Архивы мунча - Tatar Today - татар яңалыклары.

Башкортстанда фаҗига: 17 яшьлек кызның гәүдәсен мунчада тапканнар…
Башкортстанның Бөрҗән районында фаҗига булган. Анда 17 яшьлек кыз вафат булган. Әти-әнисе аның үле гәүдәсен үз мунчасында тапкан.

Үсмер быел училищеның беренче курсын тәмамлаган. Һәлакәт урыныннан хокук сакчылары кесә телефоны һәм бау алган. Язма табылмаган.

Хәзер тикшерүчеләргә фаҗиганең сәбәпләрен һәм кызны мондый адымга нәрсә этәрүен ачыкларга кирәк булачак.

Әлеге факт буенча тикшерү башланды.

Фото: day.org.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Башкортстанда фаҗига: 17 яшьлек кызның гәүдәсен мунчада тапканнар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиешле төп кагыйдәләр
Мунчаның тәнгә дә, җанга да шифа булуы бәхәссез. Ул организмны кердән, шлаклардан чистарта, утырган тозларны тарата, буыннарны йомшарта, чыныктыра да әле. Әмма күпләр өчен мунча сихәтләнү, чистарыну урыны булудан бигрәк кәеф-сафа кору, күңел ачу чарасына әйләнде. Шунда ук чабыналар, ашыйлар-эчәләр, гәпләшәләр. Мондый ял мөселманнар арасында да популяр. Динебез моңа ничек карый? Әлеге сорауны сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныска юлладык.

– Рамил хәзрәт, Ислам – чисталык. Бу тәһарәт алу, госел коенуда гына чагыламы, әллә башкада да күренергә тиешме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Дин ул – чисталык”, – ди. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мәчеткә барганда һәрвакыт чиста, матур киемнәрегезне киегез”, – дип кисәтә. Расүлебез дә мәчеттә берәр кешедән начар ис килсә, госел алырга кушкан. Хатын-кыз ислемай сибенсә, шулай ук госел коенырга өенә кайтарып җибәргән.

– Хушбуйны артык күп сибәргә ярамыймы әллә?

– Ялгыз гүзәл затларга, бигрәк тә мәчеткә килгәндә, гомумән, ислемай сөртү тыела. Кеше суган-сарымсак ашаган, авызыннан исе аңкый икән, Расүлебез шулай ук борып җибәрә торган булган. Чисталык-пакьлек дигәндә, мөселманнар тәһарәтсез йөрергә тиеш түгел. Чөнки теләсә кайсы вакытта намаз укуыбыз, кулыбызга Коръән алуыбыз, дога кылуыбыз бар. Әлбәттә, чисталык-пакьлек тәндә, киемдә генә түгел, өйдә дә чагылырга тиеш. Риза Фәхретдиннең шундый сүзләре бар: “Кайбер авыллар ахирәтне үтәгәннәр дә, йорт алларын, каралты-кураларын карамыйча, урамнарын чистартмыйча кереп йоклаганнар”, – ди ул. Мөселманнар ахирәтне генә түгел, дөньяны да уйларга тиеш. Йортын күрүгә: “Монда мөселман кешесе яши”, – дип әйтерлек булсын. Капка төбе кышын көрәлсен, җәен себереп куелсын. Әлбәттә, күңел чисталыгы да зур урын алып тора. Безнең динебездәге гыйбадәтләр – намаз, ураза һ.б. җанны да пакьламый калмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Тәндә бер әгъза бар. Ул бозылса, бөтен тән бозылыр; ул чистарса, бөтен тән чистарыр. Дөреслектән, ул – җан”, – ди. Җанны чистарту иң зур бурычыбыз булып тора.

– Киемгә тигән бер тамчы бәвел өчен дә кабер газабы көтә, диләр. Шулаймы?

