоелган иде бит. Төннәр буе кая йөри соң ир? Нигә өендә ямь югалды? Шулай йокысыз, икеләнүле, әрнүле бик күп көннәр, төннәр уза. Динә сабыр гына төеннең сүтелешен көтә. Авыр, бик авыр була аңа. “Барыбер ахыры булырга тиеш!” – ди ул һәм киләчәккә өмет белән карый.

Альбина Сабирова

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова җырлы ярыш оештырганнар [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

2 февраль, халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов җырлы ярыш оештырырга уйлаганнар. Ләкин һәрвакыттагыча дуслык җиңә.

Әлеге парның җырлаганын тыңлагач, ничек монда җиңүчене билгелисең инде? Икесеннән дә моң ташып тора! Зәйнәб Фәрхетдинова үзе дә: “Батл булса да, җиңүчене билгеләмибез”, дип яза үзенең инстаграм битендә.

Видео Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмыннан

Запись Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова җырлы ярыш оештырганнар [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Асаева туры эфирда Вилли белән ничек танышканнарын сөйләде/ Мәхәббәт тарихы [видео]
// Татар Тудей// Татар Бүген//

Вилдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаева никах ясагач, барлык кешеләрнең дә “Алар пар иделәр мени?” дигән сорау туды. Яшь пар никахка кадәр араларында мәхәббәт барын яшереп йөрделәр, чит күзләрдән сакладылар.

Менә күптән түгел алар Гөлназ Асаева инсаграм битеннән туры эфирга чыгып, үзләренең мәхәббәт тарихын сөйләделәр. Алар 1,5 ел очрашып йөргәннәр һәм бер-берсеннән аерыла алмагач, никах ясап, тыныч күңел белән бергә торырга уйлаганнар. Гөлназ аңа бер күрүдә гашыйк булмаган, “Вилли мина беренче бөтенләй дә ошамый иде”, диде ул.

Видео Гөлназ Асаева инстаграмыннан

Запись Гөлназ Асаева туры эфирда Вилли белән ничек танышканнарын сөйләде/ Мәхәббәт тарихы [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев хатыны белән очкычта тәрәзәсез урынга утырып кая очты? [Видео]
// Татар Тудей// Татар Бүген//

Фирдүс Тямаев хатыны белән 2-3 көнгә генә ял итергә киткәннәр.

Самолётта аларга бик яхшы урын эләкмәгән. Фирдүс Тямаев шаяртып “Безгә вип урын бирделәр” дип тә куя. Әмма алар төшенкелеккә бирелмиләр, көлешеп, рәхәтләнеп баралар.

“Иң мөхиме, без бергә!”, ди Фирдүс Тямаев.

Видео Фирдүс Тямаев инстаграмыннан

Запись Фирдүс Тямаев хатыны белән очкычта тәрәзәсез урынга утырып кая очты? [Видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Асаева Виллиның гаиләдә нинди икәнен күрсәтте [видео]
Гөлназ Асаева белән Вилли күптән түгел никах ясап, ир белән хатын булдылар. Хәзер инде без аларны Гөлназның инстаграм битендә ешрак күрә башладык.

Бүген Асаева безгә Виллиның ачуы чыккан, арган чагын да күрсәтте. “Котыра башласа, бик әйбәт”, дип тә өстәп куйды Гөлназ.

Видео Гөлназ Асаева инстаграмыннан

Запись Гөлназ Асаева Виллиның гаиләдә нинди икәнен күрсәтте [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сез ни сөйлисез… Минем кызым бер ел элек дөньядан китте…”
– Башкача шалтыратма да миңа! – дип кычкырды Ләйлә яшьләренә төелеп. – Мин сине башкача гафу итмәячәкмен!

Дөбер-шатыр капкаларын ябып кереп киткән кыз артыннан Рамил башын иеп карап калды. Акланырга сүз дә таба алмады ул. Гаепле. Сессия тәмамлануын “юып”, Ләйлә белән очрашырга сөйләшкәнен онытты. Ә Ләйлә аны кинотеатр алдында ике сәгать көткән… Кәеф-сафа корганда мавыгып китеп, дөньясын онытуы беренчегә генә түгел шул аның. Ярата Рамил күңел ачарга. Гәрчә кичә егетләр белән сессия тәмамлану хөрмәтенә берне генә “күтәрәм” дә Ләйлә янына ашыгам дип уйлаган иде дә соң… Төнге клубтан өенә таңга таба гына кайтып керде.

