Архивы Норлат - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Бәдрәф чистартудан баш тарткач, кулларымны пешерделәр”: Татарстан кешесе полиция хезмәткәрләренең колы булып яши
Норлат районының Чулпан авылында яшәүче 47 яшьлек Идрис Садыйков сөйләгән хәлләр федераль дәрәҗәдә шау-шу куптарырга мөмкин. Ул танышына кунакка кергән җирдән ике полиция хезмәткәренең колына әверелә. Аны әлеге полиция хезмәткәрләре әтиләренең фермаларына алып барып, мал-туар карарга мәҗбүр итәләр. Буйсынмаган өчен кыйныйлар.

Идрис Садыйков сөйләгәнчә, быел 8 май Норлат районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Динар һәм Ленар Гафиятовлар Идрис Садыйковны һәм ул кунакка кергән йортның хуҗасын кибетне талауда гаеплиләр. Икесен дә бүлеккә китерәләр, ә төнлә Идрисне күрше Аксубай районының Яңа Демкино авылына әтиләренең фермаларына алып китәләр һәм эшләргә мәҗбүр итәләр.

– Алар мине шунда ук көч кулланып эшләргә мәҗбүр ителгән кешеләрдән беренче һәм соңгы түгеллегемне әйтеп куйдылар. Бу авылда ярдәм сорарга туганнарым да, танышларым да юк. Шуңа да буйсынырга туры килде. Биш үгез һәм дүрт сыер карадым. Эш көне иртәнге дүрттә башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итә иде.

Аның сүзләренчә, коллыкта ул 2019 елның 8-28 маенда булган, Әлмәттә яшәүче туганы Зөһрә Солтанова ярдәме белән генә иреккә чыккан. Май уртасында энесе янына кунакка килгәч (Идрис үзе генә яши), Зөһрә аны өендә тапмаган. Күршеләре аны берничә көн күрмәгән.

Туганы полициягә абыйсының хәбәрсез югалуы турында гариза язган. Шуннан соң, Идрис Садыйков сүзләренчә, абыйлы-энеле Гафиятовлар аны Норлат районына алып килгәннәр, анда эзләү эшләрен туктатып, янә әтиләре фермаларына илткәннәр.

– Мине гел кыйнап тордылар, акрын эшлим дип кычкырдылар, – дип искә ала Садыйков.

Нигездә, күкрәгенә һәм кабыргаларына тибә торган булганнар, кайчагында аларга әтиләре дә кушылган. Сарайда төн кунган.

Кыйнау куркынычы булуга карамастан, бервакыт Идрис бәдрәфне чистартудан баш тарта. Идрис сүзләренчә, моның өчен аның кулларын кайнар су белән пешергәннәр. Ул шул килеш тә мал-туар карауны дәвам иткән, эштән азат итүче булмаган.

Өйдә ир пәйда булмаганлыктан, туганы кабат полициягә мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң ул иреккә чыккан. Садыйковны абыйлы-энеле полиция хезмәткәрләре авылыннан ерак түгел трассага алып киләләр дә, 300 сум акча һәм аз гына ашарга биреп калдыралар. Кешеләргә үзенең озак вакыт булмавын эшләргә китү белән аңлатырга кушалар. Югыйсә берәр җинаятьтә гаепләргә һәм «ябарга» вәгъдә итәләр.

Иреккә чыккач, Идрис Садыйков Чулпан авыл җирлеге башлыгына барып, әлеге хәлләрне сөйли. Ләкин бу файдасыз була.

Бу хәлләрдән соң, Идрис Садыйковны Зөһрә Солтанова үз янына Әлмәткә алып киткән. Тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә дә зыян күрүчене ул күндергән. Дүшәмбе көнне Идрис Садыйков Татарстан буенча тикшерү идарәсенә күрсәтмә биргән. Хәзер тикшерү эшләре башланган.

Мәгълүмат evening-kazan.ru сайтыннан

Запись “Бәдрәф чистартудан баш тарткач, кулларымны пешерделәр”: Татарстан кешесе полиция хезмәткәрләренең колы булып яши впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер ятим җиде баланы гаиләле итте [гыйбрәт өчен]
Чит баланы үзеңнеке итеп күкрәгеңә кысып буламы? Дания Гыйләҗева була ди. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче бу ханым бер түгел, ә алты үксез баланы кочагына сыендыра алган. Баксаң, башка берәү ташлап калдырган балаларны яратырга да, кочарга да, хез­мәткә дә өйрәтергә була икән. //Ватаным Татарстан//

“Бу бит – безнең малай!”