– Тәһарәт, госел истинҗәдән башлана. Гомер-гомергә гаурәт урыннарын пакь йөртү тиешле саналган. Бервакыт Пәйгамбәребез зиратта ике кабер арасыннан узып барганда: “Икесе дә газаплана. Үзләре алай дип уйламаса да, Аллаһы каршындагы гөнаһлары зур: берсе – бәвелдән сакланмаган, икенчесе – сүз йөрткән”, – дигән. Без истинҗә алмыйбыз, гаурәт урыннарын юып йөрмибез икән, бу вакытта киемгә бәвелнең бер генә тамчысы тисә дә, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булабыз. Моның өчен кеше кабер газабына дучар ителә. Шуңа да татар халкы һәрчак инстинҗәле, комганлы булган. Балаларны да кечкенәдән моңа өйрәтергә кирәк.

– Татар халкы чабына-чабына мунча керергә ярата. Бездәге мунча тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Дин ягыннан мунча керүнең нинди шартлары бар?

– Кайбер йолалар татарларга башка халыклардан күчкәндер дип уйлыйм. Әйтик, иң беренче хаммам төрекләрдә барлыкка килә. Алар аны борынгы римлылардан күреп эшли. Гарәпләрдә бүгенге көндә дә мунча дигән нәрсә юк. Алар яшәгән җирлектә һава торышы югары булгач, эссегә кереп утырырга ашыкмыйлар. Сауна исә Скандинавия илләрендә уйлап табыла. Хаммам, мунча, сауна – чистарыну урыны гына түгел, сихәтләнү чарасы да әле. Татарлар да мунчасыз яшәми. Без үскәндә күпләрдә кара мунча иде. Соңыннан гына халык ак мунчага күчте. Баксаң, кара мунчаның миченнән чыккан корым сәламәтлеккә бик файдалы, сулыш юлларына үтеп кереп, аларны чистарта, ача икән. Хәзер инде кайберәүләр киредән кара мунча сала башлады. Мөмкинлеге булганнар андыен да, агын да төзи.

Татар халкы электән эшчән саналган, тирли-тирли эшләгән, мунчасын да ягып кергән. Шул ук вакытта динне дә онытмаган, мәчеткә намазга йөргән. Хәзер мунчага бару йолага әйләнде, хәтта “бөтен мөһим мәсьәләләр мунчада хәл ителә” дигән гыйбарә дә барлыкка килде. Ягъни ул – җыелып сөйләшү, аралашу, ял итү урыны да әле.

– Мунчада җеннәр яши бит. Төн уртасында анда ялгыз гына керергә дә рөхсәт ителми. Мөселманнарга мунчага күңел ачу, кәеф-сафа кору нияте белән бару килешәме соң?

– Мунчада Коръән, намаз уку, дога кылу тыела. Анда кергәндә, шулай ук бәдрәфкә дә, “бисмилла”ны әйтү шарт. Әйе, мунчада җеннәрнең оялаган урыннары булырга мөмкин. Алардан якты ут саклый. Әмма Коръәндә дә, хәдисләрдә дә мунчада җыелып ял итәргә ярамый дигән дәлил юк. Хәзер инде Казанда мөселманнар өчен дә мунчалар ачылды.

– Әни ир баланы ялгызы тәрбияли икән, ул аны ничә яшькә кадәр юындыра ала?

– Бала ир белән хатынны аера башлаганчы, якынча 3-4 яшькә кадәр. Хатыннар яки ирләр бергә мунчага барса да гаурәт урыннар капланырга тиеш, андый вакытта шәрә килеш юыну тыела. Хәтта әни белән кыз, әби белән онык, апа-сеңел очрагында да бу кагыйдә саклана.

– Ничек юынырга соң?

– Башкалар чыгып торганда гына бөтенләй чишенеп юына аласың, шулай чиратлашасың. Ир белән хатынга гына гаурәтләрен капламый мунча керергә рөхсәт ителә.

– Күпләр: “Өчәр, дүртәр сәгать мунча керәм”, – дип мактана. Бу дөресме?