Рамилнең күңелен аңлагандай күк йөзендә болытлар куерып, яңгыр сибәли башлады. Егет күрше капка төбенә килеп туктаган таксидан кешеләр төшүен күреп, шунда йөгерде.

Ярты юлда инде яңгыр коеп ява башлады. Ләйләләр шәһәр читендә шәхси йортта яши, Рамил шәһәрнең бөтенләй икенче ягында. Кайтыр юл ерак кына. Күңелсез уйларыннан егетне руль артындагы абзыйның тавышы сискәндереп җибәрде.

– Мондый койма яңгырда юл уртасында нишләп тора бу кыз?

– Чынлап та, караңгыда юл читендә чыланып беткән бер кыз шәйләнде.

– Абзый, әйдә алабыз, кызганыч бит! Үзем түлим!

Кыз бик аралашучан булып чыкты.

– Егетем белән талаштык. Төшеп калдым, – дип аңлатты ул үзенең юлда торуын. – Римма булам!

– Мин – Рамил. Гаҗәп, минем дә хәлләр шундыйрак. Талаштык…

– О! Аңлыйм хәлеңне… – Кыз бер минутка гына тын калды да елмаеп җибәрде. – Ә минем бүген туган көн!

– Котлыйм! Ә син маладис, шундый көнне егетең белән талашсаң да күңелеңне төшермисең. Елмаясың!

– Өйдә әни мине тәмле торт белән көтә!

Кыз юл буе туктамыйча сөйләнеп кайтты. Рамил аннан күзен дә алалмады. Ниндидер үзенчәлекле матурлык бөркелә иде бу кыздан. Бите ап-ак, чәчләре чем-кара, ә күзләре төпсез зәңгәр. Нәкъ күзләре төсендәге ефәк шарфы үзен тагын да матурландырып җибәрә.

Римма да Ләйлә кебек шәһәр читендәге шәхси йортта яши икән. Ләкин бөтенләй икенче якта. Кайтып җиткәнче Рамилнең күңеленнән чыкмады бу кыз. Ә машинадан төшкәндә зәңгәр шарфны күреп калды. Оныткан!

– Менә тагын очрашырга сәбәп булды сезгә! Кайда яшәгәнен белдең бит, иртәгә илтеп бирәсең инде, – дип елмайды таксист абзый.

Икенче көнне Рамил Римма яшәгән йортка таба юлланды. Ә бәлки бу язмыштыр, дип уйлады егет. Ләйлә белән ничектер гел талашалар… Римманы очрашуга чакырырга уйлады ул.

Ишекне өлкән яшьтәге моңсу гына бер апа ачты. Рамил килүенең сәбәбен аңлатырга тотынды.

– Исәнмесез! Гафу итегез, мин кичә сезнең кызыгыз белән бер таксида кайттым, ул менә шарфын оныткан…

Хатын егетнең кулындагы шарфка төбәлде һәм ап-ак булды, калтырана башлады. Рамил аның һушын югалтырга мөмкинлеген аңлап, ипләп кенә якындагы эскәмиягә барып утырырга ярдәм итте.

– Сез ни сөйлисез… – дип ниһаять үзен кулга алды ханым. – Минем кызым бер ел элек дөньядан китте…

– Ничек? Бәлки икенче кызыгыздыр…

– Ул минем бердәнбер кызым иде… – Апаның битеннән күз яшьләре тәгәрәп төште.

– Ничек була соң бу… – Рамил аптыраудан үзалдына сөйләнә башлады. – Махмырдан күземә күренгәндер дияр идем, менә бит шарфы! Мин аны ап-ачык күрдем! Туган көнем диде…

– Әйе, мәрхүмә кызымның кичә туган көне иде! – дип елап җибәрде бичара ана. – Ул үткән ел туган көнендә юл һәлакәтенә очрады… Туктагыз, тукта! Бу бит чынлап та минем кызымның шарфына охшаган… Каян алдыгыз?

Рамил шарфны эскәмиядә калдырды да чыгып йөгерде. Бу мәгълүматтан егетнең башы әйләнде. Нәрсә булды соң бу? Кемдер шаярттымы? Кем? Кыз бит юлда очраклы гына килеп чыкты…. Әллә чынлап та ул кичә… үлгән кыз белән аралаштымы? Юк, башкача эчмәскә кирәк, дип уйлады егет. Акылга утырырга вакыт. Рамил телефонын алып, таныш номерны җыйды.