Дания ханым полициядә хезмәт итә. “Бервакыт балигъ булмаган балалар белән эшләдем. Шул чакта еш кына авылда урнашкан балалар йортына йөри идем. Эш белән киләм дә китәм. Барысы да гадәти хәл кебек. Әмма бер ке­рүемдә каршыма кечкенә генә малай йөгереп килде. “Әни, килдең­ме?” – ди бу. Ә мин аңа артык игътибар да бирмәдем. Эшләремне тәмамладым, кайтып киттем.  Бу малай онытылды. Ә ул онытмаган икән, – дип сөйли Дания ханым. – Озакламый янә шул балалар йортына барырга туры килде. Теге малаем мине күрүгә, яныма йөгерде. Бу юлы кочагыма алдым, сөйләшеп киттек. Шул вакыт гаҗәп нәрсә булды: аны үзебезгә охшаттым. Тәнем­нән ток үткәндәй булды”.

Ул вакытта Гыйләҗевләр Әнисә исемле кызларын үстерә. Тәрбиягә бала алу турында уйлап та карамыйлар. Әмма матур малай турында Дания ханым иренә дә кайтып сөйли. Аны үзләренә алып кайту теләге бөреләнә. Әнәс абый исә, карышып тормый, шундук ризалаша. “Без алганда, аңа әле 4 кенә яшь иде. 2005 елны булды бу хәл. Барыбызга да кадерле кешегә әве­релде. Янында йөгереп кенә йөри­без инде менә! Сабыйны әти-әниле итеп нинди зур савап эшләгәне­безне аннары гына аңладык. Моның өчен Аллаһы Тәгаләнең безнең кебекләрне бүләкләгәненә дә инандык. Өч елдан мин озак еллар көткән баламны алып кайттым. Шулай итеп, гаиләбездә Адел туды”, – дип искә ала хуҗабикә.

Бервакыт аның телефон номерына “Исәнмесез!” дигән смс килеп төшә. “Кем бу?”– дигәнгә, “Дания Хәкимовна, минем сезгә кунакка киләсе килә”, – дигән җавап алына. Шуннан соң балалар йортына барып, әлеге малайны берничә сәгатькә үзләренә алып кайталар. “Башта ике сәгать утырды, икенче көнне озаграк торды. Өченче көнне карыйм, малаем киемнәрен кыстырып килгән. Бер атна ди­гәндә, уку китапларын ташып бетерә язды. Без бу баланы да алдык. Шуннан соң бераздан ике кыз яныма килде. “Безнең дә сезгә барасыбыз килә”, – ди болар. Нәрсә дип әйтмәк кирәк?! Үзләре киләбез дип торалар бит. Аларның туган­нары да бар булып чыкты. Башта берсен, аннары икенчесен алдык. Өченчесен алып кайткач, ятимнәр йорты директоры белән барып сөйләштем. Без алты туганны аермаска булдык”, – ди Дания ханым.

“Әниләре исән, килгәне генә юк”

Кыскасы, үзенең моңсу күзләре белән Дания ханымны әсир иткән малай, аның йөрәгендә мәрхәмәт уятып, тагын җиде ятимне әниле итә. Сабыйлар үз әниләрен дә беләләр икән. “Ул ерак яшәми. Әмма никтер алар белән аралашмый. Бала алганда әнисе барын белеп алдык. Аралашырлар, каршы килеп булмас дип тә уйладык. Ни дисәк тә, сабыйга үз әнисе газиз, якын, кадерле була инде ул. Бер ел ярым вакыт узды, әлегә кадәр ул ханымның балаларын күрергә килгәне юк. Ул аларны таба да, үстерер мөмкинлегем юк дип, үзе балалар йортында калдыра икән. Башта бер елга гына гариза яза да, аннары алар хакында бөтенләй оныта. Сабый күңеле ачу саклый белми, үпкәләми. Безнекеләр дә үз әниләрен якын итәләр. Тик әни­ләре генә алар янына килми”, – ди мәрхәмәтле ана.