– Һәр эштә чама кирәк, юкса, ул зыян сала. Мунчада фәлән сәгать утырып вакытны исраф итү хәерле гамәл түгел. Керүдән алда чыгуыңны уйла дигән кебек, мунча дип намазны калдыру да тыела.

– Ураза тотканда мунчада парланып утырырга кушмыйлар. Ни өчен?

– Мунчага кереп, юынып, су белән коенып чыгарга мөмкин. Ә инде озаклап парланып утырганда, тирләп, тирнең авызга эләгүе, уразаның бозы­луы ихтимал. Аннары, тир белән организмдагы су чыккач, ураза тоту авырлаша, хәл китә, баш авырта башлый.

– Тагын кайчан мунчага керү тыела?

– Расүлебез ястү намазыннан соң йокларга ятарга куша. Гыйлем алсаң, кунаклар килсә, берәр файдалы эш белән шөгыльләнсәң генә утыра аласың. Ястүдән соң вакытны бушка уздыру, бигрәк тә кәеф-сафа кору мөселманнарга килешми. Иртә ятып, иртә торырга гадәтләнергә кирәк.

– Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан Рәфыйк Мотыйгуллин исемле укучыбыздан мондый сорау килде: “Без, картлар, тәһарәтне – бәдрәф, госелне мунчада алабыз. Хәзер авылда да бәдрәф өйдә, бик чиста тотыла. Ләкин бәд­рәфтә, мунчада “бисмилла” дип әйтелми, диләр. Ә инде бәдрәф белән юыну бүлмәсе бергә булганда тәһарәт алып, госел коенырга мөмкинме?

– Мөмкин. Тәһарәт алганда дога да кылабыз инде. Бик каты шикләнсәгез, тәһарәт алып бетергәч, догасын чыгып кылыгыз.

– Юыну бүлмәсенә (ваннага) чишенеп киенү өчен генә керергә ярамый, диләр. Ә бит юынганда өс киемен барыбыз салабыз.

– Хәзер халыкта шултикле күп хорафат таралды, болай эшләү тыела, тегеләй итү тыела диләр, әллә нинди уйдырмалар белән киләләр. Имеш-мимешләргә ул тикле бирелергә ярамый, аларга динебездә дәлил юк. Зарурият ягын онытмыйк. Юыну, бәдрәф кебек бүлмәләр тормыш өчен кирәкле урыннар гына. Әйе, бәдрәфнең кыйблага ян белән торуы шарт. Ә бүген йортлар шулай итеп төзелә, кайсында гына әлеге шарт үтәлә икән? Шуңа да унитаз дивар эчендә икән, ничек торса да рөхсәт. Кырда, урманда хаҗәт үтәгәндә инде кеше кыйблага яны белән утырырга тиеш, артын куярга ярамый.

“Акчарлак” газетасы, 21 февраль 2019 №7

Запись Мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиешле төп кагыйдәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мунчадагы иң мәгънәсез эшләр
Тән сихәтләнсен өчен гадәти мунча керүгә кайберәүләр әллә нинди “яңалыклар” өстәп җибәрә. Имеш, алар сәламәтлекне ныгыта һәм тәнне аруландыра. Кайбер гамәлләр организм өчен файдасыз гына булса, аерым берләре зыян да китерергә мөмкин. Шундый очракларны карап үтик.

Экзотик себеркеләр

Күбебез өчен мунча керү ул тиз генә чайканып чыгу түгел, ә озак итеп, ләүкәгә утырып хуш исле себерке белән чабыну. Каен яки имәннән ясалган гади себеркеләргә кешеләр еш кына төрле үләннәр кушып җибәрергә яраталар. Халык медицинасында кулланыла торган шифалы үләннәр чабынган вакытта үз көчләрен югалта, яки алар бик начар тәэсир итә. Мондый хәл мунчадагы эсселек һәм дымлылык белән бәйле.

Мәсәлән, ромашка. Ул ялкынсынудан ярдәм итә, аның чәе тынычландыра, диләр. Әмма аның аллергия барлыкка китерү үзлеге бар. Шуңа күрә аны себеркегә кушып җибәрү тыела.