– Ләйләм! Кичер мине… Мин башка беркайчан да… Беркайчан да…

Ләйсән Якупова

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись “Сез ни сөйлисез… Минем кызым бер ел элек дөньядан китте…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә, кызның учлап чәчләре коела башлады…” [язмыш сынавы]
Лилия кечкенәдән яңгыр астында йөрергә ярата. Бәби чагыннан ук яңгыр яуганда рәхәтләнеп йоклый торган булган. Тәпи киткәч тә, чаптыр-чоптыр күлләвекләрдән сикерерә иде. Пычранып, туңып бетсә дә, авырып ятканы юк иде. Яңгырдан соң чыккан салават күперен күзләре талганчы күзәтте. Хыялында шул күпердән йөгерә. Йокысында да аллы-гөлле төшләр күрде. Үсә төшкәч тә тыелып калмыйча, кеше күрмәгәндә, күлләвекләргә керә иде. Әнисе орышса – елмая гына. Зонтик алып бирделәр, ул коры килеш, ә Лилия манма су булып кайта.

Яңгыр суының файдасы тидеме, кызның чәчләре куе, дулкынланып, озын булып үсте. Учка сыймый, ташып чыга. Егетләр аның толымына сокланып, яратып күз ата башлады. Җылы яңгыр астында үскән каен җиләге кебек өлгереп җитте ул. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде. Шәһәрдә дә яңгыр астында йөрүен дәвам итте. Дөрес, дәрескә зонтик астында килсә дә, кайтканда аны ачмый иде. Үзе зонтик тоткан, үзе манма су булып юешләнгән кызга аптырап  та, көнләшеп тә карыйлар иде яныннан узучылар. Гомерен балалар укытуга багышларга теләгән Лилия, күрше авылга кайтып урнашты. Үз авылыннан ерак түгел, өч чакрым гына. Җәяүләп кенә йөрергә булды. Бәхеткә, сентябрь, октябрь коры, җылы килде. Рәхәтләнеп йөрде кыз. Иртүк торып кояш белән чыгып китә, кояш баеганда кайтып җитә. К

ышка таба, мәктәпкә яшь укытучы килде. Тарих белгече Ранил исемле егет чибәр иде. Укытучыга кызлар да, өлкән класстагы укучы кызлар да гашыйк булды. Ә Ранил Лилиядән күзләрен алмады. Егет район үзәгеннән килеп йөри, машиналы. Күп тапкырлар кызны өенә кайтарып куярга теләген белдерде. Тик Лилия ризалашмады, мәхәббәттән курыка иде ул. Китаптан гына укып белгән хиснең беркөнне үзенә дә килүен көтсә дә, курка иде. Яшь бит әле, өлгерер, янәсе…

Начар хәбәр көтмәгәндә килде. Гадәттәгечә, һәр елны укытучылар хастаханәдә тикшеренү үтә. Бар да әйбәт кебек иде. Әмма, табигать баласы, яңгыр кызы Лилиядә яман шеш таптылар. Кыз шәһәргә китте. Узгынчыдыр, ялгышлыктыр, дигән шеш, начар булып чыкты. Бу хәбәр барысына да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, берәүнең дә ышанасы килмәде. Саф күңелле, чиста, самими, матур кызда шундый чир булсын әле!

Атна саен кан тапшыру, тикшеренү, юлда йөрү кызны талчыктырды, ябыктырды. Укытучылар, мәктәп, авыл халкы кызны ташламады, кулдан килгән кадәр акча җыеп, ярдәм итте. Бераздан сөенечле хәбәр килеп иреште: чирнең башлангыч вакыты, кичекмәстән операция ясатырга кирәк диделәр. Лилия бу мөмкинлекне ычкындырмаска тырышып, табибларга ышанды. Авырлыкларны кыз Ранил белән бергә күтәрде. Егет аның яныннан бер дә китмәде. Ачыктан-ачык яратам, сөям, дип йөрмәсә дә, күзләреннән, үз-үзен тотышыннан, игътибарыннан сөю ташып тора иде. Лилия дә аны читкә этәрмәде…