Балалар бу йортка килеп кергәч тә, Әнәс белән Даниягә “әти, әни” дип эндәшә башлый. “Бу сабыйлар безне бик яратты. Бөтен сүзне тыңлыйлар. Төрле холык­лысы бар, әлбәттә. Барысын да аңлатырга тырышабыз. Эшемдәге гыйбрәтле хәлләрне дә сөйләп күр­сәтәм. Алай итмәгез, болай эшләгез, дип киңәш бирәм. Бала тәрбия­ләгәндә төрле хәлләр була ул. Бу балаларны үземнекенә һәм кешене­кенә бүлмим. Барысын да тигез күрәм. Олы кызым, гаилә корып, Казанда яши. Оныгым да бар инде. Ишле булгач, ял да күңелле, эшне дә тиз эшлибез”, – ди хуҗабикә.

Дания ханым Норлат зонасында участок инспекторы булып эшли, полиция майоры. Эше җырлап-биеп йөри торган түгел. Кырыс та булырга туры килә. Күбрәк ирләр башкара торган эштә эшли бит. Ә өенә кайтуга, сабыйлары аны нечкә күңелле, бала җанлы, сөйкемле, мәрхәмәтле әнигә әйләндереп куя. “Әле тагын бер хыялым бар – кечкенә генә кызчык аласым килә, – ди ул. – Физик мөмкинлеге чик­ләнгән сабый булса да, алам әле. Инвалид баланың да әти-әниле булырга хакы бар. Әгәр вакытында дәваласаң, тиешле даруларын бир­сәң, табибка йөртсәң, иң мөһиме – җан җылысы бирсәң, теләсә кемгә ярдәм итеп була”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Запись Бер ятим җиде баланы гаиләле итте [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Норлат әбиләре намазлыкларын күтәреп спортзалга йөри
Туп атышып уйнаган, 78 яшендә шпагатка утырган һәм кулда баштүбән торган әбиләрне күрәсегез килсә – Норлат авылына барыгыз. Яшел Үзән районында “Яшь йөрәкләр” хәрәкәтен оештырган пенсионер ханымнар картлыкка бирешергә теләмичә, яшь булып калу серләрен ачкан. //Интертат//

“Без – беренче!”

Intertat.ru Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче “таякчы” әбиләр турында язган иде. Ачасырның күршесе – Норлат авылы әбиләре әйтүенчә, сәламәтлек өчен файдалы Скандинавия йөрешенә районда беренчеләрдән булып нурлатлылар «нигез салган». Йоклар алдыннан һава сулап, кичкырын таякка таянып авыл урамын әйләнүләре бер хәл, Норлатның картлыкка бирешергә теләмәгән пенсионер апаларының мавыгулары “Яшь йөрәкләр” дигән хәрәкәткә әверелгән.

Норлат авылы

Әбиләрне берләштергән, төгәлрәге –  күңелләрендә яшьлек дәрте уятып, алардан спортчы ясаган Ләлә Хаҗиповасүзләренчә, хәзер бу хәрәкәтне туктатам димә. “Яшь йөрәкләр” сафы көннән-көн ишәя. “Пенсия яшенә җитсәк тә, күңелебез яшь безнең. Гомерләр үтеп бара, балалар үстереп, аларны кошлар кебек оядан очырып олы тормыш юлына озаткан, оныклар һәм инде оныкчыклар тәрбияләүче апалар арасында олыгайган көндә ялгыз яшәп ятучылар күп. Бу кайда да шулай. Ләкин чәчләргә чал кереп, буыннар катып барганда да елмаеп яшәп була. Моның өчен дуслык һәм шөгыль кирәк”, – дип, Ләлә ханым Норлат әбиләренең боегып утыру гадәтенә чик куйган.

“Афишаларны карап барабыз”

60нчы елларга кадәр район үзәге булган, заманында гөрләп торган Норлат авылы бүген дә кечкенә түгел. “Элек бездә өлкән яшьтәгеләр өчен тернәкләндерү үзәге эшли иде”, дип сагынып искә ала бүгенге пенсионерлар. Авыл клубы бинасы искерү сәбәпле ябылган, ниһаять, быел яңасын төзергә тиешләр, дип сөенешеп көтә халык. Пенсионер апалар һәр эштә идеяләре ташып торган авылдашлары тирәсенә берләшә.

Ләлә Хаҗипова

Ләлә ханым тумышы белән шушы авылдан, “КамАЗ”, “ЕлАЗ” предприятиеләрендә вазифалы урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыккач, ике ел элек туган ягына кайтып төпләнгән. “Әти – урманчы, әни тәрбияче иде, биш бала үстек без. Әти-әни мәрхүм инде, апам һәм энем авылда яши”, – ди Ләлә ханым.