Сәрви куагы (акация) һәм камыр агачы (боярышник) кушып ясалган мунча себеркеләреннән исә файда да, зыян да юк. Аларның бөтен дәвалау көче яфракларында түгел, ә чәчәкләрендә һәм җимешләрендә.

Өрәңге себеркеләреннән дә зур шифа көтмәгез. Аларның канада төре генә организмга файдалы, ә башкалары берничек тә тәэсир итми. Кайбер сатучылар өрәңге миллеге дип яфраклары белән аңа охшаган чинар агачын (платан) кушып җибәрәләр. Әлеге ботаклар файдасыз. Өстәвенә, алар дым тарта һәм мунча кергән вакытта шактый авырая. Шул рәвешле тәндә яралар да калдырырга мөмкин.

Колмак (хмель) яки наркотик матдәләре булган киндер (конопля) себеркеләр белән мунча керү парланган һәм изрәгән организмга җиңел тәэсир итә. Алар белән чабынгач, йоклыйсы килә, баш әйләнә. Бу мунчада егылу, исерүгә яки тагын да куркынычрак хәлләргә, мәсәлән, пешүгә китерүе ихтимал.

Резин башлык

Кайбер шаяртырга яратучы кешеләр “мунчага башлык киеп керергә кирәк” дигәнне үзләренчә аңлап, су коена торган башлыкны киеп керәләр. Бу гамәл сәламәтлеккә шактый зыян китерә. Башны кысып торучы башлык эсселектә тизләнгән кан әйләнешен тоткарлый. Кан йөреше әкренәю баш авырту, хәлсезлек китереп чыгара. Бу исә мунчаның бөтен сихәтен ала.

Хуш исле пар

Мунча керүнең бөтен серләрен белеп бетергән кешеләр кызган ташка теләсә нинди хуш исле майлар салмаска куша. Сулыш юлларын дәвалаучы һәм сәламәтләндерүче майлар дөрес кулланылмаган очракта начар тәэсир итә. Мунча ташына су кушылган майны сипсәң дә, югары температурада ул янып китәргә мөмкин. Шуңа мунча керүче хуш исләр урынына янган май исен генә тоячак. Шундый хәлләрдән сакланыр өчен эфир майларын киң савытка салып, мунча миче белән янәшә куярга кирәк. Әкрен генә кызып ул һаваны файдалы матдәләр белән баетачак. Мунчаның агач киштәләренә, ләүкәгә,  агач диварларга май кушылган суны ышку да шундый ук нәтиҗә бирә.

Мунчадан соң сихәтләндерә торган чәйләр

Парланып, чабынып, юынып чыкканнан соң өстәлдә тәмле чәй дә көтсә, гади көн дә матур бәйрәмгә әйләнергә мөмкин. Мунча кереп чыкканнан соң нинди чәйләр аеруча файдалы соң?

Ромашканы себеркегә кулланырга ярамаса да, мунча кереп чыкканнан соң бу чәчәктән ясалган чәйне эчү, киресенчә, файдалы гына булыр. Бер балкашыгы кипкән ромашка чәчәкләрен 200 мл кайнап кына чыккан су белән 20-25 минут төнәтәләр.

Юкә чәчәгеннән ясалган чәй дә тәме һәм файдасы ягыннан алдагыларыннан калышмый. Бер балкашык чәчәккә 200 мл кайнаган су салып, 15-20 минут төнәтәләр.

Мунчадан соң тәнегез генә түгел, җаныгыз да сихәтләнсен!

