Архивы могҗиза - Tatar Today - татар яңалыклары.

Могҗиза: Лаештан Гөлфирә апаның тавыклары “Аллаһ” сүзе язылган йомыркалар сала, карбызлары да бизәкле
Лаеш районының Кече Елга авылындагы һава могҗизалымы, аккан суы хикмәтлеме – быел көзге уңышлары бик үзенчәлекле булган авыл халкының. Мәсәлән, 63 яшьлек Гөлфирә апа Кадыйрова, тапталып беткән, кадерсез генә бер җиргә: «Барыбер бу салкыннарда үсеп китә алмас болар», – дип, ун төп карбыз утырткан булган. «Үләргә киткән түтекәй баеп кайта түгелме?», дигәндәй, моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыеп алган, утыздан артык карбызы арасында бер могҗизалысы да бар – ул карбызның кабыгында ниндидер сәер бизәкләр пәйда булган.

«ҮСМӘС ИНДЕ БОЛАР, ДИСӘМ ДӘ…»

Гөлфирә апа 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән, ире белән бергәләшеп чөкердәшеп яшәгән көннәре. Аларның кавышуы да үзенчәлекле булган – армиядән көтеп алган, ун ел очрашканнан соң гына өйләнешкәннәр. Гөлләр, чәчәкләр ярата, тәрәзә төпләрен тутырып яран гөлләр үстерә. Авылдашларыннан күреп кызыккан да, дүрт ел элек беренче мәртәбә карбыз утыртып караган. Бездә карбыз уңышы бәрәңгенеке кадәр үк булмый инде – үзләренә татып карау өчен генә җитәрлек үскән моңа кадәр. Ә менә быелгы уңышы шаккаттырган – ун төптән утыз данә карбыз алган. Әле җитмәсә берсе үскән вакытта ук бизәкләнә башлаган.

– Мин аларның астына, черемәсен дип, ком салып чыгам. Карбызның бер асты сарырак була бит. Шуңа саргая гынадыр дип белгән идем башта. Олы кешенең күзләре бер хәлчә – үзегез беләсез. Җыеп алыр вакыт җиткәч игътибар белән карадым, ул сары өлешләре бизәк икән. Күршегә Казаннан Мөхәммәдиядә эшләгән ханым кайтты, аңа да, үземнең өлкән апама да бу бизәкләрне күрсәттем, «Болар борынгы дини бизәкләрне хәтерләтә», – диделәр. Моңа кадәр дә мондый могҗизалы хәл булган иде – тавыкларым берничә мәртәбә «Аллаһ» сүзе язылган йомыркалар салды, – дип сөйли Гөлфирә Кадыйрова.

Сәер карбызның рәсемен «Инстаграм» социаль челтәренә урнаштырган булган әңгәмәдәшем. Ләкин күпләр моның үзеннән-үзе пәйда булган бизәкләр булуына ышанмаган.

– Кайсы: «Үзең ясагансың», – ди, икенче берсе әкәм-төкәмгә сылтый, берәүләр: «Бизәкле чүпрәк өстендә үскәндер бу карбызың, шуннан йоккандыр», – диләр. Чүпрәкләр өстендә үстермәдем инде, суыклар булгач берничә виноград яфрагы каплап торган идем, аны да берничә көннән алып аттым, үзем шушылай бизәк ясап утыраммы, йә? Кешеләр ышанмыйлар үзе шушылай булганга. Үзем дә кайдан килеп чыкканын белмим, Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы дип уйлыйм. Бу бизәкләр бөтен карбызда да юк, бары тик берсендә генә, иң олысында – 5 килограммлысында. Әле аның да биш килограмм булуы могҗиза, бу сорты буенча зур була торган карбыз да түгел иде.

Кадыйровлар гаиләсе

– Карбызның уңышы яхшы булды дидегез, аерым бер шартларда үстермәгән идегезме аларны?

– Бернинди тәрбия дә булмады, карбыз җылы яратканга, аны кояшлырак урынга утырттым да, вакытында су сиптем. Бөтен булган шартлары шул. Җирләрне ашламалап тормадым. Ризык булса, тешеңне сындырып керә икән, мин ул салкыннардан соң карбыз булыр дип, бөтенләй дә уйламаган идем, – ди әңгәмәдәшем.

Уңышы күп булгач, үзе әйтмешли, инде гаиләләре белән карбыз ашап туйгач, күршеләре белән дә бүлешкәннәр. Бизәкле карбызны исә ашап кына калмаганнар, Гөлфирә апа төшләрен дә алып калган – аны туганнары белән дә бүлешеп, алдагы елларда утыртачакбыз, дип сөйли. Тәме буенча бу бизәкле карбыз калганнарына караганда да татлырак булган. Башкаларыннан аермалы буларак, артык төшле дә түгел, ди.