Ике катлы, зур, иркен йорты кунаклардан өзелми: пенсионер апалар кич утырырга җыела, бер-берсен яңа төр кул эшләренә өйрәтә. Бүгенге көндә, әйтик, авылның Мәдәният йорты методисты Олеся Ниязова газета битләрен талчыбыктай төреп, матур кәрҗиннәр үрергә өйрәтә. Аңа кадәр Норлат балалар йортында 36 ел тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Флюра апа Әбдрәфыйкова солы саламыннан картиналар ясау серләренә төшендергән.

Газеталардан кәрҗин үрергә өйрәтү дәресе

– Барысы да ике ел элек башланды, мин ул чакта авыл советы депутаты идем, – дип искә ала Ләлә ханым. – Авылдагы апаларның Биләр, Болгарны күрү теләге зур иде, мин автобус яллап, оештырып, бергәләшеп экскурсиягә барып кайттык. Теләүчеләр шуның кадәр күп булды, хәтта ике зур автобус ялларга, экскурсияне ике тапкыр оештырырга туры килде. Менә шулай берләшеп киттек. Әбиләрнең күңелләре күтәрелде, картлык көндә аралашу, сөйләшү, күрешү, хәл-әхвәл белешү бик кирәк ул. Аннан соң аларның теләген истә тотып, шулай ук автобус яллап, җыелышып Казанга Камал театрына спектакль карарга чыгып киттек. Алдан ук хәләл рестораннарның берсендә кичке ашка заказ бирдем. “Казанга әбиләр килә, бер тапкыр да ресторанда булганнары юк”, – дип аңлаткач, Аллага шөкер, ресторан хуҗалары киң күңеллелек күрсәтеп, бер чынаяк чәй 100 сум торган ресторанда әбиләр өчен махсус арзан бәягә тәмле табын әзерләде.

Хәзер ай саен диярлек Казанга барып мәдәни программа оештырабыз. Әбиләр шуның өчен пенсиядән акчаларын аерым җыеп куя. Бөтен чыгымнар – автобус яллау, театр-концертка керү билеты, ресторанда ашау – якынча 1,5 мең сумга төшә. Әле яңарак Камал, Тинчурин театрларында, Ганс Сәйфуллинның иҗат кичәсендә, “Мунча ташы” тамашасында булдык. Казан Кремлен, Милли музейны карадык, Кол Шәриф мәчетенә кердек. Хәзер афишаларны карап, белешеп кенә торалар.

– Ахирәтләрем авыр көндә терәк-юаныч булды, әле дә  үзләреннән калдырмыйлар, концертка, театрга, экскурсияләргә алып баралар, аулак өйгә чакыралар, анда оныкларга оекбашлар бәйләп кайтам, – дип рәхмәт укый гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләгән,  78 яшен тутырган Әлфия апа Насыйбуллина. Узган ел ул хәләл җефетен соңгы юлга озаткан, ике кызы да Мәскәүдә яши. Ярый әле авылда ялгыз кичләрне җанландырырга “Яшь йөрәкләр” бар дип куана ул.

– Ләләгә зур рәхмәт. Безне һич авырсынмыйча кайгыртып тора, – ди укытучы Рәмилә Гаффарова. – Арабызда төрле һөнәр ияләре бар – укытучы, шәфкать туташы, акушер, сатучы, социаль хезмәткәр, балалар йортында тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар. Мин эшләгән мәктәп инде ябылды, искә алучы да юк, ә менә дуслар булганда, кешеләргә кирәклегеңне тойганда яшәве дә күңелле.

“Пенсиягә чыккач йөзәргә өйрәндек”

“Безнең тормышны спорт та нык җанландырды”, ди Норлат әбиләре. Ләлә ханым Скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләгәч, аңа Казаннан таяклар алып кайтырга кушканнар. “Баштарак атнага ике тапкыр чыга идек, хәзер кич һава сулап, хәрәкәтләнеп кермичә йоклап булмый”, дип көн саен урамга йөрергә чакыралар”, – ди Ләлә Хаҗипова. Барысы 20-30 кеше җыелалар. Башта әбиләр урам башында күнекмәләр ясый, аннан ике чакрым җәяү йөреп килә.

Акрынлап хәзер күрше авыллар да “таякка” баса, ә Бәчек авылы әбиләре норлатлылар кебек бассейнга йөрергә кызыга икән.