Алсу Сәлах (http://caydaq.tatar/munchadagi-ing-magnasez-eshlar/)

Запись Мунчадагы иң мәгънәсез эшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тамада эшен ташлаган Рамил себерке бәйләп 20 мең сум акча эшли
Биектау районының Татар Урматы авылында гомер итүче 34 яшьлек Рамил Гыйльманов соңгы өч елда каен себеркесе сата. “Хәзер күп кеше кәсеп итә. Уйладым да, себерке бәйләп сата алам бит дип, тәвәккәлләргә булдым”, — дип сөйләде ул…

— Токарь хезмәтен башкардым, тамада булып та йөргәлим. Соңгы бер елда эштән туктап, әтине карыйм, — ди Рамил. Аны энем белән мунчага күтәреп алып барабыз. Юкә, мәтрүшкә кушып бәйләгән каен себеркесе суына әти аякларын тыгып утыра. Зәңгәр мәтрүшкә аеруча файдалы. Варикоздан бик булыша.

Рамил каен себеркесен майда ук бәйли башлый икән.

— Иң яхшысы — май себеркесе, йомшак, сихәтле, — ди ул. — Бакчабыз артында гына каенлык. Себеркене шуннан җыям. Юл буендагы каеннарга якын да килмим, чөнки аларга тузан кунган, яфракка тотынуга чиста түгеллеге сизелә. Каен ботакларын велосипедка салып алып кайтам. Бер барганда күп сындырмыйм, ун-унике пар булса, җитә. Аны кичкә таба, эш беткәч бәйлим. Төнге сәгать уникеләргә кадәр утырам. Узган ел 200 пар бәйләдем. Якын-тирә авыл-районнардан килеп алдылар. Парын 100 сумнан саттым. 20 мең сум акча эшләдем.

Кемгәдер каеннан гына себерке кирәк, ә кайберәүләр имән, мәтрүшкә, юкә кушып бәйләгәнне ярата. Каен себеркесенә чәчәк аткан юкәне кыстырсаң, искиткеч хуш исле була. Кыскасы, кем ниндигә заказ бирә, шундыйны бәйлим.

Рамил мәтрүшкә җыеп та сата. Каенның яфраклары коелгач, ботакларыннан урам себеркесе ясап та акча эшли. Берсенең бәясе — 100 сум.

— Узган ел 25 не балалар бакчасына алдылар. “Шундый яхшы. Рәхәтләнеп кулландык. Быел тагын әзерләгез”, — диделәр. Эшендә файдаланырга әнигә дә бәйләп бирәм, — диде ул…

Эльмира СӘЛАХОВА, Ирек мәйданы

Запись Тамада эшен ташлаган Рамил себерке бәйләп 20 мең сум акча эшли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мунчада чабыну буенча чемпионатта инвалидларны кертмәгәннәр
«Җиңел пар белән!» Мунчадан себерке белән парланып чыккан инвалидлар бер-берсенә әнә шулай дип теләк телисе иде дә. Тик сихәт алып китәсе урынга алар аңлашылмаучанлык, битарафлык белән очраштылар.

Эш шунда ки, сишәмбе көнне Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте “Адмиралтейская” сәламәтләндерү үзәгендә рус мунчасында чабыну буенча Казан шәһәре чемпионатын уздырырга тиеш иде. Моның өчен алар бушлай мунча керү мөмкинлеген сорап, “Комбытсервис”ка хат юллаганнар. Әлеге җәмгыятьнең җитәкчесе Әмир Бариев сүзләре буенча, мунчага керү өчен  рөхсәт алынган һәм билгеләнгән көнне инвалидлар ярышка дип әзерләнеп тә килгән. Тик менә ярыш уздырылмады, мунча керелмәде, дигәндәй, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерү үзәгенә кертүче генә булмады. Дөресрәге, килешү буенча, мунчага бушлай ун кеше генә керә ала дип аңлатканнар аларга. Ә калганнарга 450 сум күләмендә түләп керергә туры киләчәк, диделәр.