– Эчен ашасак та, кабыгын суыткычта саклап торам әле, соңыннан да ташламам инде, берәр ничек киптереп сакларга кирәк булыр. «Аллаһ» дип язылган йомыркаларның да эчен агызып, кабыкларын саклап куйдым. Өч тапкыр салдылар инде андый йомырканы. Бу дини могҗизаларны – безгә Аллаһның бер билгесе дип саныйм,

Алалһы Тәгалә саулык, тигезлек бирсен, бала хәсрәте бирмәсен дип телим.

Бизәкле карбызларга бөтен авыл халкы шаккаткан

ГИГАНТ КАБАКЛАР ҮСКӘН

Гөлфирә апа Кадыйрова белән сөйләшкән вакытта, кисәк кенә сорап куйды: «Ә сез безнең авылдагы Фәридә белән Илдар Шәвәлиевларның кабакларын күрдегезме соң әле?!».

Бактың исә, Шәвәлиевлар бакчасында гигант кабаклар үскән икән. Берсенең мәсәлән, озынлыгы 60 сантиметр булган, авырлыгы 12 килограммга якын. Тышкы кыяфәте буенча кабак түгел, ташкабакны хәтерләтә алар. Эче исә пешергән вакытта кызыл төскә керә ди.

Фәридә һәм Илдар Шәвәлиевлар гигант кабаклар үстергән

– Сортының исемен белмим, кешедән алган орлыклар гына бу. Ләкин шунысы бар – Таҗикстан, Үзбәкстан якларыннан килгән кабаклар түгелме икән бу, дип шикләнәм. Ник дигәндә, күптән түгел берничә үзбәк килгән иде, аларга шушы кабакны ашатып карагач, «Безнең якта гел мондый кабак кына ашыйлар ул», – дип сөйләделәр. Бу кабакның орлыклары башында гына була, калган җирләре – йомшагы, – дип сөйли Фәридә ханым.

Кабакларын авыл клубындагы уңыш бәйрәменә күргәзмәгә куйган булган, хәзер инде төсләре үзгәргән, саргайганнар, аларны бәлешкә, кабартмаларга тотарга уйлый хуҗабикә. Шулай ук, ит белән бәрәңгеле ризыкларга да кабак кушып җибәрә икән.

– Аеруча тары белән кабак кабартмаларын яратам. Ул кабартмаларны майда йөздереп пешермисең – духовка мичендә пешәләр. Камырын басу өчен бер стакан сөт, бер стакан көнбагыш мае, бер стакан су һәм бер аш кашыгы майонез алам, камыр басам, эченә эчлек: бүрттерелгән тары ярмасы яки дөге, кыргычтан уылган кабак, бераз шикәр комы, бераз тоз, әзрәк сыер мае кушып ясыйм анысын. Бик тәмле була, – дип сөйли Фәридә ханым.

Дөресен әйткәндә, әле кабакларын нәрсә эшләтеп, ничек кулланып бетерәчәге турында уйларга бик вакыты да юк икән. Быел мең баш бройлер чебие алып үстергәннәр. Хәзер өмәләре башланган – бер тотынганда сиксәнешәр чеби суеп, шуны чистартып, мәш киләләр икән.

– Тагын 800 чеби калды әле, теләсәгез сез дә килегез өмәгә, дип чакырып калды Фәридә апа.

Кече Елгада яшәүчеләр менә шулай көзге уңышка хәйран калган. Гигант кабаклар да, серле карбызлар да – барысы да бәрәкәтле ризык булсын, дип телиләр. Шунысы да кызык – киләсе елга Гөлфирә ханым бизәкле карбызларның орлыгын утыртачак бит. Алардан үстергән карбызлар да шундый ук бизәкле булыр микән?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Лаеш – Казан

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись Могҗиза: Лаештан Гөлфирә апаның тавыклары “Аллаһ” сүзе язылган йомыркалар сала, карбызлары да бизәкле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлнарага табиблар балага узарга ярамый ди, әмма тугыз айдан сәламәт кыз бала туа!
Абдуллиннар икенче балаларын алып кайту турында берничә ел хыяллана. Көтмәгәндә Гөлнара инсульт кичерә, катлаулы операция ясыйлар. Табиблар балага узарга ярамый дип, өметләрен өзә. Әмма тугыз айдан соң сау-сәламәт кыз бала туа! Бәхетле әни моны “Аллаһ могҗизасы һәм табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве” дип бәяли. //Интертат//

«Мин озак вакыт йөккә уза алмадым, ләкин көннәрдән бер көнне биш атналык авырым бар икәнен белдем», – дип, бәхетле мизгелләрен исенә төшерә Гөлнара Абдуллина.