37 ел кибетче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Илсөяр Әбхәлилова бигрәк тә бассейнга барган көнне ярата. “Пенсиягә чыккач йөзәргә өйрәндем бит”, – ди ул. Норлатның пенсионер апалары атнага бер тапкыр күрше Чуашстанның Урмар авылына бассейнга йөри. Социаль хезмәткәр булып эшләп пенсиягә чыккан Гөлсинә ханым Әхтәмова да 60 яшендә йөзәргә өйрәнеп, ниһаять, диңгез буенда ял итеп кайткан.

“Министр үзе шалтыратты”

Норлат әбиләре намазлыкларын күтәреп, авылдагы зур спорт залына да йөри. Ике ел инде якты, җылы залда спорт белән шөгыльләнәләр. Башта атнага ике килсәләр, хәзер бер тапкыр – пәнҗешәмбе кичке алты белән сигез арасында җыелалар.

Норлат спортзалында пәнҗешәмбе көнне кич белән

– Көзен безгә киләсе елдан спорт залында шөгыльләнгән өчен  аена 500 сум акча түләячәксез диделәр, бу – пенсионер әбиләр өчен аз түгел. Балалар хоккей уйнаганда барыбер спорт залы буш тора бит. Интернеттан Татарстанның социаль яклау министры Эльмира Зариповага хат яздым, болай да барыр җирләре, кайгыртучысы булмаган авыл әбиләренә ярдәм итүен сорадым. Шаккаттым, министр шул көнне үзе шалтыратты. Сорашты-белеште, бу – безнең өчен бик зур рухи ярдәм булды. Нәтиҗәдә, атнага бер тапкыр әбиләргә спорт залына бушлай керергә рөхсәт иттеләр, – ди Ләлә Хаҗипова.

78 яшьтәә… шпагатка!

Кышын оныклары белән таудан чана шуган, пәнҗешәмбе көнне спорт залында туп атышып уйнаган әбиләрне күрәсегез килсә, Норлатка барыгыз.

Ләлә Хаҗипова алып килгән магнитофонын кабызгач, әбиләр тупны читкә куеп, келәмнәрен идәнгә җәя. Шул рәвешле алар әле басып, әле ятып төрле физик күнекмәләр ясый. Ә соңыннан инде тезелеп басып, бер-берсенең аркасына массаж да ясап ала. Физкультура дәресе моның белән генә тәмамланмый. Иң күңелле мизгелләр саубуллашканда – күнегүләрне ясап бетергәч, әбиләр бер-берсенә сәламәтлек-иминлек теләп, кочаклашып чыга, шулай көлешә-көлешә өйләренә таралыша.

Соңыннан – массаж

“Физкультура ясагач, буыннар язылып китә, хәрәкәтләр иркенәя”, – ди озак еллар фельдшер-акушерлык хезмәтендә булган 78 яшьлек Фәрдәнә апа Хәялиева. Һәм шуны раслап, ул спорт залы идәненә шпагатка утырды. Әле бу гына да түгел: йөгереп барып җәһәт кенә диварга аякларын күтәреп куеп, баштүбән дә торып күрсәтте!..

Лилия ГАДЕЛШИНА. Александр ЭШКИНИН фотолары

Запись Норлат әбиләре намазлыкларын күтәреп спортзалга йөри впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Норлат хастаханәсендә бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган
Норлат үзәк район хастаханәсендә 2013 нче елгы баланың үлеме буенча Русия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.

31 нче июль көнне Норлат үзәк район хастаханәсенә тән температурасы югары булган 2,5 яшьлек бала китерелә. Кызчыкка үтә көчле тын юллары инфекциясе (ОРВИ), нейротоксикоз, яман сыйфатлы гипотермия, фаринготрахеит, тимер җитешмәү анемиясе кебек диагнозлар куела. 2 нче август иртәсендә бала җан бирә. Тикшерүчеләр тарафыннан бу факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү фаразлаганча, баланың үлеменә хастаханәдә эшләүче табибларның эшен тиешенчә башкармавы, ваемсызлыгы сәбәп булган. Хәзер шушы фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Якын арада тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар билгеләргә җыена. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Бу аяныч вакыйга турында социаль челтәрләрдә дә фикер алышу бара. “Вконтакте” төркемнәренең берсендә кулланучы бу көнне хастаханәдә дежур торган табиб йоклаган һәм балага ашыгыч ярдәм күрсәтергә ашыкмаган дип белдерә. Баланың гәүдәсе экспертизага Казанга җибәрелгәнен әйтә. “Табибларның ваемсызлыгы тагын күпме дәвам итә ала?! Балалар авыруына шундый салкын караш, битарафлык! Баланың үлеме хәзер шул табиб намусында инде. Югары температура, тын кысылу үлемгә дучар итте микәнни? Кешеләр, даруын эчеп, астма белән дә яшиләр. Яшь әнинең кайгысын уртаклашабыз, аңа сабырлык телибез”, дип язган төркемдә аноним кулланучы.