– Беребез бушка, беребез акча түләп керә алмый бит инде. Шуңа күрә мин үзәкнең администраторларына, йә барыбыз да керә, йә беребез дә керми, дип әйттем. Бу чарага бик җитди килеп әзерләнгән идек югыйсә. “Зенит”, “Динамо”  командаларыннан спортчылар да килде. Мәскәүдән дә махсус чакырылган кунакларыбыз бар иде. Әмма ике сәгатьлек мунча бәйрәменә дип килгән җирдән менә шундый тамашага тап булдык. Әлеге мунчага өченче ел йөрибез инде, тик моңа кадәр мондый хәлдә калганыбыз юк иде, – ди Әмир Бариев.

Әлеге ситуациягә карата икенче якның да фикерен тыңладык.

– Бездә ун кешене генә үткәрергә дигән килешү бар. Шуңа күрә мин гомумкагыйдәләргә каршы килеп, барысын да бушка кертә алмыйм. Аннан соң ул акчалар администратор кызның кесәсеннән чыга дигән сүз бит. Шунысын да әйтәсе килә, килүчеләрнең алтысы инвалид түгел иде. Мондый ситуацияне күреп, алары тиз генә кайтып та китте. Дөрес аңлагыз, без инвалидларга каршы бер нинди дә закон боза торган гамәлләр кылмыйбыз. Керсеннәр, юынсыннар. Әмма аларның җитәкчеләре үзе белән дә таныштырмады, рөхсәт кәгазе, документлар күрсәтүдән дә баш тартты. Мондый эшләр сүздә генә эшләнелми. Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар.

Килешү буенча, ун кеше беренче катта урнашкан мунчада юынырга тиеш иде. Ләкин җитәкчеләре, мин килеп җиткәнче, егермеләп кешене икенче каттагы вип-бүлмәләргә кертеп, урнаштырып та куйган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр кызганыч булса да, җитәкчеләренең мондый кыланмышларын күрә торып, үз кесәмнән акча да чыгарып бирәсе килми, – дип аңлатты безгә куркынычсызлык хезмәте башлыгы Леонид Юрьевич.

Әлеге рөхсәт кәгазе турында Әмир Абдулловичның үзеннән дә сорадык, Тик ул ни сәбәпледер, бу сорауга ачыклык кертергә теләмәде. «Рөхсәт алынган, тагын ни кирәк?» – дип кенә җаваплады. Ике арада килеп чыккан аңлаешсыз хәл церебраль параличлы кешеләр күңелендә тагын да ямьсезрәк эз калдыргандыр, әлбәттә. Бинага елмая-көлә килеп кергән бер төркем ир-атлар соңыннан башларын салындырып, кайсысы кая таралышып та бетте.

Шәһри Казан

Запись Мунчада чабыну буенча чемпионатта инвалидларны кертмәгәннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мунчадагы хыянәт… [булган хәл]
Без үскәндә уң як күршебездә Шамилә апа яши иде. Үткән-сүткәндә бала-чаганы буш итмәсә дә, авылда аны бик күп хатыннар яратмый иде. Яратмый гына түгел, күпләр аны күралмый иде. Бала-чагалык белән без аның төп сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез инде, әмма үсә-үсә барысына да төшенәсең бит ул.

Шамилә апа – әниләрнең чордашы. Шулай булса да, ни сәбәпледер, кияүгә чыкмый калган. Ә шулай да югалып калмаган, ялгызлыктан интекмәгән дип сөйлиләр. Озын төннәрне үзе генә газапланып уздырмаган. Хатыннар шуңа күрә яратмаганнар да инде аны.

Көннәрнең берсендә әни әтине нәкъ менә шул Шамилә апа белән тотты. Миңа ул вакытта 11-12 яшьләр булгандыр, аны-моны белештерми идем. Фермадан бераз иртәрәк кайтып кергән әни көянтә-чиләкләрен алып, мунча ягып җибәрергә уйлады. Мунчабыз ул вакытта яңа гына салынган, сап-сары бүрәнәләрен бүгенгедәй хәтерлим. Үз алдына җырлый-җырлый берни белештермичә мунчага килеп кергән әни, җен-пәри яки албасты күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана үзе, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүрәнә тәгәрәтеп килеп, бастырып куйды. “Шунда гына торыгыз, чыгармагыз”,  диде дә, үзе каядыр чапты.