Ханым 6 ел дәвамында балага уза алмый. Барлык медицина күрсәткечләре буенча Гөлнара сау-сәламәт була, ләкин бала алып кайтырга бик теләсәләр дә, алар әти-әни булу бәхетенә ирешә алмыйлар.

2016 елның язында 36 яшьлек Гөлнара Абдуллина ишемия инсульты кичерә.

«Сул күзем күрми башлады, күзләрем томалана иде, барысы да шуннан башланды. Күз табибына мөрәҗәгать иттем, ул мине нейрохирургка җибәрде. Неврологка күрендем, баш миенә МРТ ясаттым. Баш миендә бик зур аневризма булуы ачыкланды, инсульт килеп чыгуга шул сәбәп булган да инде. Шуннан соң мине МКДЦга җибәрделәр. 6 майда операция ясадылар», – дип сөйләде Гөлнара ханым.

Баш мие тамырлары аневризмасы – мидәге кан тамырының кабарып чыгуы, ул бик тиз үсә һәм кан белән тула. Табиблар әйтүенчә, иң куркынычы – аневризманың шартлавы. Бу баш миенә кан савуны китереп чыгара. Кан тамырлары аневризмасы баш миенең теләсә кайсы өлешендә килеп чыгарга мөмкин.

“Операция сәгать ярым барды, бер атна чамасы хастаханәдә яткач, өйгә чыгардылар. Июньдә сәламәтлегемә зарланмадым. Ә июль аенда йөкле икәнемне белдем – балага биш атна иде. №3 хатын-кызлар консультациясенә бардым, аннан мине Казанның башка хастаханәсенә табиблар консилиумына җибәрделәр», – дип сөйли Гөлнара.

Табиблар әйтүенчә, Гөлнарада табылган аневризма бик зур була, аны “критик размерда” дип бәялиләр. №3 хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Луиза Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, мондый зур аневризма вакытында йөккә узган хатын-кызларны очратканы булмаган.

“Минем 22 еллык тәҗрибәм бар. Ләкин мондый хәлгә беркайчан да тарыганым булмады, шундый зур аневризма белән операция ясаткан хатын-кызның минем пациентлар арасында булганы юк иде. Гомумән алганда, бу йөклелек бик куркыныч. Бала өчен дә, әни кеше өчен дә куркыныч. Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы буенча да, аек акыл белән эш иткәндә дә балага узу һәм аны күтәрү тыела. Йөклелекне өзәргә кушылган иде», – дип аңлатты Луиза Шәйхетдинова.

Табиблар җыйган консилиумда Гөлнарага йөклелекне өзәргә киңәш ителә. Әмма ул аборт ясатудан баш тарта.

“Без аның белән сөйләштек. Хәтта ирен дә чакырдым. Җаваплылык турында, хәтта бу йөклелекнең аның гомерен өзәргә мөмкин икәнен дә аңлаттым. Ханым, Аллаһ ярдәменә ышанганын әйтте, үзенең икенче бала табасы килгәнен һәм моны алты ел көткәнен әйтте. Гафу үтенеп: «Теләсә нәрсә эшләгез, ләкин мин барыбер баланы табам» диде. Аны атна саен чакырдык, сөйләштек, хәтта әти-әнисен дә чакырдык», – дип сөйли табибә ханым.

Көтелмәгән йөклеклекне табиблар Гөлнараның операциядән соңгы психологик халәте белән аңлаталар.

«Аның бик нык йөккә узасы килгән. Монда, мөгаен, организм стресс кичергәндер һәм пациент үз проблемаларын онытып торган. Бу чыннан да уникаль очрак – могҗиза. Авырлы ханымның теләге көчле булу һәм медицинаның алга китүе, югары дәрәҗәдә булуы хатын-кызларга ярдәм итәргә мөмкин», – дип билгеләп үтте Луиза Шәйхетдинова.

Мондый катлаулы йөклелекны күзәтергә алынганчы, консультация җитәкчесе, №7 Шәһәр клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм МКДЦның баш белгечләре белән пациентны карау тактикасын билгели.

“Әлбәттә, әгәр дә Гөлнара белән берәр хәл була калса, хәзер бу урында утыра алмаячагымны аңлый идем. Миңа эшли белмисең, күндерә алмагансың, дип әйтерләр иде. Ул миңа карады да: «Мин барысын да аңлыйм, ләкин аборт ясатмаячакмын. Бу дөрес булмас иде», диде», – дип сөйли консультация җитәкчесе.

Икенче тапкыр балага узганчы Гөлнара Казан дәүләт энергетика университетында укытучы булып эшләгән. Беренче эш итеп табиблар Гөлнарга эшләмәскә кушалар, больничныйга җибәрәләр, ә соңыннан даими тикшеренүләр башлана.