Операция озак барды, уңышлы үтте. Ниһаять, бар да артта калды. Лилия күзләрен ачканда, янындагыларны күреп, елап җибәрде. Табиб әле тагын дәвалау курслары кирәклеге турында әйткәч, күңелләре сүрелде. Бер айдан химия терапиягә килергә куштылар кызга. Һәр химиотерапиядән соң кыз ярты үлеп терелә иде. Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә генә, беркөнне кыз чәчләрен тарап үрим, дисә, учлап чәчләре коела башлады. Кайчандыр, учка сыймаган чәчләре, бар кешене сокландырган чәчләре кызга хыянәт итте. Монысын тагын да авыр кичерде кыз. Бөтенләй пеләш калгач, башына яулык белән бәйләп йөри башлады. Көзгедән үзен күрәсе килмәде, алай гына түгел, берәүне дә күрергә теләмәде. Хәзер инде ул яңгырны күрәлмый, кайчандыр, яңгыр тәрәзәгә чиртә башлауга, урамга йөгергән кыз, хәзер яңгыр тавышын ишетмәс өчен юрганын башыннан каплый.

Беркөнне, хәл белергә дип дуслары килергә тиеш иде. Хәлен белешергә тиеш иде дуслары. Күрәсе килмәсә дә, кыз аларны каршы алырга җыенды. Капка ишеге ачылды. Ә аннан… чәчләрен пеләшкә алдырган егет-кызлар керә иде. Иң алда – пеләш Ранил. Үзләре көлә. Аларның кыяфәте, көлүләре Лилиягә дә йокты. Ничә айдан соң Лилия беренче тапкыр кычкырып көлде, аннары үксеп елап җибәрде. Бөтен авырлыклар, бөтен начар хәбәрләр, күңелсезлекләр юылып төште кебек. Дусларының аның хакына чәч алдырулары кызның күңелен айкады…

…Беренче ләйсән яңгыры ява бүген. Салкын кыштан соң беренче яңгыр. Үзе җылы, үзе көчле, бөтен пычракны юарга теләгәндәй ишә генә.

Тау битендә, көчле яңгырга карамый, чыланып беткән икәү җитәкләшеп, офыкка таба китеп бара. Егет – чем-кара бөдрә чәчле Ранил. Кыз – авырудан соң, коелып беткәннән соң тагын да куерак, тагын да матуррак булып үсеп чыккан чәчләрен җилкәләренә таратып салган Лилия иде…

Казан утлары
Гөлшат Дәүләтбаева
Фото: pinterest

Запись “Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә, кызның учлап чәчләре коела башлады…” [язмыш сынавы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Яшьлектә кавыша алмаганны, гомеребезнең уртасында берләшеп яшәп киттек…” [булган хәл]
Яшьлектә мин бер егет белән очрашып йөргән идем. Бик яратышып йөргән сыман идек. Әмма аның миннән башка икенче бер кызы да булган икән. Бу кыз авырга узган. Егетнең өйләнмичә чарасы юк иде. Без аның белән шулай аерылыштык. Күңелемдә нык авыр хисләр иде. Шулай да аның мине чын күңеле белән яратуына ышана идем. Мине яратып йөргән ул, ә теге кыз белән йоклар өчен йөргән.

Алардан ераграк булыйм дип, Уфага күченеп киттем. Уфада туганнар яши иде безнең. Әни хат язып салды да, алардан уңай җавап алгач, мин озак тормадым, җыенып өйдән киттем. Туганнар поезддан ук каршы алдылар, аларның ярдәме белән эшкә урнаштым. Бөтен тормышым аларның ярдәме белән көйләнеп китте дисәм дә арттыру булмас. Уфага килгәндә минем күңел бик яралы иде бит. Бүтән беркайчан да егетләр күзенә карамас сыман идем, гомерлеккә ялгыз булырмын сыман идем. Әмма насыйбың булса, чыгасың икән аны, ирләргә дә кабаттан ышана башлыйсың икән.