Без ишегалдында абый белән икәү калдык. Ни уйларга белмибез, бик куркыштык. Ул арада әни үзе белән авыл советы җитәкчесе, колхоз председателе, тагын берничә хатын ияртеп килеп тә керде. Ишекне ачкач, бер-бер артлы әти белән Шамилә апа чыгып басты. Алга таба ни булгандыр, белмим, чөнки безнең икебезне дә урам ягына чыгарып җибәрделәр.

Шул вакыйгадан соң әни бик озак вакыт елап йөрде. Әти китүен китмәде, әмма әни дә озак вакыт гафу итә алмыйча йөрде әле аны. Билгеле, тиз генә онытып булмый инде. Шамилә апа да әллә кайда түгел бит, терәлеп торган күршедә генә яши. Карамасаң да күрәсең, тыңламасаң да ишетәсең.

Без, бер-бер арты мәктәпне тәмамлап, укырга китеп беттек. Берничә көнлек бәйрәм вакытында гына кайтып-китеп йөрибез. Әлеге вакыйганы бергәләшеп телгә алып сөйләшмәсәк тә, аны беребез дә онытмады. Ул көн һәрберебезнең күңелендә иде. “Шамилә апагыз бераз авырып тора икән әле”, – дигән хәбәрне чираттагы кайтуыбызның берсендә әни сөйләде. Ике айга якын хастаханәдә ятып чыккан, хәзер участок фельдшеры килеп, укол салып йөри. Аягына ясаган операция урынын да көн саен ачып, чистартып, яңадан бәйләргә кирәк икән. Шамилә апаның балалары булмады, ул дөм ялгыз хатын иде инде. Табиб килә дә китә бит инде ул, ә тормыш итәргә үзеңә кирәк. Юынырга, бераз булса да ашарга пешерергә, йомышларыңны йомышларга, дигәндәй. Сәламәт кешегә бу берни түгел, ә авыру өчен шактый зур эш бит ул. Пешергәч, юасы да бар әле җитмәсә. Гадәттә, авылыбыз аның-ише вакытта беркайчан да читләшмәде. Чират торып ашарга пешерәләр, керен юалар, мунча ягып кертәләр иде. Ә Шамилә апа янына бер хатын да аяк басмады, хәлең ничек дип белешмәде. Чөнки яшьрәк чагында бөтенесен елаткан бит ул, күпчелекнең ирләре аның белән төн уздырган, шуның аркасында күпме ызгыш, күпме талаш булган. Без боларның барысын да әнә шул ялга кайткан көннәрне әни сөйләүләреннән генә белдек.

Әмма соңгысында әни бик борчылган иде, Шамилә апаны кызганып сөйләде, авыр хәлдә калса да бер дә сөенмәде. Зур юлга безне автобуска утыртып җибәргәч тә өйгә кермәгән әни, туп-туры Шамилә апа йортына атлаган. Теге вакыйгадан соң күпме еллар узып, гомергә бергә яшәсәк тә, алар бер-берсе белән беркайчан да исәнләшмәде. Безгә дә рөхсәт юк иде. Ике хатын ул көнне кичке көтү кайтканчы сөйләшкәннәр. Әни, чыгып та тормыйча, ашарына да пешергән, урын-җирләрен дә алыштырган, чиләк белән су кайнатып бөтен идәннәрен юып чыккан. Бер көн дә калмыйча бөтен эшен эшләп йөргән әнигә тора-бара тагын берничә хатын кушылган. Үткәннәр онытылмаса да, берсе дә ачуын сакламаган. Әнә шулай, кайчандыр үзләрен елатып яшәткән Шамилә апаны алар 8 ай кулдан ашаттылар әле.

Рәфидә, Яңа Чишмә, https://new.vk.com/beznen_avil

Запись Мунчадагы хыянәт… [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..