“Олы фаҗига. Баласын югалткан ата-аналарның тирән кайгысын уртаклашабыз… Мин дә астматик, әмма барыбер шушы авыру белән яшим…Табибларны сүгәргә теләмим, чөнки кайвакыт алардан да тормый, барыбыз да Ходай кулында”,  дип язучылар да бар.

Татар-информ

Запись Норлат хастаханәсендә бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурлатта ГАИдан качкан машина әйләнеп капланып, кешеләре юлга чәчелә [видео]
Әлеге юл һәлакәте иртәнге сәгатьләрдә Нурлат шәһәрендә була. ЮХИДИ хезмәткәрләре шикле ВАЗ-2109 машинасын туктатырга телиләр. Ләкин машина йөртүчесе юлын дәвам итә. ЮХИДИ экипажы алар артыннан кузгала.

Нәтиҗәдә, ВАЗ-2109 машинасы идарә итүне югалтып әйләнеп каплана. Хокук бозучыларның танышы сүзләренчә, машина йөртүче, пассажир да исән. Берсе медицина ярдәменнән баш тарткан,икенчесе Чистай шәһәренең хастаханәсенә озатылган.

Инказан

Запись Нурлатта ГАИдан качкан машина әйләнеп капланып, кешеләре юлга чәчелә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәрит Мифтахов: “Районнарга кайтып, авылны үстерергә кирәк” [видео]
Үткән атнада Норлат якташлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт шурасының элекке депутаты Фәрит Мифтахов Казаннан бер төркем делегация белән Норлат районына кайтты. Сәфәрнең төп сәбәбе – анда туган татар театрының атасы Габдулла Кариев, дин әһеле Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин кебек бөек шәхесләрне барлап, аларны күтәрү, Габдулла Кариевның 130 еллык юбилей чараларына әзерләнү, истәлекле, тарихи урыннарны яңарту юлларын эзләү.

Норлат якташлар җәмгыяте татар театры атасы Габдулла Кариевның туган җире – Күлбай Мораса авылындҺәрбер кешегә үз туган җире якын. Анда туып үскән бөек шәхесләр районнарның, хәтта кечкенә генә авылларның дәрәҗәсен күтәреп, җирле халык күңеленә җылылык өсти. Фәрит әфәнде фикеренчә, һәрбер кешенең күңеле нечкәреп, үз туган туфрагын сагынган чагы була. “Авыллар бетә дибез. Алар бетмәсен өчен сөйләп кенә түгел, районнарга кайтып, авыл халкының дәрәҗесен күтәреп, ярдәм күрсәтә белү дә кирәк”, ди ул.

Норлат якташлар җәмгыяте үз район, авылларына даими кайтып торалар икән. 22 мартта алар мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү өчен Казаннан бер төркем делегация – Габдулла Кариев театры җитәкчесе Мансур Ярмиев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, “Ал”  мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, җырчы Нияз Җәләлов, Нурлат мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Норлат районы башлыгы урынбасары Әлфия Галәутдинова белән Норлат җирендә янә бергә җыелыштылар.

Якташлар җәмгыятенең беренче тукталышы Күлбай Мораса авылының Габдулла Кариев исемендәге музее иде. Монда ачык йөз белән Казан кунакларын музей мөдире Люзия Вәлиуллина каршы алды. Быел театр атасы Габдулла Кариевка 130 ел тула һәм шул уңайдан якташлар җәмгыяте аның юбилеен зурлап үткәрергә кирәк дигән карарга килде. Әлеге мәдәни чара 14 майга билгеләнде. Әңгәмә барышында Күлбай Морсада Кариевка музей-йорт булдыру теләге дә барлыкка килде. Әлеге мәсьәлә белән Фәрит Мифтахов озакка сузмыйча шөгыльләнә башлаячакларын әйтте.