«МКДЦда минем карар белән килештеләр. Мин табибларга бик рәхмәтле – мине больничныйга җибәрделәр. Йөклелек вакытында нейрохирург һәрдаим тикшерүләр уздырды, баш миенә МРТ ясадылар. Сәламәтлегемдә тайпылышлар булмады». – дип сөйли Гөлнара Абдуллина.

Гөлнара, йөклелек чорында курку булганын яшерми, ләкин туганнары һәм якыннары аңа һәрвакыт ярдәм итеп торган.

“Авыру ханымнарның бала табуы турында язмалар укымаска тырыштым, үз-үземне куркытасым килмәде. Минем бик нык сау-сәламәт бала табасым килде. Туганнарым ярдәм иттеләр, баланы табарга куштылар. Аллаһ бала биргән икән, димәк без аны табарга тиеш. Табиблар кире күндерергә теләде, үзләре дә бик курыкты. Бала гына түгел, үзең дә вафат булырга мөмкин дигәннәрен хәтерлим. Аңлый идем мин барысын да», – ди Гөлнара.

Хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе сүзләренчә, Гөлнараның икенче йөклелеге 38 атна дәвам итә, шул вакыт эчендә клиник-лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр уздырыла.

Быел Абдуллиннарның кызларына бер яшь тулачак. Кызчык сау-сәламәт, әнисенең дә хәле яхшы, аневризма күзгә күренеп кими.

Һәм «Татар-информ»га мәгълүм булганча, Гөлнара Абдуллинаның йөклелек тарихы, Татарстанның төп медицина конкурсы – «Ел табибы – Ак чәчәкләр» дә «Уникаль очрак» номинациясендә катнаша.

Запись Гөлнарага табиблар балага узарга ярамый ди, әмма тугыз айдан сәламәт кыз бала туа! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кан рагын җиңгән Раиса Батырова: «Аллаһы Тәгаләне белми дә идем»
Кан рагы диагнозы куйгач, табиблар Раисага гомеренең санаулы көннәре генә калуын ачыктан-ачык әйтә. Әмма бу көннән соң 40 ел узган инде. //Әлмәт таңнары//

Ул чорда табиблар операция тәкъдим итми, хастаханәгә салудан баш тарта. Нәтиҗәсе булмаячагына ишарәли алар. Туганнары да Раисаның үлемен көтеп яши башлый, ике баласын кая урнаштыру турында уйлана.

– Мин авырудан котылу өчен икенче юл эзли башладым. Аллаһы Тәгаләне гел белми дә идем. Без чукындырылмаган да идек, – дип искә ала Раиса Батырова.

Раиса әкренләп дингә кереп китә, үзен дә, балаларын да чукындыра. Көн саен догалар укый башлый, чиркәүгә еш йөри. Шулай итеп 40 ел узып та китә.

– 40 ел хастаханәгә барганым да юк. Миңа гел урын юк диделәр. 40 ел буена өч ставкада эшлим. Минем тормышым яңарды – икенче гомеремне яшим. Яшьлек елларымда хастаханәдән чыкканым да булмады, – ди Раиса.

Ул инде күптән пенсиядә, эшләвен дәвам итә. Эшләгән бөтен акчасын тиененә кадәр туган авылы Ерсубайкинодагы храмга биреп бара.

Пенсиягә кадәр почтада берничә ставкада эшли. Хәзер ул урам җыештыручы булып хезмәт куя. Бер эштән дә йөз чөйми – акча кирәк. Аның ярдәме белән Ерсубайкинода төзелеп килүче храмга бик күп җиһаз сатып алынган.

Иң мөһиме, Раиса чиркәүгә күпме күләмдә акча бирсә дә, үзенә артыгы белән әйләнеп кайтуын белдерә.

Запись Кан рагын җиңгән Раиса Батырова: «Аллаһы Тәгаләне белми дә идем» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аеның соңгы ун көнендә могҗизалы хәл [фото]
Гадәти булмаган хәлне беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган.

Югары ослан районы Кызыл Байрак авылындагы умарталыкларны тикшереп йөргән вакытта ул кәрәз ясап төшерелгән әлеге хәлне күреп ала. Гарәп бизәкләре белән анда “Аллаһ” дип язылган була.

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килгән әлеге хәлне умартачы Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән билге буларак кабул итә. Аның сүзләренчә, мөселманнар мондый төрдәге могҗизаларда ахырзаман билгеләрен күрә, имеш.

Әлеге кәрәзле рамны мәдрәсә музеена урнаштырмакчылар.

Интертат

Запись Рамазан аеның соңгы ун көнендә могҗизалы хәл [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..