Ирем шул ук Уфа кешесе иде минем. Шулай ышанып кияүгә чыксам да, ике балабыз булса да, начар яшәдек. Ул хәзер юк инде. Үлгән кешеләрне начар дип сөйләргә ярамый бит. Шуңа да тормышыбызның бөтен михнәтләрен әйтеп бетерә алмыйм. Әмма шунысы хак: нинди генә авырлыклар булса да, бар да ир аркасында гына булды. Мине дә, балаларымны да бик интектереп торды. Аллага шөкер инде, Ходай озын гомерләр бирмәгән үзенә, нишләр идең. Иремнең үлеме миңа олы кайгы булды дип әйтә алмыйм шуңа күрә. Җиренә җиткереп озаттым, ашларын укыттым, хәерләремне бирдем. Әмма күңелдә бушлык калды. Үземне ничектер ике арада сыман тойдым. Җирдә дә түгел, күктә дә түгел. Балалар зурлар иде инде, үз тормышлары. Алар дип тә артык борчыласы юк бит. Кисәк кенә шулай ялгыз калдым.

Дүрт ел шулай яшәгәч, мине яшьлектәге егетем эзләп тапты. Тормышымны туган-тумачалардан белешкәләп торгандыр инде. Бер тирәдә яшәгәч, ишетелә дә торгандыр инде. Адресымны да, телефонымны да биргәннәр моңа. Әйтмичә генә Уфага килгән. Шалтыраткач, күрешик әле дип сорагач, бик гаҗәпсендем. Әле үзебезнекеләр янына тиз генә кайтмам дигән идем, мин монда, Уфада инде дигәч кенә белдем. Килгән кешегә “юк” дип әйтеп булмас дип, күрештек. “Егетем” гомер буе мине уйлап яшәгән икән. Аның да хатыннан бәхете булмаган, шулай ук ике балалары туган. Аның хатыны минем ирдән дә алданрак үлгән булып чыкты. Яшьлектә кавыша алмаганны, гомеребезнең уртасында берләшеп яшәп киттек.

Икенче ирем нык әйбәт кеше булып чыкты. Әмма озак яши алмадык шул аның белән, сигез генә ел яшәп калдык. Ә беренче ир белән егерме елдан артыграк яшәгән идек. Беренче ирне искә дә алганым юк, аның белән үткән тормыш сагындырмый. Ә икенче ир белән яшәгән шушы барлы-юклы сигез елны искә алмаган көнем юк. Кайда барып тотынсам да, шушы ирем искә төшә. Сәбәп булмаганда да чәчәк бүләк итте ул миңа, бераз гына акча җыелса да, миңа берәр матур алка яки балдак алып кайта иде.

Күпчелек ир-ат хатын-кыз ялтыравыгы сайланып кибетләрдә йөрергә яратмый бит. Ә бу андый булмады. Миңа ни булса да алсак, бала-чага сыман шатлана торган иде инде. Шуларның барысын да исемә төшерәм дә, икенче иремне җирдәге әүлия булган ул дим. Аның белән алган бер генә күлмәгемне дә ташламадым. Чөнки бар да шулкадәр кадерле аларның. Хәзер ул кадәр киенеп-ясанып чыгар җир дә юк. Күбрәк өйдә генә. Кайсыбер көннәрдә шкафны ачам да, шул киемнәремне тотып-тотып карыйм, сыйпап куям. Балдакларымны да алып киеп карыйм. Хәзер сөякләр калынайды инде. Кайсыберләре ярамый да башлады.

Балалар зурлар, оныклар да үсәләр. Алар минем белән яшәмиләр, бәйрәмнәрдә, озак ялларда гына киләләр. Артык озак та тора алмыйлар. Эш күп дип, китеп тә баралар. Миңа юанырга газеталар гына кала.

Мин кайбер хатларны укыйм да, бик аптырыйм. “Үзем генә тынычлап яшим. Бик рәхәт”, – диләр. Әле Аллага шөкер дип тә әйтәләр. Шулай дип язган кешеләргә бер дә ышанмыйм мин. Ялгызлык нык авыр бит ул. Мин кайчак көннәр буе телефоныма карап утырам, берәрсе шалтыратмас микән дим. Кайбер көннәрдә шалтырый телефон. Йә кызым хәлләремне белешә, йә олы онык. Ә күпчелек көннәрдә беркем дә шалтыратмый. Кайчак шул тынлык атнага сузыла, ул чакларда нык авыр инде. Шуңа күрә мин берәүгә дә ялгызлык теләмим, бик авыр ул. “Рәхәт” дип сөйләп торган кешеләргә ышанмасыннар, ялганлыйлар.

Венера апагыз, Уфа
"Язмыш кочагы" газетасы
Фото: Психологос

Запись “Яшьлектә кавыша алмаганны, гомеребезнең уртасында берләшеп яшәп киттек…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..