Норлат якташлар җәмгыяте

Норлат районының Кизләү авылы гаять бай һәм тирән тарихлы авылларның берсе. Якташлар җәмгыяте сәфәренең күп вакыты Кизләү авылында үтте. Кунакларга әлеге авыл 100 еллык мәчете һәм татар милләтенең данлыклы шәхесләре, мәгърифәтчеләре, дин әһелләре  укыган мәдрәсә белән истә калды. “Бу мәдрәсәдә Татарстаннан тыш, күрше республикалардан, илнең танылган дин әһелләре белем алган. Бүген ул авыл балалары өчен мәктәп ролен башкара. Аның ташлары, диварлары  – барысы да шушы чорлардан бирле сакланып килгән, димәк аларда гасырлар авазы яңгырый”, ди Фәрит әфәнде. Аның теләге – шушы мәдрәсәнең Россия күләмендә дин әһелләренең туплану урынына әверелдерү һәм таныту, дәрәҗәсен күтәрү.

Әлеге тарихи мәдрәсәдә бөек дин әһеле, Норлат районы Күлбай Мораса авылында туган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин да белем алган. Әхмәтзәки хәзрәткә килеп гыйлем алучылар арасында Тәлгать Таҗетдин, Әстерхан имамы Юныс хәзрәт, хәзерге вакытта Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, шулай ук Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Госман хәзрәт Исхакый һәм башка олуг дини шәхесләрне атап үтәргә була. Очрашу барышында Норлат җирлегендә беренче тапкыр Әхмәтзәки хәзрәтнең укуларын үткәрергә дигән сүз булды. Әлеге чара 12 майга планлаштырылды.

Норлат якташлар җәмгыяте

Кизләү авылында игътибарга лаек 100 еллык мәчет басып тора. Бүгенге көндә ул эшләми, ләкин әлеге мәчет турында шулай ук фикер алышу булды. Мәчетнең вазыйфасы  – тарихи истәлек булып авылның йөзен чагылдыру. Авыл хакимиятенең теләге – аны төзекләндереп музей бинасы булдыру. Әлеге мәчет белән ЮНЕСКО да кызыксынган булган. “Бу бинага кичекмәстән төзекләндереп, сулыш йөрергә, яшәтергә кирәк”, диде Фәрит Мифтахов.Авылның тарихи музее әлегә мәктәптә урнашкан. Музей экспонатларын караган вакытта кунаклар үзләре өчен яңа исем – Альфред Халиковны ачты. Әлеге данлыклы археолог шулай ук Норлат районы Кизләү авылында туган. Заманында ул укыткан студент-археологлар экспедиция белән Кизләүгә кайтып эзләнү эшләрен башкарганнар. Табылдыклар арасында мамонт сөяге, 14 гасырга барып тоташкан көн-күреш әйберләре күренде. Музейда Альфред Халиковка багышланган кечкенә генә стенд та эшләп килә.

Фәрит Мифтахов фикеренчә, бер милләт, бер диндә булган татарлар үз туган җирләреннән тыш, республиканың башка якларына да игътибар итү фарыз.

“Татарстан – ул безнең бердәм йортыбыз. Без мөмкинлегебез булганча һәрбер районнарга кайтып ярдәм итеп, изге эшләр башкарарырга тиеш”, ди ул. Үзе шулай даими рәвештә Тәтеш, Апас һәм башка районнарга да эшлекле сәяхәте белән кайтып тора икән.

Кайтыр юлда Татарстанның Дәүләт шурасының элекке депутаты туып-үскән авылы Көрнәле Әмзәгә кермичә булдыра алмады. Монда Фәрит әфәнде әнисе Әминә апа истәлегенә гыйбадәтханә төзетә. Ул “Әминә” мәчете дип аталып 2003 елның 22 мартында Госман хәзрәт Исхакый, Шамил абый Исхаков, Ильяс хәзрәт Җиһаншин кебек билгеле дин әһелләре, якташлары, туганнары, авылдашлары катнашында зурлап ачыла. Мәчет бүген дә актив эшләп килә, кайткан берсенә намаз уку мөмкинлеге бар. Кунаклар да намаз укып, дога кылгач, изге теләкләр белән Норлатка сәфәрне тәмамлап, Казанга юл алды.

Запись Фәрит Мифтахов: “Районнарга кайтып, авылны үстерергә кирәк” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..